Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ЯПОНИЯГӘ МӘХӘББӘТ

    Япониядә Яңа ел алдыннан кечкенә сувенир тырмалар сатып алалар. Ни өченме? Яңа елда яңа уңышлар тырмаларга! Бу дәүләттә ун ел ярым яшәгән, шул илдә ихтирам казанган шәхесләрнең берсе – Лариса Усманованың сувенирлар коллекциясендә тырмалар бардырмы, белмибез, әмма ул безгә Япония хакында бик теләп сөйләде. 

    Безнең белешмә: 
    Лариса УСМАНОВА – социология фәннәре докторы (PhD, Япония). Бүген ул Мәскәү Русия дәүләт гуманитар университетының фәлсәфә факультеты доценты буларак, студентларга япон телен өйрәтә һәм аларның мәдәни глобальләшү хакындагы белемнәрен киңәйтә. Шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре дә. 

    «Би-би-си»дан Токиога

    – Лариса ханым, ни өчен сезне нәкъ менә Япония үзенә җәлеп итте? 
    – Япониягә укырга китүнең үз тарихы бар. Казанда туып-үстем, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң, педагогика кафедрасы аспирантурасында укып, педагогика фәннәре кандидаты  дәрәҗәсенә ирештем. Рус телендә чыга торган газеталарда эшләдем. 1993 елны «Би-би-си» телерадиокомпаниясе Русиянең яшь журналистлары өчен курслар оештырды һәм мин дә бу курста укырга ният кылдым. Әмма Мәскәүдәге сөйләшүгә инглиз телен өч ай гына өйрәнгән килеш бардым, сөйләшү вакытында компаниянең кадрлар буенча директоры, башта инглиз теленә өйрәнү өчен Бөекбританиягә барып, курслар үтәргә тәкъдим итте. Лондонда инглиз телен камилләштердем, «Би-би-си»да стажировка үттем. Казанга кайткач, «Молодежь Татарстана» газетасы өчен «Сакура» Татар-япон мәдәни-мәгълүмати үзәге хакында язма әзерләдем. Аннан бирегә директор урынбасары итеп эшкә чакырдылар. 1998 елда Япониянең Русиядәге илчесе Того-сан Казанга килде. Делегация составында РФдәге Япония илчелегенең мәгълүмат үзәге җитәкчесе Идэ Кейдзи әфәнде дә бар иде. Ул Япониягә укырга китәргә тәкъдим итте. Тәвәккәлләдем. Япон телен Токиодагы Гакугей университетында өйрәндем. Берочтан Аояма Гакуин университеты профессоры Сигеки Хакамада семинарларына да йөрдем. 2001-2003 елларда шул университетның халыкара мөнәсәбәтләр факультетында «глобаль процесслар» белгечлеге буенча белем алдым. Укуның яртысы инглиз телендә, яртысы япон телендә алып барылды. Диссертациямне яклап, сәяси фәннәр магистры булдым. Аннан Хамада шәһәренең Симанэ префектурасында урнашкан университетның Көнбатыш-Көнчыгыш Азия регионы белеме факультетында һәм докторантурасында халыкара регион белгече-социологка укыдым.«1898 елдан алып 1950 елларга кадәр Төньяк-Көнчыгыш Азиядә төрки-татар диаспорасы» дип аталган фәнни теманы япон телендә яклап, социология фәннәре докторы дәрәҗәсен алдым. Уку еллары яхшы хатирәләр белән генә бәйле. 

    – Япон телен никадәр вакыттан соң тулысынча аңлый башладыгыз?
    – Ел ярым өйрәнгәннән соң, япон теле буенча өч дәрәҗәгә (ә барлыгы – биш дәрәҗә) дәүләт имтиханын тапшырдым. Икенче дәрәҗәне тагын ике ел үткәч. Японча бик яхшы сөйләшү һәм язу өчен япон мохитендә яшәп, өйрәтү курсларына һәрдаим йөрү шарты үтәлгәндә, өч-дүрт ел кирәк. Бу япон телен белү өчен җитәрлек вакыт.

    «Сиксәндә дә 50 яшьлек булып күренәләр»

    – Бу ил сезне никадәр дәрәҗәдә гаҗәпләндерде?
    – Япония – табигать һәм мәдәни үзенчәлекләре буенча – уникаль ил. Беренчедән, ул кечкенә, ә халык саны Русиядәге кадәр, әмма яшәү дәрәҗәсе бездәгегә караганда берничә тапкыр яхшырак. Икенчедән, ил бик борынгы гореф-гадәтләр (хәзер дә традицион кием – кимонодан йөрү хуплана) һәм үтә дә заманча технология элементларын бергә берләштерә. Андагы табигать бик матур, анда экология һәм бар тирә-юньдә чисталык. Урамда чүп савытлары юк, чөнки чүпне барысы да өйләренә алып кайта һәм яңадан эшкәртү өчен җентекләп аера. 80 яшьлек кешеләр 50 яшьлекләр кебек булып күренә, бу илдә пенсия яшен җитмешкә кадәр күтәрергә җыеналар, чөнки 65тәгеләрнең барысы да сәламәт һәм актив. 

    – Ил кануны буенча японнар 44 яшькә кадәр яшь кеше булып санала. Моны ничек аңларга?
    – 2018 елны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рәсми рәвештә яшьлек елларының – 18дән алып 45 яшькәчә, урта яшьнең – 60ка кадәр, ә картлыкның 61дән алып 74 яшькә кадәр булуы хакында белгерде. Гомумән, бу карар Япония тәҗрибәсеннән чыгып кабул ителде, чөнки әлеге дәүләт инде күптән үк яшьлек еллары 44-45 яшькә кадәр дигән рәсми карар кабул иткән иде. Бу, нигездә, кеше гомеренең озынаюы, медицина хезмәте күрсәтүнең һәм тормыш сыйфатының яхшыруы белән бәйле. Япониядә менә хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы – 84 яшь, ә ир-атларныкы – 81! Димәк ки, кешеләрнең яртысы (!) шушы яшькә кадәр яши дигән сүз.

    – Япониядә башка берәү хакында: «Ул бик тә чибәр кеше!» дип әйтү ни өчен тыела?
    – Юк, минем бу хакта ишеткәнем булмады. Японнар тар компаниядә кешенең тышкы кыяфәте хакында фикер алыша. Япониядә бары тик социаль этикет кагыйдәләре кырыс. Беркем дә, беркайда да таныш булмаган кешеләргә, коллегаларына комплимент та, тәнкыйтьле кисәтү дә әйтмәячәк. Бу нисбәттән, япон җәмгыятендә булу бик рәхәт һәм тыныч. Япониядә планетадагы иң яхшы сервис: йөдәтмәүче, бик дустанә, игътибарлы. Бу кибетләрдә дә, транспортта да һәм теләсә кайсы җәмәгать урыннарында да шулай. Шуны да искәртик, ил транспортында кесә телефоныннан сөйләшү бик катгый тыела. 

    Япониядәге татар мөһаҗирләре 


    – Сез – андагы төрек-татар мөһаҗирләре тарихын ныклап өйрәнгән галимә. Татарлар бу дәүләткә нинди өметләр баглап юнәлгән булган соң?
    – Япония – гасырлар буе ябык дәүләт булган, мөһаҗирләрне колач җәеп каршы алмаган. Архивларда тупланган мәгълүматларга караганда, Япониянең төрки-татар мөселманнарын һәм төрки дөньяны тирәнрәк итеп өйрәнү теләге белән бәйле бу. Татарларның бер өлеше, шундый чор җитәр, без янә ватаныбызга әйләнеп кайтырбыз, дип күченгән. Бу хакта «Милли Байрак» газетасында Гаяз Исхакый да искәртә. Аннан соң XIX гасыр ахырында Кытай-Көнчыгыш тимер юлы төзелгәндә, төрле милләт халкы белән беррәттән, татарлар да Маньчжуриягә гаиләләре белән күпләп күченгән. Җәмәгать эшлеклесе Габделрәшит Ибраһим тырышлыгы белән Япония мөселманнарны тыныч кабул иткән. Бу илнең тышкы сәясәте өчен дә кирәк булган: 1927 елны мөселманнар өчен мәдрәсә ачылган, 1938 елда өченче мәчет төзелеп беткән, Токио мәчете имамы итеп Габделрәшит Ибраһим билгеләнгән. 1932 елда ук дәүләт Ислам мәдәнияте институтын ачкан, бу темадагы китаплар һәм журналлар бастырган. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Сюмэй Окава Коръәнне беренче тапкыр япон теленә тәрҗемә иткән. Миңа япон чит ил эшләре министрлыгының 1933 елгы документы белән танышырга туры килде һәм анда Япония территориясендә Гаяз Исхакый, Мөхәммәд Корбангалиев һәм дә Габделрәшит Ибраһимовлар мөселманнарның сәяси тормышындагы мөселман лидерлары, дип кат-кат ассызыкланган.  

    – Бүгенге көндә андагы татар диаспорасы зурмы?
    – Зур түгел, чөнки анда татарлар башта ук аз булган. Ил чит дәүләт кешеләрен үз яшәешләрен алып барырлык финанс гарантияләре булса гына керткән бит. 1953 елда Төркия дәүләте Япониядәге мөселман мөһаҗирләренә төрек гражданлыгы биргәч, күпләр Төркиягә, АКШка һәм Австралиягә күченгәннәр. Соңрак Канадага ук юнәлүчеләр дә булган. Гомумән алганда, Япониядә беренче татар мөһаҗирләренең нибары утызга якын оныклары гына яши. Татарлар аз, гомумән, Русиядән күченүчеләрнең бик күбе – япон ир-атлары белән гаилә коручы хатын-кызлар гына.
      
    – «Милли Байрак» газетасы белән кызыксынуыгыз кайчан башланды?
    – Бер карасаң, бу – абсолют очраклык кебек. Ә икенче карасаң... бу дөньяда очраклыклар булмыйдыр инде ул. «Милли Байрак» газетасын лингвист, профессор, төрки мәдәният белгече, галим Хаттори Сиро (1908-1995) үз архивына туплап барган. Эш шунда ки, Хаттори Сиро Токио университетын тәмамлагач, 1933 елда Маньчжуриядә эшли башлаган һәм монгол, бурят, татар телләрен нык итеп өйрәнгән, русча һәм инглизчә сөйләмен дә ныгыткан. Гомумән, аны кырыкка якын тел белгән, диләр, ә татар теле дәресләрен ул Харбиндагы мәшһүр татар шагыйре-мөһаҗир Хөсәен Гәбдүштән (1901-1944) өйрәнгән, аннары Пензадан Харбинга күченгән татар сәүдәгәре Мөхәммәдшах Агеевлар гаиләсе белән аралашып үз белемен тагы да камилләштергән. Шунда ул үзенең булачак хәләл җефете Маһирә Агеева (1912-1999) белән дә танышкан. Маһирәнең әти-әнисе төрки-татар милли хәрәкәте вәкилләре дә булган. 1936 елда Хаттори Сиро һәм Маһирә Агеева Токиога кайткан һәм «Милли Байрак» газетасын алдырткан. Галим хәләл җефете белән татарча сөйләшкән. 1996 елны, әтиләре вафат булгач, улы һәм ике кызы бар материалларны Сианэ префектурасында урнашкан университетның медиа-үзәгенә тапшыралар. Хәзер бу байлык Хаттори Сироның махсус ачылган урал-алтай телләре архивында саклана. Газетаны укый башлау авыр булды, чөнки мин гарәп графикасын, гомумән, белми идем, «Милли Байрак»ны исә шунсыз шифрлап булмаячак иде. Башта Төркия галиме, тарихчы Надир Дәүләткә хат яздым, ә ул «Милли Байрак»ны чыгарган редакторларның улы булып чыкты! Япон сүзлекләрендә барлыгы илле мең иероглиф исәпләнә, аларның сигез меңе японнар тарафыннан кулланышта, ә мин исә дүрт мең иероглифны яттан белә идем инде. Шуңа күрә, гарәп графикасын тиз үзләштердем. Газетага бер ел буе тулы анализ ясадым, Казан галимнәре белән киңәштем, каталог төзедем, андагы материалларны өйрәндем, китапларым япон һәм инглиз телләрендә нәшер ителде... 

    «Чит ил кешесе беркайчан да япон булып китә алмый»

    – Япониядә рус теле укытуыгыз турында да сөйләгез әле. 
    – Хамада шәһәренең Симанэ префектурасында урнашкан университетта дүрт ел дәвамында рус телен укыттым. Анда студентлар инглиз телен өйрәнүдән кала, тагы бер өстәмә тел: рус, корея яисә кытай телләрен сайлап ала. Ни өчендер аларның кайберләре рус телен, кытай теленә караганда, гадирәк дип тә саный. Өйрәнә башлагач, катлаулырак булуын таныйлар. Кызганыч, мин эшләгәндә, ике ил арасында территория буенча бәхәс булу сәбәпле, Русиягә һәм рус теленә карата кызыксыну сүрелү тенденциясе бар иде. Әмма соңгы ике-өч елда бу хәл яхшы якка таба үзгәрә башлады. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Япония принцессасы Хисако Такамадо Татарстанга килгән иде, чөнки Япониянең җыелма футбол командасы базасы Казанда булды. Бу – япон императоры йорты әгъзасының йөз ике ел эчендә Русиягә килгән беренче визиты. 

    – Ә татар телен җитди өйрәнүче япон галимнәре белән очрашканыгыз булдымы?
    – Кызганыч, моңарчы Япония университетларында татар теле өйрәнелмәгән. Бары тик соңгы елларда гына Казанда һәм Уфада укыган яшь аспирантлар төркеме пәйда булды. Алар, Хаттори Сиро эше дәвамчылары булып, татар һәм япон телләрен һөнәри дәрәҗәдә укыта башладылар. Болар: Юто Хисияма, Мизуки Накамура, Чихиро Тагучи һәм башкалар. Ә бит алар арасыннан бары тик Мизуки Накамураның гына әбисе – татар. 

    – Чит ил кешесе әлеге дәүләттә беркайчан да үз кеше була алмый һәм анда япон телен белмичә торып эшкә урнаша да алмаячак, дигән фикер ни дәрәҗәдә дөрес? 
    – Чит ил кешесе беркайчан да япон булып китә алмый. Бар да гади: бу илдә гражданлык «кан буенча» бирелә: әгәр дә синең кайсы да булса туганың япон икән, синең тулы хокуклы гражданин булырга мөмкинлегең бар. Чит ил кешесе, әгәр дә аның белемнәре һәм квалификациясе әлеге илгә кирәк икән, Япониядә яши дә, эшли дә ала. 

    – Тик шулай да, Татарстан яшьләре арасында анда барып, япон телен тирәнтен үзләштерергә һәм соңыннан эшкә калырга теләүчеләргә нинди киңәш бирә аласыз?
    – Японнар инглиз телендә бик сөйләшми, шуңа күрә алар белән аралашып эшләү өчен япон телен яхшы белү зарурлыгы туачак. Бу илдәге уку йортларында япон телен өйрәтү буенча кыска һәм дәвамлы курслар бар. Һәм Мәскәүдә дә мондый курслар, мәгариф үзәкләре актив эшли. Яшьләребез бу дәүләттә бик теләп укый. Пандемия башланыр алдыннан укырга киткәннәре дә япон дәүләте тарафыннан матди якланган, аларга да йөз мең иена (68,5 мең сум) акча түләнгән. Анда укып, вакытлыча эшләүче, әмма пандемия айларында эшсез калган студентларыбызга да шулай ук йөз мең иена булышлык күрсәтелгән. Ә инде югары белемнәре булган яшьләребез Япониягә бары тик эшләр өчен генә дә бара. Алар компьютер белгечләре булып урнаша. Без укыган вакыт белән чагыштырсак, хәзер инде анда укучыларның саны бик күп, хәзер инде хәтта мәктәп балалары да кыска гына курсларга барып кайта ала.  

    «Фудзиямада таң каршыладым»

    – Япониянең яшәү куркынычсызлыгы дәрәҗәсе буенча да, чисталык дәрәҗәсе буенча да бик алга китүе аның гореф-гадәтләре, милли холкы белән турыдан-туры бәйлеме?
    – Әлбәттә. Япония – бик катлаулы климатик һәм географик шартларда. Даими җир тетрәүләр, тайфуннар, ярты ил – яшәү өчен туры килмәслек таулар. Анда энергетик ресурслар – нефть һәм газ юк, шуңа күрә фәнне үстерүгә йөз тота. Япониядә инде күптәннән бирле көчле гражданлык җәмгыяте барлыкка килгән, бер-берен ихтирам итүгә нигезләнгән бер-беренә булышлык итү һәм таяныч булу традицияләре, Конфуций кануннары. Синтонизм һәм буддизмның традицион кыйммәтләре мәдәнияттә дә чагылыш тапкан: үлемнән курку юк, олыларга карата ихтирам, табигатьне зурлау һәм аның белән гармониядә яшәү теләкләре бар.

    – Ил бихисап милли паркларга ия, сезгә алар арасыннан кайсысы аеруча ошады? 
    – Күрмичә калырга ярамый торган һәм һичкайчан да онытылмаячак милли парклар арасында: Миядзима утравы, Хаконе күле, һәрбер әхрамы музей һәм бакча булып саналган Киото шәһәре. Бервакыт мин Фудзияма тавына менеп, таң каршыладым. Японнарда бу тауга күтәрелү изге гамәл булып санала. Иртәнге сәгать өчләр тирәсендә торып, күтәрелеп килгән Кояшның беренче нурларын каршылауны һич тә онытылырлык түгел! Бар Япония бер учка сыйган кебек. Бу мизгелдә күңелем таң калу, соклану хисе белән тула. Ләкин икенче мәртәбә тау башына менмәячәкмен, чөнки бу бик тә катлаулы сәяхәт. Һәм тау түбәсендә син барыбер кислород җитмәвен һәм үзеңнең хәлсезләнүеңне сизәсең.    

    – Фугу балыгын авыз итеп карадыгызмы? 
    – Ашадым, билгеле. Февраль аенда ул куркынычсызрак була. Аны тоткач та, тиз арада, юка телемнәргә кисеп ашыйлар. Ите ак, үтә күренмәле.  Пешермиләр һәм кыздырмыйлар. Ләкин аны, әйтик, Премьер-министрга ашау тыелган, чөнки ул теләсә кемнең соңгы ашы булырга мөмкин. Фугуны агуы булмаслык итеп, махсус азык ашатып үрчетеп тә була, чөнки тетродотоксинны ул бит тышкы мохиттән ала, әмма традицион фикерләүче японнар барыбер мондый үрчетүгә каршы. Һәм башкаларның да үз нервларын сыныйсы, куркынычлык халәтен үз күңелләре аша уздырып карыйсылары килә...  
      
    – Японияне һич тә калдырып китеп булмый, диләр. Ватанга әйләнеп кайтуыгызның сәбәбе нәрсә белән бәйле?
    – Японияне кадырып буламыни?! Илнең фәнни даирәләрендә фәнни хезмәтләрем югары бәяләнде. Тормыш итү дәрәҗәсе буенча иң алга киткән, иң прогрессив дәүләттә яшәүнең үз уңайлыклары бар, билгеле. Әмма мин Япониядән гади генә итеп кайтып китмәдем, мин үз Ватаныма кайттым. 


    Фотолар Лариса Усманованың шәхси архивыннан алынды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ