Логотип Идель
Мәдәният

ТЯК: АЛГЫ САФТА - ВЕТЕРАННАР!

2020 елның 2 сентябрендә тарихта утызынчы мәртәбә Татар яшьләре көннәре (ТЯК) ачыла. Әлеге вакыйганың чараларына Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты яшьтәше булган Татар яшьләре көннәренең ветераннары да чакырулы. Данлыклы көннәргә нигез салучылар һәм катнашучылар – туксанынчы еллар татар яшьләр хәрәкәте активистлары. Кемнәр соң алар?

2020 елның 2 сентябрендә тарихта утызынчы мәртәбә Татар яшьләре көннәре (ТЯК) ачыла. Әлеге вакыйганың чараларына Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты яшьтәше булган Татар яшьләре көннәренең ветераннары да чакырулы. Данлыклы көннәргә нигез салучылар һәм катнашучылар – туксанынчы еллар  татар яшьләр хәрәкәте активистлары. Кемнәр соң алар?

90нчы еллардагы 20-30 яшьлек егет-кызлар бүген үзләре әти-әни, кайберәүләр хәтта әби-бабай булырга өлгергән. Томышта үз урыннарын табып, күбесе милли идеалларга тугры калып, милләт-миллият өчен гомер буе файда китереп яшәргә тырыша, балалары-оныкларына татарлык тәрбиясе бирергә омтыла.

ТЯК программасында ветераннарның ТЯК делегатлары белән очрашуы каралган. Оештыручылар үтенече буенча алар бүгенге яшьләрне сәламләп видеолар да төшерә.

Замана мөмкинлекләреннән файдаланып, ветераннар онлайнда аралаша, ТЯК һ.б. турында хатирәләр, фотосурәтләр уртаклаша, фикер алыша. Беренче ТЯК идеясен тудырган шәхесләр Резеда Сафиуллина-Ибраһимова (Казан-Стокгольм), Рим Гыйлфанов (Прага) монда да үзләренең акыллы фикерләре, дипломатиясе белән иң “түр”дә. Ата активистлар Ирек Гариф (Көньяк Австралия, Аделаида), Гөлнара Зыятдинова (Әнкара), Гөлнур Сафиуллина (Казан), Илшат Миңгәрәев (Әлмәт, “Хәзинә” газетасы), Сәгыйть Хәйри (Төркия), Гамил Нур (Казан), Рушания Хәйруллина-Алтай (Истанбул), Таһир Гыйләҗев (Казан) һ.б. – барысына да таныш шәхесләр, репликалары аралашуны җанлы, кызыклы һәм мәгънәле итә. Ветеран халкы 30 елдан соң виртуаль булса да аралашу мөмкинлегенә ихластан сөенә. Күпләр үзләре әйбәт белгән активистларның исемнәрен искә төшерә, төркемгә өстәп куя. Шулай итеп,  аралашу даирәсе тагын да киңәя.

Илшат Миңгәрәев: “Җәмәгать, кемнең башына килде безне кабат яшьлеккә алып кайтырга?! Рәхмәт!” (Админнар Резеда, Гөлнур, Гөлнара, Ләйләгә бу араларда рәхмәтләр өчләтә-бишләтә күбрәк килеп ирешкәндер. – Авт.)

Марс Тукаев: “Шул тиклем күп мәгълүмат, истәлекләр! Рәхмәт оештыручыларга! Мин гомергә  күрмәгән фотолар да бар))) Уфадан Заһир Хәкимовны, Казаннан Шамил Сакаевны да өстәгез әле”.

Мөдәррис яза: “Алмаз Галәүтдинов, без аның белән бергә һәм Илмир Габидуллин, Рәүф Гарипов берничә ел рәттән ТЯК үткәрдек (хәтерләмим, өченче, дүртенче, бишенчеләре булдымы икән).

Мәскәүдән Марат Фәйзулов: “Кадерле дусларым! Россиянең татар яшьләр хәрәкәте утыз еллык юбилеен аның ветераннары һәм илһамландыручылары М.Ш. Шәймиев, Фәүзия Бәйрәмова, Индус Таһиров һ.б. белән бергә үткәрәсе иде”.

Ирек Гариф: Кырым татарларыбыз алда. Кара футболкадан Асанова Надилә, янында кара свитердан торучы Мустафаев Айдер.

Ирек Гариф

Халык һаман кушыла тора: Людмила Гыйндулина (Новосибирск), Рәҗәп Галиев (Минзәлә); Мөкатдәс Бибарсов, Сарытау; Эльвира Бәхтиярова, Әстерхан; Илһам Алишев, язучы Абдулла Алишның туганы, Бакудан; Абдул-Вахид Ниязов; Дядя Урал (әйе, шундыйрак тәхәллүсләр белән дә керәләр монда. – Авт.); Ринат Хәсәншин, тагын-тагын исем-фамилияләр. Рушан Бичури, Наил Хәлиуллин (Самара, Уфа), Гөлфия Хәлуллина (Самара- Әлмәт); Әлфия Бакирова... һ.б. телгә алына.

Илһам Алишев

Эльвира Бәхтиярова

... : Айдар Котлызаман. Башкортстанда беренче булды. Аны да группага кертегез.

Гамил Нур: Котлызаман да табылды. 30 ел күргән юк иде.

Айдар Котлызаман: Мине дә  хәтерләүчеләр бар икән. Альмираны да, зинһар, кушыгыз чатка.

Әлфия: Тагын сәлам барчагызга да! Рөстәм Сүлти, Лондонда яши.

Таһир Гыйләҗев: Изге җомга көнне Винерулланы искә алуыгызга рәхмәт! Бик әзерлекле, белемле һәм итагатьле шәхес иде! Урыны җәннәттә булсын! Амин! (2013 елда билгесез кешеләр атып үтергән мөфти урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб турында. – Авт.)

Вәлиулла хәзрәт яшь чакта һәм олыгайгач

Мөдәррис: Мин Мөдәрис Каюмов, Казанда яшим.

Мансур Кәримов: Карале Тәлгать Әхмәдишин бөтенләй үзгәрмәгән!

Рушания Алтай: Икенче Бөтендөнья Татар яшьләре көннәрендә, хәтерләсәгез, биш төрек егете катнашкан иде.  Барысын да эзләп табып шул көннәр белән бәйле хатирәләрен уртаклашуны сорадым. Бик җылы, матур хисләр белән искә алдылар. ... Язманың ахыры менә болайрак төгәлләнгән иде, кыскартырга туры килде:

“Барысы да 1991 елдагы кебек кабатлансын иде: без – янә биш егет, янә Мәскәүгә килеп төшсәк иде, анда безне янә Ирек каршыласа иде, янә поезд белән Казанга барксак иде, янә “Идел” лагерына җыелсак иде, иртәгеләрен безне янә Сәгыйть (Сәгыйть Хәйри) уяндырса иде...”

Әнәс Миндаров: Назыйф Ибраһимовны кертегез әле.

Рушания Алтай: икенче ТЯК оештыруда Әнзия Ханнанова да катнашкан иде.

Әнәс Миндаров: Әссәләмү галәйкүм, милләтебезнең язмышына битараф булмаган кардәшләрем! Барыгызны да хөрмәт итеп, сагынып, яратып искә алам.

Барыгызны да безнең көрәшеп-яулап алган суверенитет көне белән котлыйм! Күпме көч, күпме тырышлык куйдык без Татарстаныбызның бәйсезлеген яулау өчен.

Бер Аллаһ Тәгалә генә белә. Барыбер бу көн безнең өчен бәйрәм. Кайчан да булса без азат булырбыз, иншә аллаһ. Сезгә иминлек, бәхет, бәрәкәтле тормышлар теләп, Түбән кама “Азатлыгы”ның беренче рәисе Әнәс Миндаров.

Ә хәзер язманы ахыргача укыганнар өчен редакциядән бонус!

Резеда Сафиуллина-Ибраһимовадан бер истәлек:

“Татар яшьләре көннәрен башлап җибәрү турында Миркасыйм Госмановка бардык киңәшергә, аннары обкомнан Илдар Гыйльметдинов безнең белән очрашуга килде. Хупладылар. Беренче оештыру комитетын КДУ студентларының интернациональ дуслык клубында (КИДиС) җыйдык, мин ул вакытта клубның президенты, университет активисты идем. Андагы мохит турында һәм дәртле чакның тойгыларын Гөлнара Зыятдинова сөйли ала тагын, Илшат Миңгәрәев, Рим Гыйлфанов, Мөдәррис Каюмов. Миләүшә дә актив иде (Насыйбуллина. – Авт.) Татарча гына аралышырга сүз бирештек, шәһәр балаларына читенрәк иде, рус сүзе кыстырсак, ТЯК оештыру комитеты кассасына 10 тиен штраф салып барырга дип килештек. Миләүшә бу идеянең гамәлдә булуын бик җентекләп күзәтеп барды. Шундый рәхәт иде, аның кадәр фикерле, дәртле яшьтәшләрнең бер җирдә концентрациясен күрү – үзе бәхет бит ул!”

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев