АДАШКАН ИР КЫЙССАСЫ (повесть)
Ә миңа хат язучы гүзәл яр юк. Армиягә алынганчы беркемгә ияләшергә өлгермәдем.
Рәмзия Габделхакова повесте
Повестьтән өзек
Кичәне алып баручы хатын бик чая, үз эшендә эт каешына әйләнгән бер зат иде. Теле бер секунд тик тормый, елтыр күлмәгенә дыңгычлап тутырган мул гәүдәсе сәхнә белән зал арасында тәгәрәп кенә йөри. Бу үткен хатын кулына эләксәң ычкыну юк, каныкмаса ярар иде дип утырганда, шикләнүем рас килде, ыргактай бармаклары белән эләктереп урынымнан йолкып та алды:
– Менә ул! Менә кайда посып утыра шәп кияү! Мондый балык безгә сирәк эләгә. Әйдә-әйдә, карышма, җаныкаем, хәзер өйләндерәбез үзеңне. Өйдә хатының булса, онытып тор. Санаторий – ирекле терротория, никакуй хатын, никакуй ир! Шулай бит, дусларым? Вакытлыча булса да, оҗмахта яшәп алырга хакыбыз бармы?
Бар! Менә, туганым, син әлегә шунда басып тор, качма, кара аны! Качсаң, икенче бу тирәгә якын да китермибез. Бүлмәңдә бет чүпләп ятарсың.
Күгәрчендәй гөрли-гөрли, бөтерчек хатын залдан тагы ике «корбан»ны минем янга тартып чыгарды. Өч ир, хөкемгә әзерләнгән гаепле кешеләр сыман, зал тулы халык алдында нәүмизләнеп басып калдык.
– Куркак кияүләр, нәрсә борыныгызны салындырдыгыз? Курыкмагыз, монда «теща» да, хатын да юк. Бүгеннән сез ирекле кош! Бөркет булыгыз! Зал тулы хур кызы, җаныгыз теләгәнне сайлап алыгыз! Бүген сезне өйләндерәбез! Йә, кем беренче? И-и җебегәннәрем, булмады бу. Алайса, үзем сайлыйм.
Бөтерчек хатын шулай диде дә, беренче рәттә утырган кызыл бөдрә чәчле бер карчыкны җилтерәтеп яныбызга бастырып та куйды. Әбекәй төшеп калганнардан түгел икән, хөкүмәт куйган тип-тигез, ап-ак тешләрен балкытып рәхәтләнеп көлә. Әллә алдан юри сөйләшеп-килешеп куйганнар, минем дә кияүгә чыгасым килә дип, аның янына тагы бер «йөз яшьлек» карчык чыгып басты. Күренеп тора, икесе дә әрсез, шук, безнең ише тыйнак, кыюсыз халык түгел. Татар әбиен чыгарырсың мондый тамашага, ул бүлмәсендә чәй эчеп, телевизордан концерт карап утыра.
– Менә, җаныкайларым, хатыннарыгыз өйдә моңаеп ятканда, без аларга бик шәп алмаш таптык. Болай булгач, санаторийда көннәрегез һич тә күңелсез үтмәс. Менә дигән кәләшләр, тәҗрибәләре зур, билләре нечкә, күзләре янып тора. Димәк, ике матур парыбыз булды.
Аның бу сүзләреннән зал гөрләтеп көлде. Тычканга үлем, мәчегә көлке дигәндәй, безнең генә көләсе килми. Каян гына килеп каптым бу әрсезбикә кулына? Ә ул, шомарган таш, гөрелдәвен белә:
– Бәлки арагызда кәләш булырга теләүчеләр тагы бардыр? Курыкмагыз, монда видеокамера юк. Булса да, бик ерак яшергән, хи-хи-хи. Юк инде, дусларым, шаярттым гына, бернинди «компромат» булмаячак. Беренче тапкыр иркен болынга чыккан колын сыман хис итегез үзегезне!
Шул чак икенче рәттән ромашка чәчәгенең түгәрәк йөзен хәтерләткән сап-сары күлмәкле бер сылу кыз күтәрелде: «Мөмкинме? Минем кәләш буласым килә!»
Алып баручы ханым сөенеп аның янына очып кунды: «Әйдә-әйдә, матурым, рәхим ит. Кемне сайлыйсың?»
Кыз туп-туры минем каршыма килеп басты:
– Менә бу егетне! – диде.
– Ә сез, алтыным, бу кызның кияве булырга ризамы?
Ничек инде шундый асылкошны кире кагасың ди? Башыма тай типмәгән лә, әлбәттә, риза!
– Болай булгач, бер парыбыз бар! Исемнәрегез ничек була инде? Диана? Ә син, чибәр егет?
Телемә килгән беренче исемне әйттем:
– Гали булабыз!
– Бик хуп. Димәк, дусларым, таныш булыгыз: беренче кәләшебез – Диана, кияү егете – Гали! Алкышлар белән каршылыйбыз! Әйдәгез, матуркайларым, рәхим итеп, сәхнәгә менә торыгыз.
Мин алдан, кыз арттан атлады. Шул чакта ул шыпырт кына берничә сүз пышылдап өлгерде: «Исеңдә калдыр: кызыл, утыз өч, банк, Илсаф...» Миңа аның бу гамәле бик сәер тоелды. Бу кызый чибәрен чибәр дә, тик бик тулы түгел бугай. Акыллы булса, чакырганны да көтмичә, мин кәләш дип, әрсезләнеп сикереп чыкмас иде. Беренче күргән кешегә аңлаешсыз, бер-берсенә бөтенләй бәйләнмәгән сүзләр дә пышылдамас иде.
Менә теге ир-егетләргә дә пар табылды, алар да кыз-ханымнарны ияртеп сәхнәгә менде. Шуннан уен башланды. Биеп тә, сөйләп тә күрсәттек, табышмаклар да чиштек. Кыз пышылдаган сүзләрнең нигә кирәк булуы да ачыкланды. Бер дә тиле түгел, бик башлы икән үзе. Бер-берегезгә туры киләсезме, дип алып баручы сораулар бирә. Кәләшләр җавапны әүвәл алларындагы кәгазь битенә сырлап куя. Аннары без әйтәбез. Җаваплары тәңгәл килеп, иң күп балл җыючылар җиңүче булып кала һәм бүләкләнә икән. Мин җиде сорауның дүртесенә чатнатып җавап бирдем. Минем кәләш кызыл төсне ярата, аңа 33 яшь тирәсе, ул акча белән эш итә, яраткан җырчысы Илсаф... Җиңүче булыр өчен шул җитте. Алып баручы ханым, бу киявебез бик ушлы, бик тапкыр икән, дип миңа мактау яудырды. Шуннан җиңелгән парлар залга төшеп утырды, ә без хәйләкәр кызый белән бәйрәм күрке булып калдык. Безгә үзебез хәтле «балдаклар» – билдә әйләндерә торган боҗралар бүләк ителде, шулар эченә бер-беребезгә сыенып бастык та, гомергә бергә булырга «антлар эчтек»... Алып баручы ханым халыкны кыздырып торды:
«Туй булгач, туй булсын инде, йоланы бозмыйк. Хәзер нишлибез, нишлибез җәмәгать?»
Залдагы халык бертавыштан кычкырды: «Әче! Әче!»
– Әлбәттә, әче! Әйдәгез бергәләп куәтлик: «Горько! Горько!»
Шул хәтле караш астында гомердә бер күргән хатын-кыз белән ничек үбешәсең? Чибәр ханым да минем кебек үк кыенсынып калган иде. «Яшьләр ояла», – диде алып баручы. Кай арада бер картина күтәреп килеп, шуның белән безне халык күзеннән каплады. Залдан тагы дәррәү: «Горько!» дип кычкырдылар. Халыкка бу уен хәйран ошап китте. Ә без картина артында елмаешып басып тордык. Әлбәттә, үбешмәдек. Ханым ризалыгын сиздерсә, мин каршы килмәс идем анысы. Әмма ул көлемсерәп, туфли очына карап торды. Безне каплап торган картинада үбешү сурәтләнгән икән. Туй күлмәгендәге кәләш белән егет авызларын үрдәкнеке сыман сузып, бер-берсен «чукып» үбәләр. Без аңа карап көлештек. Уен күңелле булды.
– Бүгеннән сез «Тылсымлы күл»нең яшь пары, һәркайда сезне кияү-кәләш итеп кабул итәчәкләр, биредә барча гөнаһлар кичерелә! – дип көлде алып баручы ханым. – Ә хәзер сезне, хөрмәтле дусларым, ресторанда романтик кичә көтә. Бәхетле парны алкышлап озатабыз.
Шулай итеп, «кәләшем» белән култыклашып, ресторанга юнәлдек. Анда киләсебез билгеле икән, ханым биргән талонны күрсәтү белән, безне тәрәзә буендагы аулак почмакка утырттылар, ап-ак ашъяулык япкан өстәлгә шампан шәрабе, ваза белән җиләк-җимешләр куелган иде.
Сары күлмәкле сылу кыз белән күзгә-күз карашып икәүдән-икәү утырып калдык. Бокалларның берсен аңа суздым: «Йә, кадерле ярым, бәхетебез тулы һәм татлы булсын! Танышлык өчен! Бүген мин көтмәгәндә кәләшле булып куйдым!»
Бу сүзләремә елмаер дигән идем, әмма Диана киресенчә моңсуланып калды. Күзләрендә яшь тамчылары җемелдәде.
– Беләсезме, бу минем беренче туем бит, – диде ул. – Исемем чынлыкта Диана түгел, ә Дания. Ә сез чынлап та Гали буласызмы?
– Юк, әлбәттә. Әти кушкан чын исемем Гафур, – дидем мин. – Аңлавымча, сез кияүдә түгел?
– Юк. Ләкин ялгыз да тормадым.
– Аңлашылды...
– Юк, сез аңламадыгыз... – диде Дания уйчан карашын кулындагы бәллүр бокалына күчереп. – Ялгыз тормау икәү булу дигән сүз түгел. Беләсезме, туганда... ә бәлки яралганда ук, һәр йөрәккә мәхәббәт орлыгы салына. Кемдәдер ул тамыр җибәрә, яфрак яра, чәчәк ата. Кемдәдер орлык килеш кала... Менә шул бәхетсез җаннар мәхәббәт эзли, кайдан таба – шуннан умырырга әзер. Миндә мәхәббәт бик күп иде, йөрәккә генә сыешлы түгел иде. Тик мин аны бүләк итәрлек яр таба алмадым...
«Кәләшем»нең моңаеп, яшь түгеп утыруы миңа ошамады. Беренче күргән кешегә ни дип бар күңелеңне ачып салырга ди. Кемдә нинди кысыр хәсрәт булмас. Мин монда бәхетсез җаннарны юатырга килмәдем, ләбаса. Бер матур, шома битлегеңне киеп куй да, рәхәтләнеп бәйрәм ит. Каршымдагы хатынның кәефен күтәрер өчен, елмаеп, көр тавыш белән:
– Алайса, әйдәгез, мәхәббәт өчен күтәреп куйыйк! – дидем.
– Юууук... Мәхәббәт алай гына табыла торган әйбер түгел. Эзләгәннәр тапмый аны. Никтер бөтенләй лаек түгелләр кулына килеп каба ул. Аннары... харап була. Җиңел килгән байлык кадерле булмый, әйе бит?
– Шулайдыр. Барысы да бәхет эше.
– Ник алар гел бергә соң?
Мин башымны тилегә салып, аңламаганга салыштым:
– Кемнәр? – дип сорадым.
– Мәхәббәт белән бәхет... Ник алар гел бергә? Ник мәхәббәттән башка бәхет юк? Аннан башка кеше канатсыз кош кебек бит. Ул ничек очсын?
Бүген минем кәеф һич тә моң-зар тыңларга көйләнмәгән иде. Бүген минем күңел ачасым килә! Күңел ачу өчен биредә, бу мизгелдә барысы да бар: матур кич, ямьле музыка, затлы табын, гүзәл туташ... Елмаеп, көр тавыш белән:
– Канатлар нык булсын, парлы булсын! – дидем. – Әйдәгез, шуның өчен күтәреп куйыйк. Һәм боекмыйк! Бүген безнең туй бит!
– Әйе шул... Туй! – дип килеште Дания. – Туйда шат булу тиештер.
Шул мизгелдә аның моңсу йөзе яктырып киткәндәй булды. Мәхәббәт турында фәлсәфәгә нокта куелып, әңгәмәбез бушлыкны юк-бар белән тутыруга күчте. Сез кайдан да, мин кайдан? Сезгә монда ошыймы, ә сезгә? Әүвәл килгәнегез бар идеме, кайда эшлисез? Беренче тапкыр күргән һәм инде озакламый хушлашасы кешегә рәхәтләнеп алдап була. Ләкин мин алдамадым. Кешедән яшерер серем юк, тормыш юлым бер биткә сыеп бетәрлек гап-гади һәм туп-туры. Хатын-кызда чынбарлыкка хушбуй, чәчәк өстәү гадәте бар, Дания, бәлки, бераз алдашкандыр да. Ә миңа барыбер иде. Каршымда гүзәл ханым утыра, ул минем белән аралашырга каршы түгел кебек, серле карашы, елмайган иреннәре күпне вәгъдә итә. Әлегәчә мин хатынымның тугры ире идем, әмма кырыкка таба атлаучы ир-егетнең кояшы батып барган көннәрендә елмаеп искә алырлык маҗаралары да булырга тиештер бит. Мин ханымга мактау сиптем, биергә чакырдым, әрсезләнеп биленә үрелдем. Мокыт булмаска, үҗәтлек, кыюлык күрсәтергә кирәк. Каршылык сизмәгәч, бүлмәсенә ияреп кайттым. Тик ул кунакка чакырмады. Иртәгә кадәр, дип ишеген ябарга ашыкты. Димәк, үз бәясен белә. Аңа карап кына кәеф кырылмады, мин бүгенге кичтән дә, үземнән дә бик канәгать калдым.
Дания чибәр генә түгел, сөйкемле дә булып чыкты. Уен-муеннан башланган танышлык көннән-көн ныгый барды. Көн тууга аны эзләп чабуымны сизми дә калдым.
Безнең гел бергә, җитәкләшеп диярлек йөргәнне күргәч, биредә ял итүчеләр теге кичәне искә төшереп, болар чынлап та кияү-кәләш икән ич, диештеләр. Аһ, наяннар, бирегә парлап килгәнсез ич, безне алдап, тамаша оештырдыгыз, дип елмаючылар булды. Кемнәрдер, бәлки, яман уйда да булгандыр, тик без беркемгә игътибар итмичә үз дөньябызда яшәдек. Дания бик кызыксынучан кеше икән, ипләп кенә бөтен тормышымны аркылыга-буйга айкап чыкты. Мин, беркатлы җан, ишек-тәрәзәләрне генә түгел, морҗаларга кадәр киереп ачуымны сизми дә калдым. Бераз алдаштым да, әлбәттә, Майяны үз кызым, дидем. Тормышын минем белән бәйләү өмете буш хыял икәнен ул аңларга тиеш. Ни мавыктыргыч булса да, бу курорт романы башланган җирендә төгәлләнсә яхшы. Үпкән-кочкан җилгә очкан дигәндәй... Ялгыз хатын күңелен күрү ир-егет өчен савап кына, дип, мин үз кыланмышымны аклап маташтым, әмма азгын уйлар рөхсәт сорап тормый гына күңелне ялмый барды. Тылсымлы күлебездән киткәч тә, араны өзмисе иде, дип җайлап кына сүз кузгаткач, Дания күземә туп-туры карап:
– Кунакка чакырсам, киләсеңме? – диде.
Мин аның кулын кысып елмайдым гына, куанычым, ризалыгым йөземә язылган булгандыр.
– Алайса, бер көн алдарак китәбез. Мин сине үземә алып кайтам.
– Ә ирең? – дип гаҗәпләндем мин.
– Ирем юк, дөресен әйтәм. Ул ике ел элек вафат булды.
Чит күзләрдән качып, япа-ялгыз калгач, бер түшәккә чумып, ләззәт бишегендә тирбәлдек. Тыштан сабыр, тыныч күренгән ханым дөрләп янган учак икән. Шул учакта яндым-пештем, үлдем дә кабат терелдем, бар күзәнәгем рәхәт шатлыктан тулышты. Бу кайнар, юмарт тәннән, бу сихри назлардан аерылыр өчен күпме көч кирәклеген үзем дә аңламас хәлгә җиттем. «Сөеклем, мин синең гомерлек колың, араны өзмик, тагы очрашыйк!» – дигәнемне үзем дә сизми калдым.
Ир кочагы тансыклаган ялгыз хатын сөенеп ризалашыр дигән идем дә, җавап мин көтмәгәнчәрәк булды:
– Карарбыз. Киләчәк күрсәтер.
– Алайса, телефон номерыңны булса да бир. Минем сине югалтасым килми, – дип ялындым.
– Бирмим әле! – диде Дания. – Кирәк булсаң, үзем сине эзләп табармын.
Аның бу сүзләре миңа бик сәер тоелды. Үртәлгән мин-минлегемне майлап, үзалдыма булса да мыгырданып куйдым: чакыруын чакырырсың, тик чаптырып килүче булмас, янәсе. Әмма Дания сызгыруга, бу юмарт йортка, җылы түшәккә йөгереп киләсемне бик яхшы аңлый идем…
***
Мин кайтканда Гөлсем өйдә иде. Ишек төбенә чыгып, елмаеп каршы алды. Гаҗәпләнеп:
– Син нишләп эштә түгел? – дип сорадым. Гөлсемнең өйдә булуы кәефемне генә төшерде. Ашыйсым да, эчәсем дә килми, Дания иртән мул итеп сыйлап озаткан иде. Шундый дәртле, тәмле төннән соң тизрәк урынга тәгәрисем, онытылып йоклыйсым гына килә. Әйтерсең, сөяркәм үзе дә миңа ияреп кайткан, күзгә күренмәс томан булып тәнемә сарылган. Тәнемнән дә, җанымнан да аны тиз генә сыпырып төшерә алмам инде хәзер.
Гөлсем аны-моны сизмәде, йөгерә-йөгерә табын корды, үзе сөйләнде:
– Мин сине шимбәдән бирле көтәм инде. Ял көне процедуралар юк бит. Әллә ничә тапкыр шалтыраттым, телефоның әллә сүндергән иде, әллә сигнал бармый, гел «не доступен» булды. Кичә Шамил абый килгән иде. Каз ите алып килгән, шуның белән бәлеш салдым. Төнгә чаклы сине көттек. Нигә ял көннәрендә дә каласы иттең син?
– Иптәшләр яхшы иде... Саунада саубуллашу киче оештырдык...
Гөлсем миңа төбәлеп сынап карап торды. Ышанмады бугай. Ул аны-моны әйткәнче, мин үз кортларымны чыгарырга ашыктым:
– Шамил белән төне буе нишләп беттегез? Минем өйдә юклыкны белеп килгәнме? Әллә үзең чакырдыңмы?
– Ни сөйлисең инде, нишләп чакырыйм ди? Кызын Казан врачларына күрсәтергә алып килгән. Бер килгәч, безне дә күреп чыгасы иткән.
– Гостиницада урын беткәнме? Ник безгә килгән? Мин өйдә булмаганны белә торып, монда кунып яткан? Мин ни уйларга тиеш?
Гөлсем тагы да төпченә башлаганчы мин һаман үземнекен тукылдадым.
Гөлсем күзләрен зур ачып миңа карады, хәрәкәтсез калды. Нечкә кашлары җыерылды, кулындагы чынаяк дерелди башлады.
– Ни сөйлисең, Гафур?! Нинди корт чакты сине? Нигә безнең хакта шулай ямьсез уйлыйсың? Күрмәгән, белмәгән килеш бер гаепсез кешене пычрату гөнаһ! Миннән оялмасаң, Ходайдан оялыр идең.
– Шулаймыни? Шамил белән бер генә кич кундың, инде чире йоктымы? Ходай, имеш... Гөнаһ, имеш. Төне буе коръән укыдык, димәкче буласыңмы әллә? Каян килгән фәрештәләр! Ышанмыйм мин сиңа!
– Гафур... Синең киемнәреңә ят хушбуй исләре сеңгән... Мин бит берни әйтмим, чөнки үз күзем белән күрмәдем. Ә күңелдә шик бар. Өйдә мин ялгыз түгел, кызым белән идем. Шамил дә кызы белән килде, ялгызы түгел. Ул синең кайтуыңны көтте. Ул сине, мине якын итеп килгән. Буш кул белән түгел, күчтәнәчләр төяп. Каз, бал, йомырка... Әти-әнине, Рәшитне догадан калдырмагыз, диде.
– Рәшит?! Гомер буе Рәшит! Ә мин кем синең өчен? Мин кем?
– Гафур, мин сине гомер буе хөрмәт итеп яшәдем.
– Миңа хөрмәт түгел, мәхәббәт кирәк. Аермасын аңлыйсыңмы? Җир белән күк арасы. Укытучыны хөрмәт итәләр, ә яраткан кешене назлыйлар, иркәлиләр. Ә син гомер буе бүрәнә булдың. Минем куенда да Рәшитне сагындың!
Гөлсем тораташ катып калды, йөзе агарып китте. Калтыранган кулларын кая куярга белмәгәндәй угалап торды. Аннары яшенә буылып, кухнядан чыгып китте.
Үзем дә аңладым, каты бәрелдем. Ләкин артыннан гафу үтенергә чапмадым. Гаеп тану, баш ию ирләр эше түгел. Ярар, бер елар да басылыр. Аның каравы икенче юлы уйлап эш итәр, мин юкта бусагадан чит ир кертмәс.
Шифа йортыннан, чит хатын белән типтереп, яшьлек яры, тәүге мәхәббәте янына кайткан ир ул мизгелдә шулайрак фикер йөртте. Әле кайчан гына Гөлсем минем өчен иң кадерле, иң сөйкемле, иң гүзәл зат иде. Аның алдына тезләнеп:
– Кадерлем! Мин сине дөньяга туганнан бирле яратам. Һәм дөнья беткәнче яратачакмын! – дигән исәр гашыйк, чынлап та, мин идемме соң ул?!
Бүген моңа ышану да авыр...
***
Илдән еракта үз кешең туганыңа, якын дустыңа әйләнә. Каратут йөзле, кысык күзле Рәшитне башта үзбәк малае дип уйлаган идем. Аның татар егете икәнен белгәч, карендәшемне тапкандай сөенеп, күңел ишекләрен киереп ачтым. Икәү генә калганда гел татарча сөйләштек. Үз телеңдә аралашу җан рәхәте икәнен туган җирдән, милләтең бишегеннән аерылгач кына аңлыйсың икән. Шулай да Рәшит миңа ягылырга ашыкмады. Аның гел уйга батып, үз эченә йомылып йөрүенең сәбәбе соңрак ачылды.
Бәхетнең ни икәнен һәркем белә, бәхетле кешеләрнең холкы да, язмышы да охшаштыр да, мөгаен. Ә менә бәхетсезлекнең әллә ничә төсе-төсмере бар.
Рәшитнең хәсрәте адәм күтәрә алмаслык иде. Ике ел эчендә ул иң якын, иң газиз кешеләрен югалтып, дөньяда япа-ялгыз калган. Башта абыйсы солдат хезмәтенә китеп бара. Хәрби киемдә йөрүенә ярты ел да үтми, аны Кавказдагы утлы казанга илтеп тыгалар. Ата-ана ут йотып улларыннан хәбәр көтә, тик айлар буена хәбәрнең ни яхшысы, ни яманы булмый. Суга төшкәндәй юкка чыга егет. Безнең солдатларны әсирлектә тоталар, акчага алыштыралар икән, дигән сүзләр йөри башлагач, Рәшитнең әтисе улын эзләп ерак юлга чыга. Аның кебек Каф тауларына газиз балаларын эзләп чыгып киткән бер төркем халыкны юлда зур хәвеф көтә, алар утырган автобус минага эләгеп шартлый. Бу кадәр кайгыны ана кеше инде күтәрә алмый, йөрәк белән егыла. Гөрләп торган гаиләдән бер Рәшит утырып кала. Ул бу вакытта Казанда укуда була. Башына бер юлы ишелеп төшкән кайгылардан аңгы-миңге хәлдә йөри-йөри дә, имтиханнарын тапшыра алмыйча, укуын ташлый. Студент билетыннан мәхрүм калу белән хәрбиләр кулына килеп эләгә. Анда аның акыл-зиһене, күңел халәте белән кызыксынып тормыйлар, ашау байдан, үлем Ходайдан булыр диеп, хәсрәтле егет язмышын гаскәриләр кулына тапшыралар. «Айт-два»га чабар өчен әллә ни акыл кирәкми, командирларның боерыгын минуты-секунды белән үтәү генә зарур. Рәшит бусын булдыра иде. Аның кебек күндәм, тырыш солдат ул чакта илендә булмагандыр. Әйтерсең, яшәвенең бөтен максаты шул армия хезмәте иде. Янган йөрәген өзлексез күнегүләр, авыр эш белән басарга тырышкандыр инде. Хәер, җан ярасын тән газабы белән төзәтү мөмкинме соң?!
Бәхетенә, аның күңел юатучысы бар, берәүдән атна саен хат килә. Дөньясын онытып, кат-кат укый аны Рәшит, шул хатны йөзенә куя, юатучысының кул җылысы сеңгән юлларны үбә.
Гөлсемне ул кибеттә күргән.
– Күзенә бер генә төбәлеп карадым, бөтен тәнем тетрәп куйды. Ни алырга кергәнемне дә онытып, карадым да каттым шулай. Шул мизгелдә әллә нәрсә булды, ут-кояшка кагылган сыман тойдым үземне. Бу кыз минеке, дидем. Ул да мине бер күрүдә хәтердә калдырган. Шулай йөреп киттек. Армиягә ул озатып калды. Исән-сау йөреп кайтсам, өйләнәшәбез. Бер шигем юк, ул көтәчәк. Шундый кыз ул. Дөньяда башка андый зат юк.
Шулай ди Рәшит. Бик хисчән, йомшак күңелле, хыялый егет ул.
Ә миңа хат язучы гүзәл яр юк. Армиягә алынганчы беркемгә ияләшергә өлгермәдем. Кызлар озаткаладым анысы, кулларыннан да, билләреннән дә тоттым. Тик берсе дә җан бусагасыннан узып, күңел түренә үтә алмады. Көтәр ярым юклыгын белгәч, Рәшит, әйдә мин сине Гөлсемнең дус кызы белән таныштырыйм, диде.
Мин ризалаштым, ярар, дидем. Күп тә үтмәде нурлы Казан мөһерләре белән Нәфисә исемле кыздан җылы гына хатлар килә башлады. Юк-бар гына язышсак та, ул хатлар бертөрле көннәремә ямь өстәгәндәй булды. Нәфисә Сөембикә манарасы янына басып төшкән рәсемен дә җибәрде, ерактан бик чибәр, сылу күренә, якыннан ничектер тагы. Хатларының эчтәлегенә карасаң, җитди, акыллы кызга охшаган. Болар Гөлсем белән бергә эшлиләр, икесенә бер бүлмәле фатир яллап торалар икән. Бервакыт дусты белән бергә төшкән рәсеме килеп төште. Алдым да, шаккаттым, бер мәлгә зиһенсез калдым хәтта. Һай, тар икән бу дөнья, кысан икән. Шулай булырга мөмкинме, кеше ышанырлык хәлме бу? Мин тизрәк Рәшит янына йөгердем. «Синең Гөлсемең шулмы?» – дим. Әйе, ди. Чибәр бит?!
Минме белмим?!
Шул кызый бит көннәремнең кояшын, йөрәгемне үзе белән алып китте. Шул кызый аркасында бит башка беркемгә ни күз, ни күңел төшмәде. Һәм менә шул
Гөлсем тугры дустым Рәшитнең сөйгән яры икән! Алар гомергә бергә булырга җыена...
дәвамы бар...
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев