Сумалалы иҗат
Ильвина Нуруллина – Казан (Идел буе) федераль университетының интерьер дизайны факультеты студенты. Укудан буш вакытларында исә ул башкаларны иҗат итәргә илһамландыра һәм үзенчәлекле иҗат дәресләре алып бара. Аның студиясе диварларында төрле картиналар эленеп тора һәм алар бик тә үзгә. Киндерләргә язылган картиналар түгел.
Ильвина Нуруллина – Казан (Идел буе) федераль университетының интерьер дизайны факультеты студенты. Укудан буш вакытларында исә ул башкаларны иҗат итәргә илһамландыра һәм үзенчәлекле иҗат дәресләре алып бара. Аның студиясе диварларында төрле картиналар эленеп тора һәм алар бик тә үзгә. Киндерләргә язылган картиналар түгел.
– Ильвина, бүгенге көндә модада булган әлеге иҗатка ничек килдең?
– Мин Чаллыда туып үстем, андагы балалар сәнгать мәктәбендә җиде ел белем алдым. Әтием Илнар – иҗат итүдән ерак, ә менә әнием Инзира һәм Кәримә әбием бераз рәсем ясый белә. Сәнгатькә мәхәббәт алардан күчкәндер. Вузга кергәч, беренче курста үземне укуга гына багышладым – бик нык тырыштым, нинди дә булса өстәмә шөгыль хакында уйлап та карамадым. Ә менә икенче курста иҗат белән бәйле эш эзли башладым, декоратор ярдәмчесе дә булдым, берара агач эшләнмәләрен дә бизәдем.
– Син әле күп осталык дәресләренә дә теләп йөргәнсеңдер?
– Юк, флюид арт юнәлешен сайлап алып, акрил буяулар белән картиналар ясарга өйрәткән нибары бер осталык дәресендә булдым, тик бу ысул күңелемдә кызыксыну уятмады, буяуларны өслеккә агызып киптерү – бала-чага шөгыле булып тоелды. Шуннан соң бар игътибарымны интернеттагы буяулар һәм эпоксид сумала кулланып картиналар ясарга өйрәткән видеоязмаларга юнәлттем.Чөнки бу юнәлеш башка дәүләтләрдә киң таралган, аны моннан сигез-ун ел элек Австралиядә куллана башлаганнар диләр, ә бездә исә аның белән иң күбе Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә генә кызыксыналар.
– Һәм үзең дә нибары бер ел үтүгә шушы юнәлештә осталык дәресләре бирә башлагансың, ә бит бу төр сумала белән эш итүнең үз җае, үз катгый таләпләре бар. Мондый дәресләрне алып бару җиңел түгелдер...
– Хаталар ясамыйча гына тәҗрибә тупланмый. Башта мин кечкенәрәк күләмле эшләр ясап карадым, аларның фотоларын инстаграмга куйдым, кайберләрен ошатып, сатып та алдылар. Һәм бераз тәҗрибә туплагач, 2018 ел декабрендә беренче осталык дәресемне үткәрдем. Чыршыга эленә торган түгәрәк уенчык ясадык ул дәрестә. Тик минем үз студиям юк иде әле, бар кирәк-яракны үзем ташып йөрдем, ә алар – хәйран авыр. Шуннан соң 2019 елның җәендә студиямне ачтым һәм аны үзем уйлап чыгарган сүз белән: illueene дип атадым. Бу сүз инглиз телендәге «балку» сүзенә якын, ә минем тормыш кредом – нәрсә генә булса да, балкырга, игелек эшләргә кирәк. Әлеге сүз минем тормышка булган карашларыма бер интерпретация инде, үзенә бер төр фәлсәфә... Хәзер төсле буяуларга эпоксид сумала кушып картиналар ясарга теләүчеләр төркемгә җыелып та, индивидуаль яисә парлап та киләләр. Осталык дәресләре бирергә Тольятти, Уфа, Самара, Йошкар-Олага да чакыручылар бар, әмма мин аларга: «Үзегез Казанга килегез, берьюлы татар мәркәзенең матурлыгын да күреп китәрсез!» – дим. Бу картиналарны бер үк төсле итеп кабатлап булмый, ләкин аның буенча яхшы гына нәтиҗәләргә ирешер өчен тәҗрибәле рәссам булу да мәҗбүри түгел! Тик шулай да баштарак хәтта үземнең дә кайбер эшләремдә сумала, гомумән, катмый иде.
– Югыйсә, өслек уңайлы, агачтан ясалган такта бит!
– Бу иҗатта агач, чыннан да, күбрәк кулланыла. Шулай ук тимер, пыяла һәм пластик өслекләргә дә ясарга мөмкин. Ләкин бер шарты бар: ул тип-тигез булырга тиеш. Аннан соң мин укучыларымны: «Эпоксид сумаланың яшәү вакыты – төгәл кырык минут» дип алдан ук кисәтеп куям. Нәкъ кырык минут үткәч, ул инде искиткеч каты матдәгә әверелә. Ясалган картина бер тәүлек буе кибә, шуңа күрә һәркем үз эшен бары тик икенче көнне генә алып китә. Мондый иҗатка мөкиббәннәрне өч-дүрт категориягә бүлеп була: болар – өй эшләреннән арынып торырга теләгән хуҗабикәләр һәм бер төрле хезмәт көннәреннән тәмам туеп беткән, инде уйларын башкага юнәлдерергә теләүчеләр, алар өчен бу – арт-медитация, һәм, ни гаҗәп, бигрәк тә матурлык салоннарында эшләүчеләр һәм үзләре үк яхшы ясый белүче, сәләтле кешеләр.
– Аларның кайсыберсе, гомумән дә рәсем ясый белми, ә син аларга бик яхшы мөгамәләдә...
– Әйе, чөнки укучыларымнан мин үзем дә күп энергия, илһам алам, яңа дәресләр кызыклы аралашулар алып килә, без бер-беребезгә файдалы киңәшләр бирәбез, кирәкле мәгълүмат белән алмашабыз. Күбесе картиналарында абстракция сурәтләргә тели, чөнки мондый эшләрдә композиция үзәге юк һәм соңыннан мондый картиналарга күпме карасаң да, алар һич тә ялыктырмыйлар. Диңгез темасын да бик яратып сайлыйлар. Ясап бетергәч: «Булдырабыз икән бит, үз-үзебездән көтмәгән дә идек!» – дип сөенәләр.
– Бу шөгыль өчен кирәк- ярак кыйммәт торамы?
– Материаллар кыйммәт, алар әле Татарстан кибетләрендә дә бик юк. Сумаланы мин Санкт-Петербургтан кайтартам. Мәсәлән, бер кило ярым эпоксид сумала һәм аңа кирәкле махсус сыекча – ике меңгә якын. Аннан соң мин әле спиртлы буяулар белән дә иҗат итәм бит. Аларның берсе-берсе дә өч йөз сум тора. Бу юнәлеш – яңа. Бәлкем, шуңа күрә, әлеге чималлар кыйммәтрәк сатыладыр. Өстәвенә, әлеге иҗатта өстәлартына утырдың да ясый башладың түгел. Иҗатчы өстенә алъяпкыч, кулларына җиңсәләр һәм бишбармак кияргә, ә йөзен фильтрлы респиратор белән капларга тиеш. Чөнки әлеге сумала – табигый сумала түгел, ул – химик катнашма, аның белән эш иткәндә зарарлы парлар бүленеп чыга, алар сулыш юлларына керергә бик мөмкин, шуңа күрә әлеге саклану чараларын үтәү мәҗбүри. Кеше төрле төсләрне тиз арада берләштерә алмыйча, югалып та кала ала, шуңа күрә мин, нигездә, берьюлы дүрт-биш кешегә генә дәрес бирәм. Болай эшләгәндә төсләр дә дөрес кушыла, аларга алтын, көмеш, бронза төсмерләр дә, өстәмә бизәгечләр дә вакытында өстәлә. Әле бит бүлмә температурасы да төгәл булырга тиеш, юкса ул егерме ике яисә егерме өч градустан шактый өскә күтәрелсә, эпоксид сумала күз йомганчы каты массага әйләнә. Картина ясаганда фен да эшкә җигелә, ул кылкаләм вазифасын үти, аның белән буяуларга төрле юнәлеш бирелә.
– Мондый зарарлануга мөмкинлек калдырмаганда, картиналардан тыш эпоксид сумалалы тагы нинди әйберләр ясап була?
– Сәгатьләр, махсус силикон формаларга салып эшләнә торган брошкалар, төрле бизәнү әйберләре, алкалар, йөзек кашлары, аш-су бүлмәсе өчен такталар... Телефон тышлыгын да бизәргә мөмкин.
– Ильвина, инде университетның дүртенче курсына да җиткәнсең, диплом эшең нинди темага?
– Арт-кафе интерьерын иҗат итәм. Анда иҗади мохит проекты булдырырга тырышам: сәнгать турында лекцияләр дә укыла алсын, теләгәндә, төрле күргәзмәләр дә оештырып булсын, кыскасы, анда нәкъ менә иҗади студентлар мәнфәгатьләре исәпкә алынсын! Мондый кафелар яшьләр өчен актуаль.
– Ә синең шәхси күргәзмәләр ачу теләгең бармы?
– Мин инде аларны ачтым да! Беренче ун эшемнән торган шәхси күргәзмәм – «Маяковский» иҗат мохитендә, ә икенчесе рәссам хакындагы бер яңа кинофильм күрсәтер алдыннан «Киномакс» кинотеатрында үтте. Мондый картиналар саклык чаралары кулланып ясалса, әзер булгач, инде өслектәге ике-өч миллиметр калынлыктагы пыяла төсле ялтыравык, үтә дә чыдам һәм һич тә зарарсыз картина булып санала.
– Ильвина, әңгәмәбез ахырында иҗатыңдагы миңа иң ошаган сәнгати декор әйберен атыйм әле, ул да булса – теләсә кайсы интерьерны бизи алган «таш кисеме»!
– Бик зур рәхмәт! Мондый зәвыклы «таш кисемнәр»е минем үземә дә бик ошый. Шуңа күрәдер дә эпоксид сумала кулланылган кечкенәрәк пред- метларны, бизәнү әйберләрен ясауны тиз арада туктаттым, хәзер инде шушындый «таш кисем»нәре һәм теге яисә бу интерьерга төгәл туры килерлек картиналар гына иҗат итәм.
Зилә Нигъмәтуллина
«Идел» журналы 16+
Теги: иҗат, мәдәният, яшьләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев