Логотип Идель
Әдәбият

Бу бию мәңгелек

"Идел" журналының май номерында бик сөйкемле шагыйрәбез. Миләүшә Гафурованың шигырьләре басылып чыкты. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Утызынчы ел
Үкенмәскә,
Чын яшь чактан
Иң зур хаталарны җыеп
Яратырга
Өйрәтәчәк
Тәүге утызынчы елым.
Аптырарга:
«Кая куйдым
Мин бу соңгы ун елны?» – дип,
Һәм ниһаять
Кисми түзеп
Үстерергә озын толым.

Күп булырга
Өйрәтәчәк,
Тик кирәккә чәчелергә,
Ялганларга,
Сорасалар:
«Әни, син ник шундый уйчан?»
Сагынырга,
Кичерергә,
Аңларга иң якыннарны
Һәм укырга
Көн дә дога,
Көн дә дога,
Онытмыйча.

 

Шәһәр
Ул ала да йота чәйнәми,
Таратмый җылыңны үзенә.
Көйрәтә бөтереп яшьлекне,
Җимерә, тигезли, төзелә...
Ул яши һәм шуны белми дә.

Ә син гел сүтәсең толымың,
Атомлап эчәсең һаваны,
Саныйсың ак кояш нурларын...
Тилмереп, күрмичә дәвамын
Ул сине халыктан аралый.

Һәм куа үзеннән бик назлап,
Саулыгы өчен дип тир эчә...

– Яшәргә өйрәттеме шәһәр?
– Киресенчә.

 

Кояш румбасы
Бүлмәләрдә буран бөтерелә,
Тәрәзәләр шыплап ябылган.
Тыгыз, тын һәм тынчу.
Уяткалый бары
Кояш таушы урам ягыннан.

Хәтер тулы буран сипкелләре,
Һәркайсыннан исле җил исә.
Һәм бөтерә тынлык,
Төрле хискә манып.
Ишеге дә бикле, югыйсә.

Тәрәзәләрне ач, хисси яшьлек,
Аһәңеңне тынлык бумасын.
Әрсезләнеп, җырга
Буран бәреп керсен
Һәм биесен кояш румбасын.

 

Кыш үләр дә, кар явар
Киләсе таң инде иң чын язда атар.
Үксез кышның тик бер төнлек гомре калды.
Бу февральнең соңгы көнен ертып ал да

һәвәслеккә атып яндыр,
яндыр,
яндыр!

Кышның бары тик бер төнлек гомре калды,

сүнәр аннан бизгәк йотып, укып ләгънәт.
Тормыш нинди булса – үлем шул ук, ләкин

үлем яшәүдән дә катлаулырак сәнгать.

Кыш ләгънәтләр җирне, аңа сеңәр чагын.
Кызу булыр, үтә чая, әвәрәле...

Яз туар да, бизгәк йотып кыш җан бирер.
Ә кар һаман явар әле.
Ә кар явар әле.

Давным-давно, – думала она, – мне снился сладкий сон, а когда меня разбудили, оказалось, что в тот день я родилась на свет...
Р.Брэдбери

 

Шуңа Күкне бәйрәм итәм, шуңа Җирне!
Шуңа Сине!
Л.Янсуар

 

Эрисе, эрисе,
Кояшта таралып,
Яралып
Яңадан,
Көләсе кычкырып,
Җырлыйсы кычкырып,
Пышылдап:
– Я Р А Т А М!

Сөясе, сөясе,

Ташкынга кушылып,
Сулкылдап,
Гел эреп,
Кочасы тормышны,
Ышанып күңелгә, –
Ул шундый йөгерек...

 

***

Ә бүген
Ай тулган.
Ай тулган
Хисләргә
Һәм әзер
Нур белән
Телемләп кисәргә
Бер гомер араны,
Йолырга,
Эчәргә,
Яктылык тизлеген
Өстәргә
Күчәргә...
Сорыга манылган дөньяны –
Тылсымга.
Гыйшыкка –
Гыйбадәт:
Булганга,
Булсынга.

Ай бүген –
Кан һәм сөт,
Тән һәм рух,
Кол һәм бәк.
Ә бүген
Ай тулган.
Ай тулы –
Мәхәббәт

Ә иртән
Тулган ай
Яңадан түгелер,
Калдырып киткәндә
Икәүгә –
Бер гомер
.

***

Улечу на этом кресле прямо в новости...
Земфира

 


Йокла, җаным, мәңгегә...

Уң кулымда – көмеш йөзек,
Сул кулымда җылың калды,
Кояш булып калды йөзең.

Синең исемеңнән яшим,
Синең өчен сулыйм бүген.
Нәкъ син үзем.

Гел исеңне аңкый шыксыз
(Синсез) шәһәр урамнары,
Яшьләремне үртәп-үртәп.

Минем хисләр яши синдә.
Кайтмасыңны белә торып
Һаман көтәм.

Битарафлык. Хәрабәләр.
Давылларым – тоташ тынлык.
Тынычлыгым – шул ук давыл.

Кулымдагы йөзегемдә,
Башкаларның булуында тик –
Булмавың.

Очрашырга урын итеп
Төшләремне билгелим дә
Килмәвеңнән шылт уянам.

Газеталар сине яза:
«Ул бар иде, хәзер юк», – дип.
Чеп-чи ялган.

Бөтен уең миндә ага.
Һич кызганмый бер буал да
Сүнмәс хәтер булып кабар.

Мин юк хәзер. Гаделлек юк.
Буйсыну бар. Мәхәббәттәй
Чиксезлек бар.
Син бар.

Миләүшә Гафурова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев