ТЕРСӘК ЯКЫН, ТЕШЛӘП БУЛМЫЙ (спектакльдән соң уйланулар)
Студент, зачет сессиясе тәмамлангач, Яңа ел киченә кадәр ял итеп калырга ашыга: ел буе күрешмәгән таныш-белешләренә шалтырата, укып бетермәгән китабын кулына ала, кинога бара. Киләсе ел башында бит имтиханнар көтелә...
Студент, зачет сессиясе тәмамлангач, Яңа ел киченә кадәр ял итеп калырга ашыга: ел буе күрешмәгән таныш-белешләренә шалтырата, укып бетермәгән китабын кулына ала, кинога бара. Киләсе ел башында имтиханнар көтелә бит... Шулай диеп уйладым да, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына “Күрәсем килгән иде” (пьеса авторы һәм режиссер - Исламия Мәхмүтова) спектаклен карарга киттем. Әлеге спектакльнең премьерасы 2011 елның декабрендә үк булган иде. Театр сөюче тамашачы хәтерлидер, ә мин инстаграмда бер хәбәрне күргәч, барып карарга булдым. Театрның инстаграм битендә шундый видео уйрнаштырганнар иде.
фото: Тинчурин театрының ВК рәсми төркеме
Димәк, спектакльдә унҗиде яшьлек укучылар булып уйнаучы Гөлчәчәк Хафизова һәм Рөстәм Гайзуллин 2021 елда әлеге рольләрдә сәхнәгә чыкмаячаклар. Үзләре сәбәпне болай дип аңлаттылар:
- Безнең арттан яшьләр “үсеп” килә, аларга юлны бирергә кирәк, - ди Рөстәм. Гөлчәчәк тә аның белән килешеп, премьераның беренче тәкъдим ителгән елларын искә төшерә:
- “Мин яшь! Мин яшь!” – дип сәхнә артында “җылына идем”, - ди көлеп.
Чыннан да, “Күрәсем килгән иде” спектаклендә алар бер күренештә чыгарылыш сыйныф укучылары булып уйныйлар. Икесе дә шундый самими, яшь! “Бу бит теге Рөстәм абый, ә монысы Гөлчәчәк апай!” – дигән уй килми, киресенчә, күзалдына тиздән студент юлын сайлаячак яшьләр килеп баса.
Миңа гына шулай тоелгандырмы, шушы ике артист әлеге рольләре белән хушлашкандай, соңгы тапкыр уйнаганнарын белеп, ихлас, чын итеп сәхнәдә "яшәделәр". Үзенең бала тудыру йортыннан алынганын белгән Алмаз (Рөстәм Гайзуллин) эчкерсез итеп елап күрсәтте! Артист кеше тиешле вакытта көлә, ә кирәк вакытта елый белергә тиеш анысы. Ләкин тетрәндергеч мизгел шушы булгандыр. Никтер әлеге яшь егет урынына үзеңне куясың да, “Ә мин бу ситуациядә нишләр идем соң?” – дигән сорауга җавап эзлисең. Бу сорауның тәэсире вакыйгалар барышында көчәя генә, чөнки егетнең алга таба үз әти-әнисен эзләве яки аларны күрергә дә теләмәве интрига булып кала бирә.
Серне озак вакыт улларына сиздермичә яшәгән ата-ана да югалып кала, бигрәк тә әнисе авыр кичерә. Унҗиде ел баласын йөрәк парәсе итеп саклап-яклап үстергән ана йөрәген тотып идәнгә егыла. Бердәнбер газиз баласының каты бәрелүенә ата кеше дә чыдый алмый, ул үз әти-әнисенең исән, шәһәрдә яшәп ятканнарын әйтә.
Пәрдә ябыла. Залда утырган тамашачының башында бер генә уй: “Бу егет гаиләсен ташлап китәрме икәнни? Үз ата-анасы нинди кеше генә булмас!”
Пәрдә ачыла. Алмазның шәһәргә килеп чыгуыннан тамашачы теге сорауга җавап таба: “Килгән...”
Алмазның үз әти-әнисен табып, шәһәргә килүе сорау арты сорау тудыра: Үзен тапкан ата-ананың йөзенә карап барысын сөйләп бирәсе килгәнме аның? Әллә инде якты дөньяга тудырганга рәхмәт белдерәсе килгәнме? Бу сорауга җавапны югалып калган егет үзе дә белмәгәндер. Ишектән керүгә, ир белән хатынның нинди тормыш алып баруларын күргәч, ул “телен тешләде”, юлда ятлап килгән сүзләрен онытты. Өстәвенә “ул һәм кызлары”н да күргәч имәнеп китте. Эт белән мәче үстереп ята икән бит алар! Янәсе, үз балаларыннан баш тартып, йорт хайваннары белән яшиләр икән!
Алмазга аларның тормышлары баласыз да "бәхетле" булып тоела. Ләкин күләгә астында ниләр яшеренүен Эллочка (Алмазның әнисе) үзе генә белә. Яшь ана бәхетен тойган кыздан мәҗбүри рәвештә нарасыеннан баш тарттыралар. Теше-тырнагы белән ябышса да, бу сынауны ул җиңә алмый. Нәтиҗәдә, Алмазыннан баш тартып гариза яза.
- Яшьлек хатам гомерем буе озатып йөри!
Аның шулай әрнеп, идәнгә сугып елавы күңелгә тиде. Каршысында үзе дөньяга китергән улы, янәшәсендә – сөекле ире басып тора, ләкин терсәкне бит тешләп булмый! Шул хакыйкать аның җанын бимазалый. Әгәр болай буласын белсә, эт белән мәче үстереп яшәр идеме соң?
Билгесез. Чөнки кеше тормыш юлын үзе сайлый, үзе абына да.
“Күрәсем килгән иде” – тормыш турында спектакль. Темасы һәрвакыт актуаль һәм андый вакыйгалар турында һәрдаим ишетеп, күреп торабыз. Тормышның шул ягын күрсәтергә теләгән автор – Исламия Мәхмүтова тетрәнеп, тирән уйланып язган бу әсәрен. Үзе үк Тинчурин театры сәхнәсенә куйган да. Бәхетсез ана ролендә – кызы Лилия Мәхмүтова булса, фондагы җырны икенче кызы – Ләйсән Мәхмүтова башкара.
P.S.: Шулай итеп, мин дә студент хыялын чынга ашырдым.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев