Логотип Идель
Мәдәният

Таш карурман арасындагы миллилек

Казанның Яңа Татар бистәсенә быел 270 «яшь» тулды. Быел бишенче мәртәбә уздырылган ҖәдидФест фестивале шул бистә тарихына багышланган иде. Шәһәрнең соры төтенле завод торбалары, склад һәм төрмә булган промзонасында халкыбыз тарихының шактый өлеше ярылып ятканны белмәүчеләр шактый. Гомумән, яшьләрнең күбесе «Яңа Татар бистәсе» төшенчәсеннән дә бихәбәр.

Казанның Яңа Татар бистәсенә быел 270 «яшь» тулды. Быел бишенче мәртәбә уздырылган ҖәдидФест фестивале шул бистә тарихына багышланган иде. Шәһәрнең соры төтенле завод торбалары, склад һәм төрмә булган промзонасында халкыбыз тарихының шактый өлеше ярылып ятканны белмәүчеләр шактый. Гомумән, яшьләрнең күбесе «Яңа Татар бистәсе» төшенчәсеннән дә бихәбәр.

 

Тарих барын да хәтерли


Казан заманында биш бистәгә бүленгән. Яңа Татар бистәсе – халык саны ягыннан шуларның иң зурысы булган. Түбән Кабан белән Идел елгасы арасында һәм хәзерге Тинчурин паркы белән Иске Татар зираты арасында урнашкан бу урында мәчет-мәдрәсәләр, сәүдә үзәкләре, остаханәләр  гөрләгән. Монда яшәгән шәхесләр дә шактый: Хөсәин, Зариф, Фатих Әмирханнар, Гаяз Исхакый, Мулланур Вахитов, Салих Сәйдәш... Тукайның асрамада булган берничә елы да биредә узган. Хәзер исә, бу урыннарда кайчандыр татарлар гомер итүе хакында иске мәчетләр генә сөйли.  


Фестивальдә бистәнең тарихы турында да сөйләделәр. 1749 елның маенда Иске Татар бистәсендә чыккан куркыныч янгын бистәнең шактый өлешен – татар йортларын юк итә, күрше районнарга тарала, чиркәү белән архиерей йортына да зыян сала. Татарларда Аксак Каратун кушаматы белән билгеле булган Лука атлы епископ бу форсаттан файда күрергә тырыша: Иске Татар бистәсендә керәшен семинариясе төзетә. Чиркәү янында яшәргә риза булмаган татарлар шәһәрнең яңа җиренә күченергә мәҗбүр булалар. Әмма алар Иске бистәдән бик ерак китәргә теләмиләр. Шул рәвешчә, Яңа Татар бистәсенә нигез салына. Бистә елдан-ел үсә, биредә күбрәк эшче халкы, гади һөнәрчеләр, вак сәүдәгәрләр урнаша. Тиздән мәчетләр дә барлыкка килә. Мәчетләрнең тарихы да шактый кызыклы – 1552 елда Казанны яклап шәһит киткән татар сугышчыларының җәсәдләрен Идел елгасына агызганнар. Исән калып, качып котылырга өлгергән татарлар, шәһит киткәннәрне җыеп, бирегә җирләгәннәр. Каберләргә билге итеп таш куелган. Риваятьләр буенча, Иске Таш мәчет 1802 елда нәкъ менә шул урынга салынган. Бистәнең иң иске мәчете исә агачтан була, соңрак, 1801 елда аның урынына Таш Ак мәчет калка. 1808 елда Муса Апанай мәрхүмә кызы Зөбәйдә истәлегенә Ал мәчеткә нигез сала. Шул өч мәчет арасы бистәнең үзәгенә әйләнә. 

 

Таныту юнәлешендә тагын бер адым


Быелгы ҖәдидФестның төп вакыйгалары Совет заманында бистәнең нәкъ үзәгендә төзелгән Мехчылар фабрикасы бинасында узды. Чара алты көн дәвам итте. Көн саен диярлек бистә буйлап экскурсияләр үткәрелде.  Мәчетләр, Иске Татар зираты белән шактый кеше кызыксынды. Бистәдә гомер буе яшәгән кешеләр дә, фестивальгә килеп, балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Күргәзмәләр, ярминкә, концерт, сәнгать перформанслары оештырылды. 

 

Айрат Фәйзрахманов: 
– Монда кушылган тарихи җирлек, Идел буе киңлекләре, борынгы зират һәм элеккеге промзона – болар барысы да киләчәктә кызыклы бер урбанистика өчен нигез була ала. Шуңа, монда туристик зона, велоюл узарга тиеш. Фәтхуллин урамы буйлап төзекләндерү эшләре алып барылса, Кабан күленнән Иделгә чыгып булачак. Шул вакытта Яңа Татар бистәсе дә төзекләндерелергә тиеш. Ул вакытта иске татар зираты да, анда булган тарихи ташлар да игътибарсыз калмас.

Иске татар зираты һәм бистәнең мәчет-мәдрәсәләре буенча шактый кызыклы экскурсияләр уздырылды. Аларга халык күп килде. Экскурсияләрне Зөлфәт хәзрәт Мингалиев алып барды.

Зөлфәт Мингалиев:
– Мәгълүматны архивлардан, иске китаплардан тупладык. Бистә турында истәлекләр Шиһабетдин Мәрҗанинең «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» әсәрендә дә искә алына. Бистәдә Казанның шактый данлыклы мәдрәсәләре урнашкан булган. Мәсәлән, Әмирхания, Якубия мәдрәсәләрендә шактый зур шәхесләребез белем алган.   Зиратта да экскурсияләр уздырдык. Анда иң борынгы каберлекләр XIX гасыр башына карый. Яңа Татар бистәсе белән бәйле шәхесләр каберләрен зиярәт кылдык: Әмирхановлар бөтен нәселләре белән бер урында, Галимҗан Баруди, Әхмәт Һади Максуди һ.б. шәхесләр рухына дога кылдык.  

Җәдидчеләр экскурсияләр, «коры» мәгълүмат бирү белән генә чикләнмичә, соңгы арада татарларда үсеш алган бию аша бистәнең тарихи биналары турында сөйләде.
Бу үзенә күрә бик кызыклы эксперимент булды. Перформансны оештыручы Рәдиф Кашаповтан әлеге идеянең ничек барлыкка килүе турында сораштырдык. 

 

Рәдиф Кашапов: 
– Музыкант Франк Заппеның: «Музыка турында сөйләү – архиктектураны бию кебек» дигән сүзе бар. Шул сүзне чынга ашырырга булдык. Биергә теләк белдерүчеләр табылды, аларның һәркайсына бистәнең бер бинасын хәрәкәт белән күрсәтергә дигән бирем бирелде. Алар үз биналарының тарихларын өйрәнде, фотоларын карады. Без Айсылу Галиәхмәтова белән текст өлешен әзерләдек. Перформанс музыка өчен бистәдә яздырылган тавышларны нигез итеп кулландым. Минемчә, бик аңлаешлы килеп чыкты.

Әлеге фестиваль Яңа Татар бистәсен таныту юнәлешендә тагын бер адым булыр дигән өметтә эшләнгән. Оештыручылар, халык бу урынның кыйммәтен белсә, киләчәктә төзелеш, яңартылу эшләре урынның тарихын, биналарның үзенчәлеген истә тотып башкарылыр, бистәне туристлар өчен дә кызыклы итеп булыр, дип ышана.

Татарлар дигәч, гадәттә, беренче чиратта авыл халкы, авыл бәйрәмнәре искә төшә. Шагыйрь Рифат Сәлах бер шигырендә: «Шәһәр урамында татар үсми, сирәк кенә була искәрмә», – дип язса да, Казанның шундый бай тарихлы бистәсе татарларның шәһәрдә дә алдынгы халык булулары турында сөйли. Бары тик тарихны, мәдәниятне өйрәнү, үстерү һәм популярлаштыру гына «таш карурман» арасында миллилекне саклап калырга ярдәм итәчәк. ҖәдидФест шәһәр тормышы да татарча булырга мөмкин булуын искә төшерде.
 

Зилә Ибраһим

 

Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан Яңа Татар бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев