Логотип Идель
Әдәбият

Бар, Рафиста да бар алар – табышмаклар, әкиятләр…

Бүген шагыйрь Рафис Корбанның туган көне!

архив. "Идел".

«Ни хикмәт, хәзергә кадәр “балалар әдәбияты” дигән төшенчәгә төгәл генә билгеләмә бирә алганыбыз юк»… Күренекле әдип, тәнкыйтьче Галимҗан Гыйльманов шагыйрь Рафис Корбан иҗатының кайбер хасиятләрен барлый.

Сүзем бүгенге татар әдәбиятында иң ихлас һәм иң ачык фикерле, самими хисле шагыйрьләрнең берсе – Рафис Корбан хакында. 2013 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Шигырьләре”нең бөек Тукаебыз исемен йөрткән дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүе үзе үк хакыйкатьне тану, укучыларыбызның да, язучыларыбызның да, мәдәният өлкәсендә эшләүче дәүләт әһелләренең дә кабат иманлы, гөнаһсыз-садә балалыкларына кайтуы кебек аңлашыла миңа.

Мантыйкның очы һаман шул Тукаебыз иҗатына барып ялгана. Әлеге бүләккә исемен биргән Тукай үзе дә татар балалар әдәбиятына нигез салган, аның ныклы диварларын төзегән, бу диварларга гөмбәз утырткан әдип ләса. Балалар тормышы, балалар фикерләве белән бәйле үзенчәлекле “образлы-поэтик энциклопедия” булдыручы да (“Шүрәле”, “Су анасы” һ.б.), һәр тарихи дәвердә татар баласы өчен актуаль булып калган, милли тәрбия кодексына нигезләнгән “тәрбия-сабак методын” эшләүче дә (ата-анага хөрмәт, милләткә тугрылык, белемгә омтылыш, әхлакый сафлык, иманлылык, шәфкатьлелек һ.б.), ниһаять, татар балаларының рухи кыйбласын билгеләп, “Туган тел” гимнын язып калдыручы да “туры Тукай” бит… Шулай булгач, аның исемендәге дәүләт бүләгенең иясен иң элек балалар әдипләре арасыннан барлау үзе үк хак гамәл түгелмени?!

Мин үзем Рафисны 1974 елдан беләм. Бергә шигырьгә, әдәбиятка килдек. Казан дәүләт университетында “Әллүки” иҗат түгәрәгендә бергә чыныктык, кичәләргә, очрашуларга йөрдек, кычкырып шигырь укый-укый төзелеш отрядларында кирпеч артыннан кирпеч тездек… Аннары ярыша-ярыша балалар өчен пьесалар яздык, хәтта иҗат иттек… Мин үзем әдәбият дөньясында берничә тапкыр төрләндем, башка яшьтәшләребез дә ким куймады, ә менә Рафис дустыбыз һаман да “туры Тукай” булып калды, балалар әдәбиятыннан китмәде. Чынлап та, искиткеч туры сүзлелеге һәм гаҗәеп самимилеге өчен без аны шулай дип атап йөртә идек.

Рафис Корбанның Татарстан Язучылар берлегенә җитәкче итеп сайлануы да аңлашыладыр. Үзе теләгән өчен генә эшләнгән адым түгел бу. Катлауланып киткән чорыбызга хас булганча, соңгы елларда язучыларыбыз арасында кыйбласын таба алмаучылар, заманыбыз галәмәт-шаукымнары каршында аптырабрак калган каләм әһелләре күбәеп киткән иде. Шактый таушалган, таркалган әдәби процесска бер “туры Тукай” кирәк тә кирәк иде. Бу әдипнең балалар әдәбияты вәкиле булуы да бик мөһим иде.

***
Рафис Корбанның балалар шигърияте турында берничә мәртәбә ныклап уйланганым, хәтта язып чыкканым булды. Бу иҗатны барлаганда иң элек шул күзгә ташлана, шул күңелгә тәэсир итә: шагыйрь шигырьне иҗат итми, ул анда яши, гомер кичерә… Аның әдәбиятында гаҗәеп хәлләр, әкияти хыяллар, сабак-гыйбрәтләр, самими хис-кичерешләр гаять дәрәҗәдә тормышчан һәм җете сурәтләрдә, образларда, детальләрдә тасвирлана. Балаларча табигый фикерләүгә корылган, сабыйларча чагыштыру-метафораларга нигезләнгән, зиһеннәрне уятып җибәрерлек көтелмәгән ачышлардан тупланган шигъри парчалардан тора Рафисның иҗаты.

Балалар күңеле күпьяклы булган кебек, Р.Корбан шигырьләрен дә берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин.

Әйтик, табигать шигырьләре. Рафис иҗатының күпчелеген тәшкил иткән бу төр әсәрләрне пейзаж шигырьләре дип кенә уйласагыз, нык ялгышырсыз. Ниндидер тормыш мәгънәсе, яшәү сабагы төреп бирә бу төр шигырьләргә Рафис. Һәр шигырьдә гаҗәеп бер ачыш ясала. Бала күңелен тәрбияли алырдай, аны игелеккә, изгелеккә якынайта алырдай ачыш ясала.

Тәрәзәдән җимлек элдем
Кошка мин.
Гүя шулай җылы өрдем
Кышка мин.
(“Кышны җылыттым”)

Икенче төр әсәрләр – маҗаралы (сюжетлы) шигырьләр. Бу очракта да Р.Корбан иҗатында үзенчәлек күзәтелә. Беренчедән, бу маҗаралар бары тик балалар белән генә була ала. Икенчедән, Рафис дустым иҗатында сурәтләнгән вакыйгалар – гади тормыш-яшәеш күренешләре генә түгел. Ниндидер хикмәтле фикер, балаларга гына хас зирәклек сала белә шагыйрь үзе тасвирлаган тормыш ситуацияләренә. “Балалар шигыре гади булырга тиеш” дигән дөм ялгыш фикерне һәр әсәрендә, һәр шигырь юлында кире кагып бара ул.

Өченче төркемгә сабак-шигырьләрне кертергә булыр иде. “Әйбәт һәм начар турында”, “Автомат”, “Көйсез гармун”, “Мин песине кызганам”, “Чикләвеккә баргач”, “Әни эш кушып тора”, “Идән себерсәгез”, “Әләкләшү була бит”, “Сөйләшергә өйрәтәм”, “Сарага рәхмәт”, “Туры килә”, “Килешми” һәм башка шигырьләрендә Р.Корбан үзен шактый нечкә тоемлы педагог, тәҗрибәле психолог итеп тә таныта.

Р.Корбан үз иҗатында бөтен тормыш-яшәешне иңләп алу бурычын куймый. Әмма ул балалар күңеле өчен мөһим булган бер генә өлкәне дә күз уңыннан ычкындырмый. Шул рәвешле аның иҗатында вак-вак шигъри цикллар, тупланмалар барлыкка килә. Мәсәлән, ул “Әлифба-шигырьләр”дә һәр хәрефне балалар зиһене төшенерлек итеп образлаштыра, моны хәтта башваткыч рәвешендә эшли (“Хәбәрләр ташып тора, Араны Тоташтыра”), “Зоопарк-шигырьләр”ендә исә һәр балага таныш хайваннарга, җәнлекләргә, кошларга ниндидер бер поэтик детальне күпертебрәк характеристика биреп чыга.

Балалар әдибе ничек инде табышмаксыз, әкиятсез булсын ди?! Бар, Рафиста да бар алар – табышмаклар, әкиятләр…

Әлбәттә инде, һәр әдипкә хас булганча, Рафисның яраткан темалары, сурәт-метафоралары, геройлары бар. Кайчандыр аның каләменә Каюм исемле малай бик якын булып киткән иде, минемчә, Рафиска бу геройны тагын да ныграк җанландырып җибәрәсе бар. Әйе, каләмен тулысынча балалар әдәбиятына багышлаган әдипләрнең истә кала торган образ-геройлары – малайлары-кызлары булырга тиеш. Шул ук Шәвәли кебек. Мин үзем Самат дигән малай, Алсу исемле кыз хакында күп яздым. Ничектер мондый таныш геройлар иҗатны бөтенәйтә, “бер төенгә төйни” кебек…

Каюм – шул ук Шәвәлинең туганы инде! Үзе зирәк, үзе мәзәк бер малай! Әнә ул урманнан кайтып килә: “Урманнан кайта Каюм. – Башмагың кайда, Каюм?” Ә бит аңа берни дә булмаган. Адашмаган да ул. Башмагы гына адашкан. Башмак нәрсә, баш исән булсын, шулай түгелмени?!
***
Кырык елдан артык белгән каләмдәшем хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтә алам. Җаны-тәне, бөтен барлыгы белән әдәби иҗатка, балалар шигыренә бирелгән шагыйрь дустым. Шактый гына төшенеп тә алган инде ул иҗатның серләренә. Бу серләргә үзенең дә серләрен өстәгән. Әйе, бүгенге татар әдәбиятында Рафис Корбан дигән шагыйрьнең үз урыны бар. Бу урынны ул һәрдаим раслап, дәлилләп тора. Аны укучылар ярата, аның шигырьләре дәреслекләргә кергән. Аның пьесалары сәхнәләрдә куела, аның җырларын танылган җырчылар җырлый, лирикасы исә күңелне җилкендерә, күз төпләрен дымландыра… Ул, “Илһам” дигән поэтик исемле китап нәшрияты булдырып, каләмдәшләренең китапларын нәшер итә, балалар өчен менә дигән журналлар чыгара, мәктәпләрдән, авыллардан кайтып керми, татар әдәбиятын пропагандалап, дөнья гизеп йөри… Үзенең бер шигырендә әйткәнчә, “шәһәрнеке дә түгел инде ул, авылныкы да түгел”. Ул – күпсанлы укучыларыныкы, аның иҗатын күңелләренә алып яшәүче балаларныкы, иҗатташ дусларыныкы, меңьеллык татар әдәбиятыныкы, чын шагыйрьләргә хас булганча, сагышлы да, бәхетле дә язмышныкы.Мәңгелек балалык тойгысына һәм якты сагышка, өметкә, хыялга гына түгел, бәхеткә дә лаек Рафис-шагыйрь. 

Галимҗан Гыйльманов

"Ватаным Татарстан" газетасы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев