Логотип Идель
Әдәбият

БӘХЕТКӘ КИРТӘ ЮК

Гөлчәчәк Садретдинова (Хаҗиева) шигырьләре

Гөлчәчәк Әнәс кызы Садретдинова (Хаҗиева) 1976 елның 8 мартында Азнакай районы Бүләк авылында дөньяга килә. Бөгелмә шәһәрендә педагогия көллиятен тәмамлауга, хисапчылар курсларын үзләштерә. Хезмәт юлын Азнакай районы «Яланкүл» колхозында хисапчы буларак башлап җибәрә. Гаилә коргач, Азнакайга күченә. Пассажир автотранспорты оешмасында ягулык салу операторы вазифасында унөч еллап эшләгәч, кибеткә сатучы булып урнаша. Бүген ире Марат, улы Радик, кызы Әминә белән Азнакайда гомер кичерә.
Гөлчәчәк Садретдинова исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Төрле елларда аның «Яшьлегем аланы», «Бүләк итәм йөрәк җылымны», «Мәхәббәт энҗеләре», «Бәхетемә илткән юлларым» исемле җыентыклары дөнья күрә. Җырлар да иҗат итә. Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илмира Нәгыймова, Зинира-Ризат Рамазановлар, Илдар Әхмәтов һ.б. танылган җырчылар аның җырларын бик теләп башкара.


ӘНИ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?
Әни булу – җиңел түгел,
Әни булу – катлаулы.
Ничәмә күз әниләрдән
Көтеп тора яклауны.

Әни булу – ансат түгел,
Әни булу – җаваплы.
Шуңа күрә, әниләрнең
Һәр гамәле саваплы.

Әни булу – гади түгел,
Әни булу – хикмәтле.
Әниләрнең куллары да,
Карашы да сихәтле.

Әни булу – рәхәт инде,
Ничек кенә булса да!
Мәшәкать арты мәшәкать
Көтеп кенә торса да!

Әни итеп яраткандыр
Шуңа да Аллаһ, бәлкем.
Әни булу бәхетенә
Ирешсә иде һәркем!

 БӘХЕТ
Бәхеткә киртә юк, диләр,
Әллә дөрес, әллә ялган...
«Бәхетле» бәхетсезләр бар,
Менә шунысы бигрәк яман.


Үз бәхетенә төкереп,
Яшәгәннәр җирдә байтак.
Күпләр бәхеткә омтыла
Башкаларның бәхетен таптап.


«Бәхетлеме үзең?» – диеп,
Беләм, хәзер сорар күпләр.
Бәхетемне туганда ук
Язмышыма язган күкләр.


Урау юллар аша үтеп,
Килдем насыйп бәхетемә.
Бәлки, шуңа лаекмындыр
Аның алтын тәхетенә.

 ГАИЛӘ НИГЕЗЕ
Яхшы гаиләнең нигезе шуннан гыйбарәт:
Берең «чукрак», берең «сукыр» булу бик әйбәт!
Бер-береңә юл кую ул – тормыш өлгесе,
Тәрбияңнең ни дәрәҗә булу билгесе.
Гафу итә белү һич тә түгел түбәнлек.
Борын чөеп, масаюлар – ул бер юләрлек.
Ихлас булса гына хисләр, дөнья түгәрәк,
Таулар күчерергә була бергә-бергәләп!
Ышанычның нигезендә – бәрәкәт ята,
Онытмасак иде бары менә шул хакта!


 
***
– Искитмәле туй ясадың,
Акча каян алдың?
– «Кара көнгә» дип җыйганны
Чыгардым да салдым!

 ***
– Ишеттеңме, дөнья бетеп,
Кояш сүнәсен?
–Дөнья нәрсә... интернеты
Бетә күрмәсен!

 КҮРШЕ ТАВЫГЫ
Күрше тавыгы күршегә
Күркә булып күренә.
Шуңа күпләр үз буеннан
Югарырак үрелә.

Янәсе, минем кай җирем
Ким соң әле кешедән?
Көнләп кара көя бүген
Шулай күрше күршедән.

Күрше хакының кыйммәтен
Аңламый бүген күпләр.
Күршеләр арасын хәзер
Аера тимер бикләр.

Кайда калды ипи-тозга
Күршегә йөрешүләр?
Кич утырып,чәйли-чәйли
Тәмләп хәл белешүләр?

Кая калды шау-гөр килеп,
Өмә уздырган чаклар?
Бәйрәмнәрдә җырлап-биеп,
«Тузан туздырган» чаклар?

«Күрше хакы – Тәңре хакы»
Гыйбарәсен оныттык.
Күршеләргә илтә торган
Сукмакларны суыттык.

Нишләдек без, нигә болай
Усалландык, кешеләр?
Бер-берләрен хәтта хәзер
Танымый ич күршеләр...

Арадагы дуслык җебен
Сузыйк әле кабаттан.
Безне Аллаһ юккамыни
Янәшәдә яраткан?

Яңартып гореф-гадәтне,
Хәлләр белешеп яшик.
Һәр иртәдә мул елмаеп,
– Ни хәл, күрше? – дип дәшик!

 

Фотолар: авторның шәхси архивыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев