-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Батулла: «Шәригатьчә дүрт хатын тоту начар булмас иде»
Үзем турында үзем
Мин сабый чагымда очучы булырга хыялландым. Күзем һәм йөрәгемнең тиешенчә сәламәт булмавы бу уйдан ваз кичәргә мәҗбүр итте. Әти-әнием юлыннан, ягъни укытучылык юлыннан китәчәк түгелмен, дип ант иттем. Ходай миңа укытучылыкны насыйп кылган икән. Озак еллар укытучы булып эшләргә туры килде. Артистлыкка укыдым, язучы булып киттем. «Аксыл-сары чәчле хатынга өйләнәм!» – дип хыялландым, хатыным кап-кара чәчле, зәңгәр күзле булып чыкты. Аллаһы Тәгалә кемгә кем кирәклеген бик яхшы белеп тора икән. Унҗиде яшемнән үк йөрәк авыруы белән мәтәвекләнә башлагач, мин: «Утызга да җитмәм, ахрысы», – дигән идем. Менә сиксән ике яшемә килеп җиттем, Аллага шөкер!
Мин үзем корган планнарның егерме биш процентын гына үти алдым, дим. Тагын шулкадәр эшләсәм дә, үз мөмкинлегемнең илле процентын гына үтәгән булырмын. Нишләп шулай аз эшләдем соң? Ялкаулыктанмы бу, шартларданмы, үз урыныңны таба алмауданмы? Барысы да бар. Нинди генә кыен хәлдә дә талант барыбер бәреп чыгарга тиеш.Рабит БАТУЛЛА
Әдип хакында каләмдәшләре
Батулла – безнең буынның бер бизәге, арабызда аның булуы – үзе бер зур куаныч.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН, 1988.
Батулла – гомере буе татар әдәбиятына, сәнгатенә фанатикларча бирелеп, үз-үзен аямыйча хезмәт иткән язучы; иҗатта да, тормышта да демократ булып яши алган сирәк әдипләребезнең берсе.
Газинур МОРАТ, 1998.
Сигез Сәер Сорау
– Батулла ага СССРны сагына микән?
– СССР чорында иза чиккән авылымны, сабый чакларымны сагынамын. СССРның мәңге кайтмавына өмет итеп яшим. Әллә нинди кыенлыклар күрергә дә риза, тик СССР гына кире кайтмасын, татар зыялыларының башларын гына кисмәсеннәр.
– Язучы булмаса, Батулла агабыз нинди һөнәр сайлар иде?
– Ихтимал, мин рәссам булып, миләш-баланнарны мең төрле итеп сурәтләр идем, алардан татарның «Фудзияма»сын ясар идем, миләш белән баланнан башка һичнигә орынмас идем. Аларда чиксез гүзәллек бар. Миләш белән баланнан мин татарның булыр идем. Миләш белән баланны ясамаган рәссамнарны рәссамга санамас идем.
– Күпхатынлылык мәсьәләсенә Батулланың мөнәсәбәте ничек икән?
– Гайрәтеңнән һәм маяңнан килсә, шәригатьчә дүрт хатын тоту начар булмас иде.
– Татарстанның берәр кайчан Швейцария кебек затлы илгә әйләнәчәгенә ышанамы Батулла?
– Русия Швециягә әверелсә, Татарстан да Швейцария кебек булачак. Ләкин Русиядә беркайчан Швеция дә, Швейцария дә булмаячак.
– Керәшен татарлары белән аралашып үскән кеше буларак әйт әле: керәшеннәрне кайберәүләр аерым халык дип саный – бу чыннан да шулаймы?
– Керәшен халкы – татар милләтенең бер гүзәл чәчәге. Ул чәчәкне аерым савытка утыртсаң, чәчәк үзенең балкышын җуячак, бәйләмнең төсе китәчәк!
– Китап, гәҗит-журнал укымыйча да «кеше» булучылар бүген язучылар, сәнгать әһелләре белән идарә итә. Төркиядә, мәсәлән, күпчелек шәһәр мэрлары, губернаторлары, мәдәният һәм сәнгать җитәкчеләре үзләре дә шигырь язу белән мавыга. Самсун каласында узган шигъри фестиваль вакытында мин үзем моңа шаһит булдым. Бу хакта Батулла әфәнде ни уйлый?
– Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. Китап укымыйча түрә булганнарның вакыты чыгачак, бер генә илнең дә патшалары шыр наданлыклары белән мактанмаган.
– Ахырзаман кайчан да булса килерме?
– Ахырзаман башланды бит инде. Ата улны, ана кызны белми.
– Яңадан туу һәм сайлап алу мөмкинлеге булса, кайсы илдә туар идең?
– Һичшиксез – Татарстанда, һичшиксез, татар ата-анадан туар идем. Шулай булгач, нигә яңадан туып торырга?
Ләбиб Лерон
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз