СЫНЧЫ ФӘНИЛ
Фәнил Вәлиуллин – Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының скульптура бүлеген, В.И. Суриков исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтының Казан филиалын бик уңышлы тәмамлаган талантлы сынчы. «Казан-арт» ширкәте директоры һәм үз эшчәнлеге белән Татарстанда һәм инде башка төбәкләрдә дә шактый танылган иҗатчы.
Фәнил Вәлиуллин – Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының скульптура бүлеген, В.И. Суриков исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтының Казан филиалын бик уңышлы тәмамлаган талантлы сынчы. «Казан-арт» ширкәте директоры һәм үз эшчәнлеге белән Татарстанда һәм инде башка төбәкләрдә дә шактый танылган иҗатчы.
– Фәнил, син башкалада – «Ышаныч», «Күлгә таба», Әлмәтнең «Кванториум» балалар технопаркында – «Гадәти могҗиза» скульптура композицияләрен, Казанда «Сугышчы-элемтәче» сынын урнаштырып, күпләрнең күңелен яуладың, ә читтә нинди иҗади эшләрең белән мәгълүмсең?
– Язучы Жюль Верн һәйкәлен бронзадан коеп, 2015 елны Түбән Новгородта урнаштырдым һәм аның җирле халык, туристлар тарафыннан яхшы кабул ителүен беләм. Бу язучының китапларын бик күпләр укый һәм ЮНЕСКО башка телләргә тәрҗемә ителү буенча аның әсәрләренең дөнья күләмендә икенче урында булуын белгертә.
– «Ышаныч» скульптура композициясе Казан шәһәренең иң яхшы объекты бәйгесе нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы кече архитектура формасы» номинациясендә җиңгән иде...
– Әйе. Бу эштән соң, әле Дзержинский урамындагы «Казандагы үрдәк» рестораны янына «Күлгә таба» скульптура композициясен дә урнаштырдым. Әлеге йорт ишегалдында яшәгән бер үрдәк бәбкәләрен ияртеп, һәр көнне биредәге күлгә су коенырга бара торган булган. Шуны исәпкә алып, алар юл аркылы үтеп йөрсеннәр өчен, шул юл өлешен машиналар өчен ябып та куйганнар хәтта. Совет елларындагы әлеге кечкенә генә карар ул чордагы кешеләрнең башкачарак фикерләүләрен күзалларга ярдәм итә кебек.
– «Гадәти могҗиза» скульптура композицияңә нинди төп идея салынды?
– Бу сынлы композиция – Әлмәт шәһәренең шәрәфле гражданины Шәфәгать Баһаутдиновның шәһәргә шәхси бүләге. Аның кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт: малай планшеттан күзен читкә алып, кыз кулындагы агач үсентесенә карап соклана, тере үсентене могҗизага тиңли. Әлеге композиция якын киләчәктә олы ачышларга ирешәчәк яшь буынга техник прогресс белән беррәттән, җанлы табигать хакында да тирәнтен фикерләү зарур булачагы хакында. Гомум гармония турында.
– Халыкка яңа сыннарның күбесе бернинди иҗади бәйгесез генә тәкъдим ителә. Бар сынчылар катнашындагы бәйге нәтиҗәләре яхшырак сыннар тууына китерер иде. Әйтик, башкалага балет артисты Рудольф Нуриевка багышланган һәйкәл урнаштырылды, әмма ул үзенең үтә дә гадилеге белән үк күпләрнең күңелен яулый алмады. Син бу нисбәттән нинди фикердә?
– Рудольф Нуриев һәйкәленең урыны уңышсыз, ул әлеге мәйданчыктагы фонтан урынында урнаштырылса, яхшырак күренер иде, ә фонтанны күчереп булмагач, бу да мөмкин түгел. Дзержинский урамындагы юлдан үткәндә дә... һәйкәлнең һич кенә дә дөрес итеп урнаштырылмавына тагы бер кат инанасың. Гомумән, иҗади бәйгеләр булырга тиеш.
– Фәнил, Әлки районы Базарлы Матак авылының Ана даны паркында ачылган Ана белән балага багышланган сыныңны бүгенге көндәге иҗатыңның иң югары уңышларының берсе дип саныйсыңмы?
– Бу сынга заказ алгач та, аның эскизын егерме минут эчендә ясадым! Ул минем үземә дә бик ошый! Ә гомумән алганда, тынычлык, ана белән бала темасы белән бәйле мондый эшләргә алыну куанычлы. Үз әниемнең мәрхәмәтлелеге, ачык күңеллелеге, даими кайгыртучанлыгы шушы Ана һәм бала сынын ясарга көч бирде. Әнием – бар башлангычларымны да бары тик хуплап кабул итүче иң якын кешем!
– Гомумән алганда, нинди сыннар ясау күңелеңне сөендерә?
– Төрле җәнлек һәм кош сыннарын ясарга яратам. Әгәр дә заказ бирүче фикеремне тыңласа, аңа яңа композиция эчтәлегенә, һичшиксез, берәр җәнлек сынын да өстәргә тәкъдим итәм. Кечкенәрәк бер сыным, балык-күбәләк, Мәскәүнең Дарвин музеенда саклана. Аны күргәзмә барышында күреп, ошатып, сатып алдылар. Балык аскы канатларына таянып торырлык итеп ясалган иде, бәлкем, шушы үзенчәлеге дә музей хезмәткәрләренең күңелләренә хуш килгәндер. Аннан соң Тәтеш хакимияте гозере буенча 1921 елны Тәтеш балыкчылары тоткан гигинт кырпы балыгы сынын да иҗат иттем. Аның авырлыгы 960 килограмм булган! Әлеге кырпының фотосурәте дә сакланганга күрә, аны ясау авыр булмады.
– Үз иҗатыңда нинди төр материаллар кулланасың?
– Сыннарны төрле чималлардан ясап караганым булды, әйтик, Кырымда «Туран иле» халыкара симпозиумда «Алып» сынын известьташтан ясадым. Екатеринбург, Красноярск шәһәрләрендә оештырылган боз сыннар ясау симпозиумнарында төрле боз сыннар иҗат иттем, Сыктывкарда узган мәдәни чарада исә аю белән балык сынын таштан чокыдым. Ә башкалада узган төрле ярышларның символларын һәм күп кенә заказларымны композиттан әзерләдем. Гомумән, сыннарны һәм элмә истәлек такталарын күп очракта тиз арада иҗат итәргә туры килә, аларның күбесе бронзада коела.
– Менә Бобруйск шәһәрендәге биш метрлы «Тук кондыз», гомумән дә, саламнан ясалган. Саламнан сын ясарга алыныр идеңме?
– Ул – күңелләрне күтәрерлек сын. Саламнан сыннар ясауның бер авырлыгы да юк, чөнки аның эчке корылмасын агач такталар тәшкил итә. Эш башкада: аны бит әле вандаллардан да сакларга кирәк. Әйтик, Кениядә Әхмәт исемле филгә пыяла һәйкәл куелган, ә бездә пыяладан һәйкәл кую хакында уйлап та булмый...
– Мин синең Казансу янында, узган елгы Санкт-Петербург пляжында узган ком скульптуралары фестиваленә охшаш булган, Казан өчен яңа чара – комнан ясалган скульптуралар фестивален оештыруыңны теләр идем!
– Комнан сыннар ясау да авыр түгел, моның өчен берничә тонна ком, махсус эш кораллары һәм әзер сыннарның өстенә сибеләчәк махсус сыекча гына таләп ителә. Бу сыекча аларны яңгырлардан саклар өчен кирәк. Буш вакытым юк, шулай да вакыт табып, мондый фестивальне оештырырга да булыр иде. Ләкин минем өчен җитди нәрсә түгел ул. Чөнки комнан иҗат ителгән сыннар ясаганда гына кызыклы, тик алар озак сакланмыйлар бит.
– Инде хәзер кемгә һәм нәрсәләргә генә һәйкәл куелмаган: үрмәкүчкә, филгә, лаборатория тычканына, Аляскадагы китка, сәяхәтче бакага, һөнәр ияләренә, хәтта өрәккә дә. Будапештта, елга ярында «Дунай буенда аяк киемнәре» дә тезелеп тора. Син дә, бәлкем, үз диплом эшеңнең берәр диңгез яисә океан янында урнаштырылуын телисеңдер?
– Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаганда диплом эшем итеп атка атланган яшүсмер сынын ясаган идем, ә инде 2014 елдагы диплом эшемне нудлингка, ягъни җәен балыгын бары тик ялан кул белән тотуга багышладым. АКШта 1990 елларда популярлашкан балык тотуның шушы экстремаль, куркыныч төре хәзер күпләрне кызыксындыра. Бу гамәл кешедән кыюлык, җитезлек кебек сыйфатлар таләп итә. Җәен балыгын тотарга теләүче җәеннәрнең тирән өннәренә кулын тыгып тора, балык аңа ябырылгач, кулын балык авызына кертеп, табышны судан өскә таба тарта. Ә бит җәен балыгы гаять көчле һәм бик зур да булырга яисә ташландык өндә балык түгел, әйтик, гомумән дә, башка төр су җанвары булып, балыкчының кулларын нык җәрәхәтләргә дә мөмкин... Бик дәү җәеннәр, җәрәхәтләп кенә калмыйча, суга да батырырга сәләтле. Кыскасы, курку белмәсләр хоббие ул. Диплом эшен яклаганда, Мәскәүнең мөхтәрәм сынчылары: «Әлеге сын берәр сулык янына урнаштырыла ала, вакыт буенча да бернинди бәйлелеккә ия түгел», – диде. Кем белә, бәлкем кайчан да булса, кызыксынучы табылыр? Шунысын әйтә алам: «Нудлинг» безнең илдә популяр түгел, шуңа күрә чит дәүләттә урнаштырылса гына...
– Токиода совет шпионы Рихард Зоргега куелган һәйкәлне иң яхшысы дип табам, ул чит дәүләт кешесе батырлыгына карата булган чиксез ихтирам чагылышы! Ә син Җирдәге нинди сынлы һәйкәлләрне ошатасың?
– Күп инде алар... Тик шулай да күңелемә Санкт-Петербург шәһәрендәге Аничков күперенә урнаштырылган сыннар якынрак. Яңарыш чорында яшәп иҗат иткән сынчылар иҗатына мөкиббән китәм. Мәсәлән, Микеланджело. Күпкырлы талант иясе! Архитектор да, шагыйрь дә...
– Экспрессив ысул белән, материалда үз кул эзләрен үк калдырып ясалган һәйкәлләр куючы сынчы Дранг Раденович иҗатына һөнәри карашың?
– Яхшы. Һәйкәлләре урнаштырыла икән, димәк, аның иҗатын да ошатучылар бар. Һәркемнең үз карашы.
– Соңгы вакытларда нинди җитди иҗади эш белән мәшгульсең?
– Яшь гаилә сыны: ата-ана һәм аларның ике сабые гәүдәләндерелгән «Гаилә» скульптура композициясен иҗат иттем. Ул Чаллы шәһәрендә урнаштырылачак.
Фотолар Фәнил Вәлиуллинның шәхси архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Теги: Мәдәният иҗат, мәдәният, яшьләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев