Логотип Идель
Мәдәният

Үзебезчә каучсерфинг

Уңышлы, нәтиҗәле эшләр өчен, яраткан шөгылеңне эшеңә әйләндер, диләр. Без сәяхәт итәргә яратабыз. Без – ул мин һәм ирем Искәндәр. Ә бергә без – сәяхәтче Нәбиуллиннар гаиләсе.

Уңышлы, нәтиҗәле эшләр өчен, яраткан шөгылеңне эшеңә әйләндер, диләр. Без сәяхәт итәргә яратабыз. Без ул мин һәм ирем Искәндәр. Ә бергә без сәяхәтче Нәбиуллиннар гаиләсе.

Беренче тапкыр икәү бергә өйләнешкән көнебездән өч көн узгач юлга кузгалдык. Ширбәт ае, диләрме әле?! Ширбәтен кем белгән, әмма, һичшиксез, маҗаралар ае иде бу, чөнки без ул вакытта юлның күпчелек өлешен автостоп, яки безнеңчә әйтсәк, «абый утырт» белән уздык. Беренче маршрутта Волгоград, Дербент (Дагыстан), Баку (Әзәрбайҗан) аша Гөрҗистан, аннан соң Төркиягә бару каралган иде. Шушы сәяхәткә инде җиде елдан артык вакыт узган. Икебез дә мәктәптә эшләү сәбәпле, ялларыбыз бер вакытка җәйге чорга туры килә, шунлыктан һәр җәйнең кимендә бер аен сәяхәтләргә багышларга булдык. Моннан тыш, ел әйләнәсендә, мөмкинлек булган саен, биштәребезне иңебезгә салабыз да юлга кузгалабыз. Бүгенге көнгә илледән артык ил күрелгән, Русиянең утызлап өлкәсе белән танышылган.

 

Билгеле, безнең яңа дөнья ачуыбыз әйләнә-тирәдәгеләргә, таныш-белеш, дус-ишкә нык кына тәэсир итеп, күп сораулар уята. Ә ничек барып чыктыгыз? Курыкмыйсызмы? Күпме тора? Ничек сөйләштегез? Кайда йокладыгыз? Нәрсә ашадыгыз? Ә иң популяр сорау: киләсе елга кая барасыз? Ниһаять, безнең тәҗрибәбез халыкка кызык икәнен тоеп, шул ук вакытта туган телебезне куллану даирәсен арттыру максатыннан, без татар телендә «Сәяхәтнамә» проектын булдырдык. Башта ул социаль челтәрләрдәге пабликлар рәвешендә генә эшләп килде, ара-тирә без үзебезнең төрле илләр, шәһәрләр, мәдәниятләр белән танышуыбыз, табигатькә сәяхәт итүебез турында язабыз. Шулай ук монда һәр теләгән кеше үз сәяхәтләре турында постлар һәм фотолар калдыра ала. Сәяхәт ул чит илгә бару дигән сүз генә түгел, күрше авылга барып кайту да сәяхәт. Әйе, аеруча татар авылларына сәяхәт тә безгә бик кызыклы.

Күптән түгел сәяхәтләргә багышланган аралашу клубы да эшли башлады. Айга берничә тапкыр күрешеп, бергәләп чәй эчеп, сәяхәтчеләрнең чыгышларын тыңлыйбыз.

Проектның тагын бер максаты укучыларыбыз өчен дә сәяхәтләр оештыру. Ни өчен нәкъ менә безнең белән сәяхәт итү кызыклы, чөнки, беренчедән, без моны бюджетлы оештыра беләбез, икенчедән, татарча алып барабыз, өченчедән, иң мөһиме Искәндәр табигать фәннәре белгече буларак, өстәмә мәгълүмат белән безнең белемнәребезне баета. Безне #татсәяхәт #татарчатрип тамгалары аша табарга була. Бу проект эшли башлаганнан соң, сәяхәт итәргә теләүче дусларыбыз да артты. Башкаларга да шәп мотивация, куркып торган хыялларын тормышка ашырырга этәргеч. Безнең белән сәяхәт итмәсәләр дә, безнең рухта сәяхәт итүчеләр шактый.

Киләчәктә «Татарча каучсерфинг»ны да эшләтеп җибәрәсе иде. Каучсерфинг ингл. couch ятак, surfing сәяхәт итү. Ул төрле өлкәләрдә һәм илләрдә яшәүче татарларның бер-берсен кунак итүе, экскурсияләр уздыруы, һәм иң мөһиме чәй эчертүе. Чит җирдә яшәүче татар кардәшеңнең тәмле чәен эчүдән дә кадерлерәк нәрсә бармы икән ул дөньяда?!

«Сәяхәтнамә» проектына 11 декабрьдә бер ел тулды. Әлеге көн Халыкара таулар көне дип игълан ителгән. Без тауларга сәяхәт итәргә яратабыз. Таулар ул чиксез көч, биеклек. Соңгы сәяхәт тә нәкъ менә Эльбруска иде.

Берничә ай элек «Сәяхәтнамә» кысаларында янә бер проектыбыз «Урман клубы» эшли башлады. Аның хикмәте нәрсәдә соң? «Урман клубы» ул гаилә белән табигатьне өйрәнү проекты. Бу сәяхәтләрнең төп шарты: ата-ана белән бала бергәлеге. Бер яктан, бәләкәч саф һавада табигать белән таныша, кызыклы биремнәр үти, хәрәкәт итә. Икенче яктан, ата-ана балага нәрсә аңлатасын, аның белән аралашканда нәрсәләргә игътибар итәсен өйрәнә, баланың йөзләгән соравына үзе дә белмәгән җавапларны эзләп таба.

Безнең өчен сәяхәт итү ул яшәү рәвеше, тормышыбызның алыштыргысыз өлеше, иреклек, белем чыганагы, үсеш һәм үз-үзеңә ышаныч булдыруның бер юлы.

Эльза Нәбиуллина

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Тау Элбрус Сәяхәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев