Тәзхиб ысулы кулланып иҗат итүче рәссам
Әхмәд солтан мәчетенә кердем һәм... дивардагы матурлыкны күреп, туктап калдым. Диварда... катлаулы каллиграфик язмалы, тәзхиб ысулы белән бизәлгән әсәр эленеп тора иде...
Лиана Фәрит кызы Габдрахманова ТР Рәссамнар берлеге, Русия Рәссамнар берлегенә караган Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы да. Чаллының «Ел рәссамы – 2018» бәйгесе кысаларында «Яңа исемнәр» номинациясендә, 2019 елны «Осталар каласы» («Город мастеров») Бөтенрусия фестиваленең «Традицион булмаган техникадагы иң яхшы оста» номинациясендә җиңү яулаган иҗатчы. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче татар рәссамы Лиана ГАБДРАХМАНОВА үз әсәрләрен тәзхиб ысулы кулланып иҗат итә.
– Лиана, сез үзегезне бары тик рәссам һөнәрендә генә күзалладыгызмы?
– Әйе. Зәй шәһәрендә туып үстем. Урта мәктәптән соң, 2008 елны Чаллы педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамладым. Кечкенәдән рәсемнәр ясагач, башка һөнәр турында уйламадым да. Әмма ирекле рәссам булып киткәнче, әле берничә ел төрле җирдә эшләргә туры килде. Ике ел сату эшендә булдым, чөнки урта мәктәптә укытасым килмәде. Аннары, 2010 елны ритуал хезмәт күрсәтүче бер шәхси оешмага график дизайнер булып эшкә урнаштым. Янәшәдә генә оешманың остаханәсе дә бар һәм анда гранитка ясау, язу осталары, рәссамнар хезмәт куя иде. Бераздан миңа да шул остаханәдә эш табылды. Остаханәдә алтын буяулар белән эшли иделәр, агач әйберләр, агач җиһазлар да ясала иде.
Алтынлау техникасының бар нечкәлекләренә һәм аның ташларда,агачта, гипс өслекләрдә ничек кулланылуын шунда төшендем. 2014 бу эштән китеп, шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү сырхауханәсендә ике ел буе медицина регистраторы булып эшләдем. 2015 елны алтынлау техникасындагы эшләргә заказлар ала башладым һәм бары тик ирекле рәссам булырга кирәк дигән фикергә килдем. 2017 елны Кама аръягы төбәгенең яшь рәссамнары иҗади берлеге сафларына кердем һәм якын тирәдә ачылган гомуми күргәзмәләрдә, симпозиумнарда, арт-проектларда үз картиналарым белән катнаша да башладым.
– Тәзхиб ысулындагы иҗатыгызга кайчан килдегез?
– 2016 елны Төркия шәһәрләрен күреп кайтырга булдым, андагы 1616 елда төзелгән Әхмәд солтан мәчетенә кердем һәм... дивардагы матурлыкны күреп, туктап калдым. Диварда... катлаулы каллиграфик язмалы, тәзхиб ысулы белән бизәлгән әсәр эленеп тора иде.
Аны фотога төшердем. Алдында да озаклап басып тордым. Төркиядән кайткач, максатчан рәвештә тәзхиб ысулы буенча җитди мәгълүматлар эзләргә керештем. Тапмадым. Бу хакта китаплар да юк икән.
Бу бит Иран яисә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре түгел... Бар булган мәгълүмат төрек һәм гарәп телендә иде, төрекчә китапларны һәм язмаларны сүзлек тотып тәрҗемә итеп өйрәндем...
Мин – тәзхибкә үзлегемнән төшендем. Беркем дә мине бу иҗатка өйрәтмәде. Биш-алты ай узгач, бер тәзхибле эшне кабатлап ясап карарга ният кылдым. 40х40 см күләмендәге катыргыга ясалган «Әл-Гафур» күчермәсе яхшы сыйфатлы килеп чыкты. Чөнки мин бит алтынлау техникасын инде яхшы белә идем. Эшем бик яхшы килеп чыккач, аңладым: мин тәзхиб ысулы белән шөгыльләнәчәкмен! Тагы бер күчермә ясадым, үзем өчен генә, билгеле. Ул да бик яхшы килеп чыкты. Шуннан соң орнаментлар уйлап табып, детальләрне ничек урнаштыру турында фикерләп, үз авторлык әсәрләремне язасым килде. Нәкъ шулчак «Марки» дип аталган Халыкара арт-проектның күчмә күргәзмәсе оештырылган иде. Беренче әсәремне әлеге күргәзмәгә куйдым. Бик матур бизәкләр эченә «Әлиф» хәрефен яздым! Һәм шуннан бирле тәзхиб ысуылында язам да язам инде... Үз авторлык күзаллавым бар.
– Лиана, бу ысулда иҗат итүче чиксез перфекционист булырга тиеш ич?
– Әйе, мин – шундый. Шуңа күрә мин, сорасалар да, осталык дәресләре үткәрмим.
– Башкалар үткәрәләр бит? Моның, бәлкем, башка сәбәпләре дә бардыр?!
– Билгеле, бар. Әйтүемчә, мин – бик тәләпчән кеше. Әгәр дә берәрсе берәр детальдә хата ясаса яисә пөхтәлеге җитмәсә, аны ахыргача төзәттерәчәкмен. Икенчедән, тәзхиб – ул шулкадәр җитди сәнгать, ихтирамга лаеклы юнәлеш. Монда рәссамлыкта тәҗрибә дә, рәссамлык материалын яхшы белү дә сорала. Андый кретерийларга ия булмаган кешеләр өчен дәрес үткәрүнең мәгънәсен күрмим. Өченчедән, мин – бары тик үзлегемнән өйрәнеп иҗат итүче. Шуңа күрә осталык дәресләре сорап язучыларның үтенечләрен кабул итергә хакым да юк бит инде.
– Сезнең әсәрләрдә Коръән сүрәләре һәм аятьләре...
– Ә аларны мин язмыйм, чөнки гарәп телен белмим. Бу әсәрләргә каллиграфик язмаларны Әлмәттәге гарәп теле белгече, Мисырда, Каһирәдә гыйлем җыйган каллиграф Рөстәм Сарачев яза. Без – иҗади тандем. Башта ул инстаграм сәхифәмдәге эшләремне ошатып карап барды, аннан соң мин аның да каллиграфия белән шөгыльләнгәнен белеп, әсәрләремә гарәпчә язуларны язып бирүен сорадым. Ул шатланып һәм илһамланып риза булды. Бу – гадәти практика. Гасырлар буе рәссам тәзхиб ысулындагы бизәкләрне яза, ә икенче иҗатчы, оста каллиграф, каллиграфик язма иҗат итеп, аны шул бизәкле өслекләргә өсти. Рөстәм Сарачев – искиткеч профессионал!
– Тәзхиб ысулындагы сәнгать өчен нинди инструментлар таләп ителә?
– Менә бу иң авыры, чөнки Иран, Төркия кебек дәүләтләрдә бу юнәлеш өчен махсус җитештерелгән кәгазьләр, кылкаләмнәр сатыла, бездә мондый төр кибетләр, гомумән дә, юк. Менә шушы көннәрдә Төркиядән кылкаләм килде. Ул песи йоныннан ясалган кылкаләм, шулкадәр уңайлы, йомшак... нәкъ тәзхиб өчен! Бездә бит әле нечкәдән нечкә, бик сыйфатлы кылкаләмнәрне тәзхиб өчен бик туры килерлек итеп ясамыйлар да. Гомумән, Русиядә бу ысул буенча бернинди инструмент та табам димә! Мин үзем катыргы өслекләрдә генә иҗат итәм. Бананнан, шикәр камышыннан ясалган кәгазьләр эзләп азапланмыйм. Тагы нәрсә кирәк? «Агат теш», ул алтын бизәк өслеген шомартып җибәрү өчен мөһим, «агат теш»тән соңалар көзгедәй ялтырый башлый.
Италиядә һәм Алманиядә җитештерелә торган сусаль алтыннар(960 һәм 976 нчы пробалар) бик юка һәм сулыш алудан да ертылаала, кул белән төелеп ясалган сыек алтыннар, темпера, алтын өченмахсус җилем, спиртлы лак, сирәк кенә – алтын тушь... Мин буяуларга йомырка сарысын да өстим. Бу – су белән бутау гына түгел инде,йомырка сарысы кушылган буяулар белән язу күпкә уңайлырак.
Аннан соң вакыт узу белән мондый буяулар ныгый гына төшә һәм ялтырыйлар да. Сусаль алтыннар да төрле. Аларның алтын төсендәгеләрен дә, башка төсләр килеп чыксын өчен көмеш кушылганнарын: яшел, лимон төслеләрен дә яратам. Ак алтынны да ошатам.
Бу сыйфатлары бик югары булган әйберләрнең берсе дә Татарстанда сатылмый, аларны Мәскәү, Санкт-Петербургтагы махсус кибетләргә заказ биреп кайтартам.
– Мондый әсәрләргә ихтыяҗ зурмы?
– Әлегә юк. Соңгы заказ гыйнвар аенда булды. Иҗатымны илебез территориясе сәнгать сөярләре генә карап бара бит. Әгәр дә ул чит дәүләтләр платформаларында рәсмиләштерелсә, бәлкем, башка төрле җавап бирер идем. Бездә бик аз акча түләп кенә сатып алырга телиләр. Ә тәзхиб ысуллы әсәрләр гаять катлаулы, алар озак языла. Шуңа күрә тәзхибнең бәһасен арзан итеп әйтеп булмый һәм мин аны ике заказ арасында гына, вакыт калган очракта гына язам. Тормышны алып бару өчен башка заказлар белән эш итәм. Аннары шунысы да бар: менә мин ТР Рәссамнар берле генә кабул ителдем. Әмма хәтта андагы тәҗрибәле рәссамнар да тәзхиб техникасы нечкәлекләрен белми...
Әтием Фәрит тә, әнием Гөлнур да, бертуган апам Ландыш та, хәләл җефетем Юныс Сир Хәнифи-оглы да бар иҗатымны ошаталар. Тик үзем генә тәзхиб ысуллы хезмәтләремне хәзер инде башкача итеп күрәм! Хәзер аларның барысын да татар җырлары һәм татар фольклоры, татар әкиятләре белән бәйлиячәкмен. Шулай телим! Бу тема миңа бик якын.
Моның башлангычы да бар: Киров каласы рәссамы «Рәссам Китабы» дигән Халыкара проект оештырып, күчмә күргәзмәләр ачарга теләгән иде. Нәкъ карантин алдыннан ул «Мәхәббәт һәм көй» дигән темага картиналар иҗат итәргә әйдәде. Карантин вакытында мин дә «Күбәләк» (18х23 см) һәм «Бөрлегәнем – бер генәм» (18х23 см) дип аталган миниатюраларымны иҗат иттем. Хезмәтләрем зур күләмдә түгел. Алар бик камил дә.
Һәм аларны язганда заманча шәрык миниатюрасы алымнарын һәм урта гасырдагы Византия сынлы сәнгате техникасын кулландым. Тик оештыручы гына күргәзмәсен ача алмады. Чикләүләр бит... Бу тема хәзер инде минем бар уйларымны били... «Адым кулга думбра...» татар җырына багышланган яңа миниатюрам әзер диярлек. Татар җырларына багышланган күп тәзхибләр язачакмын, татар әкиятләре сюжетларына нигезләгән яңа эшләрем дә күп булачак, иншаллаһ!
Әңгәмәнең тулы варианты "Идел"нең июль санында
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев