ЗӨФӘР РӘМИЕВ: “Бөекләребезнең аяк чолгавын урау-сүтүе белән мавыгырга кирәкми”
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә 2020 елгы кандидатлар исемлегендә Тукайның үзен, аның иҗатын һәм тормыш юлын кырык елдан артык фәнни яктан өйрәнгән, мирасын халкыбызга кайтарып бирүдә тугры хезмәт иткән зур галимнәребезнең берсе – Зөфәр Рәмиев тә бар. Укучы игътибарына галим белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә 2020 елгы кандидатлар исемлегендә Тукайның үзен, аның иҗатын һәм тормыш юлын кырык елдан артык фәнни яктан өйрәнгән, мирасын халкыбызга кайтарып бирүдә тугры хезмәт иткән зур галимнәребезнең берсе – Зөфәр Рәмиев тә бар. Укучы игътибарына галим белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Зөфәр Зәйниевич, Тукайның феномены нидә?
- Габдулла Тукайның феномены – татар поэзиясен аңа кадәр булган мең еллык шигъри хәзинәбез һәм хәзергәчә тупланган милли шигърият кимәлендә дә иң югары ноктага күтәрүдә, дип саныйм. Аның шигырьләре халык күңеленә үтеп керә, чөнки алар ихластан иҗат ителгән. Кылану, акыл өйрәтү аркасында түгел, үз эчке дөньясын ачып салуы аркасында укучы йөрәгенә юл таба Тукай шигърияте, һәм бу – аның феномены. Ихлас булганга, укучы да аны ихластан кабул итә, шагыйрь белән халыкның йөрәк тибеше туры килә. Тукай шигъриятендә безнең халыкның язмышы, үткәне, борчулары, өметләре, күңел тибрәнешләре шигъри рәвештә чагылыш тапкан. Бу нәрсәләрне шигърият биргән мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланып яза алган Шагыйрь ул. Шигырьләрендә үзен берәүгә дә үрнәк итеп куймый: “Эт кебек һаулап яманым, күз йомалар яхшыма” ди шагыйрь “Дошманнар” шигырендә, үзен ничек бар, шулай кабул итүләрен теләп.
Һәр чорның – үз даһилары, милләтнең күрке булырлык шәхесләр дә туып тора, ләкин татар халкы яшәгәндә Тукай мәңге яшәр, милләттә аны алмаштырырлык кеше юк әле.
- Тукайны өйрәнү фәнендә – тукаеведениедә “ак таплар” калдымы?
- “Ак таплар” әле дә бар. Мәсәлән, аның әсәрләре басылган “Фикер” газетасының берничә саны әлегәчә беркайдан да табылмады, ә кайбер саннарның битләре юк. Ярый әле, Ходай бирмеше белән, иптәшләренең тырышлыгы белән архивының күпмедер өлеше исән калган. Аннары, Габдулла үзе, җигелеп эшләүче буларак, бөтен язганнарын шунда ук диярлек бастырган, ә ташка басылганны эзләп табуга өмет күбрәк.
Тукайны өйрәнүчеләр аның тормыш һәм иҗат юлын тикшерүне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк, дип саный. Мин үзем дә шундый фикердә, чөнки документлар әле һаман да табылырга мөмкин.
1914 елда Җамал Вәлиди мөхәррирлегендә Тукайның җыентыгы чыга. Әлеге китап чыккачтын, Кыям Юлдашев рецензия яза һәм анда берәүнең үзендә “Тукайның басылмаган бер дәфтәр шигыре барлыгын” сөйләгәнлеген хәбәр итә. Бу берәү Мәмәшев исемле кешедән сатып алган газеталар арасында Тукайның мәктүпләре булганлыгын да сөйләгән.
Тукай Уральскида чагында кайбер шигырьләре русча да чыккан – моны профессор Рәфикъ Измайлович Нәфигов та хәбәр итә – алар да бик кызыклы документ булыр иде. Мин Уральскиның 1905-1907 елларга караган архив документлары белән танышырга омтылып караган идем, тик кызганыч, алар сакланмаган булып чыкты. Гомумән, архивларда табылырга мөмкин нәрсәләр шактый әле.
- Тукай – ул фамилияме, әллә тәхәллүсме? Шагыйрь аны үзенә кайчан “алган”?
- Сорау бик гади генә түгел. (Елмая). Җаекта Габдулла мәктәптә рус сыйныфында укый, зур кызыксыну белән татар халык җырларын җыя. Һәм шушы чорга караган бер җыр дәфтәренең тышында “Тетрадь А.М.Тукаева” дип, ихтимал, шагыйрьнең үз кулы беләндер, язып куелган. Тиктомалдан гына, түгелдер, дип уйларга да нигез туа.
1907 елгы җанисәп алу материаллары табылса, шагыйрьнең фамилиясе мәсьәләсе ачыклыклана төшәр иде – Уральскида Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендәге шәкертләр турында да мәгълүмат алынган булса кирәк. Шәкерт Габдулла ул чакта Тукаев дипме, Гарипов яисә Гарифов (әтисенең исеме Мөхәммәтгарифтан алынган фамилия) дип теркәлгәнме? Әйткәнемчә, Уральск тормышындагы 1905-07 елларга караган архив материаллары сакланмаган, дигән җавап кайтаралар.
Гомумән, бу “Тукай” фамилиясе турында төрле версияләр яшәп килә. Имештер, шагыйрьнең туган ягында, Кушлавычта, Тукый дигән тау бар, Габдулла шуны үзенә тәхәллүс итеп алган, диләр. Тагын бер версия: бер ерак бабасы Туктаргали исемле булган. Алтынчы буын бабасы – Туктулы, имеш.
- Тукай энциклопедиясендә һәм шагыйрьнең алты томлыгында “тыелган” темалар бармы? Совет идеологиясе чорына бәйле тыюларны искә алып тормыйм, нәкъ менә хәзерге заман өчен “ярамаган” темалар турында беләсе иде.
- Күптән түгел Миргазиз Укмасыйның җыентыгын чыгардык, бу минем 1994 еллардан бирле күңелдә йөрткән хыялым иде. Ул автор егерменче гасыр башында актив рәвештә иҗат иткән. Шушы китапны төзегәндә Укмасыйның кызыклы истәлекләренә юлыктым. Анда ул үзен Тукай белән еш аралашкан кеше итеп күрсәтә, әмма кайбер моментларда бик субъектив фикер йөртүе дә сизелә. (Истәлекләр Г. Ибраһимов исемендәге институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана- Авт.). Башка истәлекләр дә бар – аларга да тәнкыйди карарга кирәк, чөнки аларның авторлары кайчак имеш-мимешләргә таяна. Чыганаклар һәм документлар белән чагыштырганда, кайбер фактларда, вакыйгаларда авторларның ялгышуы ачыклана. Шул сәбәптән, Тукай турындагы истәлекләргә бик сак килдек. Хакыйкатьне табуы хәзер инде бик кыен, ә имеш-мимеш һәм ахыргача расланмаган мәгълүматны академик басма һәм персональ энциклопедиядә һич тә кулланып булмый. Аннары, мин бөекләребезнең аяк чолгавын урау-сүтү ише вак нәрсәләре белән мавыгырга кирәкмидер, дип уйлыйм. Моның урынына, милли горурлыгыбыз булган бөекләребезнең яхшы якларын күреп, шуларны ныклап күрсәтергә тиешбез. Кешенең күңелен, омтылышларын, чын инсани сыйфатларын күрә белү мөһимрәк.
Безнең белешмә:
Зөфәр Зәйни улы Рәмиев кырык елдан артык гомерен Тукай шәхесен һәм иҗатын өйрәнүгә багышлый: 1970 еллар урталарыннан бирле бөек шагыйрьнең күптомлыкларын әзерләүдә катнаша.
Галимнең гаять зур һәм турыдан-туры хезмәте кергән иң саллы басма – Тукайның академик алты томлыгы – 2011 елда нәшер ителә башлый. Аның Тукайны өйрәнү фәненә керткән тагын бер олы хезмәте – узган гасырның 90нчы еллар урталарында Тукай энциклопедиясе әзерләнә башлады. Бу 1996 елдан 2016 елгача дәвам иткән эшнең башында төп җаваплы кеше булып Зөфәр Рәмиев торды (ул - басманың баш мөхәррире, анда урнаштырылган 2400 мәкаләнең, 125е дә аның үзе тарафыннан язылган). Татарның мәшһүр шәхесенә багышланган иң беренче персональ энциклопедия 2016 елда дөнья күрде. Әлеге хезмәт татар һәм төрки фәнендә үзенең лаеклы урынын һәм укучының уңай фикерләрен казанырга өлгерде.Зөфәр Рәмиев – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре. Әдәбият галиме, текстолог. Филология фәннәре докторы (2002), профессор, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2010). Фәндә алып бара торган төп юнәлеше –
XX гасыр башы татар классик әдәбияты тарихы һәм текстологиясе.Быелгы Дәүләт бүләгенә галимне, Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты күрсәтә.
Фотосурәтләр – З. Рәмиевнең гаилә архивыннан.
«Идел» журналы 16+
Теги: Зөфәр Рәмиев, Тукай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев