Логотип Идель
Әдәбият

Без – бикләре ватылмаган хәтер

Журналыбызның яратылган шагыйрьләренең берсе Луиза Янсуар яңа шигырьләрен июль санында бастырды, кайберләрен сайтыбызда тәкъдим итәбез.

Бер сулыш арасы
Юлларда нибары юл барын
Мин еллар буена аңладым.
Йөрәгем тутырып сулыймын
Шуңадыр яңгыры, карларын.
Бер гомер эчендә гомернең
Йөзләгән, меңләгән төенен
Сүттем дә, сүтми дә калдырдым...

Ник берсе өчен бер көеним.
Үкеним ник берсе өчен бер (!)
Яшәп тә, үлеп тә өлгереп,
Кузгалам юлларга...
(Елама!)
Тәмәкең очына ут элеп,
Сүзләрнең пышылда сүзсезен:
Шулкадәр иш безгә бу дәшмәү...
Бер сулыш арасы гомердә
Бар ләззәт газаплы –
Ул Яшәү.

Уяуым!
Ул илдә салкынча һәм җиләс.
Леперди таҗлары гөлләрнең.
Кырку да
, сусыл да кыргыйлык...
Ул илдә тагы юк көннәрнең.

Ул илдә курку юк. Юк йолку
Җаннарны – мәңгегә бирелгән
.
Язмышка ачыну, ялгышка –
Ерткычтай, иләүсез кимергән.
Ул илдә юк ялган. Таркалган
Дәүләтләр. Ниятнең керлесе.
Ул илдә мәкләр һәм кыңгырау
Чәчәкләр бертуган сеңлесе

Синең дә, минем дә! –
Һәркемнең!

Ул илдә вагы юк Хәтернең:
Шуңа да кыелмый гомерләр,
Беләләр әрнеткеч кадерен!
Леперди таҗлары гөлләрнең...
Леперди йөрәгең... Тоямын!
Җитәкләп алган да кулымнан,
Кайтырга әйдәгән
Уяуым!

 

...нәкь җиде чатында юлларның.

 

***

горький мед и цунами

Д.А.

тибә тибә тибә тибә тибә
синең йөрәк минем йөрәгемдә
минем йөрәк синең йөрәгеңдә
ә кешеләр күрми өрәген дә
күләгәсен түшәмнәргә яткан
диварларга күчкән сирпелешен
мин бу сүзне әйтергә дә куркам
синекенә тоташ җан тибешем
тибә урман далаларым тибә
яфракларның тәүге бөреләре
мин исемен сорарга да куркам
бу хис шундый үтәкүренмәле
шуңа ахры тып-тын чагылабыз
тыгызланган һава дулкынында
син шулкадәр миндә
ышаналмыйм
ераграк чакта юклыгыңа
изрәп торган галәм уртасында
һәм сүзләрдә

килмәгән дә телгә
(куркулардан өстен биеклектә!)

 

кыргый бал без хәзер
һәм
зилзилә


тибә тибә тибә тибә тибә
 

Бәхиллек

Валентина Маковага* багышлана

Мин җилдә керләрнең җилфердәп
Кибүен ишетеп уяндым.
Акҗилен мөгрәвен...
Иң җиләс,
Иң көләч чагы бу дөньяның.


Җәйләүләр сөт тулы тынлыкта.
Юк безнең барлык та, юклык та...
Бәхетне кочаклап яшәүдән
Курыкма!


Мин җирдә илләрнең гөрселдәп
Тетрәвен ишетеп уяндым.
Офыклар күкрәвен...

Иң хәтәр,
Иң зәһәр чагы бу дөньяның.


Тугайлар шым калган: мәхшәрдә
Бер бәһа – үлем дә, яшәү дә.

Без сөйгән чынбарлык кайчан соң
Әйләнде рәшәгә?!

 

...Җил йолкый таҗларын:
Тоташ бер
Җилфердәү –
Канәфер... нәркисләр...
Без сездән алабыз бәхиллек.
Безне кем бәхилләр?!
______________________

 

*Радист кыз Валентина Маковага Сталинград сугышына кергәндә 19 яшь була. Сугышчан заданиеләрнең берсендә ул авыр яралана: исән калырына төрлесен күргән табиблар да ышанмый. Сугыштан соң ире – хәрби офицер Аркадий Хлебников белән Себергә китә. Лагерьларны гамәлдән чыгарганчы Ангарлагерьда фельдшер булып эшли, арестантларны дәвалый. Улы белән кызы шунда үсәләр. «Мин аны лагерь дип уйламый да идем, – дип сөйли Михаил Аркадьевич, – әти белән әнинең эш урыны дип кенә...»

 

Картаю турында баллада
Йолдызлы чаршавын ябынып,
Качышлы уйныйбыз. Табышлы.
Йөрәктән беразга бушатып
Күкертләп бөялгән сагышны.
Хәтергә төшереп хәтернең
Тышаудан ирекле гасырын.
Табылсак... тик шунда табылыйк:
Мин шундый сафлыкны сагындым!

Һәм сызыйк яп-яңа картага
Яп-яңа кыйтгалар... галәмнәр... –

Елмаеп сабыйдай беркатлы! –
Бер шулай яшәгән адәмнәр.
Ә аннан – оныткан...
Шул көннән
Картая башлаган... һәм үлә...

Туфракны ашларга китәм, дип,
Ышанып, кайтам, дип, Тәңрегә.

Йолдызлы чаршавын ябынып,
Ишетәм йөрәгең тибешен.
...Без монда яшәсе дәверне
Мин йөрәк хакына килештем.

 


 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев