Логотип Идель
Әдәбият

АК БӘРӘН, КАРА БӘРӘН

Алинә Хәбибуллинага 18 яшь. Актаныш районы Әтәс авылыннан ул. Казан федераль университетының Татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы бүлегендә белем ала. Әлеге хикәясе Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесендә икенче урынны яулады.

Алинә Хәбибуллинага 18 яшь. Актаныш районы Әтәс авылыннан ул. Казан федераль университетының Татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы бүлегендә белем ала. Әлеге хикәясе Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесендә икенче урынны яулады.

Һай кыздыра да соң бу кояш! Тәннәрне пешереп, керфек очларына кадәр үрмәли. Якты нурдан авырайган күз кабакларын һич күтәреп булмый. Апрельнең юеш көннәреннән соң, мондый коры кызу көннәр тансык булса да, артык бәхет шатлык китермәгән кебек, бу эссе дә тәмам үзәккә үтә. Күләгәгә ышыкланыр урының булса – бер хәл, тәрәзә аша сыйныф эченә тулган нурлардан парта артына качып булмый шул. Бу кызуда аркадан тир тамчылары тәгәри. Егетләр, әнә, түзә алмый, кәчтүмнәрен урындык аркасына элеп куйганнар. Ап-ак күлмәктән калып, ромашка таҗлары шикелле төрле якка сибелгәннәр. Кулларда китап-дәфтәр: барысы да йөзләрен күләгәгә качырырга тели. Кайберәүләр, геометрия теоремалары, физика формулалары кагыйдәләре язылган дәфтәр битләрен бөкләп ясаган җилләткечне җилпеп, хәлләрен җиңеләйтергә тырышып утыра. Ә укытучы, әллә инде юри үрти, әллә чынлап, йончыган укучыларның хәлен аңламый: «Бүген яңа тема үтәбез, дәфтәрләрне ачыйк», – дип, күңелгә ике потлы гер сала. Яз вакыты бит инде, кемнең мондый чакта укыйсы килсен! Биш көн рәттән сарык көтүендә йөргән Инзиләгә әтисе: «Дәресләрең күп калды, яхшылап әзерләнеп бар», – дип, ныклап әйтеп җибәрде. Укыган кеше генә максатларына ирешә ала дигәнне еш ишетеп тора ул болай да. Дөресен генә әйткәндә, үскәч, көтү куып йөрисе килми аның бер дә. Биш көн буена кайнар кояш астында чәчләрне, йөзләрне пешереп йөрү бер дә рәхәт булмады, монда мәктәптә түбә астында утырасың, ичмасам. Көтүлектә йөрүнең ни авырлыгы бар, диючеләрнең үзләрен көне буена ачык һавада йөртәсе иде. Аркадагы авыр букчаны кечкенә иңнәреңдә кичкә кадәр күтәреп йөртүе шактый авыр булуын бик яхшы аңлады Инзилә. Каләмгә үрелгәндә дә кулларына килограммлы герләр эленеп куелган кебек хис итә ул. Болында борын төрткән яшь үлән-чәчәкләрне таптап, өенә таба качу ягын караган сарык-бәрәннәр артыннан сулыш кабып йөгерүе дә шактый хәлдән тайдыра. Ярый, болары көтү көне белән бергә үтеп тә китте ди. Соңыннан, җылы юрган астына чумып, авырайган башны йомшак мендәргә терәгәч, күз алдыннан сарыклар үтә башлавыннан ничек котылырга? Берәү, икәү өчәү... Көне буе җиләктә йөреп, берьюлы ике чиләкне күзеннән чыкканчы тутырып кайтсаң, шулай була гадәттә. Бу юлы да, компьютер хәтерен зарарлаган вирус шикелле, көне буе күз алдында булган бәрәннәр бер дә югалырга уйламый. Инзилә дәрестә дә һаман, иягенә таянып, күзләрен йомган килеш уендагы көтүлектән бар көченә качарга тырыша. Ә укытучы апаның үз мәшәкатьләре: уку елы беткәнче, тиешле темаларны үтеп бетерәсе, контроль эшләр эшлисе бар.

– Христиан дине I гасыр уртасында барлыкка килә. Башта ул Урта диңгез регионында яшәүче яһүдләр арасында тарала...

Бу тарих фәне бигрәк кызык инде! Әллә кайчан булган хәлләрне өйрәнеп утыруның нинди кызыгы бар икән?

– ... Христин дине икенче дөнья барлыгы турында да сөйли. Бу тормышта яхшы гамәлләре күп булган кешеләр оҗмахка эләгә. Андагы яктылыктан күзләр чагыла, агачларда татлы җимешләр үсә...

Тынып калган сыйныфның бер почмагыннан кинәт кенә сорау ягырады:

– Апа, анда да сарыклар бар микән?

Аптырап калган укытучы, берникадәр дәшми торганнан соң, елмаеп, сүзен дәвам итте:

– Бардыр, Инзилә...

Бу җавап яңгыравыннан куркып утырган кыз, бар сыйныфны яңгыратып, уфтанып куйды:

– Иий, анда да көтү көтәсе була икән!

Үз уйларына батып, йоклап утырганнар да уянып китеп, барысы бергә дәррәү көлеп җибәрде. Бары тик тырышып укыганнарның, тырышып эшләгәннәрнең, максатына һәм хыялына тугры калганнарның гына үз урынын таба алуын Инзиләгә тормыш, бәлки, бераз соңрак өйрәтер. Ә әлегә ул, күз алдында йөгерешкән ак һәм кара бәрәннәрнең үртәвенә түзә алмый, алдында яткан китапларын читкә этеп, парта өстенә капланды...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев