-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Бисмиллаңны, кызым, оныттың бит. -Онытмадым, әби, исемдә.
Синең төс
“Төсем итеп” дидең.
Синең төсең
Шадра сөлге,
Көмеш чулпылы.
Аңа карап яхшы уйлар килә,
Аны уйлап төнем йокылы.
Җәсадымны чулпы сакласынга
Парлы итеп бирдең аларны.
Шаулавыннан җеннәр курыксыннар,
Чыңлавыннан җирләр убылсыннар,
Таралтсыннар начар уйларны.
Минем төсем мондый гүзәл булмас.
Әбием,
Нәрсә калыр минем артымнан?
Васыятем,
Истәлегем,
Төсемдә
Оныкны сакларлык булырмы дәрман?
Онытылырмынмы?
Югалмам?
Алсу Сәлахова
Әби килгән кунакка
Әби килгән бүген кунакка:
«Хай, талчыктым, кызым, алҗыдым.
«Синең хәлне белә барыйм», — диеп,
Инде ничә көннәр талпындым.Сәлам алып килдем сиңа, бәбкәм,
Туган җирдән, туган авылдан.
Туганнарың сине зарыгып көтеп,
«Тизрәк кайтсын», — диеп калдылар.Күчтәнәчләр астым иң өстемә:
Каклаган каз, балы, икмәге…
Кичә генә пешереп алдым төшен,
Чәй янына кура җиләге.Уразамны тоттым, кызым, шөкер,
Ходай үзе бирде ярдәмен.
«Җәй булса да, кирәге чыгар», — дип,
Сиңа оекбашлар бәйләдем.Былтыргы күк нәкъ быел да, бәбкәм,
Бабаң каберенә барырбыз.
Төсе уңган булса чардуганның,
Җиңел генә буяп алырбыз.Авылдашлар, рәхмәт, балам, әйбәт,
Печән өсте хәзер һәркемдә.
Уң күршеләр чыгып калды әле
Печән бакчасына бүген дә.Яше-карты, бала-чагасы
Җир җиләге җыя болында.
Әллә кайсы җыр язган ди әле
Безнең туган авыл турында.Бик сагындым, кызым — күз нурым.
Сүзләрем дә бигрәк күбәйгән.
Онытып торам икән әле, җаным,
Сеңлең чәчәк бирде бер бәйләм.Ярый, балам, хәйран утырдым,
Кайтыйм инде бер дә булмаса.
Озаклама, кызым, көтәбез,
Очрашканга кадәр алайса!..»Энҗе Хөсәенова
***
Бездәй имансызлар сәҗдә кылгач,
Аллаһның да
Күңеле тулып киткән, күрәсең.
Р.Мөхәммәтшин.
-Бисмиллаңны, кызым, оныттың бит.
-Бисмилламны, әби, оныттым…
Үртәләнеп ятасыңдыр,
Күреп
Бисмилласыз калган оныкны.
Казан дигәннәре, әби, мине
Дөресен әйтим, әллә нишләтте.
Юк-бардан да ачу купкан була,
Сүгеп ташлыйм үткән-киткәнне.
Сүгеп ташлыйм тавыш-тынсыз гына,
Киң елмаеп йөргән адәмне.
Матурлаткан булам шунда
(Кичерә күр!)
Җанны түгел, әби, тәнемне.
Мин алай да түбән түгел әле:
Фатиханы укыйм төннәрен.
Дога урынына
Көндезләрен
Кирле-морлы сүзләр әйткәлим.
Казан урамнары. Кырык җиде.
Күпме кыргый сүзләр ишеттем!
Чит-ят җаннар.Шәһәр мине, әби,
Дөресен әйтим, әллә нишләтте.
Бүген авылымнан килеш менә.
Илле икең кичә үткәрдек.
Әттәхиятне дә онытканмын икән…
Бетәм микән?!
Шуны уйлап, әрнеп, үртәлдем.
Үз хатаңа төшенеп, үкенә алгач,
Әби, җаным, зинһар, әйт әле!
Минем иман әле исәндер бит?
Ходай.
Киң кодрәтле Ходай!
Кичерәме миндәй бәндәне?
-Бисмиллаңны, кызым, оныттың бит.
-Онытмадым, әби, исемдә.
Ирек бирмәм үземә моннан ары
Иярергә кяфер ишенә.
…Бу юлларым дога булып иңсен
Әби, җаным, синең исемгә.
Гүзәл Закирова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз