ТАТАР ЯЗУЫНЫҢ ФАҖИГАЛЕ ЯЗМЫШЫ
Язу – билгеләр җыелмасы гына, телнең һәм ул телне кулланучыларның шушы аралашу коралына мөнәсәбәте нинди – иң мөһим мәсьәлә әнә шунда...
Татар язуының тарихы милләтнең үзенең гыйбрәтле язмышына тиң. Күп гасырлык язу мирасында аянычлы сәхифәләр шактый күп. «Татар мәдәниятенең иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе – ул язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имля төзәтү тарихы», – ди белгечләребез. Татарга соңгы йөз елда гына да берничә мәртәбә алфавитын алыштырырга туры килгән.
Тарихта биш алфавит
Төрки-татарларның язу тарихында биш төрле алфавит мәгълүм: рун билгеләре, уйгур язуы, гарәп имлясы, латин хәрефләре һәм кириллица (хәзерге рус алфавиты).
Чал тарихка күз салсак, ерак бабаларыбыз – борынгы болгарларның VII-VIII гасырларда Урта Идел һәм Кама буйларына күчеп утырганда ук инде үзгә язу мәдәниятенә ия булганнарын күрербез. Әлеге алфавит фәнни әдәбиятта төрки рун язуы дип атала. Рун язуы – Скандинавия халыкларында «серле» дигән мәгънәне аңлата.
Ә татарлар Көнчыгыш илләре белән аралаша башлагач, Х йөз башларында рун язуы гарәп имлясына алмаштырыла. Гарәп алфавиты хәзерге Казан татарларының бабалары – болгарлар тарафыннан IX гасырда – ислам дине белән бергә кабул ителә...
Шулай ук бу алфавитның аннан элегрәк – фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә килеп кергәнен әйтүчеләр дә бар. Мәгълүм булганча, гарәп имлясы безнең милләттә 1929 елга кадәр кулланышта була.
Педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов имля мәсьәләсен күтәргәндә, монда берничә проблема турында әйтергә кирәк, ди. Татар халкы мең елга якын гарәп әлифбасы нигезендәге татар имлясын куллана. Бу гарәп хәрефләренең уңайлылыгы бәхәссез: гарәп имлясында язылган текстны төрки халыкларының теләсә кайсы аңлаган. Сөйләм аерылып торса да, язма тел, имля һәр төрки халыкны берләштергән, чөнки шул ук текстны үзбәкләр үзбәкчә укыган, төрекмәне үзенчә, татары татарча, дигәндәй. Төрки халыкның уртак мәдәнияте булган, ягъни имля бөтен төрки халыкларны берләштереп торган.
Әлбәттә, имляның җитешсез якларын да күрсәтергә кирәк: кайбер хәрефләрнең булмавы, укыту һәм укуда берникадәр авырлыклар тудырган. Моны аңлап безнең җәдитчеләр, ХХ гасыр башларында ук гарәп әлифбасына реформа ясап караганнар һәм җитешмәгән яисә татар теленә хас хәрефләрне өстәп гарәп имлясын камилләштерергә тырышканнар.
«Яңалиф прогресска алып бара»
Галим Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, егерменче елларда Русиядә яңа шаукым барлыкка килә. Ул, дөньяда революция үсеп китәр, бөтен халыкларны үз байраклары астында күтәрер, дигән фикер белән сугарылгандыр инде. Бу караш күп төрки халыкларның галимнәрен иске гарәп имлясыннан китеп, латин алифбасына күчәргә кирәк, дигән фикерне алга чыгара.
Ә инде 1927 елда латин графикасы татар теленең рәсми алфавиты дип игълан ителә. Матбугатта газета-журналларның берничә бите тәҗрибә рәвешендә яңа шрифт белән бастырылып килә. Халыкны акрынлап күнектерәләр. Уку йортлары, вакытлы матбугат һәм нәшрият 1930 елның 1 гыйнварына тулысынча яңалифкә күчә. (Яңалиф – «яңа хәреф» дигән сүз, «әлиф» – гарәп графикасындагы беренче хәреф. – Авт.)
«Телче галимнәр, яңа имля милли телләрне үстерүгә йогынты ясый торган көчле һәм уңайлы инструмент, телнең бөтен нечкәлекләрен күрсәтә торган имля булырга тиеш, дип уйлаган, – ди галим Марат Гыйбатдинов.
– Сәясәтчеләр исә, тел үзенчәлекләрен әллә ни уйлап баш катырмый гына: «Без бөтен төрки халыкларны тел революциясе ясап, яңалифнең байрагы астында берләштереп, якты киләчәккә – социализмга алып барабыз!» – дип лаф органнар. Хәтта «Яңалиф – ул прогрессив индустриализациягә алып бара торган әлифба!» дигән шигарьләре дә булган».
Ул заманда гарәп хәрефләрен ниндидер искелек калдыгы дип, ә латин хәрефләрен – татар һәм башка төрки халыкларны дөнья пролетариаты, Аурупа, Америка халыклары белән берләштерә, якынайта торган күренеш, дип аңлатырга тырышканнар. Әлеге филолог һәм галимнәр арасындагы фикерләрне, бәхәсләрне ул замандагы сәясәтчеләр, дәүләт башлыклары үз файдасына кулланырга омтылган. Аларның төп фикере шул: әгәр дә төрки халыклар гарәп язуын белә икән, алар Коръәнне һәм башка дини китапларны укый ала. Ә латинлаштыру дәүләт өчен, әлбәттә, татарны аның меңьеллык мирасыннан ваз кичтерү, аеру сәясәте. Бу фикер тарихтан бик ачык күренә. Мәсәлән, алфавитны алыштыргач, әлбәттә, шуңарчы нәшер ителгән бөтен мирасны яңадан бастырырга кирәк. Совет чорында бу матбугат процессы партиянең, дәүләтнең бик нык һәм катгый контроле астында бара. Латинга күчү белән беренче басма китап Коръән яисә дини китаплар түгел (гәрчә Советлар Союзында дин иреге игълан ителгән булса да, бу чорда инде кыргый атеизм, яисә сугышчан алласызлык борын төртеп килә), Ленин, Маркс хезмәтләрен латин графикасында татар телендә чыгаралар. Классик әдәбиятны да яңа әлифбада нәшер иткәндә, бик нечкә иләктән үткәрәләр. Дәүләткә файдалы булган, хезмәт халкын, ярлы халык тормышын күрсәтә торган әсәрләрне генә бастырырга рөхсәт ителә. Башка хезмәтләргә яңа имляда дөньяга чыгу мөмкинлеге юк!
Дәүләт исә, моны нәтиҗәле корал буларак кулланган, чөнки бөтен басмаханәләр күптән инде хосусый куллардан тартып алынган. Барлык шәхси типографияләр дәүләт кулына күчкән. Аларның эше махсус канун нигезендә оештырыла. Белгечләр раслаганча, яңа имляда татар китапларын бастыру процессы ул инде, катгый идеологиягә нигезләнгән. Егерменче елларда латинга күчү процессы ул берникадәр демократик рухта бара әле, монда бик күп конференцияләр уздырыла, дискуссияләр оештырыла. Төрле карашларны әйтергә мөмкинлек бирелә.
Латинчылыкның шактый озын тарихы бар. Татар язуындагы читенлекләр һәм буталчыклар турында беренче башлап җитди фикер йөртүче мәгърифәтче Каюм Насыйри икәнен яхшы беләбез. Киң кырлы галим татар телендә сузыкларның өч кенә хәреф белән белдерелә алмавын, моның өчен алфавитка хәрефләр өстәргә кирәклеген фәнни югарылыкта җиткерә. Әмма әлеге яңалык ул вакытта гамәлгә ашмый... Вакытлар узгач, 1926 елда Казанда латинга нигезләнгән «Яңалиф» җәмгыяте оеша. Латин графикасына күчү Татарстан Өлкә комитеты тарафыннан контрольгә алына: «Латин дусты» җәмгыяте төзелә, газеталарда фикер алышулар башлана, барысы да революция белән бәйләнә.
1927 елның 3 июлендә яңалифкә күчү турында карар кабул ителә. Урта һәм югары мәктәпләрнең шул елдан ук латин хәрефләре белән укытылырга тиешлеге, ә киләсе уку елыннан башлап барлык мәктәпләрнең дә яңа алфавитка күчеп бетүләре алга куела. Бу – зур җиңү була, шул форсат белән хәтта киножурнал да төшерелә. Ә авыл клубларында «Яңалиф» дигән бию көе киң таралыш ала. Латинча язу берничә ел эчендә шактый камилләшеп, татар халкына 1939 елга кадәр (ун ел буе) хезмәт итә.
«Татар хезмәт ияләре рус язуына күчүне сорый»
«Яңалиф кулланышы озакка сузылмый, – ди Марат Гыйбатдинов. – Вазгыять үзгәрә, дәүләт бөтен төрки телләрне дә кирилицага күчерү эшенә керешә. Латинлаштыру һәм кирилицага күчү ничек гамәлгә ашканын чагыштырып карасак, бөтенләй икесе ике төрле процесс. 1920 елларда әле демократиянең күпмедер әсәре булса, 1930 елга бөтенләй яңа авторитар система формалаша. Бу юлы партия оешмалары бернинди дә бәхәсләр күтәрергә ирек бирми, һичнинди фикерләргә дә колак салынмый. Административ-команда ысуллары белән рәсми рәвештә алфавитларны кирилицага күчерәләр. Бу процесслар Русиядәге сәяси үзгәрешләр белән бәйле, Сталин хакимияткә килеп урнашкач, үз көчен җәелдергәч, элеккеге большевикларның (Троцкий һ.б). фикерләреннән кире кайта, хәзер инде алар дөнья пролетариатын «күтәрүдән» ваз кичә. Алар инде аерым бер дәүләттә социализм төзүгә күчә. Бу ситуациядә төрки халыкларны ниндидер дөнья пролетариатына кушу түгел, ә рус халкы белән якынайту мәнфәгате беренче планга килеп баса».
Биредә төп дәлил – әгәр дә татарлар үз телен өйрәнгәндә, кириллицаны файдаланса, аларга инде киләчәктә рус телен дә үзләштерергә җиңелрәк, дигән фикер. Монда берникадәр дөреслек бар барын. Әмма инде бу бары тик проблемага өстән карау гына, чөнки ике телне өйрәнгәндә, тел инференциясе дигән мәсьәләгә юлыгабыз. Ләкин ул вакытта һичнинди дискуссия оештыру мөмкинлеге дә булмый. Һәр нәрсә «өстә» хәл ителә. Дәүләт фикерен төрле эшчеләр, халык теленнән «әйтергәннәр». Яңа алфавитка күчүне татар эшчеләре үзләре сорый, дигән формада фабрикация оештырганнар...
Шул рәвешле, хәзерге татар язуы рус алфавитына (Кирилл-Мефодий язуына) нигезләнгән, ул бездә 1939 елдан бирле гамәлдә. Аны да акрын-акрын матбугат аркылы, ликбез мәктәпләре ярдәмендә халыкка сеңдергәннәр.
Кириллицага күчкәндә дә татарның язма мирасын яңадан бастырырга туры килә. Ул янәдән «иләктән уза». Дәүләт күзлегеннән «кирәксез», «зарарлы фикер тарата торган» һәммә әсәрләр, әлбәттә, төшеп кала.
Бу күренеш идеологик тәрбиягә бик зур йогынты ясый. Утызынчы елларда Совет дәүләте чорында, төрки һәм мөселман халыкларын берләштереп, ниндидер сыйнфый һәм ислам төркичелеге байрагы астында империализмга каршы көрәшү фикере актуальлеген югалта. Ул заманда пантөркичелек, панисламчылык дигән исемнәр бик начар санала, җитди куркыныч тудыра. Бу заманда көчәя барган административ-команда системасы төрки халыкларның берләшүен теләми, шуңа күрә, һәрбер халык өчен аерым алфавит төзелә, һәр тел өчен махсус кагыйдәләр барлыкка килә.
Нәрсәгә ирештек?!
Язу алмаштырулар татарларны өлешчә наданлыкка чыгарган. Кыен шартларда укый-яза белергә өйрәнәсе бар ич! Башка яклары да җитәрлек. Ике тапкыр алфавит алыштыру аркасында, яшь буын гасырлардан килгән борынгы мирасыннан мәхрүм кала! Өлкән буын гарәп хәрефен дә таныган, латинны да белгән, берникадәр кириллицаны да өйрәнгән. Алар борынгы китапларны укый алган. Ә яшь буынның фәкать яңа басылган китапларга гына «теше үткән».
«Гасырлар дәвамында иҗат ителгән, ничәмә-ничә буын милләттәшләрне тәрбияләгән, белемле-мәгърифәтле иткән татар китабының, бай мирасыбызның юкка чыгарылуы, аның асыл тамырына балта чабу, – ди Марат әфәнде Гыйбатдинов.
– Чөнки, яңалиф кертелгәннән соң, гарәп хәрефләре белән язылган кулъязма һәм басма китаплар кулланылыштан төшеп калу бер хәл (монысы да, әлбәттә, бик аяныч), меңнәрчә, миллионнарча татар китабы юк ителгән, яндырылган бит! Гарәп хәрефеннән уттан курыккандай курыккан хөкүмәт кешеләре чормаларны барлаганнар, идән асларын актарганнар, моңарчы өйнең түрендә генә кадерләп саклаган китапларын теләсә кайсы урыннарга яшерергә, зиратка яки базларга күмеп куярга мәҗбүр булган татарларны аяусыз рәвештә җәзалаганнар. Бу курку, әлбәтә, имля алмаштыру белән генә бәйле түгел, бу татарга, мөселманга бәйләнешле бар нәрсәдән «искелек калдыгы» эзләү, дини хәрабә буларак карау белән дә бәйле. Мәдрәсәләрдәге дини китапларны урам уртасына алып чыгып яндыру белән яңача фикерли торган кешеләр тәрбиялибез дип уйлаганнардыр, мөгаен...»
Милли яңарыш чорында, ягъни 1990 елларда Татарстанда латин графикасына күчү талпынышлары кабат күзәтелде. Хәтта элмә такталарда да латин хәрефләре белән язылган язулар барлыкка килде. Алар әле бүген дә кайбер оешма ишекләрендә саклана.
Хәзерге җәмгыятьтә мәгълүмат ташкыны зур тизлек белән латин графикасында таралуны да сизми мөмкин түгел. Латин графикасы нигезендә эшләүче компьютерлар тормышның аерылгысыз күренешенә әверелде. Кириллицаның да мөмкинлекләре кими дисәк, дөреслеккә туры килер. Берничә дистә елдан руслар да бу мәсьәлә алдында калмагае әле...
Татар язуы тарихында безнең алфавит өч-дүрт мәртәбә үзгәртелә. Шулар арасында безнең өчен иң кулае латин имлясы икәнен күрәбез. Төрек дөньясы, Аурупа халкы латин графикасында аңлаша. Бар дөньяның фән эшлеклеләре хезмәтләрен латинда эшли. Чит телләр өйрәнгәндә дә, чит илдә яшәүчеләр белән интернет аша язышып аралашканда да латинның өстенлекләре күбрәк. Латин имлясы – безнең эрага кадәр үк барлыкка килгән алфавит. Бүгенге көндә бик күп илләр, күп халыклар (дөнья халкының җитмеш проценты) әлеге графиканы яратып кулланганын беләбез.
Әмма татарга сайлау мөмкинлеге бирелгән тәкъдирдә дә, латин язуы хыялда гына калачак, чөнки инде хәзерге берничә буынның әдәби мирастан кабат мәхрүм калу ихтималы бар.
Язу – билгеләр җыелмасы гына, телнең һәм ул телне кулланучыларның шушы аралашу коралына мөнәсәбәте нинди – иң мөһим мәсьәлә әнә шунда...
фото: Татар-информ һәм Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты архивы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев