Логотип Идель
Әдәбият

БЕРЕНЧЕ СЫНАУ

Дәресләр башлануын белдереп, кыңгырау шалтырады. Укучылар, артык ашыкмыйча гына, классларга юнәлделәр. Алар көтеп алынган тәнәфеснең һәр минутын озынайтырга, сузарга телиләр иде. Тик никадәр генә сузма, барыбер кыңгырауның әмеренә буйсынмыйча хәлең юк. Ул сине, ниндидер күзгә күренмәгән муенчак кебек, барыбер класска сөйри

Дәресләр башлануын белдереп, кыңгырау шалтырады. Укучылар, артык ашыкмыйча гына, классларга юнәлделәр. Алар көтеп алынган тәнәфеснең һәр минутын озынайтырга, сузарга телиләр иде. Тик никадәр генә сузма, барыбер кыңгырауның әмеренә буйсынмыйча хәлең юк. Ул сине, ниндидер күзгә күренмәгән муенчак кебек, барыбер класска сөйри.

Унынчы «А»да хәзер физика дәресе булырга тиеш. Физика укытучысы Илгизәр Кашапович озынозын атлап килеп керер дә чәнчә бармагы белән тәрәзә төбенең тузанын тикшереп карар. Аның чиста икәнен белгәч, журналын тәрәзә төбенә салыр һәм, шакмаклы галстугын бераз бушатып куйганнан соң, дәресен башлап җибәрер. Ул гел шулай — тәрәзә төбен өстәл итеп файдаланырга ярата. Тәрәзә яныннан класс та, кара такта да уч төбендәге кебек яхшы күренә.

Иптәшәләренең әйтеп җибәрүләренә өмет итеп укымыйча килүчеләр Илгизәр Кашаповичның үткен карашы астында калалар. Минут артыннан минутлар үтте, ләкин Илгизәр Кашапович күренмәде. Укучылар башта әкрен генә,  аннары шактый кыюланып, шаулашырга тотындылар. Укытучы кергәнче бераз караштыра торыйм дип китапка ябышучылар да, дәреслекләрен читкәрәк этеп, гомум тавышка кушылдылар. Тавыш иң югары ноктага күтәрелеп, кемнең ни сөйләгәнен аңламаслык хәлгә җиткәч, класс ишегеачылып китте, һәм мәктәп директоры Мазлума Сабировнаның кырыс йөзе күренде. Бөтен көчкә уйнаган скрипканың барча кыллары беръюлы өзелгәндәй, тавышлар кинәт тынып калды.

Мазлума Сабировна үзен басып каршы алган укучылар белән исәнләште дә нидер уйланып тынып калды. Аның йөзендә икеләнү чаткылары күренеп киткәндәй булды.

— Укучылар, - диде ул, бераз көттергәннән соң, - бүген физика дәресе булмаячак.

Бу хәбәр тынып калган классны янә җанландырып җибәрде. Каршыларында директор түгел, башка кеше басып торса, түшәмне күтәрерлек итеп бер шаулашып алырлар иде, ләкин директор алдында артык тугарылырга ярамый. Ул синең ничек сулаганына кадер сизеп тора.

— Әллә Илгизәр Кашапович чирләгәнме, Мазлума Сабировна? - диде куштанланырга яратучы Кадрия, йөзенә чын-чынлап кайгылы кыяфәт чыгарып.

— Ничегрәк аңлатырга икән сезгә? - диде Мазлума Сабировна, кыенсынгандай итеп. Әйтерсең ул директор түгел, дәресен бик үк яхшы әзерләмәгән укучы. Илгизәр Кашапович чирләмәгән... Илгизәр абыегыз... Кыскасы, Илгизәр абыегыз милициягә эләккән. Классның әйтерсең телен тартып алдылар, «ыһ»  дигән ыңгырашу катыш гаҗәпләнү авазы чыгарды да тынып калды. Кемнәрнеңдер йөзләрендә, бер генә мизгелгә, сөенеч чаткылары чагылып китте. Ләкин балигъ булып килүче үсмерләр үз кичерешләрен башкалар карашыннан тиз яшерделәр. Икенче берәүләрнең күзләрендә аптырау, икеләнү, ышанып җитмәү билгеләре күренде, тик беркем дә үзенең шиген, икеләнүен кычкырып әйтмәде. Һәркем беренче булып башкаларның сүз башлавын көтте. Илгизәр Кашапович әле бу мәктәптә яңа кеше иде.

Беренче елын гына укыта. Казан университетының физика факультетын тәмамлап килгән. Үз фәнен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Аның өчен һәммәсе гади, һәммәсе аңлаешлы, шуңа күрәме, укучылары берәр нәрсәне аңламасалар яки аңлап та рәтле-башлы сөйләп бирә алмасалар, җен ачулары чыга аның. Үзе белгәнне бөтен кеше белергә тиеш дип уйлый ахры ул. Тиз кызып китә.

Кайвакыт аның кызулыгы тупаслыкка әверелә иде. Укучылар аның кызулыгын, тупаслыгын кабул итә алмадылар. Бигрәк тә моңа кадәр гел бишлегә генә укып килүче директор кызы Лена һәм классның комсоргы Эльмира яратмады аны. Алар турында мәктәпнең булачак медалистлары дип кенә сөйлиләр иде. Ә менә Илгизәр Кашапович килгәннән бирле физикадан бу ике кызның өчле билгесеннән югары күтәрелә алганнары юк. Уку елының ахыры якынлашып килә. Эшләр болай барса, алтын медаль түгел, унны ничек бетереп чыгу турында уйларга кирәк булачак. Мазлума Сабировнаның укучыларга әйтәсе  сүзе әйтелмәгән иде әле, шуңа күрә сабыр гына классның кичерешен күзәтте. Беренче булып комсорг Эльмира телгә килде:

— Илгизәр Кашапович нишләп милициягә эләккән? - диде ул. Башка укучыларны да шушы сорау борчый иде ахры, әмер биргәндәй, һәммәсе берьюлы директорга күтәрелеп карадылар.

— Сезгә әйтүе дә уңайсыз инде, - диде Мазлума Сабировна, - ләкин әйтми ярамый. Илгизәр абыегыз кем беләндер сугышкан. Хулиганлык өчен кулга алынган...

Мазлума Сабировна янә класска күтәрелеп карады: бу хәбәрне кем ничек кабул итәр? Укучылар директорларының тел төбен төшенеп җитмиләр иде, сорау тулы карашларын Мазлума Сабировнага юнәлттеләр. Директор сүзен болай йомгаклады:

— Әйдәгез әле, укучылар, бергә-бергә уйлап карыйк: Илгизәр Кашапович кебек кешеләргә безнең мәктәптә урып булырга тиешме, юкмы?

Шушы мәсьәләне үзегез чишегез. Әгәр инде Илгизәр абыегызны мәктәп коллективына тап төшерүче, укытырга лаеклы кеше түгел дип саныйсыз икән - теләгегезгә каршы килмәбез. Тик, бу нәрсә рәсми булсын өчен, үз теләгегезне кәгазьгә язарга туры килер. Директор класска бик авыр мәсьәлә биреп чыгып китте.

Әйе, авыр мәсьәлә. Моңа кадәр үз язмышлары турында да ныклап уйлап карамаган үсмерләр кеше язмышын хәл итәргә тиеш булып чыгалар! Кешесе дә нинди бит! Укытучылары!

Укучыларның йөзләре уйчанланды, җитдиләнде. Алар Илгизәр Кашапович белән директор арасындагы мөнәсәбәтне белмиләр, бары тик Мазлума Сабировнаның бу яңа укытучыны өнәп бетермәвен сизенәләр генә иде. Бәлки Мазлума Сабировнаның теләге яман түгелдер. Ни әйтсәң дә, ул мәктәпнең авторитеты турында кайгырта. Ә Илгизәр Кашапович мәктәпкә килү белән биредәге тәртипләрне үзгәртергә тотынды. Гомергә күрмәгән хәл: ике укучының чиреклек билгесенә «ике»ле чыгарды. Мәктәп күләмендә үрнәк саналган унынчы «А» күзгә күренеп түбәнгә тәгәри башлады. Боларга яшь укытучы Илгизәр Кашапович гаепле түгелмени? Билгеле, шул. Классның беренче фикере шундый иде.

— Бөтен классыбыз исеменнән Илгизәр Кашаповичны бездән алуларын сорыйк. Чыгарып атсыннар мәктәптән...

Бу сүзләрне Римма Шагалиева әйтте. Ул класста иң чибәр кыз. Күз төпләре сөрмә тарткан шикелле матурланып, күләгәләнеп тора. Чәчләре төлке койрыгыдай йомшак, калын, йөргәндә ул башын бераз арткарак ташлап, әнә шул төлке койрыгын селтәп-селтәп җибәрергә ярата. Андый чакларда аның колагындагы алтын алкалары җемелдәп китә. Гәүдәсе дә җиткән кызларныкы кебек тулы, матур. Ахры шуңа күрәдер, класстагы малайларга баласытып кына карый. Әгәр берәрсе аңа дуслык күрсәтеп артыннан йөри башласа:

— Элгәре үсә төш, яисә абыең килсен, - дип, кимсетергә дә күп сорамый. Илгизәр Кашаповичка Римма ниндидер өмет  баглаган иде. Яшь укытучы аның бөтен кешедән матур икәнен күреп алыр да ягымлы сүз әйтеп куяр, һич югында, серлерәк караш ташлар дип көтте.

Юк, Риммага күп кирәкми иде. Бары тик аның матурлыгын гына күрсеннәр. Һәм тиешле бәя бирсеннәр. Әмма Илгизәр Кашапович Риммага карамады, караганда да тормышта сирәк очрый торган магур кыз итеп түгел, ә гап-гади укучы итеп күрде. Менә шушы нәрсә Римманың мин-минлегенә тиде. Илгизәр Кашаиовичтан үч алырга күптән җыенын йөри иде ул, моңа җай чыккач, сөенде генә.

— Нәрсәгә шүрләдегез? - диде ул, тынып калган класска карап.

- Илгизәр Кашаповичтан котылырга җай чыкканга шатланырга кирәк безгә. Ә сез...

— Әгәр дә-мәгәр Илгизәр Кашаповичны без мәктәптән кудыртсак, аны кая куярлар, ә? - диде Камил.

Ул һәрвакыт сүзен «әгәр дә-мәгәр» дип башларга ярата, шуңа күрә аны класста исеме белән түгел, «әгәрдә-мәгәр» дип йөртәләр иде.

— Һы, - диде аңа каршы Римма Шагалиева, - безнең анда ни эшебез бар? Җибәрсеннәр берәр авылга, әзрәк тәртипкә өйрәнер. Юкса, борыны бик югары иде. Римма сүзен әйтеп бетергәнче үк, урыныннан Рашат сикереп торды. Нәрсә әйтер икән дип, аңа текәлделәр.

— Эчем боргычлый, - диде ул, - тышка чыгам...

— Ә-ә, җаваплылыктан качарга телисеңме? - дип тотып алдылар Рашатны. - Утыр, беркая да
чыкмыйсың!

— Эчем авырта дим бит.

— Түз, егет кеше түзем булырга тиеш. Кайчан менә бу мәсьәләне хәл итәбез, шунда чыгарсың.

— Тапкансыз баш ватар нәрсә! - диде Рашат, акланырга теләп.

- Кирәк булса, Илгизәр Кашаповичны бездән башка да куарлар. Аның өчен директор бар.

— Директор бу эшне безгә тапшырды, - диде комсорг Эльмира.

- Бүген-иртәгә кулыбызга өлгергәнлек аттестаты алырга торабыз. Ә үзебез җаваплылыктан куркабыз.

— Алай бик шәп икәнсең, әйдә яза башла. Илгизәр Кашапович безне укытырга лаек түгел, диген. Аны мәктәптән куарга кирәк, диген. Син классның комсоргы. Без комсомоллар. - диделәр
Эльмирага. Римма дәфтәренең урта битен ертып Эльмирага сузды.

— Яз, Эльмира, курыкма. Иң беренче булып үзем кул куярмын. Күреп торасың бит, Илгизәр Кашапович килгәннән бирле отличникларыбыз да «өчле»дән уза алмый башлады. Эльмира бу сүзләрне үзенә төрттерү дип аңлап, чәчрәп чыкты:

— Минем физикадан алган өчлеләрга Илгизәр Кашапович гаепле түгел. Элекке укытучыбыз Гөлфирә Исмәгыйлевна мине яклап килгән. Физикадан минем бишлелек белемем юк. Башкалар ничек уйлыйдыр, әмма мин үземә карата Илгизәр Кашапович гаделсезлек эшләде дип әйтә алмыйм. Комсоргның бу сүзләреннән соң класс җиңел сулап җибәрде. Кайсы якка авышырга белми утыручылар бер фикергә килде. Эльмираның  сүзләрен Лена да куәтләде.

— Мин Эльмираның сүзләре белән килешәм. Илгизәр Кашапович билгеләрне гадел куя. Ә кимчелек ул кемдә юк? Без үзебез гел гадел генәме соң? Өчлелек укып, бишле алып йөргәндә беребез дә каршы төшмәдек. Тотсаң биле сынарга торган бишлеләрне сөенә-сөенә көндәлегебезгә куйдырып йөрдек. Илгизәр Кашапович килмәгән булса, без һаман шулай барыр идек. Рәхмәт әйтер урында, без аны мәктәптән куарга җыенабыз...

Директор кызының бу сүзләренә класс тагы да ныграк шатланды. Күпләр Ленаны Мазлума Сабировнаның кызы булганга гына яклыйлар дип уйлый иде. Ә ул әнә ничек җитди фикер йөртә
икән.

— Әгәр дә-мәгәр Лена белән Эльмира да Илгизәр Кашаповичны яклый икән — мин ике куллап кушылам, - диде Камил.

- Аларның берсе классыбызның күзе, икенчесе — кашы. Камилнең бераз шаярып әйткән сүзләре соңгы болытларны таратып ташлаучы җил кебек тәэсир итте, һәммәсе җиңел сулап куйды. Хәтта Римма да Эльмира каршысына китереп куйган кәгазен алып сумкасына тыкты. Ә үзе:

— Миңа нәрсә, мин отличница түгел, мәктәптән алтын медаль белән чыгасым юк, - дип сөйләнде. Шулай таралыштылар. Икенче көнне Илгизәр Кашаповичның ни өчен милициягә эләгүе билгеле булды: ул ниндидер хулиганнарны тотышуда катнашкан икән.

Дежур милиционер, эшнең нәрсәдә икәнен тикшереп тормастан, ашыгып мәктәпкә шалтыраткан. Класс тормыш куйган беренче сынауны уңышлы үтте. Һәркем иптәшләренең күзенә туры карый ала иде.

Фәнис Яруллин

"Әдәбиятчы Байгыш" төркеменнән алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев