Җырчы - иң авыр һөнәр!
Татар сәхнәсендәге җырчылар арасыннан үзгә тавышлы, хасиятле тембрлы, үз-үзен тотышы ипле, югары ноталарны алырга сәләтлеләрен күргәч, күңел сөенеп куя. Алмас Хөсәеновны җитди, профессионаллар оештырган саллы концертларда хәзер еш күрәбез. «Бу бала җырчы булып туган икән!» – Алмас сәхнәгә чыгып берәр куплет җырлагач, башта шундый фикер йөгереп уза да моңга чумасың...
Татар сәхнәсендәге җырчылар арасыннан үзгә тавышлы, хасиятле тембрлы, үз-үзен тотышы ипле, югары ноталарны алырга сәләтлеләрен күргәч, күңел сөенеп куя. Алмас Хөсәеновны җитди, профессионаллар оештырган саллы концертларда хәзер еш күрәбез. «Бу бала җырчы булып туган икән!» – Алмас сәхнәгә чыгып берәр куплет җырлагач, башта шундый фикер йөгереп уза да моңга чумасың... Аның репертуарында халык бәгыреннән өзелеп төшкән, киң сулыштагы әсәрләргә зур урын бирелә. Милли код күңеленә сабый чактан ук сеңгән. Теләсә нинди катлаулы әсәрләрне күкрәккә салып башкара ала. Күрер күзгә җыйнаграк гәүдәле булса да, үзенең киң тавыш диапазоны белән шаккатырырга сәләтле егет белән якыннанрак таныштырырга булдык. Башкортстанның Баймак районы Казанка авылында туып үскән егет хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге татар филармониясе солисты. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә (Зилә Сөнгатуллина классында!) опера җырчысы бүлегенең беренче курсында белем ала.
Дәү әни моңлы җырларны сузганда, дәү әти өздереп курайда уйнап җибәрә торган иде. Бала чагым әби-бабай янында үтте. Әтием – татар, әнием – башкорт. Саф татар һәм башкорт телләрендә сөйләшүем, халык җырларына ихтирам, мәхәббәт – әби-бабай тырышлыгы белән канга сеңгән. Бәләкәй чагымда олы атай машинага утыртканда акырып елыйм икән. Ә бабай куанып: «Минем улым җырчы булачак», – ди торган булган. 10-11 яшьләремдә җыр түгәрәгенә бирделәр. Җырларга ярата идем, профессиональ рәвештә шөгыльләнергә кирәк дип тә санаганнардыр. Менә шул вакыттан балалар өчен төрледән-төрле җыр бәйгеләрендә катнаша башладым. Призлы урыннар яулагач, күңел дигәннәре үсенә бит ул. Җыр сәнгатен тирәнрәк үзләштерү теләге дә көчәя генә барды.
Җырчы ул – спортчы кебек, тавышын һәрдаим кайгыртып, шөгыльләнеп торырга тиеш.
Уңыш даими рәвештә үзең, тавышың белән шөгыльләнүдән башлана. Югары ноталарны алу теләсә кайсы җырчыга кирәк бит. Артистлар, бигрәк тә профессиональ җырчылар тавышларын саклый, җәй көннәрендә дә шарф урап йөрүчеләр бар. Мин исә, тавышымны сакламыйча гына саклыйм. Шарф бүләк иткән иделәр, бервакыт югалттым. Ә урамда кыш ае... Ангина белән авырып киттем. Шуннан бирле тамак сакларга дип баш ватканым юк. Чыныктырдым... Көллияттә укыганда ук тавышны саклау буенча гыйлем бирелә. Артист кешегә көн саен тавышын язарга (җылытырга) кирәк. Тавыш ярылары спортчы коралы кебек. Мәсәлән, мин иртәнге сәгать 10да көллияткә киләм, кичке сигезләрдә генә чыгып китә идем. Җырлыйм, җырлаганымны яздырып тыңлап карыйм. Һәр нотаның яңгырашын тикшерәм, үземне үзем тыңлыйм. Заманында «соль» нотасын ала алмаган чаклар да булды. Ә хәзер инде «до», «ре»ны да бик җиңел алам. Шөгыльләнү, үзеңне күнектерү, үстерү гаять мөһим! Тавыш яңгырасын өчен йокыны туйдырырга кирәк. Борычлы ризыклар ашаудан тыелырга, чөнки алар тавыш ярыларын ялкынсындыра. Суганнан да баш тарту сорала, чөнки җырлаганда ул үзен сиздерә. Җырлар алдыннан чипсы кебек әйберләр ашарга да ярамый. Шәхсән мин үзем андый ризыклар яратам. Кайбер җырчылар 40 яшеннән үк тавышларын югалта, ә кемдер олы яшьтә дә сәхнә тота ала. Бу шул ук тавыш аппаратына бәйле. Яраткан җырчым Иван Козловский 90 яшендә дә югары ноталарны алган. Күнегүләр вакытында һәм дөрес эшләнсә, тавышны тәрбияләп торсаң, ул озын гомерле була. Сибай музыка көллиятендә укыганда, авыр җырлар өйрәнеп, конкурсларда катнаша башладым. «Ирәндек моңнары»нда дипломант булдым. Моңа бик борчылдым, дипломант кына булуым белән килешә алмадым. Белем җитмәүдән дип нәтиҗә ясап, Алабуга филиалына: Җан Мусин классына күчтем. «Татар моңы» бәйгесендә I урын алгач, Актанышның «Агыйдел» ансамбленә чакырдылар. Бер үк вакытта укыдым да, эшләдем дә. Актанышта мин җырчы буларак үстем, ныгыдым. Бер ел солист булып «Агыйдел»дә эшләдем. Армиягә дә шуннан алдылар.
Солдат хезмәте иҗат юлымда тәнәфес ясау мөмкинлеге тудырды.
Сигез-тугыз ай бөтенләй җырламадым. Тавышым шәп кенә ял итте. Менә бервакыт 23 февраль якынлаша, солдатлар концерт куярга җыена. Старшинадан җырларга рөхсәт сорадым. «Гашыйк солдат» дигән неаполитан җырын башкардым, барысы да алкышларга күмде. Ә минем тавыш ял иткән, яңгырый, үземә дә кызык тоелды. Менә шул көнне өч мең солдат, командирлар каршында популярлык казандым. «Мөслим», «Басков» дип атап йөртә башладылар. Армиядә физик яктан да ныгыдым. Барганда алтмыш биш килограмм идем. Кайтканда ун килога тазарып кайттым. Ни гаҗәп, тавышым да көр чыга башлады.
Үземне урта кул җырчылар рәтенә кертмим.
Башкалар күрсәтә алмаганны, мин башкара алам, дип саныйм. Армиядән соң Уфада эшләдем. Ике ел эчендә шактый бәйгеләрдә катнаштым. «Дельфийские игры» конкурсында борынгы халык җыры – «Буранбай»ны башкарып, алтын медаль белән кайттым. Русия данын яклап чыгыш ясасам да, кайткач, җитәкчелек тарафыннан бернинди игътибар булмау күңелемне тырнап алды, анысын яшермим. Татарстанга килүемнең дә сәбәбе үземнең талантымны күрсәтү иде. Әлфия Афзалова исемендәге халыкара конкурста Гран-прига лаек булдым.
Репертуарымны халык җырлары, борынгы көйләр һәм үземә генә атап язылган әсәрләр белән баетам. Кайберләрен сатып алам, кайберләрен бүләк итәләр. Ретро җырлар, башка әсәрләрне үзгәртеп җырлау нияте юк. Шулай да Миләүшә Тәминдарова ансамблендә эшләгәндә, «Әллүки», «Зиләйлүк»не яздырдык. Хор белән җырлау сәхнәдән дә матур һәм куәтле яңгырый. Гастрольдә бик күп йөрдек. Консерваториядә укый башлагач, хор белән йөрү кыенлашты. Икесен бергә алып бару мөмкин түгел икәнен аңлап, Габдулла Тукай исемендәге филармониягә солист булып күчтем. Ә консеваториягә керүемнең төп сәбәбе – дипломдыр, чөнки ансыз эшкә урнашырга авыррак. Мин рәсми рәвештә кайдадыр эшләп өйрәнгән кеше. Даими эш урыны ул бит кешегә тотрыклылык бирә, эш хакы бар дигән сүз. Пандемия чорында җырчыларга бигрәк тә авыр булды.
Җырчы булу – иң авыр һөнәрләрнең берсе.
Бу өлкәдә көндәшләр дә, коллегалар да бик күп. Нинди генә җырчы булсаң да, һәрвакыт заманадан калышмаска кирәк. Җырчылар үз тамашачысына һөнәрнең иң камил ягын гына күрсәтә. Күңелеңдәге иң саф хисләрне генә залда утыручыларга җиткерәбез, якты хисләр, җылы энергия генә бирәбез. Сәхнәдә җырлагач, бик озак алкышларга күмелеп торырга яратмыйм. Башым иеп, рәхмәт әйтеп, кереп китү ягын карыйм. Әмма җырның матурлыгын биреп бетереп китәм. Сәхнәдә җырчы һәрвакыт үз-үзенә ышанырга тиеш. Каушап, икеле-микеле басып торырга ярамый. Җырчы ул – горур һәм башкаларга иң матур хисләрне җиткерүче.
Татарстанда татар халык җырларында тәрбияләү җитми төсле.
Балалар борынгы җырларны ишетмичә диярлек үсә. Радио, телевидение күбрәк матур күлмәк кигән бүгенге көн эстрада артистларын гына җырлата. Халык җырларын үзгәртеп җырларга кирәкми. Аның халыкчанлыгы шунда да бит инде! Үзгәрткәч, әсәрнең мәгънәсе дә бозыла, асылы, гүзәллеге, тәме дә җуела! Бәлкем, кайбер җырларга үзгәртү батадыр, хилафлык та килми торгандыр. Әмма халыкның бәгыреннән өзелеп төшкән җырны үзгәтеп, гарипләндерергә кирәк түгел дип саныйм.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев