Логотип Идель
Әдәбият

Җан авазы (шигырь)

Тормыш – авыр нәрсә икән, Хәзер шуны аңладым...

Җан авазы

Тормыш – авыр нәрсә икән,
Хәзер шуны аңладым. 
Син дигәнчә язылмый шул
Тәкъдир-язмыш китабы.

Алдан ниятләр корабыз,
Аллаһка тапшырмыйча,
Ә соңыннан барып чыкмый... 
(Изге дога кылмыйча!)

Хыяллан син, уйга бирел,
Ләкин артык мавыкма.
Хыял гына түгел тормыш – 
Аңла шуны, онытма.

Күктән җиргә төшә алмый
Азапланып йөргәндә,
Бер көн җитә калды миңа
Хыялдан ваз кичәргә.

Томырылып төшеп киттем
Җиде кат күк эченнән,
Төшеп җиттем, кереп киттем
Җирнең бер тишегенә.

Бәрелгәндә килеп җиргә
Нинди хисләр кичердем?
Авыр булды күңелемә,
Авыр булды... Тик түздем!

Рәнҗегән, кыерсытылган
Күңел генә түзалмый.
Әйтәсе килә лә аның
Эчендәге уйларын!

Ничек итеп шул тишектә
Ул бер бакча күргәнен,
Шул бакчада, аны көтеп,
Туганнары йөргәнен.

Аңа да авыр, шулай ук
Алар да күпне күргән,
Тормышны аңларга күпме
Түзәргә туры килгән.

Шундый хисләр кичерәмен
Киткәнче мин йокыга.
Төрле сорау туа башта:
Кем теләгән очырырга?

Кем теләгән? Шунсы ачык:
Йөрәкләр дә таш кебек,
Рәхимсез кешеләр җирдә
Баштан ашкан, җитәрлек!

Ишетегез җан авазын 
Гади авыл кызының!
Елмайса да, аңа авыр,
Гаять авыр булуын.

Йөзендә гел елмаю да,
Җаны белән утта ул.
Син дә сынатма, шуның күк
Һәрчак түзем, сабыр бул! 

Таңсылу Сәләхова
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев