Логотип Идель
Әдәбият

ӘБЕКӘЙЛЕ КӨННӘР (Дания Нәгыйм шигыре)

Без кайчандыр әбекәйле идек, Дәү әниле идек ул чакта...

Без кайчандыр әбекәйле идек,
Дәү әниле идек ул чакта...
Андый чаклар – офык артларында...
Андый көннәр янды учакта...
Җыерчыклы йомшак, назлы куллар –
Җуелмаслык хәтер өлгесе.
Бакыйлыкка күчкән кешеләрнең
Мин язларда шыткан бөресе.
Намаз саен безгә дога иңә,
Матур теләк куна иңнәргә...
Иде диеп сөйләргә тик калды,
Рәшәләргә калды тиңләргә.
Ак яулыкта чәчәк рәсемнәре...
Ә күңелдә – кояш яктысы...
Мин үзем дә әби булган чакта
Сездәй була алмам ахрысы.
Хөрмә төшләреннән үргән тәсбих...
Пәрдә артындагы намазлык...
Әбекәйле көннәрдә без ахры
Бу тормышка лампа кабыздык...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев