ТЕЛ САГЫНДА НИ ТОРА? МИЛЛИ МӘГАРИФ ҺӘМ МИЛЛИ ҮЗАҢ!
Хөрмәтле укучылар, игътибарыгызга Данис Шакировның мәсьәләне төрле яклап ачыклаган фикерләрен җиткерәбез.
«Идел» журналы редакциясе Данис Шакировка, узган ел азагында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе булып бертавыштан сайлануы уңаеннан, берничә соравын юллады. Сораулар татар милләтенең 2021 елда үткәреләчәк Бөтенрусия халык санын алу мәсьәләләренә, шушы уңайдан БТК Башкарма комитеты һәм Милли Шура эшчәнлегенә һәм, гомумән, вазгыять хакында иде.
Хөрмәтле укучылар, игътибарыгызга Данис Шакировның мәсьәләне төрле яклап ачыклаган фикерләрен җиткерәбез.
2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетын
кызыл дипломга тәмамлап, филолог белгечлеге ала. Филология фәннәре кандидаты.
2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйдәп баручы референт, БТКның Татарстан Республикасындагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.
2014-2015 елларда ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә төбәкара хезмәттәшлек эшләре белән шөгыльләнә. 2015-2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе. «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БЕРДӘМЛЕГЕ ЕЛЫ
Татар дөньясы өчен узган ел гаҗәеп иде. Бер яктан пандемия – байтак абруйлы шәхесләребезне югалттык. Икенчедән, 2020 елның 29 августында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Милләт җыены уздырылды. Һәм шунда илнең барлык төбәкләреннән һәм чит илләрдән вәкилләр катнашында, тарихта беренче тапкыр «Татарлар: гамәл стратегиясе» дигән документ кабул ителде. Халкыбыз ихтыяр көчен, рухын туплап, стратегияне кабул иткән икән, горурланырга кирәк, чөнки стратегия кабул итәрлек нигезе бар аның! Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татарның үз конгрессы структурасы булдырылды, һәм ул 28 ел дәвамында системалы эшләп килә. Аңа 45 чит илдәге һәм Русия Федерациясенең 76 төбәгендәге 510 оешма кергән. Бу бик зур сан! Милли лидерларыбыз, татар мәдәнияте үзәге җитәкчеләре иҗтимагый эшне күңел биреп алып бара. БТК составындагы оешмалар аеруча яшьләр һәм урта буын белән эшләүгә басым ясый.
Стратегия һавадан алып язылмады. Ул берничә ел дәвамында татар иҗтимагый оешмаларының, татар зыялыларының, фәнни институтлар галимнәренең фикер-тәкъдимнәрен исәпкә алып, экспертлар төркеме белән берлектә булдырылды. Милли стратегияне әзерләүдә – БТК әйдаман, әмма Татарстан хөкүмәте, министрлыклары, оешмалары да аның өчен җаваплы. Миллияттә һәрбер татар кешесе үзенең җаваплылыгын тойса, эшләребез уң булыр. Милли мәгариф өчен, кайбер татарларның бүген татар телен белмәве өчен кем җаваплы соң? дигән сорауларны шактый еш бирәләр. Гаеплеләрне эзләү гадәте кешеләргә хас. Тел вазгыяте өчен гаилә мәктәпне гаепли, мәктәп – гаиләне. Ә дөресе шул: берөзлексез система булдырылып, комплекслы хәл иткәндә генә милләтебез һәм телебез үсешкә ирешәчәк. Татарларның гамәл стратегиясендә милләтне саклауда төрле юнәлешләр комплекста билгеләнде. Монда татар телен саклау һәм үстерү, мәдәният, мирасны барлау, татар яшьләре белән эшләү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту һ.б. бар. Ел дәвамында уздырылып килә торган җыеннарыбызда алар барысы да колачлана: Бөтенрусиятатар авыллары эшмәкәрләре, Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре, татар хатын-кызлары, Бөтендөнья татар яшьләре, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, татар дин әһелләре форумнары, Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышлары һ.б.
Татар оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре өчдүрт көнлек җыеннарда актуаль мәсьәләләрне чишү юллары турында фикер-тәҗрибә уртаклашып, кайтып, эшне үз төбәкләрендә җәелдерәләр. Алар берсе дә Казанга кунак булып кына килми: акыл-киңәш, гамәл белән ярдәм итәләр безгә. Шушы катламнарга барлык эшләрдә таянабыз.
2021 – бик үзенчәлекле һәм җаваплы ел. Җанисәп үткәреләсе булганга да, гомумән дә. Уйлашканнан соң, матур бер традиция керттек. Милли Шура утырышында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2021 ел Татар халкының бердәмлеге елы дип игълан ителде.
МИЛЛИ МӘГАРИФ ӨЗЛЕКСЕЗ БУЛЫРГА ТИЕШ!
«Татар теле» дигәндә, аны без еш кына татар теле һәм әдәбиятына кайтарып калдырабыз. Бу һич дөрес түгел. Башка предметларны да ана телендә укытуны максат итеп куярга кирәк. Әгәр ана телебезне әдәбият һәм тел предметына гына бәйлибез икән, без өзлексез мәгариф системасын тамырдан кисәбез, дигән сүз. Әлбәттә, сораулар туа: бердәм дәүләт имтиханын ничек тапшырырга? Аннары кая барырга? Тик Аллаһ Тәгалә монда бик матур мисалларны күрсәтеп тора. 2019 елны Казан егете Рамил Баһавиев рус теле, математика, физика һәм информатикадан дәүләт имтиханын 399 баллга тапшырган иде. Төгәл фәннәрдән бит ул, унбер сыйныфны да тулысы белән татарча укып! Узган уку елында Кукмара районы Ядегәр мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов шулай ук төгәл фәннәрдән иң
югары баллга иреште. Димәк, сорау биргәннәргә җавабыбыз әзер: татар телендә уку БДИ тапшыруга да, югары уку йортында укырга теләгәннәргә дә комачауламый, булыша гына.
Милли мәгарифтә төп басымны ата-ана белән эшләүгә бирәбез. Билгеле бер буын килеп җитте, әлбәттә: аларга заман технологияләре, чит телләр – барысы кирәк. Мәсәлән, минем улым татар балалар бакчасында ук инглиз телен өйрәнә. Татар мохитле балалар бакчасы һәм мәктәп һич тә заманадан артта калмый! Аның инфраструктурасы төзелгән һәм ул үзенә тартып тора. Бөтен шәһәрне үтеп килә монда балалар. Юлга шактый вакыт сарыф итеп, үзебез дә баланы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең «Балакай» бакчасына йөртәбез. Әлеге гимназия һәм аның балалар бакчасы – тулы канлы милли белем һәм тәрбия үзәге ул. Өзлексез милли белем-тәрбия бирә торган комплекс, минемчә, нәкъ шундый була.
Шуңа күрә «тел сагында ни тора?» дигәндә, мин «милли мәгариф һәм милли үзаң» дияр идем. Әмма мәгарифебезнең бүгенге статусына, сәяси вазгыятьнең нинди булуына карамастан, кешеләр рәхәтләнеп урамда да, транспортта да, өйдә дә татарча сөйләшә ала. Татарстанда һәркайда татарча үз фикереңне белдерергә мөмкинлек бар. Совет заманнарыннан аермалы буларак, татарча сөйләшкән өчен сиңа кырын караш ташламыйлар. Күп нәрсә үзебездән дә тора.
Кемнән куркабыз соң – сөйләшик, языйк, китаплар укыйк үз телебездә.
ҖАНЛЫ ОЧРАШУЛАРНЫ БЕРНИ АЛЫШТЫРМЫЙ
Җанисәпкә бәйле рәвештә, Милли Шура татар халкына мөрәҗәгать әзерләде. Халкыбызның рухын күтәрү өчен, аны бөтен төбәкләргә юллыйбыз. Төбәкләрдә Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашулар уза. Гомумән, ничек кенә аталса да, һәрбер чара шушы җанисәпне күз уңында тота. «Татарлар: гамәл стратегиясе» белән беррәттән, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасы (2020-2022 еллар)» да кабул ителде. Ул аерым финанслау белән ныгытылган дәүләт программасы.
Дәүләт программасы булгач, анда, Бөтендөнья татар конгрессыннан тыш, Фәннәр академиясе дә, төрле министрлыклар һәм оешмалар да катнаша, һәм барыбызның да төп бурычы – җанисәп кампаниясен оешкан төстә үткәрү.
БТК җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре 2020 елда ук байтак төбәкләргә халык белән очрашуларга йөрде. Элек рәсми делегацияләр юлыннан читтәрәк калган татар авылларына барып җитәргә ниятлибез.
Шәһәрләр дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Федераль округларда эшлекле сәфәрләр, очрашулар, җыеннар, форумнар, фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һ.б. уза икән – болар барысы да милләтнең бердәмлеген саклауның бер юнәлеше.
Бөтендөнья татар конгрессының әзерлекле, тәҗрибәле кадрлары җитәрлек, хәзер иң мөһиме – гамәл. Җыеп әйткәндә, җанисәп белән бәйле рәвештә эшнең бик кызу чагы, санап бетерерлек кенә түгел.
ФАРАЗ КЫЛГАНЧЫ, ТАТАР БУЛЫП ЯЗЫЛУНЫ КАЙГЫРТЫЙК
Җанисәп нәтиҗәләрен алдан фаразлап буламы, дигән сорауны ишетергә туры килә. Халык фаразларны ярата, ләкин саннар бит төрле факторлар йогынтысына бәйле булачак. Цифрларны уйлаганчы, бердәм булып «татар» дип язылуны кайгыртырга кирәк. 2010 елгы җанисәптән соң Кырым Русиягә кушылды, ә анда Казан татарлары да, Украинадан, Донецк белән Луганскидан күченгән татарлар да яши.
Туым-үлемне һ.б. табигый үзгәрешләрне истә тотарга туры килә.
Булган саннардан кимемәскә иде безгә. Фаразлау яхшы нәрсә, шулай да җанисәп кампаниясенә җитди карыйк, аның четерекле икәнен онытмыйк һәм оптимистик рух белән эшлик!
Әйе, эмоцияләр дә тулып таша, өмет күзләребез мөлдерәмә. Күптән түгел куен дәфтәремә болай дип язып куйганмын:
«2021 елда Русиядә чираттагы халык санын алу чарасы узачак. Җанисәп татарлар өчен аеруча мөһим, чөнки бу халкыбызның бердәмлеген күрсәтергә зур мөмкинчелек.
Узган халык санын алу нәтиҗәсендә татар милләте Русиядә икенче урында булды. 2021 елда да без бүленмичә, милләтебезне татар дип күрсәтеп, әлеге
лаеклы урыныбызны югалтмасак иде. Халкыбыз дөньяның кайсы гына почмагында яшәсә дә, үзенең телен, динен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, милли мирасын саклый һәм үстерә.Тарихның төрле чорларында тарихи ватаннарыннан читкә чыгып киткән гаиләләрнең нәсел дәвамчылары бүген бөтен дөнья буенча сибелеп яши. Алар һәркайсы үз урынын табып, җәмгыятькә файдалы булып хезмәт итәләр. Таркаулык ул үлемгә китерә. Тарихка күз салсак, гыйбрәт алырлык вакыйгалар шактый, шуңа күрә бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!»
Язманы тулысынча журналның гыйнвар санында укый аласыз
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: Бөтендөнья татар конгрессы Данис Шакиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев