Логотип Идель
Мәдәният

ЮЛ БИРСЕННӘР ЯШЬЛӘРГӘ!

«Мин дә кошлар нәселеннән», «Син үзгәрә аласың», «Лилияләр», «Утрау» һ.б. җырлар башкаручы Лилия Хәйруллинаны үзенчәлекле образлары, җырлау стиле татар эстрадасында популяр итте. Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән композитор, популяр җырлар авторы Рөстәм Хәйруллин кызы – Лилия белән заманча музыка һәм аның «яшәүгә» хаклымы-юкмы икәне турында сүз куерттык. – Татар җырына яңарак төсмерләр өстәргә теләүчеләргә нәрсә комачаулый? – Бездә бөтен кешегә дә ошый торган стандарт стиль бар. Артистлар ул юнәлештән тайпылырга курка, чөнки башкалары аның хәтле акча китерми. Ләкин замана үзгәрә. Менә миңа кызык: хәзерге мәктәп укучылары, аеруча шәһәр яшьләре, татарча музыка тыңлый микән? Һәм алар мохтаҗ булган музыкаль чимал бармы безнең татар эстрадасында? Теләгем шул: тәнкыйтьләмәсеннәр, яшьләргә юл бирсеннәр! Алар өчен фестивальләр үткәрелсен! Яшьләрчә музыкага артык тәнкыйди карашны аңламыйм, ни өчен ул булмаска тиеш? Үзем заманча да, халыкчан җырлар да башкарам: төрлелек кирәк безгә. Моң беркая да югалмаячак. Яшьләргә сәхнәгә чыгар өчен акчасыз булмый. Заманча фестивальләр этәргеч ролен үти ала бит. Ярый әле интернет бар, чөнки «форматка сыешмаганнар»ны радиога да, телевидениега да кертмиләр. Яшьләргә дә зуррак мәйдан кирәк!

«Мин дә кошлар нәселеннән», «Син үзгәрә аласың», «Лилияләр», «Утрау» һ.б. җырлар башкаручы Лилия Хәйруллинаны үзенчәлекле образлары, җырлау стиле татар эстрадасында популяр итте. Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән композитор, популяр җырлар авторы Рөстәм Хәйруллин кызы – Лилия белән заманча музыка һәм аның «яшәүгә» хаклымы-юкмы икәне турында сүз куерттык.

Чит ил һәм татар эстрадасын тыңлап үскән Лилия Хәйруллинаның безнең эстрадага үзгә сулыш өрүе сәер түгел: башкача була да алмас иде. «Үзем тойганча эшлим, – диде ул әңгәмә барышында да. – Аудиториямдә яшьләр генә түгел, музыканың актуальлеген аңлаган кешеләр шактый. Дөнья алга барганда, милли музыка сәнгате генә бер урында таптанып кала алмас бит инде. Безнең эстрадада ул болай да арттарак кала кебек: көйләр, аранжировкалар хәзерге заманга туры килми. Музыка индустриясе заман белән бергә атларга тиеш. Әгәр әлеге музыкага булган ихтыяҗны үзебез үти алмасак, яшьләр чит ил, рус җырларын тыңлаячак. Һәрбер җыр стиленең үз тамашачысы табыла».

– Лилия, социаль челтәрләрдә тискәре комментарийлар язучыларга карашың ничек? 
– Командам көчле – минем тирәдә үз эшен яратып һәм югары дәрәҗәдә эшли торган кешеләр. Диван тәнкыйтьчеләре күпме генә тәнкыйть язса да, аларга игътибар итмим, чөнки кемнәр белән эшләгәнемне беләм. Үземә объектив карыйм, шуңа күрә начар комментарийларга исем китми. Бер яктан шатландыра да әле: әгәр нәрсә дә булса язалар, сине «чәйниләр» икән, димәк, син кызыклы кеше. Кайбер җырчыларны, гомумән, искә дә алмыйлар, алар кызыклы булмаганга күрәдер, дип уйлыйм. Димәк, алар гади, яки үзләренең фикерен әйтергә курка. Минем эчемдәге тышымда: ничек уйлыйм, шулай әйтәм, шулай эшлим. Кеше бу тормыштан тәм табып, үзе теләгән эшләр белән шөгыльләнеп, үз фикерен җиткереп яшәргә тиеш. Үз сүзеңне әйтү ул бит начар түгел, бәлки, кешеләр моны аңлап бетермиләрдер, бәлки, куркалардыр. Иркенлек җитми кешегә.

– Ләкин үз сүзеңне әйтү тормышны авырайтмыймы соң? 
– Анысы бар. Үзенчә эшләгән кешеләргә бик авыр. Бигрәк тә Татарстанда. Чөнки Русия күләмендә карасак, рус артистларына каты тәнкыйть юк. Безнең эстрадага яңалык кертергә тырышсаң, бетереп ташлыйлар инде. Тискәре фикерләрен язган вакытта алар хәтта бер секундка да: «Ә бәлки бу әйбәт идеядер», – дип тә уйланмыйлар бит. Кешегә начар әйбер язудан әллә рәхәтме икән? Нидер язганчы, башта әйбәтләп уйла инде син. Кайберәүләргә негатив чәчү принципиаль рәвештә мөһим ахрысы. 

– Үз фикереңне исбатларга кирәкме?
– Юк, үзең теләгәнчә эшлисең генә. Барыбер сине ошаткан, кабул иткән аудитория табыла ул. Монда инде финанска кагылышлы сораулар туа. Зур акчалар эшлисең килсә, әлбәттә, күпләргә ярарга тырышасың. Концертларыңа йөрсеннәр өчен, күпчелек яратканча җырларга, фикер йөртергә тырышасың. Сине аңлаган тамашачыны табу – зур бәхет. Бөек рәссамнарның эшләрен шулай ук күпләр кабул итми, әмма вакыт узу белән барыбер үз бәясен таба бит. Чын иҗат ул акчалы эш булмаска мөмкин. Эстрадада акча кирәк: көен, сүзләрен сатып аласың, аранжировкасын ясатасың, радио-телевидениегә түлисең...

– Татар җырына яңарак төсмерләр өстәргә теләүчеләргә нәрсә комачаулый?
– Бездә бөтен кешегә дә ошый торган стандарт стиль бар. Артистлар ул юнәлештән тайпылырга курка, чөнки башкалары аның хәтле акча китерми. Ләкин замана үзгәрә. Менә миңа кызык: хәзерге мәктәп укучылары, аеруча шәһәр яшьләре, татарча музыка тыңлый микән? Һәм алар мохтаҗ булган музыкаль чимал бармы безнең татар эстрадасында? Теләгем шул: тәнкыйтьләмәсеннәр, яшьләргә юл бирсеннәр! Алар өчен фестивальләр үткәрелсен! Яшьләрчә музыкага артык тәнкыйди карашны аңламыйм, ни өчен ул булмаска тиеш? Үзем заманча да, халыкчан җырлар да башкарам: төрлелек кирәк безгә. Моң беркая да югалмаячак. Яшьләргә сәхнәгә чыгар өчен акчасыз булмый. Заманча фестивальләр этәргеч ролен үти ала бит. Ярый әле интернет бар, чөнки «форматка сыешмаганнар»ны радиога да, телевидениега да кертмиләр. Яшьләргә дә зуррак мәйдан кирәк!

– Чит ил яки рус эстрадасында җырлау мөмкинлеге туса, риза булыр идеңме?
– Мин – реалист. Анда сине колач җәеп көтеп тормаганнарын беләм. Артист буларак, мин сәхнә артын беләм, аны гади тамашачы күрми. Андагы популяр булу схемаларын да беләм. Бик уникаль яки бик бай артист булсаң гына, ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Кыскасы, уникальлек, акча яки талант. Мин үзем башка эстрадага китәргә җыенмыйм, татар яшьләре өчен эшлим. Әлбәттә, инглиз яки рус телендә дә җыр яздырасы килә, ләкин ул тәҗрибә, иҗатка этәргеч булсын өчен генә... 

– Ирекле карашлар формалашуга тәрбия дә йогынты ясагандыр?
– Бәлки. Әти белән әни мине беркайчан да тыймады: ничек теләдем, шулай эшләдем. Миңа иркенлек, сайлау мөмкинлеге бирделәр. Икътисад институтын тәмамлауга карамастан, иҗат юлын сайладым. Институтта укыганда да вокал дәресләренә йөрдем. Елаган вакытлар да булды, чөнки җырлауның техникасы бар, кайвакыт килеп тә чыкмый иде. Хәзер мин ул системаны аңладым, ничек дөрес җырларга кирәк икәнен беләм, шуңа ул вакытта вокалга йөргәнемә шатланып туя алмыйм. Кемдер аны тиз отып ала, кемгәдер вакыт кирәк. Быел мәдәният институтын тәмамладым, Салават Фәтхетдинов төркемендә «Эстрада театры актеры» белгечлеген үзләштердем. 

– Җыр буенча киңәшләр бирергә әниең дә бар бит әле. 
– Әни белән вокал буенча шөгыльләнгән юк. Иҗатта үзем генә эшлим, әни кагылмый, аңа нәтиҗәне – әзер җырны гына күрсәтәм. Ул фикерен әйтергә мөмкин. Ә болай үзем теләгәнчә эшлим, үзем теләгән җырларны алам, репертуарымны туплыйм. Әни башка чор кешесе бит инде, аңлап бетермәскә дә мөмкин. Кешене тыңлап кына, үзең булмыйсың. Мин – ихлас кеше, берәүне дә алдамыйм: ничек бар – шулай. Халык моны барыбер тоя. Рольгә кергән артистлар бар, ләкин үзең булып калганда күпкә җиңелрәк. «Сезгә карап елмаябыз» – дип язучылар да бар. Кемнеңдер кәефе булмаска мөмкин, тормышта меланхоликлар да җитәрлек. Шуңа күрә һәркемгә энергия чыганагы кирәк. Кем өчендер позитив чыганагы булу – минем өчен зур шатлык.

– Җырчылар пессимист булмасын, дип әйтүеңме?
– Алай димим, һәркемнең үз шигаре, үз тамашачысы...  Берәүләргә – минем энергетикам, икенчеләргә башка җырчыларныкы кирәк. 

– Әниең белән кызыклы видеолар төшерү идеясе ничек туды? Гөлдания апа моңа җиңел ризалаштымы?
 

Язманы тулысы белән "Идел" журналының июль санында укый аласыз. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев