Логотип Идель
Әдәбият

Бал корты

Әнекәй генәм, әле һаман җыенып чыгып китә алмаганнар икән, төш җитә бит инде, – дигән ачулы сүзләреннән соң артка әйләнеп карасам, инде ул ишектән кереп тә китеп бара.

– Әнекәй генәм, әле һаман җыенып чыгып китә алмаганнар икән, төш җитә бит инде,  дигән ачулы сүзләреннән соң артка әйләнеп карасам, инде ул ишектән кереп тә китеп бара. Бары, җилфердәп, итәк чабуы гына күренеп калды. Безнең дәү әни шундый инде ул! Ачуы килсә, йөрәгеңә үтәрлек итеп әйтә дә, синең җавабыңны көтеп тә тормыйча, кереп китә. Калганы үз эшең, уйла, нәтиҗәсен яса, диюе аның.

 Алып бир әле, улым, дуганы? Әйдә, булмаса, бер әйләнеп кайтыйк печәнлекне,  диде дәү әти, ат җигә башлап.

Ел да шулай. Печәнгә төшәр алдыннан, дәү әтием белән бергәләп, чабылачак җирне карап кайтабыз.

Әнә көн инде кыздыра ук башлады. Дәү әнием бер дә юкка ачуланмаган икән шул! Мин эссегә чыдый алмыйча, утырган җирдән ышыкланыр урын карый башладым. Дилбегәне җиңелчә каккалап барган дәү әтием көлемсерәп куйды да:

– Нәрсә, улым, башыңны кояш кыздырамы? Әнә шул яфракны түбәтәең эченә куй. Табигать ул мәрхәмәтле, үз баласына ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер! – дип, атны туктатты да, юл кырыенда үсеп утырган шактый дәү әрекмән яфрагын өзеп алып миңа сузды. Чыннан да, аны башка япкач, бераз рәхәт булып китте.

Күктә тургай сайрый. Ат әкрен генә юырта. Шуңа арбаның үзенә бер төрле күңелле шыгырдаган тавышы кушыла. Мин юл кырыенда күренеп калган күгәрчен күзе, миләүшә, канәфергә охшаган кызыл төстәге чәчәкләргә сокланып барам. Шунда, исемен дә белмәгән аеруча матур чәчәк күреп, дәү әтиемә туктарга куштым. Ат туктауга, арбадан җиңел генә сикереп төштем дә чәчәккә үрелдем. Аны өзеп алып исни генә башлаган идем, ни күрим – таҗ арасында бал корты! Ул башы белән чумып, нечкә арт аякларын чәчәк таҗына терәп, нектар суыра иде.

– Дәү әти, кара әле, бу бит безнең бал корты! Бал җыярга дип кая хәтле килгән!

– Шулай шул, улым. Бал җыю аларга да җиңел түгел. Ләкин алар шөпшәләр кебек ялкауланып ятмый. Матур кәрәз үреп, балны мулдан тутырып куялар! Шифалы бал кешеләргә файда китерсен, диләр.

Мин чәчәкне саклык белән генә арба төбенә салынган печән өстенә куйдым. Бал кортының күңеленә бу бик хуш килмәде күрәсең, чәчәк таҗыннан чыгып, нәфис канатларын җилпеп очты да китте. Аның безелдәгән тавышы колагымда шактый вакыт яңгырап торды әле.

Атыбыз, таныш юлдан уңга борылып, болынга да килеп җитте. Бу безнең печән чабылачак Сафия аланы иде. Печәннең куе булачагына куанган дәү әтием, зур-зур адымнар белән атлап, аланны аркылыга-буйга иңләп чыкты. Күк йөзе чалт аяз. Күзгә күренмәс биеклектә тургай сайрый. Кинәт кайдадыр самолет гүләгән тавыш ишетелде. Аны эзләп як-якка карангалап торганда, баш өстеннән очып та үтте. Куркыныч булып китте. Никтер ул мин кинода күргән самолетны хәтерләтте. Бу самолет та кара төстә җитмәсә.

Дәү әтиемнең йомшак кына итеп:

– Әйдә әле, бахбай, атлый төш, өстеңә кигәвен урынына самолет куна бит! дигән тавышын ишеткәч, айнып киткәндәй булдым.

Кичен йокыга китә алмыйча азапландым. Әллә каян кара самолет килеп чыгар да минем өскә төшәр кебек.

Иртән бал корты безелдәгән тавышка уянып китеп, сикереп үк тордым. Ачык калган форточкадан кергән икән. Әллә бүлмәдәге чәчәкләрне күреп, бал җыярга уйладымы икән? Тиз генә сикереп тордым да ишегалдына йөгереп чыктым. Борыныма тәмле төтен исе килеп бәрелде. Дәү әтием белән дәү әнием, умарта өстенә иелеп, үзара мыдыр-мыдыр нидер сөйләшә. Менә бер ояны, икенчесен, өченчесен ачтылар. Аннан кабат беренче ояга килделәр. Аларның үз-үзләрен тотышыннан нидер булганын аңлап алдым. Келәт почмагына элеп куйган битлекне алып, мин дә алар янына киттем. Мине күргәч, дәү әтием ояга ишарәләп күрсәтте дә:

– Әй улым, улым! Бу оҗмах кортларына да көн бетте… Нинди тырыш, уңган бит алар! Балны берәү дә бал корты сыман ясый алмый бит, югыйсә. Болай да бит аларның гомерләре бик кыска, нибары бер сезон. Шуларны кырларга агу сибеп агуламасалар соң… – дип куйды. Көч-хәл белән аякларын селкетеп, кире аркан яткан бал кортларын күргәч, йөрәгем жу-у итеп китте. Мескенем, кояш белән торып ул да болынга очкандыр, бүксәсен тутырып чәчәк балы алып кайтырга ниятләгәндер… Әй, самолет, килмә син безнең як кырларына-тугайларына! Сипмә син җиһанга үлем агуын!

Чәчәк таҗларына чык тулган. Мин генә түгел, дәү әтием белән дәү әнием дә, хәтта бал кортлары кунар чәчәкләр дә тавышсыз-тынсыз гына елый иде.

Гөлназ Мәхмүтова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев