Логотип Идель
Әдәбият

АВЫР УЙДАН АРЫП ТУКТАП КАЛДЫМ...

Марат Кәбиров шигыре

Авыр уйдан арып туктап калдым,
Тау үренә менеп бастым да:
Яуланмаган үрләр – баш очымда,
Яуланганы – аяк астымда.

Егыла-егыла, яра ала-ала,
Үрләр яулап гомер ителде.
Үзем исләмәстән кемнәрнедер
Яралап та киттем шикелле.

Түбәләрнең төрлеләре булды,
Көмеш дигәннәрем кар булды,
Алтын дигәннәрем чүп-чар булды,
Шатлык дигәннәрем зар булды.

Егыла-егыла, яра ала-ала,
Үрләр яулап гомер ителде.
Аяк аста таулар тезелеп калган,
Мәгънәсез бер түмгәк шикелле.


Җиңү микән, җиңелүләремме,
Аяк астындагы бу үрләр?!
Бәхет микән, бәхетсезлек микән
Үрләр яулап үткән гомерләр?!.

Марат Кәбиров

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев