Әдәбият
БЕР ХАТ
Рәдиф Гаташ шигыре
Рәдиф Гаташ шигыре
Бер хатың бар синең миңа язган,
Бер хатың бар минем исемгә:
"Син кайчандыр сөйгән идең мине,
Төшәмме соң хәзер исеңә?!
Мин бәхетле тормышымда, белмим
Нинди утта синең янганны?
Ә беләсем килә, уйларыңда
Исемем генә минем калганмы?!"
Бер хатың бар гаҗәп миңа язган,
Бер сорау бар синең хатыңда:
"Син... кайчандыр... сөйгән... идең, дисең,
Оныттыңмы сөю хакында?!"
Бер хата бар минем хакта уеңда,
Ничек шуны әйтеп язарга?!
"Кайчандыр бик сөйдем" дияр идем,
Сөймәсәм мин сине һаман да...
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Теги: Шигърият, Рәдиф Гаташ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев