Логотип Идель
Мәдәният

ЗАМАНЧА ШҮРӘЛЕ яки Радик Мусин иҗатындагы абсурд сюжетлар

Рәссам Радик Мусин белән «Идел» укучылар азмы-күпме таныш. Моннан берничә ел элек аның иҗаты турында саллы гына мәкалә дә басылып чыккан иде. Казанга килүе турында ишеткәч, очрашырга килештек үзе белән. Мәскәү ритмына көйләнгән татар рәссамыннан иҗатындагы яңалыклар,ачышлары хакында сораштык. 

Рәссам Радик Мусин белән «Идел» укучылар азмы-күпме таныш. Моннан берничә ел элек аның иҗаты турында саллы гына мәкалә дә басылып чыккан иде. Казанга килүе турында ишеткәч, очрашырга килештек үзе белән. Мәскәү ритмына көйләнгән татар рәссамыннан иҗатындагы яңалыклар,ачышлары хакында сораштык. 

ФОРС-МАЖОРЛАР НЫГЫТА

– Радик, син хәзер Мәскәүдә яшисең, анда нинди юллар белән барып чыктың?
– Иң элек мин Уфадан Питерга күчендем. Минем өчен Мәскәү ниндидер ыгы-зыгылы дөнья иде. Башта яратмадым. Соңрак, Питердан күргәзмә алып килгәч, җәй көне Мәскәүне карап чыктым. Яшел шәһәр, ландшафты Башкортстанга охшаган. Якыннан танышкач, 2016 елда мин анда күчәргә ниятләдем. Әлегәчә шунда яшим. 

– Ни өчен Мәскәү?
– Провинциядә яшәгән һәр иҗатчы алдына: «Үсәр өчен кайсы шәһәрне сайларга?» – дигән сорау килеп баса. Грамоталыраклар Мәскәүгә күчә, романтиклар Питерга, чөнки мәдәни башкала бит. Тик Питер – ул шулай ук провинция, анда темп әкренрәк. Башкалада мөмкинлекләр күбрәк, үсеш тизрәк бара. Сиңа берәр кайда катнашырга кирәк булса, аны тиз арада хәл итәргә мөмкин. Мәсәлән, күргәзмәгә эшеңне урнаштыру тәкъдиме килә, ә синең мондый
ситуациягә моңарчы эләккәнең юк ди. Төн чыкканчы чишү юлларын эзлисең. Андый форсмажорлар ныгыта, киләчәктә дә шул тәҗрибәңне кулланып үсәсең.

– Ә андый темп ялыктырмыймы?
– Гомер буе шул темпта яшим, күнектем инде. Бу – эшем генә түгел, ә яшәү рәвешем. Ашап утырганда да салфеткага сурәт төшерәм.

– Казан ничек? Син аны тоясыңмы?
– Казанны яратам, шуңа монда өч айга яшәргә дип килдем. Ләкин биредә бөтенләе белән яши алмас идем кебек, шулай берничә айга килепкитеп йөрү яхшырак. Эшләр Мәскәүдә бит, гел килеп-китеп йөри башласаң, ярты ел саен фатир алыштырсаң, шулай ук җайсыз.

 КЫЗЫК АВАНТЮРА

– Уфада еш буласыңмы?!
– Әйе. Җәйләрен ял итәргә Борайга (Башкортсан) кайтып торабыз. Минем әниләр дә, хатынымның әниләре дә шуннан. Уфада тугыз ел яшәдем. Башта училищеда, аннан Сәнгать академиясендә укыдым. Өченче курстан соң үз теләгем белән аннан киттем. Казанга да күчәргә уйлаган идем. Булачак хатыным белән танышкан идек кенә, аның Казанда тарих белгечлегендә укыган чагы. Шәһәрне күрсәтте. «Монда – мәхәббәт, Казан матур, институт та бар – күченергә була», – дип уйладым. Уку йортына да сугылдым. Уку аермаларын тапшрырга кирәк диделәр, бу эш барып чыкмас кебек тоелды да кул селтәдем. Шуннан мин теге романтик иҗатчылар кебек, Питерга китеп бардым. Ярты ел яшәрлек акча җыйган идем. Шул ярты ел эчендә кешеләр белән танышып, аралашып алырмын, үземә урын табырмын дип уйладым. Шулай булып чыкты да. Бер ел Сергей Шнуров күргәзмәсендә эшләдем.

– Шнуров янына ничек барып чыктың?
– Ул үзенә күргәзмә эшләрлек рәссамнар эзләгән иде. Картина идеясен ул әйтә, ә без эшен башкарабыз, янәсе. Аның нык популяр чагы, көн саен концертлар куя. Өч рәссам эшләдек һәм авторлык хокукларын аңа тапшырдык.

– Бу синең өчен мөһим идеме?
– Кызык авантюра иде. Шнуров безгә алдан ук: «Егетләр сезне искә алмаячаклар, бу – авантюра гына, Остап Бендер кебек ипле генә алдарга кирәк», – дип кисәтте. Нәтиҗәдә, аның идея әйтерлек тә вакыты булмады. Бер атнадан соң аның килүенә без бер күргәзмәлек идеяләр әзерләгән идек инде. Шушы проекттан соң мин Питердан киттем. Питерга шушы күргәзмә өчен генә килгән кебек булып чыкты инде.

МӘСКӘҮ КАНУННАРЫ

– Мәскәүдә хәзер ни белән шөгыльләнәсең?
– Өйдә картиналар язам. Атнага бер тапкыр төрле чараларга, рәссамнар арасына чыгып керәм. Бу җәмгыятьнең үз кагыйдәләре бар: рәссамнар «тусовкасына» керер өчен, аралашу кирәк, синең йөзеңне таный башларга тиешләр.

– Ә ул «тусовкага» керү ни өчен кирәк?
– Мәскәүдә: «Исәнмесез, минем исемем – Радик, минем шундый шәп картиналарым бар, мине үзегезгә алыгыз әле", – дип кенә булмый. Анда кеше арасына шулай әкренләп керәсең, синең йөзеңне таный башлагач кына кунакка, чараларга чакыра башлыйлар. Өч рәссам белән күрешү юлларын ике ел эзләдем.

– Ул өч рәссамның исемнәрен әйтә аласыңмы?
– Андрей Бартенев – Таганкадагы галерея кураторы, рәссам, бик үзенчәлекле шәхес… Калган икесе – Максим Орлицкий, Геннадий Омельченко. Бертеневны күптән күзәтеп бардым. Минем кумирым! Рәссамнар арасында да иерархия бар бит. Ул – биектә, аның белән танышып китсәң, аның даирәсе белән дә аралашасың. Күргәзмә эшләү, аукционнарга кереп китү мөмкинлеге... Берәр коллекционер синең эшләреңә игътибар итәргә мөмкин. 

– Димәк, сәнгать кешесе шул рәвешле үзен «сата»? 
– Әгәр аңа тормышта бәхет елмаймаган икән, ул үз-үзен сата, ә дөресрәк ысулы – менеджерлар булуы. Минем әлегә бу ягым аксый. Менеджер кайда нинди чаралар, очрашулар булуын карап бара. Ул сине оештыра, таныта.

– Яңа җирдә аерым бер кешеләр белән танышырга кирәк дигән күзаллау синдә кайчан барлыкка килде?                                                                                Мин Агыйделдә тудым һәм беренче мәктәбем шунда булды. Борайга күченгәч, икенче мәктәптә укыдым, соңыннан гимназиядә укыйсым килде – өченче мәктәп алмаштырдым. Җиденче сыйныфта тагын яңа уку йорты, тугызынчыда инде училищеда. Яңа җиргә килгәндә, башкаларны күзәтәсең: кемнәр сугыша, кемнәр белән дуслашып була? Кемгәдер бурычка биш сум биреп торасың, кемгәдер күчерергә бирәсең, дуслашып китәсең. Зур тормышта да нәкъ шулай.

ЗАКАЗ – ИҖАТ

– Син заказга эшлим дидең, заказга эшләү – ул иҗатмы? 
– Минем очракта ул – иҗат. Әгәр дә миңа эт эшләргә дигән заказ килсә, аның нинди булырга вакыт тәрәзәсе 69 тиешлеген әйтмиләр, клиентлар миңа бу идеяне үстерүне ышанып тапшыра. Алар бары: «Эт төшкән сурәт кирәк, әйдә, безне шаккаттыр әле», – диләр. Шул вакытта күзалдыма Шри-Ланкада күргән бер манзара килеп баса: бер өер эт ята, бер этнең көчеге анасының күкрәгенә ябышкан да сөт имә. Поездда барганда күргән идем моны.

– Димәк, күргәннәреңә нигезләнәсең?
– Әйе, шундый күренешләрдән тәэсирләнәм. Джунгли, син бенгаллар, ланкийлар белән бер поездда тәрәзәгә карап барасың, ә тәрәз артында бер эт хаҗәтен үтәп утыра, сиңа карый… Бу – ниндидер мәңгелек, баш миенә сеңеп кала. Шул образлар үзара кушыла һәм берәр нинди кызык картина килеп чыга. Андый нәрсәләрне мин язып, теркәп барам, миниатюралар язам. Мәсәлән, берәр кафеда яки өйдә берәрсе белән сөйләшеп утырганда, кызык фикерләр, диалоглар
ишетеп алам, ниндидер каламбурлар килеп чыга. Шуларны абсурд дәрәҗәсенә җиткереп, арттырып ниндидер кызык сюжетлар тудырам. Рәсем ялгыз булмасын өчен кайчак янына текст та өстим.

– Заказлар кайдан килә?
– Күпчелеге социаль челтәрләрдән яки берәрсе картинаны күреп кала да аннан яза. Уфадан, Себердән, Мәскәү, Питердан алучылар бар. Казан сирәгрәк ала. Нигездә кешеләр үз портретларына заказ бирә. Мине портретист дип уйлаучылар бар, ләкин мин бу эшне бик яратып бетермим. Чөнки берәр кеше портретын сорап яза, ә аның сәхифәсе ябык. Бу кешенең тышкы кыяфәтендә аерылып тора торган сыйфаты бармы, юкмы – билгесез. Шуннан мин кимендә ун фото соратып
алам. Дөресен әйткәндә, портретларым күп, ул бер ел эчендә йөзләгән дә була ала. Мин аларны күрәстмим, үзем теләп эшләгәннәрен генә чыгарам. Мәсәлән, Джон Леннон, Дэвид Боуи, Брюс Ли… Элек коры портретлар гына эшли идем, хәзер аларга төрле сюжетлар кертергә тырышам. Мәсәлән, Брюс Ли гына түгел, ә аның нунчагы урынына сосиска ясыйм – янәсе ялгыш кына шулай күзгә күренеп китте. Яки Наполеон – хәзерге заманда ул матайга атланган булыр иде кебек.

ШҮРӘЛЕ ДӘ ЗАМАНЧА

– Татарлар белән бәйле шундый сюжетлар, эшләр бармы?
– Минем өчен татарлык ул, үскән вакытта, нык табигый тема иде. Аңа аерым игътибар итми идем дә. Питерга күчкәч кенә уйлана башладым. Сөйләм, аерым күренешләр нык сагындыра. Берничә ел элек режиссер Туфан Имаметдинов миңа: «Бухарестта узачак татар мәдәнияте көннәренә берәр проектыңны алып бармыйсыңмы?» – дип язды. «Мәдәни шау» («Культурный шум») дигән серия әнә шулай туды.
Анда бер образ эчендә кисешә торган төрле кешеләр сурәтләнә. Мәсәлән, Питер урамында бер кызны күреп алдым, ул заманча киенгән, татуировкалары бар. Йөзенә карыйм, безнең авыл кызына охшаган. Шуннан, бу кыз ничәдер йөз еллар элек яшәгән булса, ничек булыр иде икән дип күз алдыма китерә башладым. Аны Сөембикә белән кисештердем. Бу сериядә Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Сүзге ханым, Мөхлисә Буби кебек шәхесләр урын алды. Барысы бергә ун рәсем булды.

– «Кыя сурәтләре» («Наскальники») дип аталган күргәзмәң турында да сөйлә әле.
– Хәзерге заманның үз мәгарәләре, хәрабәләре бар: ташландык заводлар, йортлар. Башкортстанда андыйлар шактый. Әйтик, Стәрлетамактагы күн фабрикасы – бүгенге көндә ул кечкенә генә бина, ә аның артында, әйтерсең, зур ташландык шәһәр – заводның элеккеге, хәзер кулланылмаган өлеше. Берәр диварны сайлап,
шунда сурәт төшерә башлыйсың. Бу – күләмле проект, анда төрле контекстлар кисешә: тәңречелек, православие, ренессанс чоры, көнкүреш юморлар. Мәсәлән, сабый тоткан Шүрәле, ул Мәрьям-Ана һәм бала темасына фантазия, интерпретация. Ренессанс чорының иң танылган классик әсәрләрен (мәсәлән, Ботеччели
әсәрләрен, «Венераның туу» ын) яңарттым. Монда төп персонаж – Шүрәле һәм аның гаиләсе. Анда язылган текстлар күбесе минем авторлыкта. Ниндидер көнкүреш сюжетларны аласың да аларга яңа әйтемнәр уйлап табасың. Шушы эшләрдән без соңрак күргәзмә эшләдек. Галереяны шулай ук хәрабәләр шикелле
кулландык. Рәсемнәрнең яртысын стенада, бер өлешен шул хәрабәләрдән калган ташларда, фанерада эшләдек тә стенага элеп куйдык. Күргәзмә ябылган көнне дивардагы сурәтләрне буядык. Бу да үзенә күрә бер перфоманс иде: янәсе, яңа буыннар килә һәм искене каплап китә.

– Ә сиңа нигә Шүрәле образы ошый, халык мифологиясендә төрле образлар бар бит?
– Бер танышым миңа: «Шүрәле нык кабатланган, бертөрле күзалланган образ, ул инде искелек, аны инде төрлечә ачканнар», – дигән иде. Ә мин аның бу фикеренә каршы: «Ә мин үземчә эшләп карыйм», – диде. Яңача килеп чыкты.

Эльза Нәбиуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев