Логотип Идель
Мәдәният

«УРМАНДАГЫ АГАЧКА ӘЙЛӘНӘСЕ ИДЕ...»

Бүгенге Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында да узган еллардагы кебек үк сәләтле яшьләр белем ала. Кайчандыр биредә белем алган татар рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының «Сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен» билгесе иясе, дустым Әнвәр СӘЙФЕТДИНОВ белән сүзебез әлеге уку йортын искә алудан башланды.

Бүгенге Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында да узган еллардагы кебек үк сәләтле яшьләр белем ала. Кайчандыр биредә белем алган татар рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының «Сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен» билгесе иясе, дустым Әнвәр СӘЙФЕТДИНОВ белән сүзебез әлеге уку йортын искә алудан башланды.

– Әнвәр, Казан сынлы сәнгать училищесында уку ничек истә калды?

– Мин училищега укырга кергәндә рәссам булырга теләүче ир-егетләр күбрәк, ә кызлар азрак иде. Бәйге зур, киләчәктә рәссам булып эшләргә теләүче яшьләр биниһая күп. Хәзер исә нәкъ киресенчә: училищеда укучыларның күбесе кызлар, ә ир балалар күпкә аз анда. Мин белем алган 1978-80 елларда югары курсларда инде армия сафларында хезмәт итеп кайткан ир-егетләр укуы уңай фал булды, чөнки алар рәсем ясау сәнгатенә инде бик җитди карап, иҗат итәргә теләгән картина композицияләрен үтә дә уйлап төзиләр иде. Рәссам беренче чиратта шәхес булып формалашырга тиеш, алар безнең алда нәкъ менә шундый, төпле фикерле, максатчан ир-атлар иде инде. Тәҗрибәне аларның эшләренә дә карап тупладык, мондый студентларның булуы укуымны да югарырак дәрәҗәгә күтәрде.

Ә гомумән, безгә талантлы рәссам Мәснәви Хәертдинов җитәкчелегендәге, гыйлемле һәм үзләре дә көчле картиналар язучы, оста итеп рәсемнәр ясаучы рәссамнар коллективы белем бирде. Казанда укыны тәмамлагач, Мәскәүнең В.И. Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтына имтиханнар тапшырдым. Анда безгә мәшһүр рәссам Н.Фешин мәктәбе традицияләрендә белем алган сәләтле яшьләр буларак карадылар.  
  
– Тик менә 1895 елны ачылган Казан сынлы сәнгать мәктәбенә 1919-1920 елларга кадәр татар яшьләре укырга кермәгән. Моның төп сәбәбен ничек дип аңлата аласың?

– Әйе, инкыйлабка кадәр анда бары тик руслар һәм башка милләт вәкилләре генә укыган шул. Миңа калса, татар авылы балалары кендекләре белән җиргә береккән, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр булган. Аларның әти-әниләре дә шундый мохиттә гомер иткән, рәссам булырга хыялланмаганнар. Ислам дине кануннары буенча да рәсемнәр ясау катгый тыелган. Төп сәбәпләре шулардыр.

Сөләйман пәйгамбәр

– Рәссамлык өчен экстраверт холыклы булу кирәкме?

Холыкны үзгәртү авыр, мин үзем – экстраверт. Әмма шундый рәссамнар да аз түгел: алар үз эчләренә йомылып эшләүдән тәм таба. Ләкин син бит башка кешеләрнең мәдәни үсешен алга этәрү һәм күргәзмәләр өчен дә хезмәт куясың, шуңа күрә экстравертлык яхшырак. Күп портретлар язгач, кешеләр белән әңгәмәләр корудан туктап торганым булмады. Мәсәүдә укыганда Арбатта картиналарымны да сатарга туры килде. Ул вакытларда – туксанынчы елларда, Мәскәүгә чит ил кешеләре бик күп килде, алар белән дә аралаша идем һәм менә бер америкалы язучы ханым белән башланган әңгәмәм дуслыкка әверелде. 1991 елны ул мине АКШка кунакка чакырды. Фешин иҗатына бик мөкиббән икәнемне белгәч, Таос шәһәрендә урнашкан Н.И. Фешинның йорт-музеена юнәлдек.

Рәссамның кызы, узган елларда балерина һәм соңгы вакытларда арт-терапевт, сәнгать белгече булган Ия Фешина безне җылы кабул итте. Казаннан булуым да, үзе Казан каласына кайткач, Казан сынлы сәнгать училищесында студентлар белән төшкән фотосурәттә минем дә булуымны күргәч, Ия Фешинаның күңеле йомшарды. Иҗатым белән кызыксынды һәм: «Сез биредә үз шәхси күргәзмәгезне ача аласыз!» – диде. Аның бу тәкъдимен кабул итеп, икенче көнне үк яңа картиналар язарга тотындым. Шәхси күргәзмәм уңышлы узды, Ия Фешина тарафыннан чакырылган матбугат вәкилләре минем белән күпсанлы әңгәмәләр үткәрде.

Моннан кала, Нью-Мексико штатының Таос шәһәрендәге «Таосның традицион галереясе»ндә һәм Колорадо штатының Денвер шәһәрендәге «Тёрнер арт-галерея»сендә дә тагы ике шәхси күргәзмәм ачтым. АКШта тугыз ай буе иҗат иттем, җирле халыкны, индеецларны да сурәтләдем, табигать күренешләрен, илебезгә бәйле картиналар да яздым... Аларны бик тә яхшы кабул иттеләр, картиналарым сатылдылар да, мәсәлән, бер әсәремне АКШның «Хаммер үзәге» алды.

АКШта калырга тәкъдим иткән сәнгать агентлары булды, әмма мин аларның берсенең дә тәкъдимен кабул итмәдем.

 

– «Әгәр дә АКШта калсам, уңышлырак рәссам булган булыр идем», – дип уйламыйсыңмы?

– Анда калсам, бәлки, портретлар яза-яза гына да, күптән миллионер булыр идем инде, әмма үз Ватаным белән элемтәмне югалтыр идем. Рәссам – ул иң беренче чиратта тирән фикер йөртүче инсан һәм ул бары тик үз илендә генә иҗат итәргә тиеш. Билгеле, 28 яшемдә чит мәдәнияткә җиңел генә кереп тә киткән булыр идем. Тугыз ай эчендә үземнең инглиз телендә үк уйлый башлавым да гаҗәпләндерде. Әмма миңа үз Ватаным, аның табигате, балачактагы бар төсләр һәм исләр, илдә генә татып була ала торган хисләр булуы кирәк. «Калырга иде, ә үз милләтеңне яратучы җаның өчен бар әңгәмәләрдә: «Мин – Татарстаннан», – дип сөйләү дә җитәр иде», – дип әйтүчеләр дә булды. Ләкин мин моның белән һич тә килешмим. Ватан – газиз!

– Чирмешәнгә күченгәч, бу якларның биниһая матур табигатен пейзажларда гына тасвирлап калмыйча, аны әле фотоларда да сурәтләп бирәсең...

– Үземне бик тә сәләтле фоторәссамнар сафына куя алмыйм. Һөнәри рәссам буларак, берәр күренешне язарга яисә ясарга вакыт булмаганда гына фотога төшерәм. Авылда яшәгәнгә күрә, ел фасылларының матурлыгына тәүлекләр буе диярлек карап сокланам. Фото да, картина кебек үк, иҗатчы хакында сөйли. Иң әүвәл табигать күренешендәге камил композициягә игътибар итәм һәм аны бары тик үзем генә күрүемне дә яхшы аңлыйм. Фотосурәтләргә дә кечерәк күләмле картиналарга караган кебек карыйм һәм аларның үз тамашачыларын табачакларына ышанам. Урман күренешләрен сурәтләргә яратам. Урманга үсмер чактан гашыйк! «Урмандагы агачка әйләнеп, табигатьнең җырлавына тантана итеп, могҗизалар тыңлап басып торырга иде!» – дип язган шигырем дә бар әле.

– Син агачтан сыннар да уясың. Агачтан ую теләге кайчан туды?

– Башта зур булмаган линогравюралар уйдым. Мәскәүдә укуны тәмамлап, Казанга кайткан елларда рәссам дусларым миңа агачтан ую өчен махсус өтергеләр, пычаклар бүләк итте, шуннан башланып китте инде... Вакыт табып, берничә дистә агач әйберләр уйдым. Хәзер дә, кәеф булып, төрле агач эшләнмәләрен матур төсләр белән бизәкләп куям.

– «Картина язу аның ничек язылуын белмәүче өчен бик җиңел, әмма әгәр дә сез сынлы сәнгатьне аңлыйсыз икән, бу – бик тә авыр хезмәт», – дигән узган гасыр рәссамнарының берсе. Әнвәр, теориягә өйрәтүче рәссам була алыр идеңме?

– Рәсем ясарга өйрәтә алам. Әмма бик оста рәссам булып китәр өчен кеше үзе тырышырга тиеш. Чирмешәндәге сынлы сәнгать мәктәбе укучылары белән пленэрларга да чыккаладым, аларга киңәшләремне бирдем. Ә менә язучылыкка сәләтем булса да, теория китапларын язмас идем, моның өчен вакытым тар. Шулай да мондый махсус әдәбият һәрчак кирәк. Үземнең дә атаклы рәссамнар, рәссамлык турындагы китапларым күп, тулы бер шәхси китапханәм бар.

– Син – портретлар остасы. «Гади рәссамның портретына караганда, матуркайга сез карыйсыз, ә даһи рәссам портретыннан матуркай сезгә үзе карый», – диләр.  Синең портретлардагы хатын-кызларның  карашларында – үтә дә җанлылык! Мондый осталыкка ничек ирешеп була?

– Аның аңлатмасы бик гади: бик яхшы рәссам булырга теләүче кулына альбом һәм каләм алырга һәм тирә-юньдәге кешеләрне ясый башларга тиеш. Шулай гына кул ныгый. Мин менә үзем вокзалларга барып, анда поезд яисә автобус көтеп утыручы кешеләрне сурәтли идем. Гомумән, сынлы сәнгатьне бик нык яратырга, портретларны һәм башка әсәрләрне язганда бар күңелеңне биреп язарга кирәк. Укыган чорда өйрәнү һәм күнегү өчен меңнәрчә эскизлар һәм этюдлар ясадым. Алардан башка югары дәрәҗәдәге портретларны язып булмый.

– Араларыннан үзеңә иң ошаганы кайсысы?

– Менә нәкъ шунысы, дип әйтү авыр, чөнки һәр яңа портретка алынганда, алдан ук: «Мин аны бик тә яхшы итеп язачакмын», – дип уйлап куям. Мольберт алдында утыручыны инде алдан ук ошатам! Шунсыз булмый. Дөрес, фото буенча язылган хезмәтләрем дә бар, әмма кешенең үзенә карап язылган портрет яхшырак килеп чыга. Мәсәлән, «Татар кәләше» дигән хезмәтемне җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы махсус чакырып иҗат иттем. Татар милли киеменнән язылган портретларымның берсе ул. Сәйдәнең иҗатын бик хөрмәт итәм. Ул – милләтпәрвәр, күпләр өчен чын үрнәк, өстәвенә искиткеч ягымлы, матур һәм бик булган да әле!

– Әнвәр, иртән күзләреңне ачканда нәрсә хакында уйланасың?

– Менә хәзер... җәй айларында әүвәл бакчама күз төшерәм. Анда мин үзем утырткан орлыклардан, Аллаһы Тәгалә булышлыгы белән, нинди генә нигъмәтләр үсми. Бу мине шатландыра! Яңа күргәзмәләр ачарга дәшәләр, бу да куаныч. Аннары... остаханәмдәге чиста киндерләр тәүлек буе күз алдымда торалар. Мин һәр көн картина язуда. Аларда еш кына җылы яңгырдан соң балкып торган салават күперләрен дә сурәтлим...

Вавилон башнясы

Әнвәр Сәйфетдиновның шәхси архивыннан алынган фотолар

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: рәссам, татар, рәсем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев