Логотип Идель
Мәдәният

Яшәү рәхәт. Ләкин авыр. Тик кирәк («Микулай» спектакленнән соң уйланулар)

Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрында куелган “Микулай” спектакле турында язарга берничә тапкыр утырып карадым. “Бәлки мин дөрес аңламаганмандыр? Ә бәлки мин бик зур хата ясармын?” – дигән сораулар ирек бирмәде. Шул ул вакытта Тукайның “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” сүзен дә кулланасы килмәде, чөнки спектакльне тәнкыйтьләп түгел, киресенчә, мактап язасым килде.

Бу башисемне мин, билгеле, юкка гына куймадым. Фикеремнең очына җиткәч, язманың ни өчен шулай аталуын бәлки үзем дә аңлармын. Язма дигәннән, Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрында куелганМикулайспектакле (режиссёр - Ренат Әюпов, авторы - Мансур Гыйләҗев) турында язарга берничә тапкыр утырып карадым. “Бәлки мин дөрес аңламаганмандыр? Ә бәлки мин бик зур хата ясармын?” – дигән сораулар ирек бирмәде. Шул ул вакытта ТукайныңТәнкыйть кирәкле шәйдерсүзен дә кулланасы килмәде, чөнки спектакльне тәнкыйтьләп түгел, киресенчә, мактап язасым килде

Микулай

Олег Фазылҗанов (икенче составта - Фәнис Кәлимуллин). Әйе, монодраманың төп һәм бердәнбер герой ролен ул уйнады. “Моно”(бер) спектакль булса да, ул бик күп рольләрне үз эченә сыйдыра алган: яшьлегендә күлдә коенып үскән яшь егет, мәхәббәт алдында тезләнгән яшь җилкенчәк, әти-әнисенең газиз улы, һәм... ахырдан ялгыз ир-ат. Балачагыннан алып шушы яшенә кадәр булган вакыт сызыгында без аның тормышын күзалдыннан кичердек.
Әнә, ул ничек итеп күлдә иптәшләре белән йөзә. Бернинди борчыган проблемалары да юк – йөз генә!
Әнә, ул ничек итеп әти-әнисен ярата. Әтисе белән көтүгә чыккач, үсеп җиткәч үзе дә көтүче булам, дип уйлый. Ә әнисе аны унбиш ай карынында йөртә, Микулай ананың бу көчен, түземлегенә тиңнәр таба алмый. Шуңа күрә аның мәхәббәтенә мәдхия генә җырлый. 
Әнә, ул ничек итеп яшь кызны “сөя”. Дөрес, яратмый, ә сөя. Ул кыз янына бөтен егетләр дә рәхәтлек эзләп киләләр. Аны авылдан куарга хатлар килә, ләкин ул китми, шушы егетләр аны яклап чыгалар. Ахыр чиктә өен дә яндырабыз, дип куркыталар. 

Шушы мизгелләр Микулай тормышында иң якты һәм истә кала торганнары гына икән. Әти-әнисе дә озак яшәми, вафат булалар.  Әнисенең үлеменнән соң, әтисе бер тапкыр да хәмер эчми. Әмма тормышы үгез мөгезе белән тәмамлана. Авызына тәүге тапкыр шәйтан суы капкан ирне котырган үгезләре сөзеп, үтерә. 

Күлнең дә суы кибә. Ә бу яшьләр өчен башка сыймаслык авыр күренеш була. Ләкин Микулай әйтмешли, “Күл булмаса, кое бар бит!” Ул шулай итеп, коесы белән канәгать кала. 
Яшь кыз дигәнең дә озак тормый. Дөрес аңлаган булсам, ул Микулайның яраткан кызы түгел, ә бары тик шашкын хисләр өчен генә кирәкле кеше. Ләкин егетнең дә тормышы бара, әти-әнисе вафатыннан соң япа-ялгыз калган егетне дәдәләре Нәчтүккә димли башлыйлар. Микулай ризалаша. Гаилә корып яши башлагач, бер-бер артлы бала табу теләге уяна. Теләк белән тәүге бала да дөньяга аваз сала. Өч көннән соң, җан да бирә. Ир белән хатын теш кысып түзә. Икенче, аннары өченче балалары да чиратлашып “китеп” барганнан соң, Микулайның бөтенләй дә ялгыз калуы сискәндерә. Калганын сөйләмим. Сөйләсәм, спектакль караганда туган хисләр кабыныр да, тагын елыйсым килер кебек...


Сындагы хыяллар

Спектакль Микулайның үз-үзе белән сөйләшүеннән башланып китте. Аннан да гаҗәбе – аның сыннар белән сөйләшүе! Курчаклар белән сөйләшкән кебек тоелса да, ул аларны шундый чын, тере итеп күрә. Әти-әнисенең, дусларының, сөйгәненең сыннарын агачка элеп куйган да, үзе нидер сөйли. Аннары бер почмакта Тузик исемле эт пәйда була. Микулайның тормыш юлын ачуда бу эт бик зур роль уйный: тамашачы кебек ул да ялгыз ирнең тормыш линиясеннән уза. Вакыт-вакыт елап, сөйләшеп, өреп тә куя. 
Сарсаз Күл авылында барган вакыйгаларда без керәшен йолалары, гореф-гадәтләре, “Чүк-Чүк” уены, “Пыяла күкәй” җыры – барысы белән дә таныштык. Керәшен мәдәниятен, җыр-биюен белмәгән кеше өчен (бу очракта мин) тагын да кызыклы тоелгандыр. Әмма Микулайның Аллаһыдан яңгыр сорап, керәшеннәрчә ялваруы миндә каз тәннәре чыгарды. Минем янда утырган апалар белән салкынлык тоеп утырдык. 

Яңгыр дигәннән...

Микулай яңгыр сорап ялварганда “Монда корылык чоры”дыр дип уйлап, игътибардан читкә уздырган идем. Әмма яңгырның да әһәмияте зур булып чыкты. “Чүк-чүк” уены тарафыннан герой яңгырны гына түгел, халыкны авылга да чакыра икән бит! Әсәр глобализация чорында күп кенә кечкенә милләтләрнең теле, мәдәнияте, йолалары юкка чыгуы турында да сөйли. Без аны сәхнәнең караңгы өлешендә утырган керәшен кызлары аша аңладык. Башта “Бу кызларның кайсы –  кем соң?”- дип яндагы апалар белән карашсак, соңыннан гына тавышлары аша таный да башладык. Берсе – әнисенең, икенчесе – сөйгәненең, өченчесе – Тузикның,  ә калганнары шулай ук образларны тавышландырды. Керәшен җырларын да җанлы итеп башкара алды артистлар! Ни өчен җанлы дим, сүз бит һаман да Микулайның сын белән сөйләшүе турында бара. Вакыйгада бүтән җан ияләре юк. Хәтта Тузик та җансыз сын булып кала бирә. Монодрама ахырында Микулай кәрзиннән аның сынын да кулына алгач, “Чып-чын ялгыз ир бит бу!” - дип кызганып куясың. Ул үз йортында гына түгел, авылында ялгыз кеше. Әмма якты киләчәккә өметләнеп, яңгыр сорап ялвара. Бер карасаң, тормышы җиңел үтмәгән. Ләкин ни дисәң дә, яшәлгән бит. Микулайның шушы соңгы уйларыннан соң, яшенләп яуган яңгыр да якты киләчәкне символлаштырамы икән? Әллә инде артка юл булмаганын аңлатамы? Минем җавабым бер – Яшәү барыбер авыр. Әмма кирәк.

Фото: Рамис Нәҗмиев

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кариев театры Микулай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев