Логотип Идель
Әдәбият

Бар да гади, бар да җиңел...

Илдус Гыйләҗев шигырьләре.

Илдус Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туа. 1965-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Берничә шигырь җыентыгы авторы. «Яратканга күрә» исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Тәртипле булгач...

Шундый «тәрбиясез» халыклар бар,

Буза куптаралар, күрәбез.

Ун ел элек дәүләт югалтканнар,

Кыланмышларыннан көләбез:

Харап икән...

Без бит әле менә шул шартларда

Ничә гасыр яшәп киләбез...

Өчнең берсе

«Безнең милләт ничек исән калган?» – дигән сорауга Илһам абый Шакиров: «Аны дин һәм татар җыры саклап калган», – диде.

Разил Вәлиев

Бөек җырчы оныткан бит,

Өченчесе дә булган.

Ансы – матур әдәбият!

Телсез милләт юк, туган...

 

Төп күрсәткеч

Искәрегез, оста рәссам

Ничек җитез дулкын ясый:

Пумаласын җилпи генә...

Тугыз баллы диңгез ташый.

Белешегез, шагыйрь ничек

Кирәк сүзне таба эзләп.

Хис ялкыны – очкын көтеп,

Галәм ягын яши күзләп.

Җырчылар да ялындырмый,

Моңнарына сәбәп булса.

...Бар да гади, бар да җиңел –

Ходай биргән сәләт булса...

 

Шатланып дәвам ит

Бәхетлеләр шигырь язмый,

Бәхетлеләр яши генә.

Минем кебек, хыялланып,

Кайтып йөрми яшьлегенә.

Тыкрыкларны урап килми,

Бармый капка төпләренә.

Яшь-җилкенчәк төркемендә

Үтми аулак өйләренә.

Гашыйк булып өзгәләнми,

Керми кызлар кочагына.

...Тукта, браток, андый бәхет

Сиңа соң ни пычагыма?!

 

Чеп-чи хамелеонлык

Бер фиркада торган идек,

Һәммәсе дә танышлар –

Бүген алар бердәм, имеш...

Шул ук әвеш-тәвешләр!

«Булдырабыз!» – дигән булып

Көлдерергә килгәннәр:

Туннарының эчен тышка

Әйләндереп кигәннәр...

 

Даими диагноз

Егет чакта күздән йокы качкач,

Ачыкларга теләп – ни сәбәпле? –

Бер табибка бардым. Агай әйтте:

– Бу, балакай, яшьлек галәмәте.

Һаман җәфалый бит йокысызлык,

Тынгы бирми гыйшык әкәмәте,

Яшь бер табиб калды авыз ерып:

– Бу, бабакай, картлык галәмәте...

 

Фаҗига

(Шаяру)

Үлдем, беттем, харап булдым,

Башыма кайгы иңде.

Бу караңгы, ямьсез көнне

Ничек үткәрим инде?

Ул булганда дәрәҗәмне

Югары саклап килдем.

Гүя генштаб начальнигы –

Тыңладым, әмер бирдем.

Соңгы чәчләремне йолкыйм,

Яклаучы табыйм кайдан?

Гафу итәрлек хәл түгел –

Телефон өйдә калган...

 

Иң күркәмнәре

Күзләр була төрле төстә:

Коңгырт, зәңгәр, яшькелт, кара.

Иң матуры кайсысы соң? –

Җавап биреп, әйдә, кара.

Ә минемчә, карашында

Балкып торса хисләр көче...

...Бер-берсенә сөеп баккан,

Гашыйк булган күзләр төсе...

 

Аңла, ниһаять

Чыксам кеше арасына,

Сокланып бага күзем.

Барысы да парлы-парлы,

Ә мин йөрим берүзем.

Чышын-пышын тикшерәләр.

Шунсына аптырыйм бит.

Димәк, син минем янымда

Бик кирәкле атрибут...

 

Хоккей караучы кыз хыялы

Алка булу кыендыр ул,

Бәрәләр,типкәлиләр.

Әллә нигә бер мәртәбә

Капкага керткәлиләр.

Кызыктыр да... шәп егетләр

Артыңнан шуышалар.

Кыз хыялы шул бит инде:

Син диеп узышалар,

Пыр тузып сугышалар.

...Рәхәт булып китә.

 

Саклау авыррак шул

Бер кыз белән җитәкләшеп

Узып китеп бара янымнан.

Ул кызкайның күрсәң чибәрлеген! –

Чәшке туннан, ак шәл ябынган.

Узган-барган һәркем шушы парга

Карап кала туктап, сокланып.

Бу гүзәллек кызыл туйга кадәр

Кала алыр микән сакланып?

Без дә йөрдек кеше көнләштереп,

Шул чор калка, җанны чеметеп.

Матурларны эзләп табып була,

Саклап булмый... ышан, егетем!

 

Ур-ра!

Бәхәсләштек – кайсыбызның

Хәтере кыска, диеп.

Ядәч сөяге сындырдык,

Йөрсен гел истә, диеп.

Озак еллар тарткалаштык

Җиңалмыйча кем-кемне.

Истә тоту тиеш иде

Икәү танышкан көнне.

Балдак биргәч, каушадыңмы,

Кирәк сүзне оныттың.

«Истә», – дими алып кидең:

– Ядәч, кызый, мин оттым!

 

Шуны бел

Кисәүләрен нигә таратасың,

Учакны бит бергә тергездек.

Мәхәббәткә беркем өстен түгел,

Төп таләбе аның – тигезлек!

 

Син бәхетлерәк

Үз хәлемә кайтам, дисең,

Чигендең шул, үзгәрдең.

Мәгънәсе дә юктыр инде

Без сөйләшкән сүзләрнең.

Мин каңгырып йөрим әле,

Син кайткансың, бик әйбәт.

...Бик сирәкләр таба юлны,

Адаштырса мәхәббәт...

 

Яңа вазыйфа

Уен тәмам, дидең дә син,

Бар хыяллар җимерелде.

Шулай итеп япа-ялгыз

Каламмыни? Ничек инде?

Ансын беләм, шаян чагың,

Берьялгызың торалмассың;

Күбәләктәй күчеп йөрсәң,

Җүнле тормыш коралмассың.

Уеныңнан чыгам. Мин бит

Түгел гаеп төзәтүче.

Эш тә таптым: сине хәзер

Читтән торып күзәтүче...

 

Гайрәтле аркадаш

Киреләнмә, тарткалашма,

Синсез бу дөнья – төрмә.

Барлыгына икеләнеп

Аптырап йөргән төндә –

Тапты мине... Аның белән

Серләштек таңга чаклы.

Сине генә җиңәрбез без,

Мәхәббәт – минем яклы!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев