Логотип Идель
Әдәбият

Балакаем

Минем газиз, алтын балакаем, Еллар үтәр, үсеп җитәрсең.

Балакаем

Минем газиз, алтын балакаем,

Еллар үтәр, үсеп җитәрсең.

Әниеңнең җылы кочагыннан,

Бәхет эзләп, очып китәрсең.

Минем кебек син дә, балакаем,

Үз балаңа сөеп багарсың.

Шул изге хис аша әниеңнең

Ничек яратуын аңларсың.

Минем кебек син дә, балакаем,

Йокысыз төннәрне кичәрсең.

Син кечкенә чакта әнекәең

Узган сукмаклардан үтәрсең.

Минем кебек син дә, балакаем,

Балаларың сагынып көтәрсең.

Әнием дә сагынгандыр, диеп,

Хәл белергә кайтып китәрсең.

Минем кебек, син дә, балакаем,

«Балам» диеп сөенеп яшәрсең.

«Еллар узган саен ныграк

Яратам» дип миңа дәшәрсең.

Эльвира Сафина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте Эльвира Сафина балакаем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев