БЕЗНЕҢ ЗАМАН КЕШЕСЕ
Рафис Гаптелганиев шигыре
Рафис Гаптелганиев шигыре
Үз гаебең бик тиз була аклап,
Кешенекен булмый кичереп.
«Гөнаһсызлар» яши намус саклап,
Ярым тиле – ярым исерек.
Кемгә «баш иясен» бик тиз аңлый,
Күзгә карап китә чүгәләп.
«Билең бирсәң», өч тиенең калмый,
Ятсаң да син аунап, тәгәрәп.
Көне-төне түрәлэрне сүгә,
Белмиләр, ди, ничек эшлисен.
Үзен түрә итеп куйсаң бер өч көнгә,
Ул күрсәтер ничек яшисен.
Тыңлый белми кеше сөйләгәнне,
Һаман тукый үзенең туксанын.
«Туры әйтеп» йөргәч бәйнә-бәйнә,
Читләп үтә үзенең туганын.
Кая барса, урын таба алмый,
Анысы «тар», монысы «киңерәк»
Бүлгән чакта аңа өлеш калмый,
Калдырсалар, нигә кимерәк?
Алланы да, мулланы да сүгәр,
Берәр эше барып чыкмаса.
Ярдәм сорый, чирләп китсә әгәр,
«Я Ходаем, булыш, ичмасам».
Шулай итеп һаман яшәп бара,
Барчасына тәмам үчегеп.
«Миңа калган дөнья уза тора,
Миннән узгач, китсен чәчелеп!»
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев