Логотип Идель
Мәдәният

ЯШЬЛӘР ТАВЫШЫ

"Калеб" яңа буын җыенының "ХI гасыр тавышы" аудиоҗыентыгын тыңладыгызмы әле? Яшьләр аны көзен Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында тәкъдим дә иткән иде.

"Калеб" яңа буын җыенының "ХI гасыр тавышы" аудиоҗыентыгын тыңладыгызмы әле? Яшьләр аны көзен Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында тәкъдим дә иткән иде.

ТЫЛСЫМЛЫ БҮЛӘК
Аудиокитаплар бүгенге заман таләбенә әйләнеп бара. Чөнки эш белән өй яки уку белән тулай торак арасында йөгерүче кешеләрнең китапны тотып укырга вакытлары юк диярлек. «ХХI гасыр тавышы»н яңа гасыр кешесе өчен нәкъ менә аудиовариантта эшләнүенә шуңа да аптырарга кирәкми. 
...Өр-яңа китапны ачып карауда ниндидер серлелек, могҗиза булган кебек, дискны тыңлауның да үз романтикасы бар. Менә син аның юка гына чытырын салдырасың. Китап кебек юка тартмасын ачасың. Әкрен генә, бармагыңны ялтыравык «нурлары»на тидермәскә тырышып, компьютерга урнаштырасың. Кайта-кайта, кереш өлешен тыңлыйсың: ул шундый әкияти, әллә Эмиль Талипов белән Гүзәл Сәгыйтова тавышыннан, әллә текстның тылсымыннан, ничектер җиңел һәм рәхәт булып китә...

ҺӘР ӘСӘРНЕҢ ҮЗ «КӘЕФ»Е
Тавышлар үзе Казанда гына яздырылмаган икән. Эльвира Һадиева – Төркиядән, Эльнар Байназаров Мәскәүдән яздырып җибәргән. Гөлназ Вәлиева Алманиядә яши, әлеге шагыйрәбез язмасын шунда эшләткән. Монда да ниндидер киная бар сыман: XXI гасыр татар иҗатчылары Татарстанда гына түгел бит, төрле җирләргә таралган... Аудиоҗыентыкның тышлыгы да иҗади яшьләрне җәлеп итәрлек булырга тиеш бит әле. Анысын «Калеб» яшьләре һәм тыңлаучылар рәссам Руслан Ибраһимовның алты төрле сурәте арасыннан иң уңышлысын үзләре сайлап алган. Социаль челтәрләрдә сораштыру да үткәргәннәр.
 Әсәрнең музыкаль бизәлешен композитор Миләүшә Хәйруллина язган. Аның иҗади сизгерлеге сокландыра. Бу юлы да шигырь, хикәяләрне тыңлаганда музыка үрелеше шундый табигый, аны «Менә хәзер музыкасын гына тыңлыйм әле» дип махсус тексттан көйне аерып утырсаң гына ишетәсең. Ул һәр әсәргә үз «кәефе»н бирә.

ДИСКМЫ, ЧӘК-ЧӘКМЕ?
Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен әллә күпме кешенең укуында тыңлаган бар. Үзем дә яттан беләм ул әсәрне. Әмма нәкъ Хәсән Туфан укылышында тән чымырдый, шагыйрь трагедиясе ишетелә... Иҗатчының энергетикасы әсәрендә ничек тә сизелә инде ул. Ләкин әсәрне автор башкаруында тыңлаганда ул энергетика меңләтә арта, үзе укыса, наз тулы әсәрдә дә әрнү тоемлана кайчак.
Җыентыкта инде шагыйрь-язучы статусын алганнар белән берлектә, әле иҗатта үз йөзен эзли башлаган яшьләр дә бар. Ни дисәң дә, татар телендә язучы-шагыйрьләр тавышын тыңлап булу горурлык хисе уята. Чит җирләргә чыгып китсәгез, яки башкорт, төрек, казакъ кардәшләрегезне кунак итсәгез дә, менә шул җыентык – шәп бүләк! Әйе, чәкчәк әйбәт инде ул, ләкин бер утырып чәй эчүгә бетә бит, ә дискны, ичмасам, кат- кат тыңлап, рухи азык алып була.


ГҮЗӘЛ СӘГЫЙТОВА, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры:
– Дискның күп данәсе әле гыйнварда гына килеп җитте. Хәзер инде без аны тарату турында да уйланабыз. Татарстан районнарына «Калеб» кичәләре белән гастрольләргә чыгу идеясе дә бар. Февральдә Кариев театрына татар теле укытучыларын җыеп, тәкъдим итү кичәсен эшлячәкбез. Уңайлылык ягыннан, әлбәттә, флешка форматы отышлырак. Тик аны яздыру бәясе дә кыйммәткәрәк төшә.

НӘФИСӘ ИСМӘГЫЙЛЕВА, режиссер:
– Аудиоҗыентык әзерләгәндә, иң элек, яхшы әсәр булсын, дип тырыштык. Әсәрне яздыруның исә үз үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, дөрес интонация, озын-озын җөмләләрне дөрес уку. Аннан... күп идея акчага килеп төртелә. Казанда тавыш яздыру студиясен, мисал өчен, бер сәгатен бер меңнән ике мең сумга кадәр табып була. Без «Аксу» студиясе белән эшләдек. Минемчә, прозаның да, шигъриятнең дә үз тыңлаучысы бар. Шуның белән дә без чыгарган аудиоҗыентык шәп: ул киң аудиторияне колачлый.

«ХХI гасыр тавышы» аудиоҗыентыгы турында кыскача белешмә:

Идея авторлары: Гүзәл Сәгыйтова, Луиза Янсуар 
Режиссер: Нәфисә Исмәгыйлева
Композитор: Миләүшә Хәйруллина 
Мөхәррирләр: Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина
Дикторлар: Эмиль Талипов, Гүзәл Сәгыйтова
Тышлык рәссамы: Руслан Ибраһимов 
Тавыш операторы: Николай Болотнов

Җыентыкта әсәрләре яңгыраган авторлар:
Луиза Янсуар
Гөлназ Газизова
Зөләйха Камалова 
Миләүшә Нигъмәтуллина 
Резеда Гобәева
Рүзәл Мөхәммәтшин 
Ландыш Әбүдарова 
Фәнил Гыйләҗев
Гөлүсә Батталова
Зилә Сабитова
Гөлназ Вәлиева
Рифат Сәлах
Гөлүсә Шиһапова 
Эльвира Һадиева
Гүзәл Закирова
Эльмира Җәлилова 
Ленар Шәех
Эльнар Байназаров 
Айгөл Абдрахманова
 Алсу Сәлахова
Ләйлә Хәбибуллина 
Илгиз Зәйниев
Йолдыз Миңнуллина 
Миләүшә Гафурова 
Рөстәм Галиуллин
Алмаз Мансуров
Гүзәл Әхмәтгәрәй
Булат Ибраһим
Лилия Гыйбадуллина 
Сөмбел Гаффарова

Күләмле әсәрләрдән алынган парчаларны укый:
Зөлфәт Закиров
Алмаз Сабирҗанов
Алия Кәлимуллина 
Гөлчәчәк Гайфетдинова 
Эмиль Талипов
Фәннур Мөхәммәтҗанов 
Булат Гатауллин
Лилия Низамиева
 Илнур Закиров

Фото: "Калеб" җыенының ВКонтакте челтәреннән алынды 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Калеб, аудиоҗыентык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев