Логотип Идель
Әдәбият

Ахирәт дуслар

Әдилә Мингарипова - Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 8 сыйныф укучысы. Аның "Идел" журналының февраль санында басылып чыккан хикәясе белән уртаклашабыз.

Әдилә Мингарипова - Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 8 сыйныф укучысы. Аның "Идел" журналының февраль санында басылып чыккан хикәясе белән уртаклашабыз.

Без, дүрт кыз, бер сыйныфта укыйбыз. Дәрестә дә, кайткач та бергә диярлек. Тик арабызда бездән аерылып йөрергә яратучы Айсылуыбыз бар. Аерылып дип әйтү дә дөрес булмас, ничектер, ялгызлыкны ярата. Инде мин аның белән сөйләшеп тә карадым, әмма ул уйланып йөри бирә. Дүрт кыз дигәннән, менә алар: Айсылу, Зөһрә, Асия һәм мин – Әсма.

Беркөнне барыбыз бергә паркка барырга сөйләштек. Аз гына булса да, укудан, өйдән аерылып, саф һава суларга булдык. Җитмәсә, тышта шундый рәхәт. Кыш. Дөнья ап-ак. Күңел әллә кайларга ашкына!

Мәктәптән кайткач, тиз-тиз генә өйдәге эшләрне эшләп куйыйм дип тотынган идем, Айсылу шалтыратты. Кызганыч, безнең белән бара алмый икән. Айсылуның холкын белгәнгә күрә, аннан килмәвенең сәбәбен дә сорап тормадым.

Аяк астындагы кар шыгыр-шыгыр килә, яңа яуганы ыйммәтле ташлар кебек ялтырап кызыктыра. Мин, ашыкмый гына, җыеласы урынга атладым. Кызлар анда иде инде. Килгәнемне сизмичә, нәрсә турындадыр кызып-кызып сөйләшәләр. Сүзләренә колак салдым. Зөһрә болай диде:

– Асия, минем Әсма белән дус буласым килми. Аның авыллыгы йөзенә чыккан. Егетләр дә аңа әллә ничек кенә карый.

– Алай димәс идем, – диде Асия. – Ул киң күңелле, һәркемгә булышырга гына тора.

Менә сиңа мә! Зөһрә болай, ди, ә Асия тегеләй, ди.

Әйе, мин авылдан килдем. Шәһәргә яшәргә күчкәнемә бер ел да юк әле. Менә шул аз вакыт эчендә бу кызлар белән танышып, дуслашып та өлгердем, дип уйлаган идем... Менә Зөһрәне бөтенләй дә белмәгәнмен икән.

Мин, сүзләрен ишеткәнемне сиздермичә, берни дә булмагандай елмаеп, аларга килеп кушылдым. Әмма шуны аңладым: безнең ныгырга да өлгермәгән дуслыгыбыз бетүгә юл тота түгелме? Күпмедер вакыт юк-бар сүзләр сөйләшеп, парк буйлап йөрдек тә, өйләргә таралыштык.

Икенче көнне Асия шылтыратты.

– Әсма, Айсылу кичә өйдә кунмаган. Әти-әниләре, туганнары бик борчыла. Тиз генә безнең җыелу урынына кил! – диде дә трубканы куйды. Мин берни аңламадым, ләкин тизрәк киенеп, урамга атылдым. Килсәм, Асия белән Зөһрә безнең урында иде инде. Алар да бик борчулы.

– Кызлар, Айсылу кая китәргә мөмкин?

– Белмим. Берни дә әйтмәде, берни язмады.

Айсылу тыштан бик тыныч, серле кыз. Беркөнне, икәү бергә урамда йөргәндә, ул миңа «Кара да, ак та» дигән хикәя сөйләгән иде. Әсәр кешеләрнең икейөзле булулары турында. Ул шулай итеп үзенең гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне аңлатырга тырышмады микән? Аның үз әтисе ике ел элек юл фаҗигасендә һәлак булган. Шуннан соң күп тә үтми, әнисе башка кешегә кияүгә чыккан. Үги әти белән яши башлагач, әнисе дә үзгәргән, һаман яшь ирен генә көйли ди. Айсылу үзен артык итеп хис итә, гомумән, өйгә кайтасы килми башлый һәм ачык йөзле, аралашучан кыздан үз эченә бикләнгән берәүгә әйләнә дә куя.

Шунда миңа әни шалтыратты. Айсылу хастаханәдә икән. Кичә туганнарына әйтми генә хастаханәгә киткән. Моңарчы да чирләп йөргән булган, әнисенә әйтергә кыймаган. Иң куркынычы – яман шеш тә булырга мөмкин ди...

– Кызлар, Айсылу хастаханәдә икән.

– Абау, ни булган аңа? – диде Асия, борчылып.

– Әйдәгез, янына барыйк, – диде Зөһрә.

Без тизрәк хастаханәгә йөгердек. Анда барлык туганнары да җыелган. Әнисенең күзләрендә яшь.

Дустыбыз янына көн дә барырга, хәлен җиңеләйтергә тырыштык. Айсылуыбыз гына көннән-көн сулды. Яман шеш диагнозын табиблар расларга өлгергән иде шул...

Барыбыз да авыр кайгыда идек. Соңыннан аның вафатын да күз яшьләре аша бергә кичерергә омтылдык. Айсылуның әнисе янына да еш барабыз, хәлен белеп торабыз, Айсылу белән булган күңелле вакыйгаларны искә төшерәбез. Зур югалту аша дуслыкны кадерләргә өйрәндек. Дустыбыз гына юк...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты әдәбият, хикәя татар прозасы каләм чарлыйбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев