Амәнәт
Ишек шакыйм иртә таңнан: Исәнмесез, җәмәгать! Амәнәт тапшырам сезгә, Өләшәмен Амәнәт. Аксакаллар үтенече, Ак әбиләр гозере: «Бергә саклыйк Туган телне, Өзелмәсен гомере!» Сиңа да шакыдым, күрше, Сиңа да... – ишетмәдең. Бикләмәгез сабыйларның Күңеле ишекләрен! Югалтмасын кыйблаларын Без үстергән балалар. Бу җәһәттән, бурычлы без: Әби-баба, аналар. ...Ишек шакыйм, ишек шакыйм, Ник ачмыйсыз, җәмәгать? Мин бит Амәнәт тапшырам, Өләшәм гореф-гадәт, Аксакаллар үтенечен, Ак әбиләр гозерен: «Саклыйк! Яклыйк! Телебезнең Өзелмәсен гомере!!!» Эльмира Шәрифуллина
Ишек шакыйм иртә таңнан:
Исәнмесез, җәмәгать!
Амәнәт тапшырам сезгә,
Өләшәмен Амәнәт.
Аксакаллар үтенече,
Ак әбиләр гозере:
«Бергә саклыйк Туган телне,
Өзелмәсен гомере!»
Сиңа да шакыдым, күрше,
Сиңа да... – ишетмәдең.
Бикләмәгез сабыйларның
Күңеле ишекләрен!
Югалтмасын кыйблаларын
Без үстергән балалар.
Бу җәһәттән, бурычлы без:
Әби-баба, аналар.
...Ишек шакыйм, ишек шакыйм,
Ник ачмыйсыз, җәмәгать?
Мин бит Амәнәт тапшырам,
Өләшәм гореф-гадәт,
Аксакаллар үтенечен,
Ак әбиләр гозерен:
«Саклыйк! Яклыйк!
Телебезнең
Өзелмәсен гомере!!!»
Эльмира Шәрифуллина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев