Логотип Идель
Мәдәният

Зәйдулла каланчасы

Йолдызнамә буенча 21-31 гыйнварда туганнарның билгесе Үлмәс гөл (бессмертник), ул тәмгысыз, хирыссыз, сатылмас кеше (бессеребренник) дигәнне аңлата. Аларга бар авырлыкларны җиңеп чыгарлык егәр салына икән.

Йолдызнамә буенча 21-31 гыйнварда туганнарның билгесе Үлмәс гөл (бессмертник), ул тәмгысыз, хирыссыз, сатылмас кеше (бессеребренник) дигәнне аңлата. Аларга бар авырлыкларны җиңеп чыгарлык егәр салына икән. Туган халкы, милләт гаме, аның киләчәге өчен янып-көеп яшәгән, җанын фида кылырга әзер затларга, бигрәк тә иҗат әһелләренә, шуннан да төгәлрәк язмышны теләп булмый торгандыр!

Юлчы

«Юлчы, нинди йомыш? – диде.
Йөземнең сөртте тузанын...»

Газиз җиребез өсте ап-ак кәләш күлмәге төсенә кергән мәлдә, 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге сүз сәнгатебезнең күренекле шагыйре, прозаигы, драматургы, җәмәгать эшлеклесе Ркаил Зәйдулланың, соңрак үзе әйтмешли, «күк гөмбәзенә» күзен текәп, «күкрәк куышлыгында яралган гади дә, бергә тезелгәч сәер дә яңгыраган сүзләрне дөньяга» әйтергә ымсынган туган көне. Бала күңеленә, рухына сеңеп калган яңгыр, җил, үләннәр кыштырдавы, сандугачлар тавышы, «сабыйлык туфрагында», ата-ана куенында яралган шигъри орлык «юлчы»ны Кол Гали, Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр, Тукай, Дәрдмәнд, Такташ, Туфан иҗатлары юлына, яктылык сирпеп торган әдәбият мәйданына алып чыгалар. Хәзер инде ул үзе хәзерге сүз сәнгатебезнең төбенә җигелеп тартучы олы шәхесләребезнең берсе.

«Үлмәс гөл» Чуашстан олысына кергән Чичкап исемле авылда укытучылар гаиләсендә туып, башлангыч белемне шунда алганнан соң, урта мәктәпне күрше Чуарчыкта тәмамлап, яшүсмер чагында ук шунда уку турында күңелендә туган хыялы артыннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә юл тота. Аны уңышлы тәмамланганнан соң, Аксубай вилаятенә кергән Иске Татар Әдәм Суы (үзе дастанлы исем) авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына «әлифба өйрәтә». Мәгәр мәктәп, бигрәк тә студент елларында ук тынгылык бирмәгән шигырь чыгаруга, язу-сызуга һәвәслеге аның гомерлек шөгыле, язмышы, газабы, сөенече булып чыга. Шул теләк-ниятенә «ирек куеп», 1985 елда Казанга әйләнеп кайта һәм әүвәл хәзерге «Сабантуй», «Татарстан яшьләре» басмаларында каләмен чарлап алганнан соң, 1989 санәдә «Идел» журналы оешкач, шунда чакырыла һәм озак еллар дәвамында бүлек мөдире вазифаларын башкара, яшьләр тормыш-яшәешенең төрле матавыкларын сурәтләгән, ачы һәм шаян телле, гаять популяр «Зәйдулла каланчасы» исемле сәхифә алып бара, шунда эшләү дәверендә туры сүзле, үткен каләмле журналист һәм татар шигъриятенә эчтәлек һәм шәхес җәһәтеннән яңа мәүзугълар, аһәңнәр иңдергән үзенчәлекле шагыйрь буларак та таныла башлый... Исеме телләргә керә.

 

Ике Туфан ярлыкавында

Ркаил Зәйдулланың тәүге шигырьләре матбугатта 1977 елда, әле мәктәптә укыган чорда ук басылып чыкса да, берише замандашлары аның бу тәҗрибәләрен вакытлы мавыгу, яшьлек «кизәнүе» дип кенә кабул итсә, аның ихласи шигъри тәлгәшләрен җитди бәяләүчесе дә, яшь каләм әһелен, әле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күргәнче үк, халык язучысы, гаярь җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин күреп ала. 1983 елда «Казан утлары» журналының бишенче санында «Шигырь язарга өйрәтәм» исемле мәкаләсендә Зәйдулланың иҗади талпынышларына, шигъри шәлкеменә хәзергәчә кыйммәтен югалтмаган бәясен бирә. Анда мондый юллар бар: «Яратам мин бу малайның шигырьләрен, өметем зур ул егеткә. Мин аңарда иҗат кешеләренә кирәкле тынгысызлыкны күрәм. Җаны тынгысыз аның, яшьлеккә хас бунтарьлеге дә бар. Бик әйбәт. Яшь чакта да бунтарьланмагач, картайгач ни кала?.. Әдәбият ачык йөрәкле (душа нараспашку) затларны яратарак төшә». Бөтен татар дөньясының иң күренекле, зыялы шәхесе – Туфан Миңнуллинның яшь каләм иясенең тәүге тәҗрибәләренә, шуларга таянып үзенә, аның киләчәгенә пәйгамбәрләрчә анык мөһер «сугуына» шаклар катырлык! Моннан утыз елга якын элек, әле студент Ркаилның күренекле әдип булып күтәреләчәгенә ышануы өстенә, милли мәнфәгатьләрне яклауда кыю, аның үзенә алмашка әзерлекле трибун шәхес буларак үсәсен алдан сизенгән икән остаз!
Туфанның иҗатына җылы карашын хуплагандай, бер ел узар-узмас, аның «Кояшлы күзләр» дигән сәеррәк исемле тәүге җыентыгы дөнья күрә.

Без күзләрнең кара, зәңгәр, соры, яшел, матур, ягымлы, моңсу, хәйләкәр, төртмәле, яшьле һ.б. тормышчанрак төс-мәгънәләре белән йөртелүенә күнеккәнбез. «Кояшлы күзләр» яңарак төшенчә-гыйбарә, шагыйрьнең метафорик фикерләүгә, дөресрәге, дөньяны үзенчә күрә, чагылдыра алуына җитди дәлил иде. Алдагы елларда аның «Күрәзә», «Татар таҗы», «Мәгарә», «Ил», «Янды сөю чатырлары» кебек төрле жанрларны эченә алган мәҗмугалары, кырмыска оясына баллы таяк тыккандай, тәнкыйтьне уятып җибәргән, «Алкинның соңгы мәхәббәте» романы белән үзен милләт гаме белән яшәүче, романтизм, модернизмнар белән кырыс реализм ысуллары арасындагы уртаклыкларны сиземли алган интеллектуал икәнлеген күрсәтте һәм тирән фәлсәфи нәтиҗәләр ясарга сәләтле әдип буларак танытты.

Гафу, гафу! Гаяз Исхакый әйтмешли, «сүземез» икенче Туфанның, ягъни күренекле шагыйрь фатихасына лаек булуы турында иде. Остазның вафатыннын соң, инде каләмен чарлап, шагыйрь буларак танылып өлгергән Ркаил Зәйдулла шәхси истәлекләрен таяныч ноктасы итеп алып, Хәсән Туфан наменә, иҗатына, рухына багышлап, лиро-эпик төрнең катгый таләпләрен, эчке серләрен сиземләп, «сыгылмалы» композицияле «Койрыклы йолдыз» поэмасын иҗат итә.

Ул Туфанны кеше, мәгәр гадәти адәм баласы булудан бигрәк, чын талант, безнең арага башка дөньядан килгән пәйгамбәрме, тылсым иясеме икәнлеген вакыт кына тулы бәясен бирә алыр дигән ышаныч белән сурәтли. Үзе исән чакта Туфан белән аралашып калган һәм соңгы сәфәргә озатуда катнашкан кешеләрнең берсе Ркаил аны озын буйлы, шулай ук озынчарак ап-ак йөзле, саф күңелле, уйчан, моңлы күзле, үз холкы, менәзе булган, ягъни гадилеге белән гали шәхес итеп күз алдына бастыра.

...Йолдыз нуры җыйган күзләренә
 Таң гөленең чыгы сирпелгән.
 Нинди уйлар били сине, шагыйрь? –
 Нигә күз карашың биртелгән?

Күңелләренә иман нуры белән шигъри орлык салынган, Туфан иҗатына мөкиббән китеп яшәгән күп санлы егетләр-кызлар арасыннан, хәзерге татар сүз сәнгатенең төбенә җигелеп тартучы әйдаманнары, ул чорда университет талиблары: Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон – бар кыюлыкларын «йөрәкләренә төйнәп», 1979-1980 (1981дә ул мәңгелеккә күчә) елларда Туфан янына хастаханәгә киләләр. Хәсән әзиләре яшь җилкенчәкләрдә иҗади ялкын һәм дәвамчыларын күреп, «кунакларын» ихласи кабул итеп, исәнлеге мөмкинлек биргәнчә алар белән милләт язмышы, киләчәге, шигърият серләре турында сөйләшеп утыра. Түбәләре күккә тигән яшьләр Туфанны тыңлап, ул чакта үзләре дә сизмичә, грек драмаларындагы шикелле, рухи чистарыну – катарсис узып, өнсезләнеп кайта. Туфан егетләрне аска хәтле озата да төшә һәм чакыруларын кабул итеп, студентлар белән очрашуга да килә.

Ахырдан үзе торып басты...
Залда – яшьләр.

Яшьләр алдында чал чәчле карт. Ул дулкынлана.

Туфанны озатканда бер төркем кызлар «Казан кичләре»н җырлап кала. Бу аның фани дөньяда туган милләте вәкилләре белән очрашуларының соңгыларыннан булгандыр.

Ркаил Зәйдулла «каланчасы»ннан «өзелеп» төшкән поэмалар күп түгел. Мәгәр һәркайсының асылында, бер яктан, татар халкы узган тарихи-иҗтимагый вакыйгалар, Шаһгали кебек сатлык җаннар «ярдәме» белән, югары даирәләр арасында бердәмлек булмау нәтиҗәсендә мөстәкыйльлекне югалту, көчләп чукындыру, шәхес хокукын «таптау» кебек хәлләрне үз башыннан уздырган Туфан («Койрыклы йолдыз»), Әфган сугышында кемне яклап, ни өчен үлгәненнән дә хәбәрдар булмаган, бабасы тәрбияләп үстергән ятим егет Мөхәммәт («Матәм»), уртак елганың кара-каршы ярларында урнашкан елга аша салынган күпер төзү барышында холыклары «туарылган» татар һәм чуваш милләте вәкилләре («Күпер») сурәтләнәләр.

Ркаил Зәйдулла поэмаларын эпик оеткылы, үзләре үк олы жанрны «сорап» торган шигырьләре тулыландырып килә. Халкыбызның ташка чукып язылган иң борынгы хатирәсенә игътибар иттергән «Күлтәгин ташы», «Кабан», «Дәүләт музее» шикелле бүлекләрдән торган «Утлы көпчәк» триптихы, доноска «кул куям» дип, җәлладтан каләм сорап алып, үз күзенә кадап мәңгелеккә күчкән коммунист-язучы Шамил Усмановка багышланган «Каләм турында баллада», университетта уку елларын үзәккә алган «Alma Mater», «VIII гасыр. Батырша догасы», «Әхмәд ибне Фадлан» һ.б. вакыйгалы, тирән кичерешле шигырьләрендә лиро-эпик әсәрләрдә үстерелерлек сюжет өлгеләре чайрап ята.

Җылылыкны табып була яратуда

Ркаил Зәйдулланың күп кырлы иҗатында әдәп-әхлак, кешеләр арасындагы катлаулана барган мөнәсәбәтләр, рухи халәт турындагы уйлануларга багышланган парчалар әһәмиятле урын тотса да, мәхәббәт, сөю-сәгадәт хисенең төрле тормышчан да, үтә хыялый да чагылыш-борылышларын үзәккә алган интим-хисси юнәлеш иң күп тирән яктыртылган мәүзугъ дип расларга җөрьәт итәм. Ул аны үзе дә «яшерми». Китап нәшриятында басылып чыккан иң соңгы җыентыгын «Янды сөю чатырлары» (2018) дип атый. Мәҗмуганың исемендә үк үтеп киткән, яшьлекне сагыну, юксыну тудырган экзицтенциональ сагышта, гомер юкка узмаган икән дигән ышаныч тудырган истәлекләр белән горурлану да бар. «Сабыр», «Җил», «Ләйсән», «Үкенү хисе», «Кил, сөеклем», «Яратамы, яратмыймы?», «Назлы сүзләрне тыңларга» шигырьләрендә ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең гаять төрле дә, катлаулы да булып, гелән бәхет-сөенечтән генә тормавы, аны кадерли, саклый белергә кирәклеге искәртелә.

Аның мәхәббәт шигырьләре белән икәүдән-икәү калып кат-кат укыйсы, аерым юлларын кабатлап йөрү теләге туа. Алар бер-берсен дәвам иткән «лирик роман»ны хәтерләтә.

Аның мәхәббәт лирикасы тормыш драматизмына сизгерлеге, күңел тибрәлешләренә игътибарлы булуы, тик барысы да мәҗнүн теләгәнчә генә булмавын искәртүе белән үзенчәлекле. «Бернинди» газәлендә ул мәхәббәтне кешегә җан сихәте һәм авыр йөкләрне күтәрерлек фәрман һәм тән җылылыгы бирә торган көч итеп сурәтли:

Төннәрендә кеше күшегә, өши, туңа.
Җылыны табып була тик яратуда.

Мәхәббәт – барчабызны да сыный торган хис тә ул. Аның сынаулары көлдерергә дә, елатырга да мөмкин. «Чал чәче» турында онытып җибәргән бер ир заты үзен «калтыратып» алган бер чибәрне чишмә янына очрашуга чакыра. Кыз риза була. Чишмә чылтыравыдай тавышлы кызый аңа гомеренә җитәрлек әхлак дәресе бирә:

«Әйт сүзеңне, килдем», – диде.
Янында бер егет иде...

 

«Эт өрер, кәрван йөрер!»

Кемдер: «Ркаил Зәйдулла үсеш-алгарыш авырлыкларын кичермиме, иҗатының җитешсезлекләре юкмыни?» – дип сораса, мин «Тулгак», «Төнге әкият», «Һәйкәлләр», «Үзгәреш» кебек шигырьләренә максатны тәгаенләү җитенкерәми, «Өмет» әсәренә «бүзәрем», «үткелгә», «мәйлам» кебек шивә сүзләрне шыплап тутыруын өнәмәдем, дияр идем. Бу «гөнаһлы» фикерләремне үзенә әйтсәм, ул әүвәл: «Тәлгат абый мин сездә укымадым, ул вакытта сез Алабугада эшли идегез», – дияр дә «Эт өрер, кәрван йөрер!» – дип өстәргә дә күп сорамас!

Язучының тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе арткан саен, аңа таләпләр дә өстәлә бара. Бигрәк тә аның Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе итеп сайлангач, ул үз оясына бикләнеп, иҗади эзләнүләр белән генә яши алмый, җитәкче кеше өч йөздән артык каләм тибрәтүчеләр турында да кайгыртып яшәргә мәҗбүр була. Элек күбрәк үз дөньясы белән яшәгән Ркаил Зәйдулла ташып торган җегәренә иҗтимагый тормышта да үз урынын тапты. Гомеренең зур бер өлешен биргән яраткан «Идел» журналы һәм аның укучылары исеменнән аңа исәнлек-саулык һәм «каланчасы» һәрдаим шигъри табышлар белән ташып торуын телик!

Тәлгат Галиуллин, филология фәннәре докторы,

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев