«Ярый әле чәчем бөдрә!»
Сәхнә кешесе башкалардан, һичшиксез, аерылып торырга тиеш. Ул үзенең килеш-килбәте, ягымлыгы, харизмаcы белән башкаларны җәлеп итә алса, бу – аның ярты уңышы. Яшь актер Фәрһад Мөхәммәтҗанов безгә телевизион фильмнар аша таныш
Сәхнә кешесе башкалардан, һичшиксез, аерылып торырга тиеш. Ул үзенең килеш-килбәте, ягымлыгы, харизмаcы белән башкаларны җәлеп итә алса, бу – аның ярты уңышы.
«Туфан самавыры» тапшыруына яшь актер Фәрһад Мөхәммәтҗановны чакыруыбыз да очраклы түгел. Фәрһад – яшь актер, чибәр, сөйкемле егет. Безгә телевизион фильмнар аша таныш ул. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында быел яңа сезоннан эшкә алынды. Һәм быелгы сезонның «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектаклендә төп образны башкара. Бөдрә, дулкын чәчле егет, көннән төнгә ялганган репетицияләрдән бушап торган арада, безнең белән элемтәгә керергә дә вакыт тапты.
Аның бүгенге уй-фикерләре, тормыш кагыйдәләренең кайберләре белән журнал укучыларыбызны да таныштырып узабыз. Фәрһад Мөхәммәтҗанов – Азнакай егете.
«Театрда чит кеше түгел идем...»
Яңа сезоннан Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли башладым. Аллаһының рәхмәте белән, премьерага төп рольгә билгеләделәр. Режиссер үзе дә театрда яңа кеше, Венгриядән килгән Сәрдәр Таһировский. Мин безнең режиссерның балачагын уйныйм. Образны ачканда эзләнүләр, уйланулар шактый күп булды. 5-6 яшьлек самими бала образын күрсәтү җиңелләрдән бирелмәде...
«Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» – үзенчәлекле сәхнә әсәре. Аны һәркем карарга тиеш. Мондый әсәрнең әле куелганы юк иде. Бу – тормышыбызга икенче төрле караш, Аурупада тәрбияләнгән кешенең Казан тормышына мөнәсәбәте, җәмгыятебезнең бер тарихы... Теге яки бу күренешләрне куйганда, режиссерның әйткән һәр фикерен йотлыгып тыңладык. Сәрдәр белән төнге икеләргә, хәтта иртәнге алтыларга кадәр сөйләшеп, репетицияләр ясый идек. Тамашачы да хезмәтебезне җылы кабул итте.
Ә болай Сәрдәр белән уртак сыйфатларыбыз шактый икән бит... Чәчләребез бөдрә, мыек төрткән... Аралашканда уртак сыйфатлар барлыгы ачыклана. Ул – йомшак кеше, мин дә усал түгел. Ул бик әдәпле, зыялы да... Ачуланганда да, кыза-кыза да аннары: «Гафу итегез, мин сезне ачуланырга теләмәгән идем», – дип сүзен дәвам итә. Шул вакытта үзен кулга да ала белә.
Казан театр училищесының икенче курсында укыганда мине бер спектакльгә керттеләр. Хәтерлим, Яңа ел бәйрәменә багышланган тамаша иде ул. Анда да төп образ – Кар бөртеген уйнаган идем. Тинчурин театры артистлары белән якыннан студент чагымнан ук таныш, алар мине белә иде инде. Ә дүртенче курста остазыбыз Зөфәр абый Харисов үзе куйган спектакльгә алды. «Утка очкан күбәләктәй» әсәрендә бөтен курсыбыз белән уйнадык. Курсташлар таралышты. Ул сәхнә әсәрендә мин генә калдым. Шуңа күрә театрда үземне яңа кеше дип хис итмим. Труппа белән күптән таныш, шуңа да эшкә килгәч, алар арасына кереп китәсе җиңел булды.
Киноларда төшә башлагач кына, битлек авызны томалады!
Фильмнарда төшү – хыялым иде, яшермим. Хыялым чынга ашты... Иң беренче «Рәхәт яшибез» ситкомында төштем. Сериалның директоры сәхнә теле дәресенә килеп, безгә бер сүз дә эндәшмичә утырды. Соңыннан бармак белән генә ымлап, дүртебезне «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә чакырды. Ун кеше арасыннан мине һәм Эльмира Насыйбуллинаны сайлап алды. Ситкомнан соң таный башлыйлар. Урамда туктатып, автограф сорарлар инде, дип тә уйлап куйган идем. Менә пандемия битлек киеп йөрергә мәҗбүр итте. Мине битлектән танымыйлар ич! Русча әйтсәк, провал... Хыяллар чәлпәрәмә килде. Авызны томаладылар. Урамда йөрим, беркем танып эндәшми, малай!.. (Танымауларын битлеккә сылтарга форсат чыкты!)
Кызларның да алай бәйләнеп, сүз катып аптыратканнары юк. Татар кызлары әллә бик тыйнакмы шунда? Укыган чакта авылларда йөргәндә алтынчы-җиденче сыйныфта укучы кызлар: «О-о-о! Сез кинода төшкән егет бит!» – ди иде. Хәзер ТНВда «Бер-бер хәл» сериалы бара. Анда да кызыклы проект килеп чыкты. Үземә ошый.
Чәчем – горурлыгым. Бөдрәләтәсеңме, дип еш сорау бирәләр. Юк, Аллаһы биргән бүләк. Режиссер Сәрдәр: «Ярый әле чәчең бөдрә, югыйсә рольгә алмас идем дә», – диде. Яңа режиссер актерларны тыңлаган көнне чәчемне әйбәтләп юган идем, ә менә тарарга вакыт булмады. Чәчем юеш килеш тарамаган очракта, шулай дулкынланып кала торган гадәте бар. Очрашуга чәчне тарамыйча килдем һәм... рольле булдым. Менә шул бөдрә чәчләрем аркасында спектакльдә төп рольне башкарам. Хәзер инде чәчне тарамый гына да йөрим, килешә, диләр.
Театр дөньясына ургылып керергә кирәк
Артистка иң кирәкле сыйфат дигәндә, тышкы кыяфәт, димәс идем. Тормышта әллә нинди ямьсез актерлар бар. Ә менә сәхнәгә чыгып басуга, яки камера каршында алар үзгәрә дә куя. Башкарган образлары да ярдәм итәдерме, белмим. Кайбер артистларны сәхнә ярата, алар тамашачыга мөләем, чибәр булып күренә. Артист өчен иң мөһиме – эшкә талпыну, иҗатка җаныңны биреп эшләү. Алай булмаса, бернинди нәтиҗә, уңыш килеп чыкмый. Училищеда безнең остазыбыз Тәслимә Халәф кызы да: «Сез – саташканнар! Актер юлын сайлаган кешенең шәхси тормышы булмый. Гаиләгә дә күбегез нокта куячак, хәтта дусларыгыз белән дә аралашырга вакытыгыз калмас. Сез сәхнәдә тудырылачак образ белән генә яши башлыйсыз», – дия иде. Укыганда ук сәхнә тормышымны күз алдына китереп, алда нәрсә көтәргә мөмкинлеген ачык аңладым. Театр дөньясына амбицияңне бер якка куеп, алны-артны карамый, ташкын булып кереп китәргә кирәк!
Шәхсән үзем өйләнергә әле иртәрәк, дип саныйм. Аягымда ныклап басмыйча гаилә кору иләслек булыр. Гаилә башлыгы – ул зур вазифа, үзен, хатынын, балаларын кайгыртыр дәрәҗәгә җиткәч кенә, ир-ат мондый адымны атларга тиеш. Киләчәктә янәшәмдә мине аңлый торган кызны күрәсем килә. Әлбәттә инде, булачак тормыш иптәшемнең йортта хуҗабикә булып кына утыруын теләмим. Тәмле ашарга пешерүдән тыш (ир йөрәгенә юл сабу ашказаны аша дигән фәлсәфә эшли ул!), хатынымны дустым, сердәшем итеп күрәм. Шул вакытта мин дә, ул да бәхетле булырбыз төсле.
Тормышны баскыч дип күз алдына китерсәк, бу урында гына тукталасым килми. Үсәр, иҗат итәр офыклар киң төсле. Хыялымда Мәскәүгә барырга да, укырга керергә дә телим, актерлык осталыгын да чарлыйсым килә. Бәлкем режиссер һөнәрен үзләштереп тә караргадыр. Зур кинода да сәләтемне сынап карарга исәбем бар. Театр һәм кино дә ымсындыра, икесе дә минем өчен кызыклы өлкә.
Тугызынчы сыйныфка кадәр кайсы юнәлешне сайларга белми идем әле. Берара геофизик, дизайнер булырга җыенган идем. Мәктәп чараларында шигырь укыгач, авылдагылар: «Синең тавышны башкалар да ишетергә тиеш!» – дигән фикер белдерде. Уйлана калдым. Аннан унынчыга бармыйча, Казан театр училищесына юл тоттым. Биредә белем ала башлагач, кая эләккәнемне аңладым, үз урыным икәнен төшендем. Дүрт ел дәвамында фикерем ныгый гына барды. Алдагы көннәрдә дә милләтем өчен иҗат итәргә язсын иде.
Мөршидә Кыямова әзерләде
Юлия Калинина фотолары
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев