Логотип Идель
Әдәбият

АК БҮРЕ ТУРЫНДА БАЛЛАДА

Эльмира Шәрифуллинаның апрель санында басылып чыккан әсәре.

Эльмира Шәрифуллинаның апрель санында басылып чыккан әсәре.

                                                     Зөбәер авылында туып үскән авылдашым, Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаев (Николай Орлов) балачагына багышлана.

1
Иркен ялан. Яшел хәтфә җәйгән
Келәм кебек йомшак чирәмдә
Кайсы утырган, кайсы чүгәләгән,
Әбәт чагы җәйге кирмәндә.

Миңлеминай оныкларын җыйган,
Ә алар күп, шаян, тапкырлар.
Йөгерешче, җырчы, гармунчылар,
Сабан туйларында батырлар.

Әйләндереп, төреп алган алар
Якын бабаларын яратып,
Ә Ак бабай тәмләп сөйли белә,
Тыңлаучыны
Күзләренә тора каратып:

– Мин атларны үлеп яратам бит,
Кушамат та «Юрга», беләсез.
Ә бер көнне урладылар атны,
Шәкүр яраннары, күрәмсең...

Атны, дигәч,
Бер минеке генә
Булып аңлашыла шикелле.
Һай, түгел шул,
Алып китте алар
Авылыбыздан бөтен көтүне.

Уенмыни атсыз яшәү җирдә?
Дөнья хәлен әйтми күрәсез.
Ихатаңда җигәр атың торса,
Терәкле итеп үзең сизәсең.

Атлы булу – илдә хаклы булу,
Дәрәҗәле булу – кирәкле.
Дәрт-дәрманлы, омтылышлы булу,
Асыл юрга кебек йөрәкле!

...Кайгы басты.
Кызу печән өсте,
Малкайларның кирәк чаклары.
Кирәк кенә түгел,
Бик нык кирәк,
Кирәкнең юк бәя-хаклары...
Чабулыкка чыгып,
Бөтен җанны сыгып,
Туган җирне кочып еладым.
«Рәхмәтеңнән ташламачы, Аллам!» –
Бәргәләнеп шунда сорадым...

«Эт авызыннан сөяк алып булмый», –
Халык әйткән,
Хак сүз – бәхәссез.
...Ятып елаган җир – изге урын,
Җир кендеге булган, күрәмсең.
Икенче көн
Шунда бүре күрдем,
Гади бүре түгел, Ак Бүре!
Таштан койган кебек басып тора,
Булыр ара – бер күз күреме...

Шул көннән соң җиде тәүлек үтте,
Үз күземә үзем ышанмыйм.
Туры атым көтү белән кайтты,
Җомга иде,
Һич тә бутамыйм!
Ябыкканнар,
Йончыганнар болар,
Качканнардыр, диеп уйладык.
Сиңа мәгълүм, килен,
Бөтен авыл белән
Кабатладык изге йоланы:

 Тәһлил әйттек шул ноктага басып,
Тезләнешеп, оеп сәҗдәгә,
Раббыбызга мең разый булып,
Рәхмәтләре өчен бәндәгә.

Намазлыклар җәеп, кыр тутырып,
Азан әйттек, дога укыдык:
«Яманнарга ябык, бикле булсын
Авылыбызда урам, тык(ы)рык!» –

Шөкерана итү, риза булу хисе
Ташу булып акты Аллаһка.
Вәсвәсәле уйлар китермә дип,
Батырма, дип, безне гөнаһка»,–

Ялварыплар бактык
Туган җиргә,
Ялварыплар бактык
Күкләргә.
Мин сөйләгән чынлык
Сәер булып
Тоелырга мөмкин күпләргә...
– Шикләнергә монда һич урын юк,
Без бит шаһит моңа, кем, кордаш.
Авызыбыздан өзеп
Ат ашаттык,
Татарга бит атлар – гел юлдаш!


...Миңлеминай күтәрелеп бакса
Таныш тавыш килгән тарафка –
Чирәм-сәхнә – зур тамаша залы,
Яше-карты чүккән як-якка.


– Дәвам итик, булган вакыйганы
Белеп калсын, диеп, яшь буын.
Ә яшь буын йотылып тыңлый, әнә,
Аксакалның гамьле сүз-җырын,
Ефәк җилләр сөеп, сыйпап йөри
Ак Бүреле төрки ил-кырын.


***
– Менә шулай, дуслар, балалар,
Җирне дер селкетеп,
Өнне алып торган Шәкүрдән Озакламый
Илче килеп төште
Арып-талып ерак бер җирдән.
Махсус килгән.
Ачыкламак өчен,
Белер өчен серен шул эшнең.
Хәл-әхвәлдән соңра
Сүзгә күчте,
Чикләп чыш-пыш,
Имеш-мимешне:
«Үрчеделәр заман шәкүрләре –
Көтү белән атны куалар.
Чын Шәкүр, – ди, – ул шәп атны күзли,
Барон аты анда,
Йә паннар!
Алып киткәч, көтү башыгызның
Күзләреннән мөлдерәп яшь аккан.
Чыбыксыз сүз бик тиз йөри бит ул,
Хәбәр алды Шәкүр-брат та.
Гамбургка сәфәр чыкмак иде,
Ташлап барлык мөһим эшләрен,
Карак закуннарын бозучының
Үзе коймак булды тешләрен.
...Ул атларны төсе белән түгел,
Исе белән хәтта аера.


«Беренче кат, – диде, шаклар катып –
Кеше ышанмас хәлгә тарыгам.
Атларның гел асылларын «чирттем»,
Асылларда кодрәт, ялкын бар!

Урал яклап куган бу көтүдә
Ниндидер сер,
Гайре шаукым бар».
Килгән көннән башлап күзәтте дә
Арандагы моңсу Туратны:
«Йә хуҗасы,
Йә ат үзе изге –
Җибәр, үрдәккәем, – диде, – бу атны!»

Аратадан чыккач сезнең Турат,
Ат патшасы Шәкүр-братка
Башын какты...
Кешнәп куйды, карап
Йөгереп килде
Бурлы бия белән Алмачуар сылу колыны.
Әмер булды,
Чыкты алары да...
Чап та кит бит,
Табып юлыңны.
Күз яшенә чумган
Турат шунда
Ни эшләде диеп уйлыйсыз?
Алгы аягын бөкләп, башын орды,
Өйрәтелгән ат дип торырсың!


Аннан ары,
Горур башын чөеп,
Шәкүрнең ул
Күзләренә тутырып карады.
Абзаңны бу тәмам уйга салды,
Ат теленме әллә аңлады?

Сакчыларга тагын ым ясады:
«Чыгарыгыз, – диде, –
Барсын да!


Рәнҗетсәң, әллә ни күрерсең,
Кеше акылы бар бит монсында...
Насыйп булса, кайтып җитәрләр, шәт,
Ара ерак инде ерагын. . .»
...Дөньядагы җиде могҗизаның
Берсе кебек булган бу фалның
Сере нидә икән?

Белеш, диеп,
Мине менә юлга чыгарды...

...Һәммә атның исәнлеген күреп,
Юлаучыбыз күңелен «тугарды»:
«Мәхәббәт ул әнә шундый була!
Ә кешенең соңгы атына...
Юк, кагылмый,
Киресенчә, ярдәм кулы суза
Ятимнәргә, сырхау-бахырга.
Карар катгый: мохтаҗ бәндәләрнең
Кагылмаска соңгы хакына!
Закунлы бур һич кызыкмый, агай,
Корчаңгы тай, хәрәм алтынга!

Ат җанлы ул!
Шәкүр абзагызның
Сөлектәй ат булыр сөйгәне.
Сөйгәннәрнең исә кадере зур,
Алтын-көмеш нукта – кигәне!..»

Дәвамы "Идел" журналының апрель санында (2020 ел).

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев