Логотип Идель
Әдәбият

Бәлки, миндә ике йөрәктер?..

Нур Әхмәдиев шигырьләре

 

1941 ел, 22 июнь төне

Авыл йоклый,

Тәмле төшләр күрә,

Шундый тынлык, кош та сайрамый.

Әй илаһи мизгел!

Явызлар да

Бу минутта пычак кайрамый.

Бүреләр дә сарык бугазламый,

Тычкан кирәк түгел мәчегә.

Зәңгәр күктә тулган ай елмая,

Йолдызлардан ак нур чәчелә.

Арыганлык, борчу, мәшәкатьләр

Чык суында юып ташланды.

Сызылып таң атты, һәм тарихта

Иң дәһшәтле сугыш башланды.

***

Бомбалардан эреп акты ташлар,

Чәрдәкләнде, очты күпме башлар.

Танк булып ыңгырашты тимер тавы,

Ил-Ватанга бәреп керде дошман явы.

Шагыйрьгә бер теләк

Таңнарың шигырьле,

Шигырең гомерле булсын.

Җитми

Кичләрендә безгә иртә җитми,

Иртәләрен исә кич җитми.

Хислеләргә бераз акыл җитми,

Акыллыга кайчак хис җитми.

Акыллары зәгыйфьләр дә үзен

Патшалардан ким дип хис итми.

Фәлсәфә

Бирешмәдем җилгә, давылларга,

Елмаймаган чагым сирәктер.

Син яшермә, доктор, әйт дөресен:

Бәлки, миндә ике йөрәктер?

Күкләр сыя аңа, күпләр сыя,

Сыйдыра ул бөтен Җир шарын.

Дошманына кинә саклап йөрми,

Куанычын бүлә дусларның.

Бер кавышкан ярга тугры калды,

Табынганы аның гомерлек.

Күңелләр киң, анда, курыкмыйча,

Пар атларда җилеп йөрерлек.

Сизелми дә гомер узып бара,

Яшиселәр күпме калгандыр.

Авыз пешкән чаклар булмадымы? –

Күңел тагын күпме алданыр.

Нур кайгыра белми, дисә кемдер,

Ышанмагыз – бусы ялгандыр...

Тормыш катлаулы фән, сизмәссең дә,

Хак дигәнгә ялган ялганыр.

Нишләрмен

Көмеш чишмәләр ага челтерәп,

Уятып миндә җылы хисләрем.

Шушы чишмәләр юкка чыксалар,

Мин нишләрмен, белмим, нишләрмен.

Иртә таңнарда сокланып багам:

Табигать ача җете төсләрен.

Шул гүзәллекне аңлый алмасам,

Үкенечемнән, белмим, нишләрмен.

Нинди зур бәхет көтеп алуы

Сөйгән ярыңны көн дә кичләрен.

Әгәр арага ятлар керсәләр,

Сызлануымнан, белмим, нишләрмен.

Сабан туенда мәйданга чыгып,

Батырлар сыный егәр, көчләрен.

Сабан туйларсыз калса татарым,

И газиз халкым, белмим, нишләрмен.

Тау өсләрендә кылганнар бии,

Исен тарата җиргә ак әрем.

Туган җиркәем үги санаса,

Ятимлегемнән, белмим, нишләрмен.

Минем бәхет

Минем бәхет – бары тик минеке,

Синең бәхет – бары тик синеке.

Син бер дөнья, Мин бер дөнья,

Мин – синеке, Син – минеке.

Димәк, дөньябыз да ике,

Шуңа тормыш киеренке...

Матурлык – үлемсез

 

Тәмәкене гомер тартканым юк,

Һәм чамасын белдем хәмернең.

Урлашмадым, гайбәт сөйләмәдем,

Исәннәрнең белдем кадерен.

Төн утырып язган шигырьләрдә

Матурлыкка мәдех җырладым.

Бар иҗатым – шигъри елъязмасы

Без яшәгән шаулы чорларның.

Язганнарым барыр киләчәккә,

Эзсез югалмаслар, күрерсез.

Чын шигырьләр – матурлыкның үзе,

Ә матурлык, беләм, үлемсез!

Кышын үләрмен мин

Җәен түгел, кышын үләрмен мин,

Мамык карлар явып торганда.

Язылмыйча калган шигырьләрем

Әверелер ап-ак буранга.

Сагышларым өй янында үскән

Шомыртларга килеп сарылыр,

Һәм ул төндә Киек каз юлында

Бер йолдызга кимрәк кабыныр.

Җилләр үксер минем тавыш белән,

Көлгәндә дә көләр минемчә.

Дөньялыкта дөрес яшәдеңме –

Бәя биреп булмый үлмичә.

Кояш ул көн бераз соңлап чыгар,

Гомер өчен кирәк түләргә.

Кышын китәм, ямьле җәй көнендә

Оялмыйча ничек үләргә?!

Курган кызына мәдхия

И бу татарның җирләре –

Төмәне, Курганнары,

Чибәрдән-чибәр кызларның

Курганда туганнары.

Буй-сыны зифа камыштай,

Ике бит-ике алма.

Гашыйк булмый кара да син,

Татлы йокыңнан калма.

Күзләре серле күл кебек,

Балдан татлы сүзләре.

Шаяртырга яратса да,

Җитди сыман үзләре.

Ул атлап йөрүләре лә,

Елмаю, көлүләре.

Гаҗәп түгел шул кыз өчен

Саргаеп үлүләре!

Ел фасыллары

Язлар гүзәл, ләкин алар уза,

Яз узмаса, җиргә җәй килмәс.

Җир җиләге пешмәс, иген үсмәс,

Чәчәкләргә болын күмелмәс.

Тук башаклар шавы җәйләрдә,

Тәмлерәктер эчкән чәйләр дә.

Җәйләр гүзәл, ләкин алар уза,

Җәй узмаса, көзләр килерме?

Алмагачлар алма бирерме дә,

Бураларга ашлык керерме?

Ташып тора муллык көзләрдә,

Бәхетне ник читтән эзләргә?

Көзләр гүзәл, ләкин алар уза,

Көз узмаса, кышлар килмәс бит.

Кыш җитмичә, бу табигать җирне

Ап-ак юрган белән төрмәс бит.

Килен төшә ярсу атларда,

Мәхәббәтне кирәк сакларга.

Кышлар гүзәл, ләкин кыш узмыйча,

Язлар җитмәс, акмас бозлар да.

Яз килмичә, сөю канат куймас,

Унбиш яше тулган кызларга.

Мәхәббәткә җылы наз кирәк,

Назлар тулсын өчен яз кирәк!

Мәңгелек сорауга җавап

Яшәү өчен кеше ашыймы?

Әллә

Ашау өчен кеше яшиме?

Бу сораулар Адәм-Һавадан ук,

Бу сораулар шундый борынгы.

Үзе яңа пешкән күмәч кебек,

Исе ярып керә борынны.

Яшәү өчен кеше ашыймы?

Әллә

Ашау өчен кеше яшиме?

Ничек әйтсәң шунсы дөрес аның,

Ничек әйтсәң дә син, урынлы.

Ничек әйтмә – чып-чын хакыйкать ул,

Кирәк түгел аңа ташлама.

Эшкә башлыйсыңмы, ашыйсыңмы –

«Бисмилла»сыз, берүк башлама,

Йа, раббым!

Күләгәләр – хәтер

Күләгәләр – хәтер, качып булмый,

Кар базына төшеп ятсаң да,

Күзне йомып, юрган япсаң да,

Аңа төбәп, туптан атсаң да,

Күләгәләр – хәтер.

Хәтер исә – тарих,

Яхшы белән яман көрәше.

Җиңгәннәрнең – чиксез тантанасы,

Җиңелгәннең – ачы күз яше.

Күләгәләр – тарих.

Ә тарих – үлемсез!

Кызалак1

Түр бакчада әллә тылсым белән

Түтәлләргә ялкын кабынган:

Бозны тишеп үсеп чыккан алар –

Кызалаклар язны сагынган.

Боз тишүе җиңел түгел, беләм,

Кызалакка бир көч, сабырлык.

Табигатьтә могҗизалар күпме –

Яши-яши хәйран калырлык.

Табигатьнең кануннары үзгә,

Кануннарга булмый карышып.

Бозны тишеп, тюльпан чәчәк ата,

Умырзая белән ярышып.

 

Нур Әхмәдиев

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте Нур Әхмәдиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев