Логотип Идель
Мәдәният

ҖЫРНЫҢ ҖЫРТЫГЫ ЮК...

Мин үзем күбрәк «шансон» стилендәге җырларны яратып тыңлыйм, Высоцкий иҗатына мөкиббән китәм. Татар эстрадасында да шундый җырларның күбрәк булуын телим, иҗат та итәм. Әмма безнең тамашачының андый җырга исе китми шул. Җиңел җырлар кирәк. Шулай да андый җырларның да язмышлары кызыклы.

Мин үзем күбрәк «шансон» стилендәге җырларны яратып тыңлыйм, Высоцкий иҗатына мөкиббән китәм. Татар эстрадасында да шундый җырларның күбрәк булуын телим, иҗат та итәм. Әмма безнең тамашачының андый җырга исе китми шул. Җиңел җырлар кирәк. Шулай да андый җырларның да язмышлары кызыклы. 


 
 Ак сиреньле танылу


Заман яшьләре таләпләренә туры китереп, аларын да иҗат иттек: «Яныңа барам әле» (Илназ Баһ), «Тукта вакыт», «Син миңа киләсең» (Раяз Фасыйхов), «Ак шомырт, ак сирень» (Ришат Фазлыйәхмәтов) – шундыйлардан. Сүзләре дә бик гади, көйләре берничә аккордтан гына тора, кушымталары да бик гади сүзләр тезмәсе: 
    Ак шомырт, ак сирень, 
    Кайсын мин сиңа бирим?
    Ак шомырттай ак сиреньгә
    Мин гашыйк булып йөрим. 

Тиз арада популярлык казанды алар. Радиодан да яңгырап тора, телевизордан да. «Татар җыры» конкурсы лауреаты да булдылар. Романтик мәхәббәт темасы беркайчан да эстрададан китмәде, әзрәк моңсуырак «хушлашу» жырлары яратып тыңлана торган жырлар исемлегендә. Менә шуннан соң популяр башкаручылар миңа җырлар сорап мөрәҗәгать итә башлады. 

«Утыртаммы, утыраммы?»


Салават белән танышуыбыз Апас районы Шәмәк Сабан туенда булды. Бик кызыклы әңгәмәдәш икән, үзен зурга куймый, шул ук вакытта серлелек тә саклап кала белә. Мин аны еш кына хоккей, футбол ярышларында күрә идем, ул – искиткеч җанатар. Ул көнне оста бильярдчы булуы да ачыкланды. Уртак кызыксынулар үзенекен итте, минем шигырьләр язуымны белгәч, бераз аптырап калды: прокурор кеше иҗат белән дә шөгыльләнәмени, янәсе. Икенче бер очрашуда «Әнкәйләргә» һәм «Соңгы очрашу» җырларым алып килдем. Ул икенчесен сайлап алды. Җырларны ул тамашачыга җиткерә,  тыңлаучыларда җырга гына түгел, авторларына да кызыксыну уята белә. Аннан соң «Мин утырам урам читендә» дип исемләнгән җырым тәкъдим иттем. Җырчы, прокурор булуыма басым ясап: «Мин утыртам»мы, әллә «Мин утырам»мы?» – дип сорап куйды. Җырны башкарганда да сәхнәдән шушы хәлне сөйләп, тамашачыны көлдереп ала иде. Салават башкаруындагы «Бер хыялым бар иде» (Салават Низаметдинов көе) җырымны да тамашачы бик җылы кабул итте:  
    Адашканда ачы бураннарда,
    Юл булмады сиңа үтәргә.
    Миңа кирәк булган ашыгырга,
    Сиңа кирәк булган көтәргә.

Агу эчелми калды... 


Татарстанның атказанган артисты ИлСаф концертларында мишәр икәнлегенә аеруча басым ясап узарга ярата. Бәлки шуңа, тамашачылар аны ярата, үз итә. 2012 елда минем иҗат кичәсенә кунак булып килгән иде ул. Менә шунда килештек без аның белән уртак җырыбызны булдырырга. «Агу эчәм синең кулларыңнан» җырын ул бер тыңлауда ошатты, әмма, исеме куркыныч бит, дип әйтеп куйды. Шуңа күрә аның концертында ул «Сихерле мәхәббәт» булып яңгырый. Ә җыр идеясе Николай Гумилев иҗаты белән танышкач туды. Ничек дип яза әле ул: 
    Однообразные мелькают 
    Все с той же болью дни мои. 
    Как будто розы опадают 
    И умирают соловьи.... 

Инде җыр тугач, ИлСаф аны «Туган авылым» комплексында узган кичәсендә татар эстрадасы өчен яңалык буларак тәкъдим итте: 

Бер максатсыз үтә соры көннәр 
Шул көннәрдән бер ямь таба алмыйм. 
Сагынуларга түзмәгәннәр кемнәр? 
Кемдер түзә, ә мин түзә алмыйм. 

Кушымта:
    Алып ташлар идем уйларымнан 
    Уйларымны, һич тә, тыя алмыйм! 
    Агу эчтем синен кулларыңнан,
    Дәваларын һич тә таба алмыйм.
   
Уйлап йөрим сине көннәр буе, 
Һавадагы кошны тота алмыйм.
Очып китәр идем йөгереп-уйнап, 
Йөгереп китәм, ләкин оча алмыйм.

Кушымта шул ук.
    
Көтеп алам сине юлларыңнан,
Бер адым да синнән кала алмыйм.
Ниләр биреп сихерләдең мине? 
Онытырга телим, оныта алмыйм. 

Кушымта шул ук.

Бер диңгезгә аккан ике елга


«Сиңа барам» җыры шулай кызык шартларда туды. 
Үзебезнең Апас якларыннан чыккан артистлар һәм иҗат әһелләре белән даими аралашып яшибез. Шундый очрашуларның берсендә Илнар Сәйфиев белән яшьләрчә, замача яңа бер җыр иҗат итәргә булдык. «Татар эстарадасында «кил», «киләм», «барам» сүзләре бик еш кулланыла, шуларга тукталыйк», – ди якташым. Ул тамашачыга ни кирәген яхшырак белә – алар белән күбрәк аралаша бит. Тик минем җырлар иҗат иткәндә үз кагыйдәләрем бар. Популяр булса да, андый еш кабатлана торган сүзләрдән, тезмәләрдән качарга тырышам, ниндидер бер оригинальлек эзлим. Шулай да карышып тормадым, ризалыгым бирдем. Шуннан күпмедер вакыт үткәч, Мамадышта – Җөри авылында уза торган Керәшен Сабан туенда күрештек. «Рафис абый, миңа вәгъдә иткән җырың кайда?» – дип сорап, мине уңайсыз хәлгә куйды. «Җыр әзер!» – дип ычкындырганымны сизми дә калдым. Дөресен әйтәм, яшәү дәверендә әзрәк алдашканнар булды, ләкин бу юлы, алдашуы өчен җавап та бирәсе бар иде. Көе күңелдә күптәннән йөри иде инде. Шул көнне Мамадыштан кайтып җиткәнче, сүзләрен дә дәфтәргә теркәп куйдым: 
    
Ерак юллар үтеп елгалар,
Диңгезләргә барып коялар.
Урап уза алар тауларны,
Кисеп үтә биек ярларны.

Кушымта:      
Сиңа барам, сиңа барам,
Барган саен ерагая минем арам.
Бер диңгезгә аккан ике елга сыман,
Син агасын аерым, мин дә агам һаман.

Көн артыннан шулай төн килә, 
Бер яна да утлар, бер сүнә. 
Утлар сүнгән чакта күңелсез,
Кем кабызыр икән, билгесез?

Кушымта:      
Син мине көт, син мине көт!
Сүнсә утлар сүнсен, тик сүнмәсен өмет! 
Үтә димә гомер бушка һаман көтеп,
Мин кайтырмын сиңа, ерак юллар үтеп.

Юллар һаман сиңа илтмиләр,
Ак болытлар мине көтмиләр.
Хатлар язам, ләкин язган хатлар 
Никтер сиңа барып җитмиләр?

Кушымта:  
Сиңа барам, сина барам,
Барган саен ерагая минем арам.
Үтә димә гомер бушка һаман көтеп,
Мин кайтырмын сиңа ерак юллар үтеп.

Менә шул рәвешле иҗат ителгән җырыбыз да уңыш казанды, «Болгар радиосы» премиясе лауреаты булды. «Пирамида» сәхнәсендә татарның олпат иҗат әһелләре белән бергә басып торуыма горурлык кичердем. 


Хәзер Илнар Сәйфиев белән бу хакта искә алып, көлешәбез. Шуннан соң Керәшен Сабан туенда күрешкән юк, шуңа күрә яңа җырлар да юк...  

Автор: Рафис Гаптелганиев 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев