ЗӨЛФӘТ ЗАКИРОВ: ЯҢА ТЕАТРНЫҢ СЕРЛЕ ТАРИХЫ
«Идел»нең ютуб-каналында шәһәребезнең кызыклы урыннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Актер, педагог Зөлфәт Закиров үзе яраткан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына экскурсия оештырып, гади тамашачы күрә алмаган урыннары белән таныштырды.
Зөлфәт Закиров
«Идел»нең ютуб-каналында шәһәребезнең кызыклы урыннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Актер, педагог Зөлфәт Закиров үзе яраткан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына экскурсия оештырып, гади тамашачы күрә алмаган урыннары белән таныштырды.
РЕЖИССЕР БҮЛМӘСЕ
Хәзерге вакытта әлеге бүлмәдә декорацияләр урнаштырылган, чөнки «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакленең бер күренеше биредә уйнала. Монда «читка»ларыбыз уза. Зур өстәл янына режиссер белән бергә утырып, сәхнәгә куелачак әсәр белән танышабыз. Шәхсән бу бүлмәнең ишекләре миңа 2005 елда ачылды. Театрның ул вакыттагы баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, Мирсәй Әмир әсәре буенча «Гөлшаян» әсәрен сәхнәләштерергә ниятләде. Әле дә истә: барлык артистлар җыелышкан, ә мин 10 минут кала килеп кердем.
Режиссер: «Репетициягә – 15, ә спектакльгә 45 минут кала алдан килергә кирәк», – дип кисәтте.
Бу кагыйдә өндәү булып күңелемә кереп калды. Шул кагыйдәгә һаман да тугрылык саклыйм, студентларымны да шуңа өйрәтәм. Артист кешенең үзенә карата таләпчән булырга тиешлеген һич истән чыгарырга ярамый.
ЗАВОД ДИЯРСЕҢ...
Бинабыз бик зур, кайчагында ул җитди заводны хәтерләтә. Театр – аерым дөнья, бөтенесен дә кибеттән сатып алып булмый бит. Агач цехында балта осталарыбыз теге яки бу спектакльләр өчен төрле гасырга карган җиһазларны ялт иттереп коя да куя. Сәхнә декорацияләренең әһәмияте, спектакль эчтәлеген ачуда аларның роле әйтеп бетергесез.
Ә бутафор цехындагы кызлар хуш исле өчпочмак яки бәлешләрдән берничек тә аерылмый торган спектальгә кирәкле әйберләрне ясый. Аларның хезмәтләре артистныкы кебек тамашачы күзенә ташланып тормаса да, спектакльнең уңышында өлешләре бик зур.
«АЛТЫН» КИЕМНӘР
Биредә артистлар үзләренең образларына туры килә торган киемнәрне сайлый. Монда театрның күчмә режимда эшләгән вакытыннан калган костюмнар да саклана. Төрле чорга караган спектакльләребез бар, заманча әсәр геройларына киемнәрне кибеттән дә алырга туры килә. Ә борынгырак чорга караганнарын биредән эзләп табабыз. Алар тиешле шартларда саклана. Режиссер роль биргәч, монда төшеп, үз образыңа кием эзләп табуы – үзе бер рәхәт халәт. Костюмнар бүлмәсендә милли байлык саклана дисәк тә, дөрес булыр, безнең өчен бу «алтын бүлмә».
Кием тегүче оста апаларыбыз да бар. Алар өске катта, тегү бүлмәсендә эшли. Образлар өчен кием тегү белән беррәттән, сәхнә киемнәрен төзәтү-ямау да алар җилкәсендә. Менә яңарак кына мәхдүм ролендә киеп уйный торган чапанымны реставрацияләргә туры килде. Бу образда шактый кискен хәрәкәтләр ясарга туры килә, шуңа ул тиз туза.
ГРИМ БҮЛМӘСЕ – АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ
Сәхнәгә чыгачак образның костюмын киеп куйгач, артист үзгәрә башлый... Уй-кичерешләр, дулкынлану, иҗади эзләнү һәм ярсулар болар барысы да театр сәхнәсендә башкарыла. Грим салганда ролемдәге сүзләрне кабатлыйм... Туй балдагын, сәгатемне салып куям, чөнки артык әйберләр сәхнәдә комачаулый. Грим сала барган саен, образыма ныграк керәм, нәкъ героемча уйлый, фикерли, сөйли, аның килеш килбәтенчә гәүдәмне тота башлыйм. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ында мәхдүм Надирны башкарам искән, димәк, кич буе уйларым җавапсыз мәхәббәт, гарип кешенең дөньяга карашы хакында булачак.
фотолар: Зөлфәт Закировның шәхси архивыннан
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев