Логотип Идель
Әдәбият

БӨРТЕКЛӘП ҖЫЕЛГАН ГОМЕР

Дания Нәгыйм белән Рөстәм Нәбиевләрнең «Бөртекләп җыелган гомер» китабыннан бер өзекне сезнең хозурга да тәкъдим итәргә булдык.

Дания Нәгыйм белән Рөстәм Нәбиевләрнең «Бөртекләп җыелган гомер» китабыннан бер өзекне сезнең хозурга да тәкъдим итәргә булдык.

Рөстәм бүген дә тәрәзәне ачты. Сагынуының бер өлешен булса да, җилләр алып китәр, дип өметләнәме ул? Гадәттә, йоклар алдыннан һәрвакыт шулай: күзләрен чиксезлеккә төби дә ерактан күз кыскан йолдызга карап уйга чума. Сөеклесе белән яңа гына телефон аша сөйләшсә дә, сагынуын басар чама юк. Озак серләшергә ярамый шул: күрсәләр, телефоныңнан колак кагарга туры киләчәк. Шуңа теләр-теләмәс кенә саубуллашты да, телефонын сүндереп, яшереп үк куйды.

Аннан янә... Боланныкыдай карашларны хәтерендә яңартты... Индира күзләрен... Егеткә аның һәр керфегенә нур эленгән, тылсым кунган сыман тоела. Шул серле күзләргә караса, сихерләнә, дөнья белән элемтәсен бер мизгелгә югалтып, галәм киңлегендә йөзә башлый. Аралары ерак булуга карамастан, Рөстәмгә Индираның йөрәк тибеше ишетелә кебек... Әллә сөйгән ярын уйлаганда, үзенең йөрәге шулай каты тибәме? Бәлки, чынлап та, бер-берләрен өзелеп сөйгән, көчле
мәхәббәт ялкынында янган парларның, хисапсыз чакрымнарга карамый, җаннары кушылып, бер толымга үреләдер... «Их, Индирам! Сагынам бит мин сине! Кысып-кысып кочаклыйсы иде үзеңне! Язгы чәчәкле болын исе килгән чәчләреңнән
үбәсе иде...»

Рөстәмне хыял күгеннән командирының тауларны селкетердәй көчле тавышы сөйрәп төшерде:

– Йөгерергә!!!

Ул нәрсәдер уйлап өлгергәнче, аяк астында идән убыла, өстенә кирпечләр, плитәләр ишелә башлады. Егет мизгел эчендә түбәнгә очты...

Яшен тизлегендәге гарасат тирә-юньне караңгылыкка күмде. Тынлык урнашты. Тик ул озакка сузылмады. Бер минут чамасы вакыт узуга, солдатларның ыңгырашкан, иңрәп-иңрәп елаган, әниләрен ярдәмгә чакырган тавышлары ишетелә башлады:

– Әни, мин яшәргә телим!

– Әни, ярдәм ит миңа!

– Минем үләсем килми!

Рөстәм үзен куркыныч төш күрә дип уйлады.

– Рөстәм, уян! Син саташасың! – дип үз-үзенә дәште ул. Ләкин үзгәреш сизелмәде. Егет әкренләп моның төш түгеллеген аңлады...

Ул кымшанмакчы булды, әмма гәүдәсе тыңламады. Бер җирен дә селкетә алмавын һәм плитәләр астыннан кешеләр ярдәменнән башка котыла алмаячагын аңлагач, аның җанын өшеткеч курку биләп алды. «Әни!» – дип кычкырып җибәрде Нәбиев. Гәүдәсен аска таба бөгеп, аның өстенә плитә төшкән, аяклары куркыныч рәвештә кысылган иде. Кул бармакларыннан кала, бер җирен дә кымшата алмады. Плитәнең башына төшмәве аркасында гына, йөрәге тибүдән туктамый эшли...

Бар тарафтан «Коткарыгыз!», «Чыгарыгыз!», «Мин монда!» дигән ялварулар кайтаваздай яңгырап торды. Рөстәм дә, яшьләренә буылып, шул сүзләрне кабатлады.

Ул, тау кадәр таш өеме астында ятса да, тирән шок хәлендә булганлыктан, авырту тоймады. Һаман нәрсә булганлыгын да аңлап җиткерә алмый иде.

Бер солдат ачыргаланып кычкырды да кычкырды:

– Минем аякларым өзелде...

Тик андый хәлгә тарыган десантчы егетләР байтак булганлыктан, һәм кыска вакыт эчендә плитәләр астыннан кешеләрне табып бетерү мөмкин түгеллектән, хәрабәләр астыннан чыгарга ярдәм итүче табылмады. Унбиш минут тирәсе кычкырып ятканнан соң, ул солдатның тавышы
тынды...

Владимир Петров исемле солдатның сул ягын плитә тулысынча кыскан иде. Ә талагы өзелгәнлеге, баш сөяге белән миенә зыян килүе, берничә урыннан сөякләренең сынуы хакында ул әле бөтенләй белми. Аның уң аягын артындагы иптәше кысып тоткан һәм, туктаусыз тарткалап, гел бер үк сүзләрне кабатлый:

– Чыгар мине моннан, зинһар!

Владимир үзе дә, авыртуга көчкә түзеп, мөмкин кадәр тыныч, ышанычлы тавыш белән җавап бирергә тырышты:

– Дустым, мин сиңа булыша алмыйм, үзем дә хәрабәләр астында ятам. Түз, безне, һичшиксез, чыгарачаклар! Борчылма...

Әмма аның аягын авырттырып кыскан көчле кулдан бу сүзләр дә азат итмәде. Петров чарасызлыктан авырту белән килеште. Бераздан көчле кул аны кинәт кенә ычкындырды. Владимир баштарак бу хәлдән тынычланып калса, соңрак дустының үлгәнлеген аңлады...

***

Армиягә күбесенең үз теләкләре белән барып, парашюттан сикерәсе, туган илнең тынычлыгын саклыйсы урында, әҗәлләрен очратырлар, дип кем уйлаган? Әнә үлем, канатларын киң җәеп, ишелгән казарма өстендә солдатларны сагалап тора...

Ниһаять, үзенең нинди бәлагә тарыганлыгын аңлаган Рөстәм янә бар көченә кычкырды:

– Мин – Нәбиев! Мин исән!

Аңа җавап итеп, якында гына шундый ук ташлар астында калган солдатлар бер-бер артлы ялвардылар. Алар егетне мәхшәрдән читтә калган, дип уйлыйлар иде.

– Нәбиев, чыгар мине! Чыгар, зинһар! Минем яшисем килә!

Рөстәм үзенең дә алар хәлендә булуын, шулай ук бернишли алмавын, ташлар астында ятуын әйтте. Ләкин аны әллә ишетмәделәр, әллә аңларга теләмәделәр, һаман бер үк сүзләрне кабатладылар. Көчле авыртулар аек акылны саклап калу сәләтен куып тараткан иде.

Нәбиев үзе дә, үлем белән бил алышуга карамастан, янәшәдәге хезмәттәшләрен ничек тә булса тынычландырырга теләде:

– Выдрин, ишетәсеңме мине? Без исән! Безне, һичшиксез, табарлар! Коткарырлар! Иң мөһиме, тынычлыкны сакларга, үзебезне кулга алырга кирәк. Үләргә хакыбыз юк! Безнең һәркайсыбызны туган якларыбызда, өйләребездә зарыгып көтәләр... Каушамаска, аек акылны сакларга кирәк. Безне шул очракта гына исән килеш табарлар...

Юк, үзе ышанырга теләгән хакыйкатькә янәшәдәгеләрне инандыра алмады Рөстәм. Ул бу рәвешле дәвам итәргә ярамаганлыгын, елап һәм кычкырып ятып, болай да чамалы хәленең тагын да кимүен аңлады. Өстәвенә таш баскан үпкәләренә һава җитмәде, тирә-юньдә тантана иткән тузан да сулышын кысты. Шушы мизгелдә
үтә дә тансык кислородны ничек тә булса котка- ручылар чыгарганчы җиткерергә кирәк иде.

Рөстәм, шуларны уйлап, дәшми ятарга карар кылды. Чуалган фикерләрен, бугазына төер булып утырган хисләрен бер җепкә тезәргә тырышты. Танышлары, эндәшеп-эндәшеп тә җавап ала алмагач, төшенкелеккә бирелеп, тагын да ныграк ярсыдылар... Нәбиев турында исә, югалды, яшәү суы салынган касәсе кулыннан төшеп ватылды, дип нәтиҗә чыгардылар. Аларны да шундый ук язмыш эзәрлекли, аларның да тормыш бавы плитәләр астында шартлап өзеләчәк, дигән
иләмсез курку йөрәкләрен кысып тотты. Рөстәм ничек тә түзде, кычкырмады, көчен сакларга теләде. Югыйсә, туган ягына табут белән кайту язмышына дучар булачак. Ә ул үзенең, икетуган абыйсыдай, туганнарына җансыз гәүдәсе тапшырылуын һәм япь-яшь килеш салкын җир куенына иңдерелүен теләми. Әйе, аның диңгез пехотасын сайлаган туганы, беренче тапкыр ук самолеттан сикергәндә, парашюты икенче бер солдатныкы белән чорналып һәлак булган иде. Хәтта шушындый аяныч вакыйга да Рөстәмне десантчы булу теләгеннән ваз кичтерә алмады. Киресенчә, абыйсы хезмәт иткән якка бару, ул яраткан юнәлешне икесе өчен дә дәвам итү хыялы йөрәген алгысытты.

Кан тамчыларының исәбе-хисабы күренмәде. Юк, алар тамчылап кына түгел, елга булып акты бу төндә. Тамырлар буйлап хәрәкәт итәргә тиешле кызыл сыекча, тузанлы кирпечләр арасыннан саркып, кайбер солдатларның битләрен юешләтте. Күз кабакларын да чылаткан, суынырга да өлгермәгән кан йөрәкләрне өшетеп туңдырды.

* * *
Озын казарма бинасының урта бер өлеше убылыр алдыннан, солдатлар «отбой» боерыгыннан соң ял итәләр иде. Кемнәрдер, юынып, йокларга әзерләнде, кемнәрдер туганнарына, дусларына тырышып-тырышып хат сырлады, кемнәрдер, татлы йокыга талып, төш күрә башларга да өлгерде. Туган яклары, газиз ке-
шеләре белән күрештергән төшләр бишектәге нарасый йокысыннан да кадерлерәк шул.

Әмма... Солдатлар кинәт чатнау тавышын ишетеп сагайдылар. Боз ява, дип уйлаучылар да шактый иде. Ләкин күбесе гомерләрен саклап калу өчен берни дә эшләргә, хәтта килеп туган вәзгыятьнең никадәр куркыныч булуын да аңларга өлгермәде... Йокыга киткән солдатлар да, күзләрен ачканда, караңгылыктан башканы күрмәделәр. Алар хәтта өнме, төшме икәнлеген аңлау халәтендә дә түгел иде.

Гыйниятуллин фамилиясен йөртүче егет, ятарга җыенып йөргәндә, башта шакылдауга охшаш тавыш ишетте. Ул арада идәннең, кыйшаеп, аска очуын, дивар белән тәрәзәләрнең дә идәннән калышмавын күреп, мизгел эчендә янәшәдәге аумый калган диварга таба сикерде һәм чыгып торган кирпечләргә ябышырга өлгерде. Упкынга тәгәрәмәс өчен, бөтен җаны-тәне белән ишелми калган баскычка менәргә теләде... Әмма түшәм плитәсе төшеп, аның билен кысты. Өченче һәм дүртенче катлар арасында асылынып калган солдат, ярдәм сорап, хезмәттәшләренә кычкырды, аларны ярдәмгә чакырды. Мондый куркыныч фаҗигане төшләрендә дә күрмәгән егетләр, тормышларын сакларга теләп, кырмыскалардай йөгерәләр иде. Туктаучы, коткаручы булмас, ахры, дигән уйлар җанын тишкәли башлаганда гына, берничә солдат белән ефрейтор килеп, Гыйниятуллинны өскә таба сөйрәмәкче булдылар. Әмма плитә астыннан тиз генә чыгара алмадылар. Шулай да егетнең бәхете бар икән, плитәне бар көчләренә этеп, үлем тырнагыннан азат итүгә ирештеләр. Ефрейтор аны, җилкәсенә салып, урамга алып чыкты.

Фаҗига алдыннан Юрик Аврамов та йокларга ятарга җыена иде. Кинәт чатнау тавышын ишетеп, караваты тәрәзә янәшәсендә генә урнашканлыктан, урамга күз салырга өлгерде. Тирә-юньнең коры икәнлеген күргәч, боз ява дигән уе шундук юкка чыкты. Бер мәлгә тынлык хасил булды... Бу мизгелдә солдатлар нәрсә булганлыгын аңларга тырышып шым калганнар иде. Ятагы яныннан зур тизлектә елан сыман шуышкан ярыкны күреп, Аврамов янәшәдә йоклап яткан ике хезмәттәшен уятырга теләде һәм аларның караватларына аягы белән типте.

Ә иң якында урнашкан егетне кулыннан гына эләктерергә өлгерде... һәм алар аска тәгәрәделәр. Юрик, бәхеткә, аңын югалтмады. Ә аннан да зуррак бәхет – плитәләрнең, өстенә төшмичә, куышлык хасил итеп, исән калуы иде. Күпмедер вакыт нәрсә булганлыгын аңларга теләп ятканнан соң, ул, чыгу юлын эзләп, чүп, таш арасыннан шуыша башлады. Әлегә аңа оча сөякләренең дүрт җирдән сынуы мәгълүм түгел.

Ул юлында кеше гәүдәсенә тап булды. Аны кулы белән ком-тузан, кирпечләр арасыннан казып чыгарды да, күкрәге турысындагы киеменнән кысып тотып, үзе белән сөйри башлады. Солдат авыр сулый иде. Коридорның ишелмичә калган өлешенә барып җиткәч, Юрик төшкән яктылыктан теге солдатның йөзен күреп алды.

Бу бит аның взводындагы егет! Хезмәттәшенең йомык күзләре ачылмасмы, тынып калган сулышы яңармасмы дип, ул аны төрткәли, селкетә башлады. Тик... яшәү билгеләре күренмәде. «Уян, уян инде, зинһар! Ач күзләреңне!» дигән ялварулы сүзләр дә керфекләрен күтәрергә мәҗбүр итә алмады...

...Бинадан читтәрәк солдатларны исемлек буенча барлау башланды. Зыян күргән взводлардагы егетләр арасында җавап кайтаручылар аз, бик аз иде. «Монда» сүзе урынына тынлык «яңгыраганда», карашлар җиргә төбәлде, тамакларга төер утырды... «Нәбиев» фамилиясен әйткәндә дә эндәшүче булмады...

* * *
Ант бирү тантанасына килгән ата-аналарның күбесе, улларына ял бирелгәч, мөмкинлектән файдаланып калырга тырыштылар. Омск шәһәре буйлап йөреп, рәхәтләнеп аралаштылар, сагыну хисләрен шул рәвешле беразга булса да бастылар. Балаларын казармага озаткач, кемнәрдер туган якларына юл тотты, кайсылары әлегә кунакханәдә калды... Китәргә өлгермәгән әти-әниләр, әлеге фаҗига турында ишеткәч, уктай атылып, казарма янына килеп җиттеләр.

Юлдагылар да, кире борылып, машиналарын шунда таба кудылар. Улларын җимерекләр арасыннан үзләре эзләргә әзер ата-аналарны, билгеле, бинага якын җибәрмәделәр. Бер яктан, кирпечләр астында балалары ярдәм сорап ялварса, икенче яктан, солдатларның газиз кешеләре бәргәләнде, кычкырды, елады...

Барысы да улларының телефон номерларын җыйды, ләкин юкка... Бәгырьләре теткәләнгән әти-әниләр исән калган егетләрдән үз балалары хакында сорашты.

Әмма җавап бирүче табылмады. Тәүге мәгълүматлар өч сәгатьтән соң гына пәйда булды.

...Билгесезлек, курку Рөстәмнең һәр күзәнәгенә үтеп керде. Тормыш китабының соңгы ноктасы шушында куелыр микәнни? Алга өндәгән хыяллар нәүмизләнеп ятим калырлармы?

Ул якты дөньядан китсә дә, аның юклыгыннан Җирдә берни дә үзгәрмәс анысы: язын алмагачлар шулай ук шау чәчәккә күмелер, болытлар, чалкан ятып, күк гөмбәзен айкарлар, елгадагы балыклар, тәңкәләрен ялтыратып, су өстендә мәтәлчек атып уйнарлар... Көзге өрәңге агачлары алтын яфракларын келәм итеп җиргә түшәр. Яңгыр тамчылары, түбәдән шуып, үләнгә тып-тып итеп тамар. Мәңге яшел төз наратлар юл читендә солдатлар сыман басып торыр. Кышын һавада кар бөртекләре җил канатына утырып очар.

Кешеләр дә, суыкта якаларына елыша төшеп, кызу-кызу адымнар белән эшкә барырлар. Куе сары төстәге киемен кигән урам җыештыручы, ишек төпләре, юлларның чисталыгы өчен борчылып, һаман себеркесе белән чүпләрне, коелган яфракларны өемгә таба куар. Кибетче хатын идәнгә чәчелгән тәңкәләрне сукрана-сукрана җыеп алыр да, тураеп басып, ишектән килеп кергән сатып алучы белән исәнләшер. Кичен кондуктор, паркка юнәлгән автобусның утлары сүнүенә сөенеп, утыргычның терәгенә башын салып, төшләр күрергә өлгерер. Тугыз ай буе көткән көннең килеп җитүенә сөенеп, тулгактан, үлем белән тарткалашудан хәлсезләнгән ана, нарасыен тәүге тапкыр кочаклап, шатлык яшьләренә ирек бирер...

Әйе, кемдер туа, кемдер, атылган йолдыз кебек, тормыш күгеннән төшеп кала... Тик Рөстәмнең әле төшеп калучылар исемлегенә керәсе, туганнарын, дусларын кара кайгыга саласы килми.

Бигрәк тә Индирасын...

– Йа Раббым, минем әле яшисем килә! Зинһар, тагын бер мөмкинлек бир! Индирам белән гаилә корып, балалар үстерергә өлгермәдем бит әле. Әгәр инде миңа бирелгән вакыт тәмамланды дисәң, зинһар, якыннарымны интектермә!

Рөстәм бар көченә: «Туганнарым, Индира, мин сезне ярата-а-ам!» – дип кычкырды һәм үксеп елап җибәрде... Рөстәмгә нибары егерме өч яшь. Агачның туфракка берегеп, җир сулышын, тамырларны кытыклап тирәннән аккан чишмә челтерәвен тоеп, тормыштан чын-чынлап ләззәт ала башлаган мәле. Ботаклардагы бөреләр, күзләрен ачып, тирә-юньдәге матурлыктан исләре киткән чак.

Агачның нык, таза кәүсәсе буйлап яшәү дәрте хәрәкәт итә. Иң биек ботаклар югарыга үрмәли...

Менә усал җилләр, өермә булып, агачка һөҗүм итте... Ул, гөрселдәп авып, җиргә капланды. Тамырларының күбесе, актарылып, өскә калыкты.

Бары берничәсе генә сулыш алуын дәвам итә. Элек гаярьлеге ташып торган агач читтән ярдәм көтеп ята...

Рөстәм үзен табарлар, чыгарырлар, дигән өметен югалтмаска тырышты. Өмет кошы, шушы хәлгә тарыган кайбер солдатларның кулларыннан ычкынып, пырхылдап очып китәргә дә өлгерде.

Андыйлар, ни кызганыч, коточкыч һәлакәт аркасында күзләрен мәңгегә йомдылар...

Нәбиевтә ике төрле хис бил алышты. Берсе курку, билгесезлек, караңгылык ише төшенчәләр җыелмасы булса, икенчесе яшәүнең татлы тәмен, бөек мәхәббәтне, еракларга әйдәгән хыялларны үз эченә туплаган иде. Ягъни өмет уты бер сүрелеп, бер янә кабынып торды.

Сагышлы җырларда, моңланып, гомернең тиз узуы хакында сөйләнә. Аларны тыңлаганда, башкаларныкы гына тиз узгандыр, минеке бүтәнчә булыр дигән татлы хыял, хуш исле кайнар каһвәдәй, күзәнәкләргә рәхәтлек тарата. Тик үлем күзгә карап торганда, тормышның поезддай кычкыртып узып китүен, ә үзеңнең юл читендә чемоданыңны асып калуыңны абайлап аласың.

Кулыңда бар булган байлыгың. Ачып барларгамы, юкмы, – икеләнеп, куркып торасың. Бу чемоданга чынлап та кирәк әйберләр салынганмы яки, үзең дә абайламыйча, беренче очраган чүплеккә ташларлык йөк тутырып йөргәнсеңме – барысы да искә төшә. Рөстәм шырпы янган тизлектә үткән гомерен, бәхет яки борчулар алып килгән таңнарын барларга кереште. Төн... Аның өчен кояш тагын бер кат офык артыннан күренерме – анысы билгесез...

Дания Нәгыйм, Рөстәм Нәбиев

Дәвамын "Идел" журналының август (2018 ел) санында һәм

"Бөртекләп җыйган гомер" китабында укый аласыз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев