Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2827
      0
      6

    «ТУКАЙ МУЗЕЕ - ГАДӘТИ ГЕНӘ ЭШ УРЫНЫ ТҮГЕЛ»

      1986 елның 11 июнендә ТРның берләштерелгән Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) филиалы буларак, Тукай әдәби музее ачыла. Димәк, июнь аенда аның туган көне дә билгеләп үтелә. Бу уңайдан укучы игътибарына Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Габдулла Тукай әдәби музееның директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Фәрдин кызы Төхвәтова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

    – Гүзәл ханым, Тукай исеме белән бәйле шәхесләр татар дөньясының һәрдаим игътибар үзәгендә. Ләкин безнең укучы өчен сез әле һаман да серлерәк каһарман булып каласыз...

    – Мин Буа районының Кайбыч авылында туып үстем. Авылыбызның эшчән, тырыш халкы белән горурланам. Аның уңган тракторчылары, сыер савучылары, авыл советы эшчәнлеге хакында ХХ гасырның илленче елларында китаплар да нәшер ителгән.

      Әти яшьли вафат булгач, әниемнең иркә кызы булып үстем. Хисапчы булып эшләде ул. Уку, дөньяга карашларым турында минем барлык теләк-омтылышларымны куәтләп торды, канат куйды. Үзем укырга яраттым, мәктәпне көмеш медальгә тәмамладым.

      Хәзер үз гаиләм бар. Ирем (ул Питрәч районының Пимәр авылында туган) белән уналты һәм унике яшьләрендәге ике егет үстерәбез.

    – Студент елларыгызны искә төшереп үтсәгез иде.

    – Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлегендә укыдым. Студент елларым унберенче катта (ул елларда татар факультеты деканаты һәм күпчелек лекцияләр узган аудиторияләр икенче корпусның унберенче катында урнашкан иде) һәм Гвардейский урамындагы тулай торакта күңелле генә һәм файдалы узды. Университетны кызыл дипломга тәмамлау насыйп булды. Укытучыларыбыздан бигрәк тә Тәлгат Галиуллин, Диләрә Тумашева, Флера Сафиуллина, Резедә Ганиева, Искәндәр Гыйләҗев, Хатыйп Миңнегулов, Дания Заһидуллина, Әлфия Йосыпова, Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев, Фәнзилә Җәүһәрова лекцияләре тәэсир итте, алар аеруча истә калды. Барысы да күренекле шәхесләр, аларда укуым белән
    горурланам.

    – Тукай музеена эшкә килгәнче, сез фән дөньясына кереп киткәнсез. Тукайны «ачканчы», Габделгазиз Монасыйповны өйрәнгәнсез. Тукай фәне өчен бу шәхесне өйрәнүнең әһәмияте бармы?

    – Студент чагымда ук эшли башладым, хезмәт кенәгәмдә иң беренче язу – Казанның 126 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуым турында.

        2008-2011 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбит һәм сәнгать институтында аспирантурада укып, «Габделгазиз Монасыйпов иҗатында дөнья сурәте» темасына кандидатлык диссертациясе якладым. Шул ук елны Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм ул чактагы Тукай әдәби музееның директоры, шагыйрь Рәмис Аймәт музейга өлкән фәнни хезмәткәр итеп эшкә чакырдылар. Анда үз эшен тирәнтен белгән, Тукай иҗатына гашыйк коллектив эшли икән, мине колач җәеп каршы алдылар!

       Диссертация темасына килсәк, ХХ гасыр башы татар әдәбияты белән кызыксына идем, аспирантурага шул кызыксыну аркасында кердем дә инде. Фәнни җитәкчем Зөфәр Рәмиев миңа совет чорында оныттырылган, фәндә өйрәнелмәгән, тормышы һәм иҗаты «актаплар»дан гына торган шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйпов иҗатын өйрәнергә тәкъдим итте. Ул Тукайның якташы да, ХХ гасыр башында иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып барган шәхес тә.

       Билгеле, Тукай иҗатын ачу өчен, ХХ гасыр башында яшәп, ниндидер эшчәнлеген алып барган шәхесләрне, шул ук Монасыйповны да өйрәнү мөһим. Чөнки алар һәрберсе татар мәдәнияте Ренессансын булдыруга өлеш керткән, татар әдәбиятының, сәнгатенең үсешен тәэмин иткәннәр, бөеклеген раслаганнар. Фәнни ачыш лар, әлбәттә, шагыйрьнең әдәби музее экспозициясендә дә күрсәтелә, аерым тематик экскурсияләр, лекцияләр, әдәби-мәдәни кичәләр һ.б. уздыру барышында да, күргәзмәләр ясауда да кулланабыз аларны. Фатих Әмирхан, Сәгыйть Сүнчәләй, Кыйвам Зөлфокаровлар белән бәйле яңа материалларның экспозициядә урын алуы да галимнәрнең һәм музей хезмәткәрләренең бердәм фәнни эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды бит. Соңгы елларда Тукай әдәби музееның фәнни хезмәткәрләре Резедә Нәгыймуллина, Лена Тябина һәм Ләйсән Медведева бу өлкәдә шактый киң эшчәнлек алып бара.

    – Тукай үлгәнгә бер гасырдан артык вакыт узса да, аның шәхесе белән кызыксынудан туктый алмыйбыз. Шулай ук аның хакында яңа мәгълүмат та (бәлки, имеш-мимештер) ачыклана. Сезнең фикерегезне беләсе килә: Габдулланың сөйгән кызы чыннан да Зәйтүнә Мәүлүдова булганмы, әллә бүтән кызмы?

    – Соңгы елларда шагыйрь мәхәббәте темасы нигәдер аеруча популярлашып китте. Шунысын истә тотсак иде: фәнни раслар өчен бер генә кешенең истәлекләренә
    таянырга кирәкмидер. Истәлекләр алар – бик субъектив әйбер. Габдулла үзе исән вакытта ук халык арасында күренекле шагыйрь булып танылган. Аның шигырьләре төрле өлкәләргә таралган, халык үз итеп, яратып укыган. Шунлыктан, Тукайга гашыйк кызлар да шактый булган. Кызлар хыялый инде, шагыйрьнең күз карашын тойса да, «яратып бакты» дип нәтиҗә ясарга мөмкин... Андый очраклар күп булгандыр.

       Зәйтүнә Мәүлүдова да шагыйрьне иң беренче чиратта аның матбугатта басылган әсәрләре аша таныган. Ләкин аның турында, ичмасам, бер генә кеше истәлекләренә таянмыйбыз, материаллар күбрәк. Экспозициядә Зәйтүнә туташның шагыйрь белән танышу турындагы истәлекләре, Иж-Бубый мәдрәсәсендә укуы турындагы таныклыгы, чәчәкләр белән бизәлгән куен дәфтәрләре тәкъдим ителә. Ә кистереп, «Әйе, Тукай нәкъ аны сөйгән» дип әйтеп буламы икән?.. Әдәби әсәрләрдә – мөмкиндер. Язучылар әсәрендә ул фәнни факт түгел бит инде, хыял һәм әдәби уйдырмага урын һәрвакыт кала.

    – Музейның ачылу тарихы турында белү дә кызыклы булыр иде.

    – Тукай әдәби музее 1986 елның 11 июнендә Татарстан Республикасының берләштерелгән Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) филиалы буларак ачыла. Күрәбез ки, музейның туган көне – июнь аенда. Бина сайлау, төзелеш һәм экспозиция әзерләү эшләре Берләштерелгән Дәүләт музее директоры Люция Вәлиева җитәкчелегендә алып барыла. Тукай әдәби музееның беренче директоры булып 1986 елдан 1992 елга кадәр Госман Әкрам улы Хәбибуллин (1950-1992) эшләгән. Яңа экспонатлар эзләүдә, Тукай иҗатын пропагандалауда аның өлеше биниһая. Ул «Тукай көннәре»н дә уздыра, фәнни конференцияләр үткәрүне гадәткә кертә, вакытлы матбугатта мемориаль предметлар хакында мәкаләләр бастыру өчен тырыша. Быел аның юбилей елын билгеләп үтәчәкбез.

    – Музей эшчәнлеген күпчелек кеше, гадәттә, экспонатлар саклау һәм алар турында экскурсия үткәрү дип аңлый. Музей бүген инде төрле чаралар үткәрү, күңел ачу һәм очрашулар, хәтта чәй эчү урыны булып күз алдына килә. Ләкин бу бит күпкырлы эшчәнлекнең бер генә төре. Музей «кухнясы» белән таныштырсагыз иде.

    – Музей хезмәткәрләре күпкырлы эшчәнлек алып бара. Бер тармагы – экспонатлар туплау, аларны өйрәнү, саклау, халыкка җиткерү. Фәнни эш исә музей материалларын фәнни әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирә, аның үсешен тәэмин итә. Мәдәни чаралар, шул исәптән, экскурсияләр уздыру экспонатлар белән киң җәмәгатьчелек арасын якынайта. Гомумән, нинди генә эш булса да, музей экспонатлар теле белән
    «сөйләшә».

       Хәзерге вакытта Тукай әдәби музее тамашачылар белән эшләүнең яңа ысулларын куллана, туристлар, мәктәп укучылары өчен яңа программалар тәкъдим итә. Биредә даими рәвештә әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар, лекцияләр, очрашулар уздырыла; татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгатенә багышланган күп төрле күргәзмәләр эшли.

       Ачылганнан бирле музейда Казаннан, Татарстаннан, БДБ һәм чит илләрдән бер миллионнан артык тамашачы булып киткән. Атаклы замандашларыбыз, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат һәм төрле учреждение вәкилләре, галимнәр һәм спортчылар уздырган «Йолдызлы экскурсия» циклы кызыклы, дип саныйм.

       Татарстанның Тукай урыннары буенча «Шагыйрь бишеге» дигән бер көнлек автобус туры уздырыла. Балаларны «Мияубикә кунакка чакыра», «Шүрәледә кунакта» һәм «Әлифба бәйрәме» дигән интерактив музей бәйрәмнәре, Тукайның «Исемдә калганнар» һ.б. әсәрләре буенча музей дәресләре көтә. Музей туган якны өйрәнүчеләрне Казан һәм Иске Татар бистәсе буенча җәяүле экскурсияләргә чакыра.

       Музей Тукайның мемориаль ядкәрләре тупланмасы, аның үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплары, егермедән артык телгә тәрҗемәләре, шагыйрь чордашларының шәхси әйберләре, Татарстан рәссамнарының Тукайның тормышы һәм иҗатына багыш ланган эшләре белән горурлана.

    – Гүзәл ханым, музейга карата шәхси мөнәсәбәтегезне белү кызыклы булыр иде. Ничек кабул итәсез сез аны?

    – Музей, әлбәттә, гадәти эш урыны гына була алмый. Аның үз дөньясы, үз көче. Тукай әдәби музееның хезмәткәрләре турында сөйләсәк тә, аларның һәрберсе бар көчен, бар тырышлыгын биреп эшли, Тукай дөньясын тамашачыларга тулырак ачарга омтыла, һәр экспонатны күз карасыдай саклый. 2017-2018 елларда Тукай әдәби музеенда узган төзекләндерү эшләре, әлбәттә, безгә Тукай тормышын, иҗатын тирәнрәк ачарга, эш төрләрен киңәйтергә, заманча технологияләр кулланырга мөмкинлек бирә.

       Тукай әдәби музеенда төзекләндерү эшләреннән соң шагыйрьнең төрле елларда, төрле телләрдә нәшер ителгән китаплары тупланган «Тукай үзәге» оештырылды. Беренче катта «Туган тел» әдәби салоны, күргәзмәләр залы, балалар мәйданчыгы һәм «Минем бакча» дип исемләнгән экспозиция-ял итү залы урнашкан. Икенче катта – Г. Тукай тормышы һәм иҗаты турында төп экспозиция. Экспозициядә кадерле ядкәрләрдән Габдулланың үзе исән чагында нәшер ителгән басмалары һәм бүгенге көндә билгеле барлык төп нөсхә экспонатлары, шәхси әйберләре – юл кәрзине, сөлгесе, кәрәч тартмачыгы, түбәтәе, көмеш җиң каптырмалары, кара савыты һәм карандаш савыты тәкъдим ителә. Шулай ук якын туганнарының шәхси әйберләрен – бабасы Зиннәтулланың Коръәнен, әнисенең комганын, апасының камзулын күрергә мөмкин.

    – Заманында «Тукай премиясе Тукайның үзенә, ягъни аның музеена бирелергә тиеш» дигән фикер ишетелгән иде. Рәмис Аймәт әйтте аны. Сезнеңчә, ул фикер дөресме, нигезлеме?

    – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Тукай әдәби музеена бирелергә тиеш, дигән фикерне мин тулысынча яклыйм. Чөнки татар халкының символына әверелгән Габдулла Тукай шәхесе, аның иҗаты хакында иң күп материал җиткерә, төрле илләрдән, җирләрдән килгән төрле милләт кешеләренә татар әдәбиятының байлыгын аңлата торган урын ул, әлбәттә – Тукай әдәби музее.

    – Тукай премиясе тирәсендә быел купкан шау-шу күңелдә юшкын калдырды. Мондый хәлләр киләчәктә дә дәвам итәргә мөмкин бит...

    – Тукай фәненең йөз елдан артык тарихы бар. Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү шагыйрь нең үзе исән вакытта ук, Җамал Вәлидидән башланып китә. «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәрләре» китабына кереш сүз була ул. Әдәби музейда бу хакта мәгълүмат бар, әлеге китапның нәшер ителүенә 105 ел тулуга багышланган «Мин кулыма китап алам» күргәзмәсе дә оештырылган иде. 1917 еллардан соң Г. Рәхим, Җ. Вәлиди, Ф. Борнаш, Г. Сәгъди хезмәтләрендә Тукай  иҗаты өйрәнелә. Совет чорында Г. Халит, М. Гайнуллин, И. Нуруллин хезмәтләре аерылып тора. Төрле елларда бу өлкәдә Я. Агишев, Х. Хисмәтуллин, Р. Ганиева, М. Мәһдиев, Н. Ләисов, И. Пехтелев, Р. Башкуров, Н. Х исамов, Ф. Яхин, Д. Абдуллина, Т. Гыйләҗев, Ә. Алиева, З. Шәйхелисламов, З. Мөхәммәтшин, Э. Галимҗанова, Г. Ханнанова, Г. Хөснетдинова, Ф. Фәйзуллина һ.б. бик тырышып хезмәт куя. Галим Рашат Гайнанов Тукай текстологиясен гаять югары баскычка күтәргән. Әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев фәнни җитәкчелегендә «Тукай энциклопедиясе» һәм шагыйрьнең алты томлык академик басмасы әзерләнде, халыкка җиткерелде. Зөфәр Рәмиев шагыйрьнең псевдонимнарын да өйрәнде, иҗатына багышланган шактыймәкаләләр әзерләде. Әдәби музейның яңа экспозициясен төзегәндә һәрдаим аның фәнни киңәшләренә таяндык. Байтак кына бәхәсле моментларны ачыкларга да нәкъ менә Зөфәр Зәйниевич ярдәм итте.

      Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнү алдагы табышларга, ачышларга таянып башкарылырга, киңәйтелергә, баетылырга тиеш. Фән өлкәсендә галимнәрнең бе-берсенең хезмәтләрен дөрес, гадел бәяләве мөһим. Тәнкыйтьтә шәхси мөнәсәбәтләр ачык лану һич кенә дә дөрес түгел, бары тик хезмәт кенә анализланырга тиеш. Расланмаган мәгълүмат җиткерүдән сак булырга кирәк, дип саныйм.

    Татар-информ һәм Гүзәл Төхвәтованың шәхси архивыннан алынган фотолар

    Дәвамын журналның июнь санында укый аласыз

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу