АЛМА ЯВА
Көзге җилдә җиргә алма ява – Җыр явамы шулай, кем белә?
Көзге җилдә җиргә алма ява –
Җыр явамы шулай, кем белә?
Никадәр моң белән тулган җирем –
Алтын белән дөньям күмелә.
Никадәр моң белән тулган сөю,
Син кайтасың икән көзләргә.
Ә мин чыккан идем, сине сагынып
Алтын алмаларны эзләргә.
Ә мин чыккан идем, бик юксынып,
Алма булып пешкән чагыңны.
Син бөтенләй үзгәрмәгән икән –
Кояш кебек һаман ягымлы.
Җилфер-җилфер сары күлмәкләрең
Бөдрә чәчләреңдә тирбәлә.
Әйтерсең лә, көзге күбәләкләр
Очып уйный синең тирәдә...
Әйтерсең лә, сагыш булмаган да,
Әрнү булмаган да шикелле.
Син һаман да яз гүзәле икән –
Битләрең дә һаман сипкелле.
Син һаман да язгы, назлы икән,
Көзләр килмәгән дә диярсең.
Күзләреңдә шаян нурлар уйный –
Әллә син дә мине сөясең?
Көзге җилдә җиргә алма ява,
Бәхет ява микән, кем белә!
Син һаман шул – һаман минем хыял,
Син мәңгегә минем күңелдә!
«Идел» журналы 16+
Теги: шигырь, Рифат Сәлах Алма ява, көз, мәхәббәт, сагыну
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев