Логотип Идель
Мәдәният

Туннуг экспедициясе

Тува – гүзәл кыргый табигате, кырыс халкы, Саян таулары, борынгы тарихы һәм сере ачылмаган курганнары белән мәшһүр. Бу якларга сәяхәт дигәндә дә сулыш ешая, тәннәр чемерди башлый.

Тува гүзәл кыргый табигате, кырыс халкы, Саян таулары, борынгы тарихы һәм сере ачылмаган курганнары белән мәшһүр. Бу якларга сәяхәт дигәндә дә сулыш ешая, тәннәр чемерди башлый. Ә мин экспедициягә юл тоттым! Җәйге маҗараларымны сезнең белән дә уртаклашам.

Ләйсән Гыйләҗева 1997 елның 30 маенда Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авылында туа. Алтынчы сыйныфтан соң Казандагы 4 нче татар-төрек лицеенда белем ала. Бүген – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар факультетының дүртенче курс студенты, инглиз һәм кытай теле укытучысы булырга әзерләнә.

 

 Каян таптым да ничек килеп эләктем?

Кечкенәдән үк археолог булырга хыялландым. Еллар узган саен бу хыялдан ерагаеп, башка юнәлеш буенча кителде... Әмма күпчелек студентларга хас булган эзләнү гадәте миндә дә бар. Төрле программалар, грантлар, волонтерлар мәктәбендә катнашырга атлыгам – иң мөһиме файдалы булсын да вакыт заяга узмасын. Кыш урталары иде. Социаль челтәрдәге кайсыдыр төркемдә: «Археологик экспедициядә катнашу өчен волонтерлар җыела», – дигән игълан күрдем һәм шундук гаризамны юлладым. Бу хакта оныттым да, билгеле. Берничә ай узгандыр, электрон почтама хат килә: мине халыкара «Туннуг» археологик экспедициясендә катнашырга чакыралар. Өнемме бу, төшемме дигәндәй, шунда ук ризалаштым – мондый мөмкинлек гомергә бер генә килә бит. Җыена башладым. Әйтергә онытып торам, барасы урыным – моңа кадәр белмәгән, күрмәгән, минем өчен чит булган ерак Тыва республикасы.

Белешмә: Туннуг курганы Тува республикасының төньягында урнашкан скиф археологиясенең иң борынгы истәлеге, «Патшалар үзәне»нең («Долина царей») бер өлеше. Әлеге курган башка табылдыклар арасында иң борынгысы дип табылды, ул безнең эрага кадәр тугызынчы гасырларда корылган. Туннуг курганы мәңгелек туңда урнашканга күрә, аның таш катламы астында яхшы сакланган органика һәм төрле артефактлар табылуы ихтимал.

Озын-озак юл

Ә юл чыннан да озын иде. Иң элек Казаннан Новосибирскига, соңыннан Новосибирск – Абакан. Алтмыш сәгать юл. Поезд салмак кына Себер тайгаларына таба хәрәкәт итә. Тәрәзәдә минем өчен ят, яңа, ләкин шул ук вакытта сокландыргыч манзаралар кинотасмадагы кадрлар кебек тезелешеп чаба. Вагондагы күршеләрем берсе икенчесен алыштырып тора. Әйтерсең, мин генә соңгы тукталышка кадәр барам. Йоклап кына китәм, инде башка күршем барлыкка килә. Кабат танышабыз, аралашабыз. Кайберләре белән тынлыкны бозып тормыйбыз.

Минем кебек үк экспедициядә катнашачак башка волонтерлар Русиянең төрле почмакларыннан килә, без алар белән нәкъ менә Абаканда (Хакасия) очрашабыз. Унбишләп кеше җыелдык – кем кайдан: Мәскәү, Новосибирск, Иваново, Волгоград һәм башкалар. Моннан соң инде юлны бергәләп дәвам итәбез. Абаканнан Тывага алты сәгатьлек юлны без автобусда үтәбез. Өйдән чыгып киткәнемә өч тәүлек вакыт үтте, ә мин әле һаман юлда.

Автобус тәрәзәсеннән, күз дә алмый, табигатьне күзәтәм: искитмәле бай тайга, урман, агачлар, берсеннән берсе матур күренешләр – сүз белән аңлатып булмый. Бу матурлыктан акылдан язаммы, дип торам. Барыбызның да кулларында камера: бер фотога төшерәбез, бер видеога. Күзне йомып, йоклап китәргә куркып бардым, янәсе берәр кызыклы хайван очрар да, аны күрми калырмын.

Ниһаять, төн уртасы дигәндә, бер авылга килеп җиттек. Авыл дисәң, исең китәр, җан әсәре күренми, вокзал дигәне ташландык, ярымҗимерек бер бина. Туран дигән бер авыл иде бу. Төнге сәгать унике, без арыган, әмма шат һәм маҗараларга әзер. Этләр өрә, дөм караңгы, үзебезнең кайда булганны, безне нәрсә көтәчәген тулысынча аңлап та бетермибез. Шулай да безгә һәр нәрсә кызык, һәр кыштырдау – мәгънә.

«Сезне алырга машина китте», – дип лагерьдан шалтыраттылар. Көтәбез! Ерактан нидер дөберди: безне алырга зур медицина машинасы килә икән. Шунда төялештек. Юл – үзе аерым маҗара! Элегрәк заманда сырлы-сырлы кер юу такталары була торган иде. Без бара торган юлны әнә шундый такталар белән чагыштыралар гадәттә. Безгә ни, һәр чокырны санап бару күңелле генә!

Бер сәгать чамасы узды микән, лагерьга килеп җиттек. Яшәү җире – хәрби чатырлар, һәрберсе уникешәр кеше өчен җайланган. Шартлар ярыйсы гына: ятаклар, җылы су, мунча бар, ашау каралган. Җитәкчеләр безне алдан ук: «Чатырлар эченә төрле җанварлар: елан, тычканнар һәм башка терлек үтеп керә ала, игътибарлы булыгыз. Лагерь тирәсен бүреләр дә сагалый», – дип кисәтеп куйдылар.

Әлеге лагерьны казу эшләрендә катнашачак волонтерлар, хезмәткәрләр өчен май аеннан әзерли башлыйлар. Экспедиция иртә җәйдән көзгә кадәр дәвам итә. Янәшәдә урнашкан Уюк елгасының каршы тарафында төрле илләрдән килгән иллеләп археолог яши. Алар арасында абруйлы галимнәр, үз өлкәсенең зур белгечләре. Археологик экспедициянең җитәкчесе – Санкт-Петербург галиме Тимур Садыков.

 Лагерь тормышы

Бер көнләп юл мәшәкатьләреннән арынганнан соң, лагерь тормышы башланды. Иртән сәгать алтыда торабыз, иртәнге аш белән сыйланабыз. Капкалар өчен үзебез белән коры-сары ризык (паек) алабыз да «кыр»га юл тотабыз.

Биредә һава торышы тиз үзгәрүчән, шуңа күрә барлык кирәкле киемнәрне биштәргә саласың. Курганга кадәр махсус көйләнгән машиналарда – сазйөргечкә (болотоход) утырып барабыз, чөнки Туннуг сазламыклар арасында урнашкан. Эш урынына шулай итеп сазлыкларны ера-ера «шуышабыз». Тәрәзәләргә пычрак чәчри, аңа карап торучы да юк. Юлның яртысына җиткәч, машинабыз туктый һәм анда елганың каршы ягында яшәүче археологлар кереп тула. Алга таба – бергә!

 

Көн саен бер табылдык

Туннугны әле икенче ел гына өйрәнәләр. Аннан тыш бу җирләрдә әле йөзләгән курган – күпме ачылмаган бай тарих ята. Скифлар чыннан да бик үзенчәлекле, серле халык булган. Тарихта алар турында төгәл генә мәгълүматлар юк та.

Гадәттә курганнар җир катламы, үлән белән капланган. Бер курганда йөзләгән камера, ягъни күмелгән кеше яки хайван калдыкларын табарга мөмкин. Казып алгач, һәрнәрсә аңлашыла: каядыр халык җыела торган урын, каядыр корбан китерү урыннары – кыскасы, аерым дөнья.

Без килгәндә, курганның җир катламы инде чистартылган иде. Икенче катламы ташлар, аларны да инде казыганнар, шул ташларга утырып, бөтен ташның читләрен чистартабыз. Без күбрәк шул эш белән мәшгуль булдык. Ташларны җирдән арындырып алгач, мәңгелек туң катламына юлыгасың. Монда эшне тиз тотарга кирәк, туң катлам эреп, сакланып калырга мөмкин артефактлар бозылырга мөмкин. Табылдыклар арасында кеше сөякләре, көн саен ни дә булса чыгаралар. Гадәттә, патша белән патшабикә икәү бергә җирләнгән була. Янәшәгә атларын да күмгәннәр. Тик без тирән казымадык, волонтерлар өске катламда гына эшли. Мин бер сөяк таптым, аны теркәп куеп, пакетка салып, экспертизага алып киттеләр.
Эш барышында, гадәттә, сәгать саен
ун минутка туктап алабыз. Тәнәфесне игълан итүче аерым кеше – Дмитрий абзый бар. Ул бик төгәл, тәнәфесне игълан итеп: «Вакыт!» дип кычкыра, нәкъ ун минут үткәч, кабат «Вакыт!»ны кабатлый. Шушы сүз хәтергә нык уелып калды.

Төшке ашка кабат лагерьга кайтабыз. Монда душ, хамам, җылы су бар – мең шөкер. Аннан ял вакыты җитә: йокла, аралаш – кыскасы, һәркем үз иркендә. Кичкә таба төрле чаралар башлана. Программа чын-чынлап бай: тематик кичәләр, лекцияләр, археологик күрешүләр, мәртәбәле шәхесләр белән файдалы очрашулар. Һәркем үз тәҗрибәсе, табышлары белән уртаклаша. Шундый кичләрнең берсендә безгә «кунак»ка ике шаман килде. Чын шаманнар! Өсләренә миңа сәер тоелган сөяк-санак муенсалар асканнар, утын өстенә төрле кипкән үләннәр, сөт, тагын әллә ниләр салдылар, аннан ут ягып җибәрделәр. Әфсеннәр укый башлап, кулларны күтәрттерделәр. Минем өчен бу бөтенләй яңа дөнья, башка чынбарлык иде!

 

Ике атна шушы режимда сизелми үтеп китте. Без кабат автобусларга төялдек. Автобус, табигать, борынгы скифларның серләрен саклаган курганнар – бар да шул ук, тик инде без генә башка: уйлар, карашлар, офыклар киңәйде. Автобус кузгалды. Дмитрий абзыйның «Вакыт!» дигәне ишетелде. Ирексездән күз яшьләрем тәгәрәде. Шушы вакыт эчендә бу сазлыклар, бу кыргыйлык, «җир казуны» тормыш фәлсәфәсенә әйләндергән әлеге кешеләр – һәммәсе дә тугандай якын булып, күңел түренә кереп утырган иде. Бер өлешем анда калды, Туннугның бер өлешен үзем белән мәңгелек хатирә итеп алдым!

 

Эльза Нәбиуллина әзерләде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев