Логотип Идель
Әдәбият

Бала күңеле – тирән диңгездер...

Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин - татар әдәбиятына яңа образлар, шигъри табыш-алымнар алып килгән шәхес.

Л.И. Минһаҗеваның «Каләмендә — балачак галәме» - / Роберт Миңнуллинның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге китабына күзәтү.

Мәгълүм, Чын талант, затлы балалар шагыйре булып танылган шәхес балалар әдәбиятында беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. Ә. Закирҗанов сүзләре белән әйткәндә: «Р.Миңнуллин – татар шигъриятенең, шул исәптән балалар әдәбиятының бүгенгесе өчен борчылыпяшәүче» шәхес ул.

Язучының бер генә иҗат җимешедә әдәбият белгечләре, язучылар игътибарыннан читтә калмый. Бу вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән бәяләмәләрдә, монографияләрдә ачык чагылыш таба. Мисал итеп, Ф.Урманченың «Роберт Миңнуллин: шигъри осталык серләре», В.Ар-Сергиның «Путешествие с поэтом Робертом Миннуллиным из Казани в Уфу и обратно…», Р.Сарчинның «Лирика Роберта Миннуллина», Н.Насибуллинаның «Типология жанров и систематизация художественных образов в поэзии Роберта Миннуллина», Д.Фәрдиеваның «Роберт Миңнуллин шигърияте»/Тел үзенчәлекләре һәм төп мотивлар»монографик хезмәтләрен,  «Хәзерге татар әдәбияты һәм Роберт Миңнуллин», «На родной стороне» исемле фәнни-гамәли конференция материалларын һ.б. китерергә мөмкин.

70 яшьлек бәйрәме уңаеннан, Р. Миңнуллинга багышлап тагын бер саллы хезмәт җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗеваның «Каләмендә — балачак галәме /Роберт Миңнуллинның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге (Казан: Мәгариф — Вакыт, 2018. — 248 б.) дигән китабы шагыйрьнең балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүдә һичшиксез зур алгарыш булды. Галимә сүзләре белән әйткәндә,“С.Хәким, И.Юзеев, Н.Юзиев, Ф.Хөсни, Ш.Галиев кебек шәхесләрдән фатиха алган әдип турында язу шактый катлаулы эш”. Шулай да, Ләйлә Минһаҗева Р.Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын җентекле рәвештә өйрәнеп, ХХ гасыр азагы, ХХI гасыр башы татар мохитендә, әдәбиятында аның тоткан урынын, эшчәнлеген яңа яссылыкта, югары дәрәҗәдә бәяләп чыга алган. Галимә язучының өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә уңышлы иҗат итүенмисаллар аша дәлилли. Авторның “...туган җир, Ана, Ил гаме, яшьлек хыяллары, матурлыкка омтылу кебек юнәлешләрнең һәрберсен аерым-аерым тикшерү тагы да зуррак ачышларга китерер иде”, дигән фикер белән, әлбәттә, килешми мөмкин түгел. Шуңа да, Р.Миңнуллинның бу өлкәгә нисбәтле иҗатыналга таба өйрәнү кирәклеге ассызыклана. Л.Минһаҗеваның монографиясе теоретик, фактик чыганакларга байлыгы, әдәби материалны киң планда иңләп алуы белән дә игътибарга лаек.Иң мөһиме, китап авторы шагыйрь иҗатының асыл нигезен – балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнеп, фәнни ачышлар ясый. Әлеге зур, бай иҗатны өйрүнүнең перспективаларын, юлларын күрсәтә.

Өч бүлектән торган китапның «Иҗади ачышлар дулкынында»исемле беренче бүлегендә Р. Миңнуллинның балалар өчен язган шигырьләрендә — халык авыз иҗатыннан килгән традицияләрне үзенчәлекле дәвам итүе, үстерүе конкрет мисаллар белән дәлилләнә. Мәсәлән, «Вакытында йокларга ятмаган, йокларга яратмаган кайбер шаянрак малайларга махсус язылган бишек җыры» дип аталган шигырендә, “халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдаланып, Р.Миңнуллин төп хис-фикерен миллилеккә юнәлтә”, - дип ассызыклый автор. Алга таба галимә, шагыйрьнең бик күп кенә шигырьләренә җентекле бәя биреп, аларның идея-эстетик үзенчәлекләрен, образлар системасының байлыгын, яңалыгын күрсәтә.Р. Миңнуллин әкиятләрендә урын алган геройларныңисә традицион ук булмавын ачыклый. Фикерен үстереп, халык әкиятләрендә психологик фикерләү, персонажның кичерешләрен сурәтләү юк дәрәҗәсендә булуын ассызыклап, язучының аерым әкиятләрендә геройларның “эш-хәрәкәте психологик дәлилләнә, уй-кичерешләргәурын бирелә” дигән нәтиҗә чыгара.Нәтиҗәдә, фольклордан килгән образ, мотив һәм текстларны заман таләпләренә туры китереп, яшь укучыга яраклаштырып эшкәртүе авторның зур табышы булуы, шул рәвешле балалар өчен әсәрләргә яңа сулыш бирүе билгеләнә.

Беренче бүлектә галимә шагыйрьнең балалар шигъриятенә беренчеләрдән булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыруга ирешүен, шул өлкәдә үзенә генә хас интонацияле язу-сөйләү манерасы, үз поэтик алымнары булуынассызыклый. Шагыйрьтарафыннан моңарчы балаларныкы саналмаган темаларны да кыю рәвештә нәниләр поэзиясенә кертүенә басым ясала. Тематик төрлелек, форма-алымнардагы яңалыкларны ачыклау да зур кызыксыну уята.

Туган җир, туган нигез кадере, гаилә учагы җылысының Ана образы белән тәңгәл булуы кебек темаларны да үзенчәлекле, берәүне дә кабатламый торган итеп яңгыратуы конкрет мисаллар белән дәлилләнә. Әлеге теманың Р.Миңнуллин иҗатындакызыл җеп булуы ассызыклана. Туган җир, өй метафорасын тудырып, үзенең тормыш-яшәеш турындагы фикерләрен төрле яссылыкта укучыларга җиткерерүе билгеләнә.Нәтиҗәдәавтор,“Р. Миңнуллин иҗаты әдәби һәм мәдәни мирасның бер өлешен, бөтен кешелек кыйммәтләрен үзендә саклый,әлеге кыйммәтләр исә балаларны тәрбияле итү, кечкенә шәхесне тормыш юлын дөрес сайларга өйрәтү өчен тудырылган” дигән фикергә килә.

Роберт Миңнуллин — әдәби тәрҗемәче дә.Китап авторы, әдипнең бу өлкәдәге эшчәнлегенә тукталып, шагыйрьнең күпчелек тәрҗемәләре, нигездә, ирекле тәрҗемәләр дигән нәтиҗә чыгара. Аларны шартлы рәвештә ике төргә бүлеп карый: оригиналга якын һәм оригиналдан ераклашкан тәрҗемәләр. «Беренчеләрендә текстлардан читкә китми генә тәрҗемә итү очраса,икенчеләренең характеры төрлечә. Алар арасында шагыйрьнең үз табыш-строфалары кушылган өлешчә тәрҗемәләр байтак, аерым очракларда, оригиналның аерым юллары, татар халкы тормышына, рухына, яисә әдипнең үз иҗади рухына туры килмәве нәтиҗәсендә, төшерелеп тә калдырылганнар», - диелә бу хакта. Димәк, Р. Миңнуллин тәрҗемәләрендә шәхси идеяләр, уй-фикерләр дә урын ала. Шул хакта фикер йөртеп автор, укучы алдына «тудырылган яңа текст тәрҗемә әсәре буларак кабул ителергә тиешме, яки аны инде мөстәкыйль текст булараккабул итәргә дә мөмкинме?», дигән сорауны куя. Бу юнәлештә, әлбәттә, алга таба даэзләнү, тикшеренүләр таләп ителә.

Әдәби иҗат белән бергә, Р. Миңнуллин тәнкыйтьче буларак та билгеле шәхес. Күп санлы рецензияләрендә, мәкаләләрендә, публицистик язмаларында язучы балалар әдәбиятының үсеш перспективаларын билгеләүче каләм иясе буларак ачыла. «Казан — шагыйрьләр шәһәре», «Сулмасын тургай чәчәге», «Хисләрнең дә исеме бар», «Бала да — КЕШЕ», «Киләчәк буын хакына»,«Үзебез язган китап», «Балаларны яратырга кирәк», «Кеше бул, татар бул», «Татарга җил каршы» кебек язмалары шуның ачык мисалы. Л.И.Минһаҗева язучының бу юнәлештәге эшчәнлегенә «Роберт Миңнуллин — журналист, публицист һәм тәнкыйтьче» дип исемләнгән икенче бүлектә, фәнни-теоретик материалга таянып, җентекле бәя бирә. ХХ гасырның икенче яртысында әдәбиятта һәм фәнни-педагогик фикердә балачак проблемаларына тукталып, Р.Миңнуллин эшчәнлегенә тулы күзәтү ясый. «Милли репертуар кирәк», «Телләр турындагыЗакон — игътибар үзәгендә», «Ни хәлдә син, туган тел?»,«Нәрсә булды безгә?», «Татар теленә ихтыяҗ», «Телсез татаркемгә кирәк?», «Туган тел бәйрәме», «Үз җырларын җырлатыйк», «Теле барның иле бар» кебек һәм башка бик күп мәкаләләрендәхалыкның милли үзенчәлекләренә, холкына, тарихына таянып эш итү, туган телне, мирасны саклау өчен көрәш, горурлыкхисе тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләләрнең күтәрелеүе билгеләнә. Гаилә тәрбиясенең әһәмияте һәмбүгенге торыш, әхлак тәрбиясе, ятим балаларны тәрбияләү процессын оештыру һәм бу өлкәгә яңалыклар кертергә омтылу —болар барысы да “Р. Миңнуллинның балалар тормышы беләнянып, алар өчен борчылып яшәвен раслаучы фактлар”, дип яза галимә.Гомумән, хезмәттә шагыйрьнең уку-укыту системасындагы үзгәрешләргә, милли мәктәптә тәрбия, аң-белем мәсьәләләре белән тирәнтен кызыксынуы, баланы төрле яклап тәрбияләүтурындагы фикерләренә дә зур гына урын бирелә.

Р.Миңнуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге,нигездә, балалар әдәбияты өлкәсенә карый. Аның хезмәтләрендә татар әдәбиятының, татар балалар әдәбиятының классик авторларыннан башлап, шигърияттә әле беренче адымнарын гына ясаучы яшь талантлар да үз бәясен ала. Р.Миңнуллинның Хәсән Туфан («Туфаннан калган аклык»), Нәкый Исәнбәт («Баһадир»), Бари Рәхмәт («Урыны түрдә»), Шәүкәт Галиев («Уртак уйга чакыру»), Рафис Корбан («Дөрес яшисең, Рафис Корбан»)  кебек каләм ияләренең иҗатларына бәя биргән хезмәтләренә тукталуы аша, автор, татар поэзиясенең үткән юлын,традицияләрен, балалар әдәбиятының үсеш-үзгәреш процессын билгеләвен конкрет мисаллар белән дәлилли.Л.Минһаҗева фикеренчә, Р. Миңнуллинның журналист, мөхәррир, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче буларак эшчәнлеген өйрәнү әле һаман да башлангычта. Димәк, бу юнәлештә дә киләчәктә эзләнүләр алып бару сорала.

Нәтиҗә итеп шуны әйтергә мөмкин, киң җәмәгатьчелек игътибарына Р.Миңнуллинның балалар әдәбияты өлкәсендәге иҗатын, эшчәнлеген бәяләп, тәфсилле эшләнгән, күп мәгълүматлы фәнни-тәнкыйди монография тәкъдим ителде. Тагын шуны ассызыклап китү зарур, татар әдәбиятының киләчәгенә, әдәби процессынакүзәтү җәһәтеннән дә әлеге хезмәтнең әһәмияте зур.

Фатыйма Миңнуллина
ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: язма уку

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев