Логотип Идель
Мәдәният

Сталинның Мыегы

Башта фикер иреге барлыкка килде, соңрак социаль челтәрләр… Фикер иреге дигәнем, кеше әйтәсе сүзен я газета-журнал, я радио-телевидение аша җиткерергә мөмкинлек алуы, дөресрәге, тырышуы иде. Чөнки анда да «кирәкле» мәгълүмат кына халыкка ирештерелде, «Бездә барысы да яхшы, шәп» дигән төче, саруны кайната торган язмалар, тапшырулар әзерләнде. Социаль челтәрләр барлыкка килүгә, буа китте… Кайсын гына ачма – тулы сүз иреге! Ни тели – шуны яза, ни тели – шуны элә халык...

Башта фикер иреге барлыкка килде, соңрак социаль челтәрләр… Фикер иреге дигәнем, кеше әйтәсе сүзен я газета-журнал, я радио-телевидение аша җиткерергә мөмкинлек алуы, дөресрәге, тырышуы иде. Чөнки анда да «кирәкле» мәгълүмат кына халыкка ирештерелде, «Бездә барысы да яхшы, шәп» дигән төче, саруны кайната торган язмалар, тапшырулар әзерләнде. Социаль челтәрләр барлыкка килүгә, буа китте… Кайсын гына ачма – тулы сүз иреге! Ни тели – шуны яза, ни тели – шуны элә халык...

Ниһаять, безнең халыкка тел, милләт, сәясәт, мәдәният турында фикер алышырга мөмкинлек туды, дип сөенәсе дә бит, тик безнең халыкны андый «вак-төяк» мәсьәләләр борчымый икән! Менә танылган кешеләрнең кыяфәте, киеме, кемнең кем белән яшәве, йоклавы кызык ичмасам! Шул темага рәхәтләнеп яза, фикер алыша, бәхәсләшә ул! Бер җөмләдә ун хата җибәрә, ярымрус, ярымтатарча язса яза, әмма җыен шакшы сүзләр элеп куйганнан соң, канәгать елмаеп йокыга тала. Шулкадәр тупасландык, усалландык без... Сәбәпләре нидә икән соң? Беренче һәм соңгы сәбәп, мөгаен, җәмгыятьтәге тигезсезлектер. Берәүләр ике бала белән очын-очка ялгап тулай торак бүлмәсендә яши, ипотека түли. Икенчеләр затлы коттеджларда яши, шәхси вертолетларда, яхтада җилдерә, чит илләрдән кайтып керми, кыйбатлы рестораннарда кәеф-сафа кора. Билгеле, затлы тормышы белән мактанасы да килә. Куллары кычытканга түзә алмый да Бали утрауларындагы утыз ике тешен күрсәтеп елмайган фотосын интернетта элеп тә куя ул. Менә шуннан китә инде «матур» комментарийлар… Моны күргәч, очын-очка ялгаучы бәндә үзен дөньядагы иң хәерче, иң бәхетсез кеше итеп хис итә башлый. Теге утыз ике тешен күрсәткән, тук чырайлы, ничә миллионлык вертолетларда күкләр гизеп йөрүче аның өчен иң юньсез, иң кабахәт кешегә әйләнә. Түзми, фото астына: «Авыру балаларга илле сумлап акча җыялар, бу акчасын кая куярга белми», – кебегрәк фикерләр теркәргә ашыга. Аның шулай дип язуын гына көткәннәр генә диярсең! Берсеннән-берсе «матур» эчтәлекле фикерләр су урынына ага… Кемдер бу фикерләрне сөртеп ата, кемнеңдер исе дә китми. Яхшылабрак уйлап карасаң, теге бәндә дөрес фикер әйтә бит ул! Әмма аның бар ялгышы шунда – үз фикерен төзек, матур итеп әйтә белмәүдә. Сөйләм, язу әдәбе дигәннең «ә» хәрефе дә калмады.  Хөкүмәт җитәкчеләре, артистлар, башка танылган кешеләрнең фотолары астында нинди генә сүзләр юк! Кайвакыт чәчләрең үрә тора. Башта шул фотодагы кеше адресына дөньядагы җыен шакшы сүз әйтелә, аннан бер-берсе белән «җылы» аралашу башлана. Әгәр анализ ясасаң, социаль челтәрләрдә язучыларны, аралашучыларны берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин: гайбәтчеләр; үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар; дөнья болгатучылар; дәүләт, тел, милләт өчен янып-көючеләр. Соңгыларының (дәүләт, тел, милләт өчен янып-көючеләр) саны берничә генә: алар исем-фамилияләрен күрсәтеп, фикерләрен тулы, матур итеп яза. Сүзләреннән ихласлык, халык, милләт, тел язмышы өчен ачыну саркылып тора. Шулай булса да, һәр сүзләре бизмәнгә салынган, сүгенәселәре килсә дә, сүгенми торган акыллы, чын фикер ияләре болар. Бер җөмлә белән әйткәндә, без барыбыз да үрнәк алырга тиешле кешеләр. Дөнья болгатучылар арасында исем, фамилияләрен күрсәтүчеләр дә, кушамат белән язучылар да җитәрлек. Алары милләтне милләткә, динне дингә, халыкны җитәкчегә, хатыннарны ирләргә каршы котыртучылар. Бер сүз белән әйткәндә, нык кимсетелгән, бөтен дөньясына үчле халык. Болары – иң куркынычы, явызы… Чөнки максатлары зурдан – бер-ике кешене генә түгел, бөтен дөньяны болгату, кара-каршы куеп, маңгайга-маңгай чәкештерү. Боларга каршы бер саллы фикер әйтсәң, шул җиткән. Артык сүз көрәштерү, алар дәрәҗәсенә төшү, сүз боткасы ясауның файдасы юк.  Үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар иптәш президент, депутатлар битендә утырырга ярата. Нәтиҗәсе булса-булмаса да, төзелеп бетмәгән йортлары, юлсызлык, транспортның начар йөрүе, балалар бакчалары, мәктәп һәм башка үз тормышы-көнкүреше белән бәйле нәрсәләрдән ризасызлык белдерүчеләр. Алар, гадәттә, бу проблемалар белән бары шәхсән күзгә-күз очрашканнан соң гына яза, сөйли башлый. Үз проблемалары хәл ителүгә, тынычлап яшәүләрен дәвам итәләр. Башка кешеләрнең тормышы, шундый ук проблемалары барлыгы аларны, гомумән, кызыксындырмый, уйланырга мәҗбүр итми. Тагын бер төркем – гайбәтчеләр турында озаклап, тәмләп сөйләргә була. Аларны күбрәк артистлар, башка танылган кешеләр тормышы гына кызыксындыра. Элегрәк билгеле бер сайтларда гына гайбәт чәйнәсәләр, хәзер артистларның үз битләрендә дә «чын дөреслек»не язудан тарсынмыйлар. Бигрәк тә Илсөя Бәдретдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә адресына «матур» эчтәлекле фикерләр явып кына тора. Ничек түзәләр дә шатырдатып битләрен ябып куймыйлар дип, түзем, сабыр булуларына шаклар катасың. Үзеңә атап язылган әллә нинди сүзләр укыганнан соң да гаиләсендә, эшендә елмаерга көч тапкан әлеге кешеләргә карап үрнәк алырга, сокланырга да була. Андый гайбәтчеләр артистларның фото асларына комментарийлар язып туйганнан соң, президентның интернеттагы битен җентекләп тикшерә башлый: тешләренә, сөйләменә, телефонына бәйле «матур» җөмләләрне тырыша-тырыша язалар, шуннан зур канәгатьлек алалар... Заманында берәү: «Сталинның мыегы – кәнүшнинең кыегы», – дип кичтән әйткән, иртән юкка чыккан ди. Ә хәзер… җаны ни тели – шуны эшли, сөйли, яза халык. Ватсап төркемнәрендә Путин белән Медведев та эчке киемнән «биеп» йөри, башка сәясәтчеләр, артистлар турында сүз дә юк. Кеше шундый мәгънәсез рәсем-кәртинкәләр, видеолар ясауга зур көч куя. Вакытын, интернетны файдалы итеп куллану урынына буш, кирәксез эш белән шөгыльләнә. Шул гайбәт сөйләп, кирәксез сүзләр язганчы, нәсел шәҗәрәсен барласа, авыл, төбәк тарихы белән кызыксынса, үз белемен күтәрү өчен әдәби әсәрләр белән танышса, үзе, гаиләсе, җәмгыять өчен файдасы күбрәк булыр иде...

«Коръән Кәрим: «Бер-берегезне гайбәт кылмагыз! Үлгән кардәшегезнең итен ашарга яратыр идегезме? Әлбәттә, яратмас идегез», – дип, гайбәт сөйләүдән катгый рәвештә тыйды вә Рәсүлүллаһ хәзрәтләре бу хәдисе белән гайбәтнең нинди нәрсә икәнлеген һәркем аңларлык итеп белдерде. Гәрчә, гайбәт өчен шәригать дөньяви җәза куймаса да, бу эш исерткеч эчү вә отыш уеннар уйнау кебек хәрам эш санала». Риза хәзрәт Фәхреддин, «Җәвамигуль Кәлим шәрехе» китабыннан (170 нче хәдис. 1916 ел).

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: укырга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев