Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    БЕР ГЕНӘ (Рүзәл Мөхәммәтшин шигыре)

    Авызың тулы кан…
    Бу җирдә
    Диюләр теш коеп көн күрә…
    Сытып чыгар ирен читеннән.
    Тик өзек телеңне,
    Кан, диеп, телеңне,
    Ялгышып телеңне төкермә!

    Син үргә менгәндә, язмышың
    Аз типтеме аска, аз атты?
    Бер генә егылып борының канаттың…
    Бер генә җуела азатлык!

    Аннары тиешле наныңны
    Теләнеп сорарсың үләттән.
    Тик кара таракан шикелле ашыңа,
    Төшәчәк дәвамнар каһәре башыңа –
    Бел генә:
    Бер генә,
    Нибары бер генә,
    Бер генә югала дәүләт тә!

    Реклама

    Ут төпле иләктән, туктаусыз,
    Ил арты илләрне иләтеп,
    Юата астыртын елмайган җәлладың:
    – Җайладым!
    Нибары бер генә,
    Бер генә үләчәк милләтең!

    Авызың тулы кан…
    Бу җирдә
    Диюләр теш коеп көн күрә…
    Сытып чыгар ирен читеннән,
    Тик өзек телеңне,
    Кан, диеп, телеңне,
    Ялгышып телеңне төкермә! –

    Исән-сау котылгач,
    Иң соңгы орышта
    Очрашып күзгә-күз, бергә-бер…
    Хөрлекне дан итеп җырларга,
    Хөрлекне дан итеп җырларга,
    Җырларга кирәгер!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе