Логотип Идель
Әдәбият

Бичураның бәби туе

Равилә Шәйдуллина-Мурат 1949 елның 25 февралендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында дөньяга килә. «Ялантауга ай кунган» (2016), «Ялантау» (2017), «Сихәтләнү» (2016), балалар өчен «Батыр малай», «Мүкләк һәм Сөзгәк», «Смелый мальчик», «Безрожка и бодучий» исемле китаплар авторы.

Равилә Шәйдуллина-Мурат 1949 елның 25 февралендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында дөньяга килә. «Ялантауга ай кунган» (2016), «Ялантау» (2017), «Сихәтләнү» (2016), балалар өчен «Батыр малай», «Мүкләк һәм Сөзгәк»,  «Смелый мальчик», «Безрожка и бодучий» исемле китаплар авторы. 

    Хыялый кыз


Хыялый мин:  күккә ашып үстем,
Урак айны таган итеп. Кайчак
Тирбәлдем мин күктә – биектә,
Болытларны кочты минем кочак.

Йолдызларны калфак теп кидем,
Җилкән болытларны киердем.
Йолдызларга кадәр җитәм диеп,
Сабый хыялымда тилердем.

Җил кызыдай, болытларны кочтым,
Болыт тауларыннан боландай
Җиңел чаналарда мин очтым.
Ак болытлар белде. Күрде ай. 

Ак болытта калды балачагым!
Сезнең арагызга мин төштем.
Хыялый кыз һаман күктә яши,
Ә мин җирдә – гади бер кеше.
 
    Гомер көзе


Көз. Салкын. Яңгырлы.
Эзлим мин югалган җылыны,
Кыш өчен җылытыйм җанымны. 

Көз. Салкын. Чәчәкләр.
Иелеп чәчәкләр таҗына,
Дәшәм мин чәчәкнең җанына.

Көз. Салкын. Кырпак кар.
Чәчәкнең таҗына кунган кар.
Миндә дә чәчәчкләр зары бар.

Көз. Салкын. Ак томан.
Кышларга кергәндә кемдә дә
Куерган сагышлар бар сыман.

Чәчәкләр. Елыйлар!
Көзләрнең яңгыры күзләрдә.
Көзләрдән юату эзләмә!

    Әти киткәч


Әти киткәч, гармун күреге дә
Иңрәп куйды, кинәт тартылып.
Әти уйнамагач, таныш моңнар
Чыга алмый аннан саркылып.

Әти киткәч, чалгы янаучы юк –
Печән чабылмый ул чалгысыз. 
Әти киткәч, кулдан эшләр төште,
Ятимләнеп калдык, чарасыз.

Әти киткәч, кем озатсын хәзер
Улын-кызын сөеп, кочаклап?!
Кунак китә. Капка баганасын
Ялгыз ана кала кочаклап.

Ана кала ялгыз, саклар өчен
Нигез дигән изге учакны!


    Бичураның бәби туе


Әни бүген озатып кайтты
Яшьтәшенең иң соңгысын,
Тәгәрәшеп бергә үскән
Ахирәтен, соңгы дустын.
Еламады, намазлыкта 
Тыныч кына кылды дога:
«Бу бәндәңә, бу колыңа 
Җәннәтеңне бирче, Хода!»
Картлык килде, җанны яулый
Авыр хәлләр. Кемнәр белә:
Җитә микән яңа язлар,
Яңа җәйләр?!
Яшьтәшләрдән калды инде
Бүген менә үзе генә...
Ишек шакый гомеренең 
Туксанынчы көзе менә.
«Оныттыңмы әллә, әҗәл?
Әллә үлем булдымы җәл? 
Җир йөзендә яшәсен дип, 
Калдырдыңмы әллә мине
Тере тарих итеп?!
Ябылмыйча калдымы әллә
Гамәлләрен яза торган
Дәфтәр бите?!
Китәр вакыт җитсен иде тизрәк:
Җаным елый, сызлап тибә йөрәк».
Җиргә килде әллә нинди 
Яңа буын,
Ямьсез буын,
Гамьсез буын.
Аңлап булмый теләкләрен,
Ниятләрен, телен, уен...
Акча, байлык өчен җанын сатып
Ясый алар һәр төн саен 
Бичураның бәби туен.
Туган нигез ясин көтә...
Булмый кереп.
Явыз эте, сары эте,
Бәйләп куйган бүре кебек. 
Туган димәс, чәйнәп өзәр,
Килмә якын.
Болар күптән онытканнар
Туган хакын,
Алла хакын...
Капка-койма затлы үзе, 
Ләкин биек. 
Кермәк булып, җилләр улый,
Җилләр чаба,
Һәм карт шомыр бертуктаусыз,
Башын иеп, тәрәз кага.
Кем бар анда?
Әй бичура!
Тәрәзәң ач.
Төп нигезгә туксан яшьлек
Кызың килгән.
Соңгы тапкыр
Ясин чыгу ниятеннән.
Ишегеңнән керә алмый,
Этең усал.
Самавыр куй, чәй эчәрсез
Соңгы кабат,
Күзләреңә ак коелган 
Тәрәзәгә карап.
Бичура да картайган шул
Чукракланган...
Ишетмиме?
Ач, бичура,
Эт бәйләгән ишегеңне...
Күзең ач та, күр син, кара:
Тукан яшькә җиткән карчык
Аксый-туксый 
Мәңгелеккә китеп бара.
Мизгел саен ерагая 
Сезнең ара.
Ә кара шомырт,
Өметләнеп, әле һаман
Тәрәз кага. 
Ишетмиләр... 
Төп нигездә бичураның 
Оныгының туе бара.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев